Чәчмә әсәр
12 Августа 2023, 06:28

Өч бүре. Хикмәтле хәл (Ахыры)

Әткәй  вафат булыр алдыннан ниндидер мәрмәр куыш, алтын акчалар, затлы савыт-сабалар турында өзек-өзек сүзләр сөйләде.

Өч бүре. Хикмәтле хәл (Ахыры)Өч бүре. Хикмәтле хәл (Ахыры)
Өч бүре. Хикмәтле хәл (Ахыры)

Әтинең биредә булганы бар ахры, тимер белән тышланган сандык янына барып басты да:

– Улым, менә монда Романовлар заманыннан калган тән җылыта торган нәрсәләр бар, кил, бер-ике йотым булса да кап, ату суык тидерерсең, – дип капкачын ачты. Өч метр чамасы озынлыктагы сандыкның такталары әйтерсең бүген кисеп ярылган. Биеклеге бер метр тирәсе булыр. Ә эчендә... Ул алтын укалы савыт-саба, көмештән ясалган әллә ниләр. Зур яулыкка төрелгән затлы тиреләрме, туннармы шунда. Куркудан әтигә сиздерми генә бот итемне чеметеп карыйм. Авырта. Көмеш савытка салып әти нидер эчте, аннары миңа бирде. Эчеп куям. Уф, эчне яндырып каядыр, аяк буыннары аша түбән төшеп китте. Бүреләр өчесе дә чыгасы ишек-тишек янында арт саннарына утырганнар. Әле безне ашарга исәпләмиләр бугай. Тәнгә җылы йөгергәч, батыраеп та киттем ахры, ашыга-ашыга сандыкта ни барын күзләрем белән капшарга тотындым. Кыскасы, көмеш самавырга кадәр бар иде инде. Әти, берни әйтмичә, миңа елмаеп тик карап тора. Аннары сандыкны көч-хәл белән бераз этәрде дә, мәрмәр стенаны уеп эшләгән бушлыкны каплаган ишекне ачты. Стенаны уеп-уеп шүрлекләр эшләнгән. Шүрлекләрдә вак-вак тартмалар. Әти берсен көч-хәл белән кулына алып, капкачын ачты. Аптын-көмеш акчалар, ярым караңгылыкта җемелдәп торган кашлы йөзек-беләзекләр... Кыен булып китте. Бу байлыкның берсе генә дә әллә ничә ел тук тормышта яшәргә җитә ич! Башка тартмаларны карарлык көч калмаган иде. Әти дә минем хәлне сизде ахры. Ипләп кенә сейф-шүрлекне япты да, сандыкны урынына этеп, шәмне сүндерде. Боз салкынлыгыннан да суыграк куыштан тизрәк чыгып кояш нурлары көйдергән акланыбызга барасы иде. Куыштан иң алдан үзем чыктым. Иң азактан – әти. Ул таптала төшкән үләннәрне бастырып куйды да, минем арттан иярде. Урман юлына чыкканчы 50-60 метр бардык. Ары-бире каранганчы бүреләр дә юкка чыккан иде. Бераздан... Әле генә булган хәлләрне оныттык та куйдык. Ходай өчен бер генә өлеше дә искә төшмәде... Хәтер юылу шулай буладыр, күрәсең. Печән чапканда ерактагы урман авызыннан әллә нинди үтергеч моңлы авазлар килеп-килеп киткәләде китүен.

Бүген төшемдә шул бүреләрнең «Кара урман» көен сузып улауларын күреп-ишетмәгән булсам, балачактан бирле күргәндә котны алган серле өч бүре турында мәңге дә исемә төшмәс иде.

Хәер, әнинең сугыш елларында кышын яшь балалар белән иске өйдә утынсыз өшеп утырганда, таң алдыннан ниндидер өч олаучының шыңгырдап торган өч йөк каен утыны китереп бушатуларын елый-елый сөйләгәне бар иде бит әле. Диләнкә кисүчеләрне әнкәй кайнар чәй эчәргә чакырган булган. «Йөк төяп кайтып килә идек, әллә каян гына бүреләр өере килеп чыкты. Атлар башта өректе, әмма тиз тынычландылар. Үзебезнең авыл ягына киткән юлга чыгармыйча, алдагы ат каршына өере белән килеп бастылар. Ни алар кузгалмый, ни атлар. Өерләре белән җигелгән атларга ташлансалар, хәзер ботарлап ташлый инде болар дип, үзебез куркудан үлә яздык. Ни атарга мылтык юк. Йөк башыннан төшәргә дә йөрәк җитми. Ниһаять, алдагы ат кузгалды. Алдан дәү бүре юл башы булып алган. Калганнары янәшәдә. Атлар карусыз гына бүре артыннан атлыйлар. Менә сезнең капка төбенә килеп туктадык. Тәки ихатага кереп, утынны бушаттырмыйча, яннан китмәделәр. Менә, туган, утын сезгә насыйп булган күрәсең, кеше-кара күргәнче яшерергә тырыш инде, ату безнең башны ашарлар», – дигәч, яшь тулы күзләрем белән чарасыздан иске- москыларга төренеп, кәкрәешеп яткан балаларыма карадым. Гомер буе рәхмәтемә тиенсеннәр инде, лапас астына кертеп, әйбәтләп өеп куйдылар. Икенче көнне сеңелем белән утынны саламлы тирес белән күмеп куйдык. Ары-бире сизенсәләр дә, дәшүче булмады. Фронтовик хатыны булгангадыр дип уйладым»,– дия иде әнкәй. Утын китерүчеләр турындагы шушы хикәят исемдә калган, ә менә нәкъ бүреләр әйдәп китерүе хәтердән юылган. Аңламассың дөньяны.

Әткәй мәрхүм вафат булыр алдыннан ниндидер мәрмәр куыш, алтын акчалар, затлы савыт-сабалар турында өзек-өзек сүзләр сөйләде шул. Ә мин аны саташа, үлеме алдыннан бала чагын күз алдына китереп, шуларны сөйли дип уйладым. Соңгы тамчы хәлен җыеп: «Дәү әтиең, дәү абзыеңнар алар, шунда барып йасин укыт, Коръән чыгар, улым!» – диде бит ул.

Димәк... минем әткәемнең кулак дип иленнән куылган әтисе, әтисенең ике абзыйсы булган мөлкәтләрен шул таш куышка ташып, шунда качып ятканнар. Илләреннән китәселәре килмәгәндер шул. Ничектер белеп алган авыл куштаннары, айлар буе сагалап, әнә шул чишмәле упкынны үтеп, әткәй печәнлегенә күтәрелгән үрдә өчесен дә атканнар. Кулак диеп, халык канын эчүчеләр диеп, җирләп тормаганнар, бүреләр ашап куансын дип, мәетләрен җир өстендә калдырганнар. Атучыларның берсе – Хәмитнең әтисе булган...

Әйе, туганнар, дөнья бу... Үлемсез рухлары бүре кыяфәтенә кереп, нәселебезне афәтләрдән курчалап, үлем нәрдән саклап калган түгелме соң? Тик менә ул гали рухларга үзләре турындагы хатирәләрне минем бәләкәй чагымнан ук хәтеремнән алып, диңгез авиациясендә фәлән еллар хезмәт итеп, пачти бабай булып пенсиягә чыккач кына кабаттан исемә төшерү нигә кирәк булды икән? Сере нәрсәдә икән моның? Табигатьнең хикмәтләрен аңлап бетерә алырмын димә. Шулай да, ниндидер юллар белән булса да, нидер аңлатырга тырышып карый бит табигать үзе...

Сәрия сеңелем килеп, Хәмит яшьтәшем аткан бүре турында сөйләгәнне ишетеп исемне җуеп тәгәрәмәгән булсам, ай-һай, берничә буынга җитәрлек алтын-көмешле мәрмәр куыш турында да, кеше рухлы бүреләр турында да хәтерли алыр идемме икән? Соңлабрак булса да, әткәйнең гозерен үтәргә кирәк. Кайтам, туган якка кайтам, мәрмәр куышны да табам әле. Кара урманны чыккач та, сулга каерылгач та бит ул.

 

Ф. ГЫЙМАДИЕВА.

Стәрлебаш оайоны

 

Фото: Фрипик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас