

Төшемдә өч карт бүренең урман буенда «Кара урман» көенә улаганнарын күреп, берчә гаҗәпләнү, берчә курку хисләре белән уянып киттем. Әле күземне ачып ни булганын юньләп аңлап бетәргә дә өлгермәдем, тәрәзә пыялаларын зеңгелдәтеп телефон дырылдарга тотынды. Автовокзалдан кече сеңелем шалтырата икән. Өйдәменме, юкмы – шуны белешүе. Үзенчә әйтсәк, «проверка слуха» инде. Автовокзал тирәсендә яшәгәч, төн уртасы да, таң алды да дип тормыйлар, көн аралаш диярлек «проверяют ул слухны».
Бүреләр улавы аша күңелгә кергән «Кара урман» көен көйли-көйли тиз генә торып чәй куйдым. Ишектән керә-керешкә үк бөтен хәбәрне дә берьюлы сөйләп бирергә ашыккан сеңелем авызыннан «Хәмит... бүре...» дигән сүзләрне ишеткәч, башыма кемдер китереп суккандай булды да, күз алларым караңгыланып китте һәм... авыр гәүдәм белән әллә нинди ак болытларга уралып очтым да киттем...
Күземне ачсам, каршымда болай да зур күзле сеңелем, күзләрен тәрилкәдәй алартып, куркудан ни эшләргә белми миңа караган да каткан. Бернинди авырту да, әрнү дә сизмичә, елмаеп исемә килгәнмен.
Шулай. Тәгәрәүләр тормышта булды. Газиз кешеләремне югалтудан да, дусларым хыянәтеннән дә, диңгез өстенә төзек түгел самолетым белән дә тәгәрәгән чаклар булды, әмма болай юкка гына егылган юк иде әле. Үзем дә аптырадым.
Чәй өстәле артында тынычлана төшкән сеңелем авыл хәбәрләрен сөйли, ә минем күңелне икенче нәрсә кытыклый.
– Син «Хәмит, бүре» дип нидер әйткән идең бугай? – дип сак кына сорап куйдым.
– Ә-ә, теге җомгада Хәмит бит бер карт бүре аткан. Аның снегоходы бар. Шуңа аркан белән тагып алып кайтты. Бөтен авыл җыелды карарга. Ничек көче җиткәндер, шаклар каттык. Болай урманда хуҗасыз этләрдән башка халыкка зыян салырдай җанварлар йөргәне соңгы арада ишетелгәне юк иде юклыкка. Кабан дуңгызлары күп, кәнишне. Күрдек, авылыбыз белән күрдек бит үзен. Күрмәсәң бер хәл иде әле, – диде дә сеңелем, арытаба сөйләргәме – юкмы, моңа сөйләсәң ышанмас та әле дигәндәй, шикләнеп кенә карап алды. Нидер сизенгән күңелем түзмәде:
– Йә, йә, шуннан?– дип сорап куйдым.
– Шуннан, шуннан – утырган да шуган менә! – диде һәм, мине үртәргә тырышкандай байтак тын утырды.
– ???
– Болай да мактанырга яраткан Хәмитнең каланчасы тагын да биегәеп китте ул көнне, – дип дәвам итте сүзен. – Халык таралгач, ашап-эчеп, тамак төбен самай белән сылап куйган Хәмит, кулына үткер пычагын тотып, бүрене тунарга дип ихатага чыккан. Тегене арт саныннан лапаска таба сөйри башлаган. Менә шул вакыт карт бүре Хәмитне арт аяклары белән бәреп еккан да сикереп торган, ди. Карга чалкан барып төшкән Хәмит янына килгән дә гомбырдатып, мыскыллы итеп көлеп җибәргән, ди карт бүре. Аннары салмак кына атлап, бәрәңге бакчасы аша урманга карап юл алган. Бу хәлне күреп-ишетеп торган Хәмит хатыны Хәмдия дә исен җуеп карга тәгәрәгән. Әтисе белән әнисенең икәүләп ихатада иссез ятурып акырып, кешеләр җыйган. Хәмдия иртән генә исенә килде, ә менә Хәмит ни үле, ни тере түгел, дигәндәй. Үзенең йөрәге әйбәт ди.
Төнлә «скорый» белән хастаханәгә китерделәр үзен. Машина туры килгәндә барып кайтыйм әле дип, Хәмдиягә иптәшкә утырдым да килдем. Автовокзал буенда төшеп калдым. Ни булганын юлда Хәмдия сөйләде. Авылда менә шундыйрак хәлләр булды бит әле, абый.
Төнге йокысын бүлеп селкенә-селкенә юлда йончыган сеңелемә урын салып бирдем дә вак-төяк эшләрне караштырырга тотындым.
Күңелгә яңадан бүреләрнең әрнүле бер моң белән улаган «Кара урман» көе иңә...
Тукта! Кеше күзле шул бүреләр гомер буе минем янәшәмдә йөрделәр түгелме?
...Әнә, беренче сыйныфны гел «бишкә» генә тәмамлаган сигез яшьлек малай әткәсенә ияреп печәнлеккә китеп бара. Мин ул. Җиде-сигез чакрым ак каен урманы аша атлап килү бераз алҗытса да, упкын буендагы чишмәгә кереп салкын су эчеп, бит-күзләрне юып алгач, хәл керде тагын. Менә чокыр тавын гына менәсе калды, аннан безнең печәнлек башлана. Ара-тирә пешкән кура җиләкләрен өзәргә дип юл читенә борылуым булды, куралык эченнән шым гына дәү-дәү өч бүре килеп чыкты. Мин башта печәнчеләргә ияреп урманга килгән этләр дип уйлап, и шәбәеп китеп, чәбәләнә-чәбәләнә куган булдым. Өчесе өч яктан важный кыяфәттә янәшәмә килеп утырдылар. Кулыма иелеп чыбык алыйм дисәм, өчесе берьюлы ырылдап җибәрде. Баскан урыныма ябыштым да куйдым. Аяклар да кузгалмый, кулларны да селкетеп булмый. Елап җибәрми көчкә түзәм. Шулай булмый ни, җиде кыз арасында үскән бер ир егет бит әле мин. Әтинең кире борылып мине эзләмәсен беләм. Чөнки ялгызым гына әллә кай тирәләрне әйләнеп килгәнем бар минем. Әтиемнең бер дә эзләп йөргәне юк. Хәзер нишләргә инде? Бу өч дәү бүре мине, мөгаен, ашарга уйлыйлардыр. Менә ботарлап ыргытырлар да ике минут эчендә ашап та бетерерләр. Минем үлгәнне белгәч, әниемнең елап хәле бетәр инде. Анысы бер хәл, ә әтием? Бердәнбер улын көтмичә, өч бүре авызына каптырып китте. Үзе тагын мине бердәнбер таянычым дигән була... Үз-үземне жәлләүнең чиге-чамасы калмаган мөгаен, кычкырып елап җибәрдем. Артыграк акырылган ахры, яшь аралаш әтинең тау башыннан кире килүен шәйләдем. Күз яшьләрен җиңемә сөртеп, әле мине ашап өлгермәгән бүреләргә күтәрелеп карарга шулай да җөрьәт иттем. Абау, бу бүреләр бөтенләй куркыныч түгел, ләбаса! Күзләре гел кеше күзләре инде менә. Әллә берсе минем кебек елый да инде. Әтием килеп җитеп өлгергәнче берсе алгы аягы белән кулыма кагылды, аннары бер-берсенә карашып, елмаешкан кебек иттеләр дә, шым гына куралыкка кереп шылдылар. Карачы, бүреләр дә елмаер икән дип, авыз ачып торганда:
– Әллә елан-мазар чактымы, харап каты кычкырдың, улым? – дип әтием аяк-кулларымны капшап-капшап карый башлады.
Шул мизгелдә ни булганын оныттым да куйдым. Тик торганнан онытылды да бетте. Әтиемә ни дияргә дә белмичә:
– Анавында, әткәй, кура җиләкләре бәйләнешеп пешеп җиткәннәр, сине җиләк ашарга чакырган идем, – дигән булдым.
Авиация училищесында укыганда беренче курсны тәмамлагач каникулга кайттым. Әти җәй саен печән чабарга көтә иде мине. Тыннары белән тартып алырдай булып. Сагындырган сукмакларның үләненә басканга да йөрәк сискәнеп-сискәнеп китә. Тешләрне сындырырдай салкын сулы чишмә янына кагылмый үтеп буламы соң! Упкын төбендәге мәрмәр ташлар арасыннан сытылып чыкканга шулкадәр тәмледер, салкындыр инде бу чишмәкәйнең суы. Эчкәч, чигәләр кысылып, күзләрдән яшь чыга. Зур бидонга су тутырып, барасы юлга чыгарган сукмакка борылган гына идек, эре, биек әрекмәннәр арасыннан каршыга өч дәү бүре килде дә чыкты. Тавыш-тынсыз, хәтте аяк астында чыбык-чатыр да кыштырдамады. Икебез дә ярыйсы гына сискәнеп куйдык. Исемә «кылт» итеп әтинең: «Үзең зыян ясамасаң, җәен бүреләр кешегә тими ул», – дигән сүзләре төште. Әти дә ситуацияне тиз бәяләде бугай, батыраеп китеп: «Йә, йә, китегез әле моннан, кеше куркытып йөрисез шунда»,– дигән булды. Тегеләрнең кузгалырга да исәбе юк. Киресенчә, өчесе өч яктан килеп бастылар да, әнә тегендә борылыгыз әле дигәндәй, бүреләрнең берсе арттан төртте. Котым очып, борылып карасам, аптырап киттем. Бер дә өскә ташланып, муенны каптырып чәйнәргә җыенганга охшамый бу. Киресенчә, «Син, егет, әйткәнне аңламыйсың ахры бер дә, кузгал инде, дидем бит мин сиңа» дигәндәй, шелтәләп караган кебек. Кузгалып бер-ике адым атладым. Әти: «Әйдә әле, улым, болар нәрсәдер әйтергә тели бугай», – диде. Бүренең берсе алдан, икесе безнең арттан бара. Әти миңа карап елмаеп куйды. «Син яшисен яшәгәнсең дә ул, әти, мин менә шушы бүреләргә ризык булып, 21 яшемдә шундый юләр үлем белән китеп барыйммыни?» дип, чак әйтмәдем үзенә. Чишмәне үтеп ун-унбиш адымнар чамасы атлагач, мәрмәр кыя янында алдагы бүре тукталды. Үләннәрне таптагандай итте дә, ниндидер тишеккә кереп китте. Өмет өзелде. Аяк астында ник бер күсәк кебек нәрсә булсын ичмасам. «Язганы булыр, улым, кер, курыкма»,– дип әти мине аркамнан эткәндәй итте. Үзе шундый тыныч. «Эһ» тә итми бит әле. Ни булса да булыр дип, өметне өзеп, ишек-тишектән эчкә үттем. Әти дә керде. Бүреләр дә. Бишәүләп басып торабыз. Эчтә иркен генә бушлык, тик караңгы. Упкын төбе үзе дә караңгы, ишек тишегеннән сузылган саран яктылыкта тәүдә күзгә берни дә чалынмады. Шунда әтием алга үтте дә каяндыр шәм табып алып, ут кабызды. Шәмне каян шулай тиз генә таба алгандыр, әле анысын уйларга баш җитеп бетми. Бүреләр дә дәшми. Тик басып карап торалар. Таш куышның суыгы тәнгә үтеп калтырата башлады.
(Ахыры бар)
Ф. ГЫЙМАДИЕВА.
Стәрлебаш районы.
Фото: freepik.com