

– Әнкәй, иртәгә мине сорап
киләләр...
Көтелмәгән хәбәр түгел иде бу.
Кызымның яше җиткән, бер ел гына
укуы калган, сайлаган һөнәренә
ия булачак. Кияү буласы егетнең
дә һөнәре бар, авыл җирендәге
күпчелек ир-егетләр кебек, ерак
Себер якларында эшләп йөри.
Кияү һәм аның әти-әнисе белән
күптән танышбыз, булачак кода-
лар кызыбызны да, безне дә әллә
кайчан беләләр. Кем әйтмешли,
мәктәп яшеннән башлап алырдан-
барырдан дус булып йөргән кыз
белән егетнең ярәшүе беркемгә дә
яңалык түгел. Кыз бала үстергән
ата-ана аны кайчандыр бер сорап
килерләрен, алып китәрләрен
белеп, көтеп яши...
Яңалык түгел, әмма кыз бирү
дигән зур йоланың башы иде бу.
– Бирсәгез дә, бирмәсәгез дә –
кыз үзебезнеке! – Кода буласы кеше
дулкынлануын шаяруы артына яше-
реп, кунаклар килүенә әзерләнгән
мул табын уртасына затлыдан-зат-
лы күчтәнәчләрен куйды. Алар бу
йоланы икенче уллары белән үтә,
без әле – беренче тапкыр, шулай да
коелып төшкәнне күрсәтмәскә ты-
рышып, кирәксә-кирәкмәсә дә ел-
маеп, шаян коданы, аның артыннан
басынкы гына атлаган кодагыйны,
үзен ничек тотарга белми интеккән
кияү балакайны каршы алдык.
Диван-кәнәфиләргә тезелеп утыр-
дык та, нишләргә белми, аптыра-
шып калдык.
– Әнкәсе! Өстәл артына утырыйк
әле. Тел чишелеп китәр, бәлки.
Болай булмый! – диде хуҗа кеше.
Кодагый:
– Килгәч тә табынга утыру киле-
шерме соң? – дип сүз кыстырырга
уйлаган иде дә, кода, хуҗаны яклап:
– Дөрес, кода! Тизрәк утырыйк! –
дип, каршы әйтергә урын калдыр-
мады. Үзе кыстатып тормый, барып
та утырды.
Шартына китереп, бераз гына
хәмер дә капкач, чынлап та, телләре
чишелде, борчаклары пеште ике
коданың.
– Борынгыча кыланмадык –
ыштанның бер балагын сызган-
мадык, бүрекнең бер колагын
күтәрмәдек, ләкин кыз сорап килү
бар эш: бирәсезме кызыгызны
безнең егеткә, юкмы? – диде кода,
көр тавышы белән.
– Әй, менә моны! Килештерер
инде, – дип челтерәтеп көлеп куйды
кодагый.
– Шуның өчен килдек бит! Сез дә
сөйләшегез! Никах турында кай-
гыртырга вакыт! – диде кода.
Шулай диде дә, “минем эш тәмам”
дигәндәй, кодасына табан боры-
лып ук утырып, сәясәт, колхоз,
район турында очы-кырые бул-
маган сөйләшүне башладылар.
Яшьләр диванга күчеп утырып, үз
дөньяларына чумды.
– Никахта бүләк бирешәбезме?
Кодагыйның беренче соравы шул
булды.
Кызымның холкын яхшы беләм:
бөтен нәрсә иң югары дәрәҗәдә
булырга тиеш. Укыса – бишкә генә,
эшләсә – җиренә җиткереп, күп
итеп, биесә – очып... Тиешлесен
үтәргә ярата ул, һич иренеп тор-
мый.
– Бирешәбез. Йоласына туры ки-
тереп, барысын да эшлибез, кода-
гый, – дидем. – Балалар күп булса
да, һәрберсе үз урынында кадерле.
Ата-ана бурычының иң зурысы –
матур итеп кияүгә бирү, туйлар уз-
дыру. Кем кызы – безнең кызыбыз.
Тел-теш тидерерлек булмасын! Бар
йоланы да кешечә үтибез!
Авыл җирендә кыз төшерүнең
йоласы тулысынча сакланып килә
әле. Үземнең төшкәнемне хәтерлим:
икенче көнне иртән уянуыма күрше
хатын кереп тәрәзә пәрдәләренең,
чаршауларның ситсасын тотып
карап йөри иде. Затлымы, янәсе
дә, юкмы. Ил сүтелеп корылган-
да, кибетләрдә юньле-рәтле тауар
булмаганда килен булып төшеп
тә авыл энә күзеннән үткәргәнне,
әлеге заманда кеше сүзеннән,
тикшерүеннән качып котылырмын,
дисеңме?! Аллаһ сакласын, мир
күңеле тыныч булсын – бирнә җыям
кызыма!
Кодагый каршылаша:
– Кит әле, булмаганны сөйләмә,
кодагый! Шул кыйммәтчелек за-
манында нинди чаршау да, нинди
пәрдә ди ул! Сандык тутыру –
электән калган йола гына. Беркем
гаеп итмәс! Кемнең кемдә ни эше
бар? Бер-беребезгә бирешкән
бүләкләр дә балаларга инде ул,
аларга дөнья җыясы хәзер, безгә
булганы җиткән!
Армия темасына барып җиткән
ирләребез дә безгә игътибар
бүләргә булды. Кода:
– Дөрес! Безгә нәрсә? Без бала-
лар дип яшибез хәзер. Никах та-
бынына да хәтсез кирәк, бирнәләп
тормыйк, заманчарак кыештырыйк!
– дип, тормыш иптәшенең сүзләрен
куәтләде.
Минеке эндәшмәде. Озакка
өзелмәделәр сөйләшүдән, чират
минекендә калган: Камчатка турын-
да озын хикәятен башлап җибәрде
дә янә авызга авыз терәштеләр
кодалар. Янәсе дә, чүпрәк-чапрак
җыю – ирләр эше түгел!
Йоласын да белеп бетерә тор-
ган түгел: кайсы онытылган, кайсы
үзгәртелгән. Менә бит юньсез:
кода белән кодагыйны озаттым –
аларның бүләгенә каршы бүләк
бирергә тиеш идем, оныттым куй-
дым, буш кайтарып җибәргәнмен.
Үземнең әнкәй бигрәк тә күп белә,
тиргәп туймады шуның өчен.
Бүләкләрне бер төрледән – тастымал
белән яулык – кодагый
хәстәрләп, бер шәптә Екатерин-
бургтан (безнеңчә – Ысвирлаудан)
кайтартты, акча гына түләдем.
Кызым белән киявемә, кодам белән
кодагыема, мулла белән абыстайга
бүләкләр әзерләдем. Тик бүләкләр
бу зур мәҗлеснең бер кечкенә
өлеше булган икән. Эченә керсәң!
Кагыйдәләренә төшенсәң! Хикмәт!
Уй уйларга да, хискә бирелергә
дә вакыт булмады алдагы айда!
Әзерләндек!
Үткән гасырның азагында бирнә
тутырырга сандык эшләтәләр
иде. Такталарны буяп, калайдан
бизәкләр ясап. Әнкәйнең бирнә
сандыгы гомер буена безгә хезмәт
итте. Килен булып төшкән чагында
тулы булгандырмы – белмим, әмма
ул зур һәм тоташ кара тимер белән
тышланган иде. Биге бар иде,
бикләнгәнен хәтерләмим. “Бирнәгә
дип үз кулларым белән әзерләгән
идем”, – дип сөйли-сөйли, ап-ак ту-
кымага зур мәк, рауза чәчәкләре
чигелгән өй әйберләрен, миңа ыша-
нып бирми, сак кына юып, җепләре
тартылмаска карап кына үзе
үтүкләп, өй стеналарына элеп куя,
карават өсләренә, чәчәкле урынын
күренеп калдырырлык итеп өстәл
клеенкасының астына җәя иде.
Сандыкта яңа әйберләр, бүләккә
килгән яисә бүләккә бирәсе ситса-
лар, яулыклар, тастымаллар сакла-
на иде булса кирәк. Әнкәй кияүгә
чыкканда замана авыр гына бул-
ган: туй ясамаганнар, качып-посып
никах укытканнар, кигәннәре – авыл
остасы сырган “куфайка”, авыллар
буйлап, кеше йортында тукталып
хезмәт салган татар осталарының
армас-талмас кулыннан төшкән
пима (киез итекләрне бездә шулай
дип атыйлар). Башкорт якларыннан
сатып алынган, кәҗә мамыгыннан
шәл булса, бөтенләй бай: башы-
аягы – майда гына, буран да, сал-
кын да куркыныч түгел. Җәй булса,
билләп тегелгән ситса күлмәк тә
“чүни” галуш, эләксә – “прастуй кол-
гутки”. Ул оекларның “астан” саты-
лулары, юклыгы! Аннан да бигрәк,
зур авырлык белән кулга төшергәч,
киеп алгач, төшеп, җыерылып
интектерүләре! Түзми чараң юк,
капроны сатылмый. Ә менә “чүни”
галушка мәдхия җырларга була!
Аның аякка рәхәтлекләре дә ма-
турлыклары! Миңа да эләкте әле
ул! Җип-җиңел – аягың җиргә тими,
очып кына йөрисең!
Шул авыр чорда кияүгә чыккан
әнкәйнең бирнә сандыгыннан мине-
ке – гасыр азагы килененеке – ике
тапкыр бәләкәй иде... Аның эчендә
– яшел җирлеккә чәчәкләр бәйләме
төшкән чаршаулар һәм “почти”
ефәк челтәрләр... Ул вакыттагы
киленнәрнең барысында да булса
шул бертөрле ситсадан бирнә чар-
шаулары иде. Без дә, килендәшем
белән, бернинди сынамышка ка-
рамый, гаиләдә бер елда ике туй
ясатып, ике бертуганга, бертөрле
чаршаулар белән кияүгә чыктык.
Килендәшем – башка районнан,
аның чаршаулары үзенә калды,
минекеләр эленде. Һәм озак еллар
кадерле килен бирнәсе булып,
төшкән йортымны күңелемә үз ит-
тереп, тәрәзәләрдә эленеп торды
– рәхмәт әнкәйләргә!
Бәлки, дөрес тә аңламыймдыр,
төзәтерсез: кыз бирнәсенең асылы
– бай килүне күрсәтүдә түгел, каенана
йортына үз әйберләре белән
төшеп, аларны урнаштырып, үзен
туган өендә кебек хис итүдә. Мин
иремнең туган йортын, бәлки, шуңа
да үз иткәнмендер, мине анда чит
күрмәгәннәрдер дә, мин дә үземне
ят итеп тоярга уйламаганмындыр
да. Төшкән җирем шуңа да таш бул-
гандыр... Никахта җыелган бүләк
акчага ак күлмәк сатып алып, туй
уздыргач, анда салынган акча-
ларга авылдан бәләкәй генә өй
сатып алгач, әнкәй яңадан чар-
шаулар, челтәрләр алып бирде.
Еллар буена кояш төшкән якта
тәрәзәләрне каплап эленеп торса
да, төсләрен җуймады әнкәй сай-
лаган тукыма. Аларын да карарга
керүчеләр дә, сокланучылар да
күп булды. Яңа биек өйне төзеп
күчкәч тә бик сагындым әле мин
ул совет заманының “числы”, сый-
фатлы чаршау-челтәрләрен. Менә
бит: үзем кыз бирер яшькә җитеп тә
аларны искә алып утырам...
Ул вакытта гөрләп торган – егәрле,
яшь, бәхетле әнкәй-әткәйле, егет
корына кергән апаемлы, чибәркәй
сеңлемле йорттан китеп, тулы,
күпбалалы, уңган гаиләгә килен
булып төшкән идем. Әнкәй – булма-
ганны да таба белгән шәпле бичә –
туй алдыннан төн йокысын качырып
миңа бирнә әзерләде. Пар мендәр
тышларына кадәр чигелде инде!
Без яшь чакта туй ике якта да була
иде: егет һәм кыз ягында икешәр
көн – өлкәннәр һәм яшьләр кичәсе.
Кышкы салкынмы, җәйге эссеме,
язгы-көзге пычракмы – мич ягып аш
кайната торган өйдә, тротуарлар
җәелмәгән яшел чирәмле йортта...
(Дәвамы бар.)
***
Автор турында
Гөлнара Зиннәтнур кызы Шәймөхәммәтова (Гөл Мирһади)
Башкортстанның Балтач районы Түбән Карыш авылында 1971нче
елның 23нче апрелендә дөньяга килгән. 1988нче елда Югары Карыш
мәктәбен көмеш медальгә тәмамлап, Башкорт дәүләт педагогия ин-
ститутына укырга керә.
Ун ел дәвамында Габдулла Галиев-Батырша исемендәге Югары
Карыш урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта. Башкорт-
стан Республикасының мәгариф отличнигы.
2002-04нче елларда Балтач район хакимиятенең мәдәният бүлеге
җитәкчесе. Аннан, 2010нчы елга кадәр, Уфа шәһәренең 9нчы балалар
йортында патронат тәрбияче. 2011нче елдан “Балтач таңнары” район
гәзите хәбәрчесе. Бер үк вакытта “Йәнтөйәк” гәзите хезмәткәре.
2018 елдан Балтач мәдәният йорты директоры булып хезмәт куя. Әлеге вакытта
Балтач районының мәгариф бүлеге җитәкчесе.
“Алмалы үләннәрем” (Уфа: Китап, 2006) шигъри, “Адашкан сер” (Уфа:
Китап, 2014) чәчмә, “Уйларым-сәйләннәрем” (Казан: Ак бүре, 2018) шигъ-
ри, балалар өчен “Өйрән хуҗа булырга” (Уфа: Китап, 2019), “Төш” (Уфа:
Китап, 2021) китаплары авторы.
Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.