Чәчмә әсәр
9 Августа 2023, 04:44

Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (14)

Зөбəрҗəт:– Əнкəй ни хəлдə? – диде. Бертуктаусыз авыл хəллəрен, авылдашлар, күршелəр турында сорашты. – Нишлəп болай капыл гына сине монда җибəрде? – дип гаҗəплəнде.– Əнкəй гел чирлəп тора. “Ул-бу була калса, син кем кулына калырсың, шуңа куркам, ичмасам, əниең янында булсаң, күңелем тыныч булыр, дөньядан китүе җиңелрəк булыр”, – ди. Сине бик сагына. “Ичмасам, балаларын карашырсың”, – дип җибəрде менə.

Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (14)Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (14)
Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (14)

(Дәвамы.)

* * *
Гадилəлəр Ташкентка килеп җиткəндə, кичке алты
иде. Поездга утырганда ук ниндидер бер дулкынлану
белəн утырды. Шулай булмый ни, күпме хыялланалар
иде алар, рəсемдə һəм киноларда гына күреп белгəн
шул поездга утырырга. Менə утырды Гадилə. Күпме
җирлəр күрде, күпме шəһəр-авыллар, елгалар, сулар,
чүллəр-далалар аша үтте. Казах далаларында дөялəр,
ишəклəр, кара чутыр, түгəрəк йөзле казах балаларын
күреп, исе китте. Əнкəсе сүзенə карап дөрес эшлəдеме
ул? Үзе уйнап үскəн болыннарын, су кергəн күллəрен,
бəбкə саклый торган су буйларын ташлап китеп, дөрес
эшлəдеме? Мəктəпкə бара торган наратлыклар, атау
буйлары, таң туса, көн дə таптала торган, бормаланып,
иген басулары аша үтə торган Килмəт юллары инде
хəзер үк күзлəргə яшьлəр тутырып искə төшə дə, күкрəк
турысында нəрсəдер ачы булып өтеп, бугазга тыгыла.
Инде шул интегүлəргə, шул кимсенүлəргə иялəшкəн иде
бит инде ул. Бусы, яңасы, тагын нигə кирəк аңа, нигə мо-
нысын əнкəсе аңардан башка, аның белəн киңəшмичə
уйлап чыгарды да үзе генə хəл итеп куйды. Үзе, югыйсə,
ике сүзнең берендə: “Син Зөбəрҗəткə кирəк бала түгел
инде”, – дип, йөрəккə кадап кына тора.
Ташкентның гүзəллеге һушларны алырлык иде. По-
езддан төшү белəн тоташ чəчəк диңгезе каршы алды
аны. Открыткалардан гына күреп белгəн раузалар
һəр тарафта, ниндилəре генə юк. Беркемне ишетми,
бүтəн бер нəрсəгə карамый, ул шуларны гына күзəтте.
Гыйльменисаттəйлəрдəн дə калышмаска кирəк, ə рауза
гөллəре баш əйлəндергеч ислəре, матурлыклары
белəн аны бөтенлəй əсир итте.
Гыйльменисаттəйлəр поезддан төшү белəн алар-
ны каршы алырга килгəн кызлары, туганнары белəн
кочаклашып күрешеп, елашып куанышып алгач,
читтəрəк торган утыргычка барып киемнəрен, тө-
енчеклəрен рəтлəштерергə тотынды. Шул вакыт
Гыйльменисаттəйнең кызы алардан калышмый ияреп
килгəн Гадилəгə игътибар итте:
– Бусы кем була тагын? – диде ул, Гадилəне кочагына
алып.
– Ə-ə, бу – Зөбəрҗəтнең кызы Гадилə, Гайникамалт-
тəй безгə ияртеп җибəрде, əнисендə калдырып кайтыр-
сыз, дип, – диде Гыйльменисаттəй, – əзрəк хəл алгач,
илтеп килербез, бездəн ерак яшəми, – дигəн идең бит.
– Соң, əнкəй, алар былтыр ук Фирганə даласына
күчтелəр бит.
– Бəрəч, нишлəп хатта бер дə язмадың, менə сиңа
тамаша, хəзер каян табабыз аларны? – дип аптырады
Гыйльменисаттəй.
Гадилə коелып төште, менə сиңа кирəк булса, чакы-
рылмаган кунакның хəллəре катлаулана əле монда,
инде нишлəргə, дигəн уй бөтереп алды.
– Я, ярар, əнкəй, адреслары бар, телефоннан
сөйлəшергə чакырырбыз да, килеп алырлар, əйдəгез
киттек, калышма, үскəнем, – дип ашыктырды аларны
Гыйльменисаттəйнең кызы.
Автобуста ярты сəгатьлəп баргач, зур гына бер казах
кышлагына килеп чыктылар. Гыйльменисаттəйнең
кызлары шунда тора икəн. Җимеш агачлары арасын-
да күмелеп утыручы, акбур белəн ялт итеп агартыл-
ган, озын итеп өсти-өсти салынган бер өйгə килеп
җиттелəр. Өлкəннəр кочаклашып күрешкəндə, Гадилə
ишегалды тулы бала-чагага игътибар итте. Башлары-
на һəммəсе дə түбəтəй кигəн, яланаяклы эреле-ваклы
кызлар, ислəре китеп, Гадилəне күзəтə иде, ə кыюрак
берничə малай Гадилə тирəли əйлəнгəлəп йөрде. Бу
өйнең биш ишеге бар, һəммə ишектəн кереп-чыгып
йөрилəр, ашыга-кабалана нилəрдер ташыйлар, өйнең
зурлыгы белəн чагыштырганда, тəрəзəлəр кечкенə. Өй
янында утыргычлар көйлəнгəн, арырак челтерəп арык
агып ята, ул өйгə терəлеп үк торган бакчага кереп китə.
Арык буйлап Гадилə белмəгəн-күрмəгəн чəчəклəр,
үлəннəр үсеп утыра, ə ишегалдының өсте тоташ йөзем
агачлары белəн капланган, алар зур кешенең куллары
җитəр-җитмəс биеклектə чыбыклар буйлап сузылган
да, яшел төймəлəрен асылындырып утыра. Бакчаның
урам ягында башлары кыркылган тут агачлары күренə,
өйнең аргы башында юан гына əстерхан чиклəвеге
агачы җəелгəн. Монда бакчаны, ишегалдын урам-
нан аерып тора торган койма ише əйбер юк, ə бəлки,
койма урынына ниндидер вак яфраклы, чытырман
куак үстергəннəр дə, шуны матур итеп тигезлəп кисеп
куйганнар. Бакча шулкадəр караулы иде. Гадилə, исе
китеп, əнкəсе сөйлəгəн җəннəт бакчасын күз алдына
китереп утырды.
Əстерхан чиклəвеге төбендəге дəстарханга кичке
ашны ашарга утырдылар. Гадилəне дə зурлар белəн
бергə ашарга кыстадылар. Əмма аның ашавы ашау
булмады. Чит кешелəр табынында үзен артык кашык
итеп сизде ул. Кайчан килеп алыр аны Зөбəрҗəт?
Тагын күпме барасы бар икəн инде? Əнкəсе нишли икəн
хəзер? Берүзе ничек яшəр ул, кем ярдəм итəр аңа? Ике
көннең берендə чирли бит ул. Əнкəсе “кит” дигəнгə
китеп дөрес эшлəдеме Гадилə? Зөбəрҗəт апасы сирəк-
мирəк искə төшкəлəсə дə, аны бик сагынып интекмəде
ул, ə менə əнкəсен искə алмый калган сəгате юк. Юлга
чыкканга бүген биш көн булды. Бəрəңге бакчасы да
сөрелмəгəн килеш калды, кем белəн утыртыр əнкəсе
бəрəңгене? Əле орлыкны баздан чыгару үзе бер газап.
Гадилə киткəнче көннəрне җылытмады шул, бер эшен
булса да киметеп киткəн булыр иде əнкəсенең.
Гыйльменисаттəй юл буе бөтен яңалыкка исе китеп,
тегесен-монысын сораштырып килгəн Гадилəнең
тынып калуына игътибар итеп, кызыннан Зөбəрҗəтне
сораштыра башлады.
– Əнкəй, Зөбəрҗəтлəрнең гаилəсе ишəйде, тулай то-
ракта кысан, шуңа моннан китəргə булдылар. Аннан
соң, иренең əти-əнисе, туганнары җир тетрəүдə үлеп
беткəннəр иде бит, аны да монда тотып торыр сəбəп юк,
дип, Фирганə даласына киттелəр. Анда хөкүмəт мамык
үстерүче совхозлар төзеде, зур-зур йортлар салдылар.
“Йорт янында зур гына бакча җире, кош-корт, мал-туар
асрарга абзар-сарае да бар”, – дип сөйлəде Зөбəрҗəт
бер килүендə, – дип сөйлəп китте Гыйльменисаттəйнең
кызы.
– Ярар, кызым, уңышлы булсын, бəхетле нигез бул-
сын, менə Гадилə Зөбəрҗəткə малайларын карашырга
ярдəмче була инде, Аллаһ боерса.
Ашап, сөйлəшеп утырганнан соң, тирлəп-пешеп чəй
эчеп, йокларга киттелəр.
Килгəннəренə өченче көн киткəч кенə, Зөбəрҗəт килеп
алды аны. Ябыгып, сулып калган йөзендə Гадилəне
күреп сөенү чаткысы шəйлəнмəде. Моны барысы да
сизделəр. Гыйлменисаттəй, аерылышканда:
– Ярар, балам, Гайникамалттəйнең əманəтен үтəдем,
Аллаһыга шөкер, əниеңнең кулына исəн-имин тапшыр-
дым, калганын үзегез белəсез, алдагысы хəерле бул-
сын, – дип, Гадилəнең аркасыннан сөйде. Шулай итеп,
авыл белəн, авылдашлар белəн бəйлəп торган соңгы
җеп тə өзелде.
Бакыр башлы, елтыр күзле, терекөмештəй тик тор-
мас өч малай каршы алды аларны. Балаларга күз-
колак булып калган, балалар бакчасында бергə эшли
торган Зөбəрҗəтнең ахирəте Тулганай да килеп керде.
Гайникамалттəй җибəргəн күчтəнəчлəрне: каклаган каз,
чəкчəк, төш, урман чиклəвеге, кипкəн җир җилəге, как
ише əйберлəрне җəеп салды Зөбəрҗəт. Теге бер-бер
артлы туган өч малайга йон оекбашлар да килеп чыкты.
Алар аны идəнгə утырып, мыш-мыш килə-килə, киеп тə
карады. Шул арада өстəлгə куелган күчтəнəч конфет,
прəннеклəрне элəктереп, чыгып та чаптылар. Тəмле
əйбер элəккəч, аларга монда кызык беткəн иде инде.
Гадилəлəр өчəүлəп чəй эчəргə утырдылар. Зөбəрҗəт:
– Əнкəй ни хəлдə? – диде. Бертуктаусыз авыл
хəллəрен, авылдашлар, күршелəр турында сорашты. –
Нишлəп болай капыл гына сине монда җибəрде? – дип
гаҗəплəнде.
– Əнкəй гел чирлəп тора. “Ул-бу була калса, син
кем кулына калырсың, шуңа куркам, ичмасам, əниең
янында булсаң, күңелем тыныч булыр, дөньядан китүе
җиңелрəк булыр”, – ди. Сине бик сагына. “Ичмасам, ба-
лаларын карашырсың”, – дип җибəрде менə.
– И-и, əнекəем һаман мине кайгырта, – дип, күз
яшьлəрен сөртеп алды Зөбəрҗəт.
...Иртəн кояш Гадилəнең йөзенə төшеп, битлəрендə,
алтын төсендəге тыңлаусыз чəчлəрендə уйнады. То-
расы килми иде. Тагын бераз гына ятам да торам, дип
уйлады ул. Үзебезчə сəгать алтынчы ярты икəн бит,
сыйныфташларым торып, мəктəпкə җыена торгандыр,
əнкəй каз бəбкəлəрен су буена төшерə торгандыр. И
əнкəй, əнкəй, нишлəрсең миннəн башка?
Кинəт Гадилə күргəн төшен исенə төшерə башлады.
Əнкəсен күрде бит. Əйе, əйе, əнкəсен күрде. Кулына ике
тармак зəңгəр чəчəк аткан гөл тоткан да Гадилəгə суза:
“Теге тау башына мендереп утырт, – ди. – Бар, кызым,
бар, син утыртырга тиеш боларны, ашык, мин сине
монда көтəм”, – ди. Китте Гадилə, ашыга-кабалана. Гөлен
тотып, тырыша-тырмаша тауга менə, артына борылып
карый. “Əнкəй, китмə, яме, мин тиз булам, китмə!” –
ди. Тау менүе авыр булса да, рəхəт иде аңа. Тау биек,
бер якта кояш, тау башына тиям-тиям дип, болытлар
йөзə, тирə-як ямь-яшел үлəн, чуп-чуар чəчəклəр, əмма
аның кулындагы төсле гөл башка юк. Шуңа əнкəсенə
бик кадерледер инде бу гөл, дип уйлый Гадилə. Менə
шундый матур төш күреп уянды ул.
Аш бүлмəсе ягында өзек-өзек тавышлар ишетелə,
табак-савыт шалтырый. Сөйлəшү урысча бара,
сөйлəшүгə караганда, күбрəк талашуга ошый. Зөбəрҗəт
елый, ахры, ə ир-ат тавышы бик əшəке сүгенə. Сүгенү
дигəннəн, сүгенүне дə Гадилə беренче тапкыр по-
ездда ишетте. Ике  агай юл буе эчеп бардылар,
ара-тирə якалашып алалар, аннан тагын дуслашып
китəлəр. Ə сөйлəшүлəре гел сүгенү белəн пычранып
бара. Зөбəрҗəтнең ире дə тач шул пычрак сүзлəрне ка-
батлый, əмма бер “дармоед” дигəн сүзне генə Гадилə
беренче тапкыр ишетте һəм аңламады. Кичə аның ирен
күрергə туры килмəде аңа. “Тагын лыкынгандыр”, –
диде Зөбəрҗəт.

(Дәвамы бар.)

Фото:  wirestock, Freepik.

Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (14)
Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (14)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас