Чәчмә әсәр
11 Августа 2023, 04:51

Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (16)

Күршелəрнең: “Нишлəп Гадилəне җибəрдең?” – дип сəерсенеп сорауларына да Зөбəрҗəт: “Үзе чакырды, кайтып алырга һич җаем юк, зинһар, əнкəй, берəр бу якка килүче булса, җибəр Гадилəне”, – дип язган, дип, үз ялганына үзе ышанып йөрде.

Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (16)Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (16)
Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (16)

(Ахыры.)

15
Гадилəне озатып тыныч күңел белəн атна-ун көн яши
алды микəн Гайникамал, үзəклəрен өзеп, ачы сагыш
билəп алды аны. Инде ничəнче көн таң атмас борын
кинəт уяна да, үзен-үзе кая куярга белми җəфалана.
Стенадагы күкеле сəгать тукмагы идəнгə тиеп тынып
калган. Гадилəнең тигез тын алып җəйрəп йоклый тор-
ган караваты өйгə ятимлек өстəп моңаеп тора. Аның
язмышы өчен җаваплылыкны өстемнəн төшерəм, дип,
дөрес эшлəдемме соң? Зөбəрҗəт кебек сансыз булып
үсмəсен, дип, катырак та булмадым микəн? Бала-
лык шуклыкларының кайберлəрен, бəлки, күрмичə дə
үткəрергə кирəк булгандыр. Əти-əниле балалар кебек,
аның да иркəлəнəсе, яратыласы килгəн чаклары бул-
гандыр. Гайникамалның башындагы уйларының очы-
кырые юк, əмма алар барысы да Гадилə тирəсендə
бөтерелə.
Өйдəге кабер тынлыгыннан качып, ишегалдына
чыкты. Кичке якта бертуктаусыз һаваны ярып чебен-
черки аулап очкан карлыгачларның абзар кыегындагы
оясында да тынлык. Бертуктаусыз азык сорап чи-чи
килгəн кошчыклар тирəн йокыда. Бəрəңге бакчасы ба-
шында каралып торган урман ягында гына өзлексез
сандугачлар сайрый. Кичке концертларын төгəллəп,
кай ара йоклап алганнар, тагын дəртлəнеп, затлы
җырларын башлаганнар. Сандугач тавышларына үзгə
бер көй биреп, күке кычкыра, тагын əллə нинди, Гай-
никамал исемнəрен дə белмəгəн кошлар сөенə-сөенə
сандугачлар җырына кушыла. Алар туган җирлəренə
исəн-имин кайтып оя коруларына, бала чыгаруларына
куанышалардыр. Əмма аларның шушы сөенеч тулы
җырлары да Гайникамалны сагышка сала, күңелендəге
тынычлыкны урлый. Өйдəге тынлык та ярамый аңа,
җиһандагы сөенечле авазлар да моңлы көй булып са-
гышка урый.
Абыйлары, апалары ышыгында тəгəрəп үскəн Гайни-
камал да, əти-əнисе кебек, бер оя балалар үстерермен,
дип, матур хыяллар белəн кияүгə чыккан иде, баксаң,
гомер узып киткəн, оя буш. Уртак ояда чөкердəшеп
үскəн абыйлары аклар-кызыллар сугышында гаилə дə
кора алмый шəһит киткəн булсалар, тутасы – күптəн
гүр иясе. Менə шул икəн инде ул, кеше гомере – каш
белəн күз арасы. Шəйсолтан үлеме аны арына алмас
чирлəшкəгə əйлəндерсə, Гадилəне җибəреп ясаган
ялгышы озак тотмас, ахирəткə илтер, ахры. Миңа бит
ул терəк-таяныч та, күңел юанычы да, олы ярдəмче
дə булган. Шəйсолтан да: “Зөбəрҗəтне кайтарту ягын
кара”, – диде дə, кайта ди əнə, балага батып, кияү көен
көйлəп ята. Əле урыс кияү Гадилəне ничек каршы ал-
гандыр бит əле. Хəер, Зөбəрҗəт кагын-сугын китерергə
ирек бирмəс, анысы.
Күршелəрнең: “Нишлəп Гадилəне җибəрдең?” – дип
сəерсенеп сорауларына да Зөбəрҗəт: “Үзе чакырды,
кайтып алырга һич җаем юк, зинһар, əнкəй, берəр бу
якка килүче булса, җибəр Гадилəне”, – дип язган, дип,
үз ялганына үзе ышанып йөрде. Авылда бит баласын
əнисенə кайтарып ташлау түгел, ирдəн аерылып кай-
тучы да сирəк, меңгə бер генə. Гайникамал Гадилəне
караудан бигрəк, шул авылда авызлары тик тормаган,
һəр адымнан гаеп-кыек табучы гайбəт чəйнəүчелəр
сүзеннəн күбрəк курыкты бугай. Шəйсолтан исəн ча-
гында ир ышыгында андый сүзлəр Гайникамалга
бик килеп ирешмəсə, хəзер кыеклап булса да җанын
телүчелəр табылгалый торды. Əмма Гадилəнең китүе
ул сүзлəрдəн мең мəртəбə авыррак булды.
Шул чыгудан өенə керми, ишегалдында барлы-юклы
эш белəн кайнашты Гайникамал. Җай гына авыл да
уяна башлады. Күрше-тирə иртəнге мəшəкатькə урал-
ды. Иртəнге əкияти һавага төче сөт, яшь мал исе, сыер-
сарык тавышы кушылды.
Ишегалдындагы һəрбер нəрсə шулай ук Гадилəне
хəтерлəтте. Нəрсəгə тотынса да, эшкə кулы бармады.
Барысына да ул үзе генə гаепле. Менə хəзер тыны
белəн тартып кайтарырдай да бит оныгын...
Алдагы көнне алып кайткан себеркелəре бəйлəнми
ятуы искə төшеп, мунча алдына таба китə башлаган
гына иде, капкадан Гыйльмениса күренде. Күңеле белəн
ул аны инде күптəн көтə иде. Менə кайтып җиткəннəр
икəн. Изге хəбəрлəр белəн кайтсыннар берүк.
“Исəн-имин йөреп кайттыгызмы?” – дип, җил-җил
атлаган Гыйльменисага таба борылды. Һəрчак ачык
йөзле, игелек эшлəргə генə торган Гыйльменисаның
йөзе кара көйгəн иде. Ниндидер авыр хəбəр ишетəсен
сизенеп, Гайникамал коелып төште. Капка шакылдаган
тавышка чит кеше кергəнен хəбəр итеп, күршелəрнең
агачындагы саескан да ду килеп, кычкыра-очына баш-
лады. “Я, Ходаем, ахыры хəерле булсын!” – дигəн сүз
төште Гайникамалның теленнəн.
– Хəерле түгел шул Гайникамалттəй, ни əйтте менə
Гомəр, шуның сүзен тыңламадым. “Алмыйк, – диде, ул
баланы, – үзебез тыныч кына йөреп кайтыйк”, – диде,
тыңламадым. “Яхшы тамыр баласы бит, барсын, үзен-
үзе йөртə торган, күтəреп йөртəсе түгел”, – дидем.
Менə башка бəла алдым. Моннан ары минем аңгыра
башка сабак булыр, – дип такмаклады Гыйлмениса. –
Югалды Гадилəң, менə шул.
– Ай Аллаһ, аңлатып сөйлə Гыйльмениса, йөрəгемне
ярасың, нилəр булды балакаема? – Гайникамал,
йөрəген тотып, утынлыктагы түмəр өстенə утырды.
Йөрəгенең кысуына көчкə түзеп, күтəрелеп Гыйльме-
нисага карады. Гыйльмениса да, тирə-яктагы һəммə
нəрсə дə талгын гына əйлəнə башлады. Ул, Гадилə кая,
дип сорамакчы була, əмма тел тыңламый, авыз ачыл-
ган да калган, сүзе чыкмый. Гыйльмениса да, куркып,
кинəт күңелсез хəбəр əйтүенə югалып, Гайникамалга
барып ябышты:
– Гайникамалттəй, Гайникамалттəй, ни булды,
нишлəтим, и Ходаем, кинəтлəр əйтеп ташладым шул,
үлеп китə күрмə тагын, – дип, Гайникамалны кочаклады.
– Əйдə өеңə керик əле, ятып торсаң, берəр каба торган
даруыңны табып бирсəм, иншалла, исəн калырбыз.
Гайникамал аңа үзенə тимəскə, тыныч кына утырыр-
га кирəклеген аңлатты. Гыйльмениса нишлəргə белми
өзгəлəнде. Кызган баштан эшлəгəн ялгышын югандай:
– Əллə ни юк, Гайникамалттəй, поезддан төшеп калды
Гадилə, шул гына, кайтыр, кайтыр, табып кайтарырлар.
“Əле бездə кеше югалганы юк, поезддан калучылар
очрап тора”, – диде милиционер. Хатын да таптык, сум-
касын да алмаган. Сиңа хат язып, сумка кесəсенə тык-
кан, диттумга китəм дигəн. Табарлар, табарлар, авыр
инде, нишлисең. Табып, өеңə китереп китəрлəр. Кая
барасын əйткəн бит, качмаган. Диттумга барып керү
белəн тотып алырлар да, китереп тə китəрлəр, менə
күрерсең.
* * *
Тел астына салган төймəдəн генə Гайникамалның
хəле яхшырмады. Фельдшерны чакырырга кирəген
Гыйльменисага ничек кирəк алай аңлата алды.
Гəүһəр кадаган уколдан, ниһаять, изрəп, күзлəрен
йомып ятты ул. Гəүһəр аның пульсын санап, хəйран
вакыт янында утырды.
Укол кадап, бер-ике сəгать үткəч, ниһаять, маңгаена
бөрчек-бөрчек тир тамчылары бəреп чыкты. Ул əкрен
генə:
– Менə, апаем, бусыннан да калдым бит əле, ə Гадилə
кызым кайтыр ул, исəн генə була күрсен. Югала торган
түгел, үз юлын табар минем кызым. Кайтып күренсə,
бер генə тотам да үземнəн калдырмам, Аллаһ боер-
са, – диде Гайникамал, тынычланып.
...Чыннан да, берничə көннəн Гадилəне милиция
киемендəге күркəм генə бер ханым өйлəренə китереп
китте.

Тәмам.

Фото: rawpixel.com; Freepik.

Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (16)
Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (16)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас