Чәчмә әсәр
8 Августа 2023, 04:31

Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (13)

Гайникамалттəй оныгының неп-нечкə калган белəклəрендəге җеп юанлыгы зəңгəр кан тамырларын сыйпап, баш очында утырды. Эченнəн генə, аягына басып йөреп китə алыр микəн бу бала, дип пошаланды.

Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (13)Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (13)
Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (13)

(Дәвамы.)

– Мəрьямтəйнең дə хəлен белеп кайтасым бар əле,
Җамалия, иртəгə барырмын инде, бүген карт сарык
бəрəнлəп, җай булмады, – дип уфтанды Гайникамалт-
тəй. – Гөлшəһидəне саклаганда да күренмəде, бер
дə мəет саклаудан калмый торган иде, чирлəп-нитеп
ята микəн, өч-дүрт көн барганым юк бит, бигрəк авыр
көннəре шул.
– Бəй, күпер башы Мəрьямтəй капкасыннан кулы-
на төенчекме, баламы күтəргəн берəү кереп бара
иде бүген, мин танымадым, күзем бит аермый, үзең
белəсең, – диде Җамалия. – Ə менəтерəк сезгə керер
алдыннан гына килен эштəн яңа хəбəр белəн кайтты:
Зөлфəнең ире Миншəех, бу хəллəрдəн соң аңкы-миңке
килеп йөргəн дə, балаларының кабер рəшəткəсенə
асылынып үлгəн ди. Бəлкем, Зөлфə булгандыр. Моңа
нинди адəм йөрəге чыдасын.
– Алайса, Зөлфə кайтты микəн əллə?
Тирə-якны тетрəндерерлек хəллəр быел бигрəк
күбəйде. Яңа елга тикле генə чəчлəр үрə торырлык ва-
кыйга бөтен кешене шаккатырган иде. Моннан ерак та
түгел Каратирəк авылына килен булып киткəн Зөлфə,
Мəрьямтəйнең төпчек кызы, район үзəгенə өченчесен
бəбилəргə киткəн. Ə ире, берсе биш, берсе җиде яшь-
лек ике кызларын калдырып, иртүк ягылган мичне то-
малап, эшкə юнəлгəн. Фермага килеп, маллар алдына
азык тарата башлауга Миншəехнең артыннан, өең яна
дип, килеп тə җитəлəр. Көздəн генə салынып, өй туйла-
ры үткəргəн нигез күз ачкысыз булып котырган декабрь
буранында санаулы минутлар эчендə янып, көл була.
Кара күмер, кисəүлəр арасыннан бер-берсенə ябышып
каткан ике кызны йоклаган караватларыннан табып
алганнар. Сөенешеп көтеп алган малайларын Зөлфə
күршелəренең иске мунчаларына алып кайткан.
Мəрьямтəйне каз өмəлəре заманында күрше-тирə,
күчтəнəчлəр төяп, яңа өйгə Коръəн ашына озатканнар
иде. Сугышта хəбəрсез югалган ирен көтеп, колхозның
бар авыр эшен эшлəп бөкресен чыгарган Мəрьямтəй,
кызының бəхетенə сөенеп, салам түбəле, җил капкалы
өендə тыныч кына яшəп ята иде əле.
Ямьсез хəбəр күңелгə авыр тəэсир итə шул. Гадилə
дə ул көнне сабый йокысы белəн изелеп йокламады.
Күз алдыннан бауга асылынган чибəр Гөлшəһидə йөзе
китмəде. Аннан янып үлгəн балаларны да күреп белə
иде бит ул. Алар белəн саташып чыкты. Иртəн бик
авырлык белəн генə торып, Килмəткə укырга чыгып
китте ул. Бүген дə буран котыра иде, иртəнге алты тул-
ганда өйдəн чыгып киткəн бишенчелəр зур сыйныф-
та укучы үсмерлəр артына ышыкланып, дəрескə чак
барып җитеште.
Көне буе буран, ниндидер ярма сипкəндəй, кул-
ларны, битлəрне чеметтерə торган карны мəктəп
тəрəзəсенə сылады. Тəрəзə каршындагы тирəк ботак-
лары сынып-сынып төште. Бишенчелəрдə уку кайгы-
сы булмады. Кара такта каршында укытучы ниндидер
тигезлəмəлəр чиште, кемнəрдер тактага чыгып, шакы-
шокы акбур белəн нəрсəдер язды, сызды. Күзлəр бары-
бер тəрəзəдə булды. Башта тигезлəмə кайгысы түгел,
бер генə уй: ничек кайтып җитəрбез? Ə Гадилəнең биш
сəгать буе башы авыртты, тəне сызлады, ут булып
янды. Хəлсезлектəн башын партага куеп ятып торды.
Укытучылар бер-бер артлы алышынып торды, кергəн
берсе: “Гадилə, йокың туймадымы əллə?” – дип кисəтү
ясый. Озын тəнəфескə тыгылган ике телем ипи өйгə
шул көенчə кайтты.
Өйгə кайтып, башын мендəргə терəгəндə Гадилəнең
җеп өзəр хəле калмаган иде. Биш көн башын да күтəрə
алмый, кипкəн кура җилəге, карлыган чəе генə эчеп,
грипп белəн көрəшеп ятты ул. Биш көн малларга салам
кайтмады, биш көн сарыкларга башак бирелмəде.
Болай да учма-учма гына салынган печəн көннəн-көн
кимеде. Гайникамалттəй оныгының неп-нечкə калган
белəклəрендəге җеп юанлыгы зəңгəр кан тамырларын
сыйпап, баш очында утырды. Эченнəн генə, аягына
басып йөреп китə алыр микəн бу бала, дип пошаланды.
Тəҗел генə йомышы булмаса да, Гəүһəрне чакырды,
аның, болай булгач, “җиңдек чирне” дип тынычланды-
руына күзендə өмет нурлары биешеп алды. Быелдан
да калмыйм, əнкəсе янына җибəрəм, дип яши торгач,
җəй башында Зөбəрҗəтнең кайтып китүенə дə сигез ел
тула. Хəл дə белми, кош теледəй бер хəбəр дə җибəрми
ятуына да елдан артып киткəн. Сирəк-мирəк, анда-сан-
да килгəн алимент акчасын санамаганда, шул гомердəн
бирле Гайникамалның пенсия акчасына көн күрде алар.
Менə ничəнче кат “быелдан калмый җибəрəм əнкəсе
янына” дип антлар итте. Җəйгə тиклем исəн торсалар,
быелдан калмас, ахры. Гадилəгə дə берничə кат əйтте
инде бу турыда. Яхшымы, яманмы, əнкəсе янында бул-
сын бала, дип, ныклы карарга килде карчык.


11
Көттереп кенə җылы, йомшак, дымлы яз якынлашты.
Язгы каникуллар үткəч, күрше Килмəткə йөреп уку-
чылар, басу аркылы йөри торган юлны ташлап, авыл
көтүе йөри торган атау аркылы бара башлый. Яз көне
басу юлыннан атлау, дөресен генə əйткəндə, əҗəлгə
тиң, резин итеклəрнең балагына тикле саз менə, ур-
маннан тагын йөреп булмый, əле кардан əрчелмəгəн,
анда керсəң, муеннан карга чумасың. Моннан юл урау
булса да, аякка саз иярми, былтыргы чирəм өстеннəн
атлавы җиңел, аннан соң, язгы кояш тау битлəрен кар-
дан тизрəк əрчи. Ике яктан басулардан агып төшкəн
кар сулары чокырсу җирлəрдəн, вак таллыклар, ка-
рамалар, зиреклəр арасыннан ашыга-ашыга түбəнгə,
Килмəткə таба ага. Һавада тургайлар җыры, иртə ачыл-
ган тау битлəрендə йомраннар сызгыра, баш очыннан
кыр казлары, торналар очып үтə. Əнə каршы якта са-
бантуй мəйданы. Сабантуй байрагын элə торган колга
аларны сөенеп сəламли кебек, шунда ук авыш колга,
аннан ерак түгел күзне бəйлəгəн килеш сабантуй
бүлəклəрен кисеп ала торган, "П" хəрефен хəтерлəтүче
киртə. Озак та үтмəс, алар тагын нарат урманы аша
йөри башларлар. Аның үз матурлыгы. Əмма хəзергə
таулардан йөрү күңелле. Юлларны болай ел фасыл-
ларына карап үзгəртү – элек-электəн үк, күрше авыл-
га йөреп укучыларның язылмаган законы. Алар шулай
җайлашкан, аларга шулай кулай.
Шушы ашыга-ашыга агучы, урманнан, басудан
төшкəн кар сулары Килмəткə якынлашкан җирдə
укучыларның юлларын бүлə. Җəй көннəрен атлап
кына чыгышлы инеш ярлары зур елгадай тулып ташып
ага. Ургылып аккан шул язгы ташкынны укучылар,
зурмы ул, кечкенəме, сикереп чыгарга тиеш. Моның
өчен озын колгаларны каракучкылланып бөтерелгəн
суның кыл уртасына батырып, икенче якка атылырга
кирəк. Зур сыйныф укучыларының эше көйле, алар
сикерə, кечкенəлəрдəн исə куркып елап кире кайтып
китүчелəре дə бар. Чак кына читкə тайпылып, егылып
төшүчелəр, итеклəренə су тулып, елаша. Чөнки юеш
аяк белəн мəктəпкə барсаң, көне буе берничек тə уты-
рып булмый, кире кайтырга кирəк.
Ə беркөнне хəтта алтынчы сыйныфта укучы Гамилə,
колгасыннан кулы шуып китеп, суның нəкъ уртасына
килеп төште. Төште дə, зəңгəр пəлтə итəклəре җəелеп,
бата-калка агып та китте. Балалар бермəл югалып,
тынсыз калдылар. Язгы ташкын кызны бөтереп баты-
ра-калкыта торгач, ераккарак алып китте. Берзаман
Гамилə бөтенлəй күмелде, барысы да “аһ” итте. Шул-
чак кемдер “колга сузыгыз” дип ачыргаланып кычкы-
рып җибəрде. Һəммəсе колгага ташланды. Яр буеннан
йөгереп, аңа ике яктан да колгалар суздылар. Бозлы
суда тыпырчына торгач, Гамилə бер колганы элəктерде.
Аны шулай ярга сөйрəп чыгардылар. Шушы хəллəрдəн
соң гына, ташкын суы тынгач, колхоз тракторы бу урын-
га ике юан бүрəнə салып китте.
* * *
Иртəгə Гадилəгə районга барасы. Кичтəн күрше Ра-
бига апасы кереп: “Җомга көн районга барам, кызым
бəбидəн котылган, хəлен белеп кайтам, берəр иптəш
булса, əйбəт булыр иде”, – дип сөйлəнеп утырды. Шул-
чак Гадилəнең дə башына уй сукты, ул:
– Мин дə синең белəн барам əле, Рабига апа, – диде.
– Син нишлəп йөрисең анда, дөньяда булмаганны, –
дип элеп алды əнкəсе, – каян килгəн олы кеше, сорау
юк, нитү юк, барам, дип утыра!
– Əнкəй, барыйм инде, теге кəгазьлəрне əзерлик тə,
үзем кереп чыгармын нарсуд дигəннəренə, – мин аның
кайда икəнен белəм, больницадан кайтканда сөт трак-
торы белəн шуның яныннан узып киттек бит, – диде
Гадилə, ышандырырлык итеп.
Рабига апасы аңа күтəрелеп карады.
– Менə, Гайникамалттəй, эшлəр хутта бит хəзер
синең, үзең куркып тора идең, Гадилə барса, тизрəк тə
хəл итмəслəрме əле.
Җомга көн иртүк кордон буена чыгып басып, хəйран
гына тордылар. Иртəнге суык тез башларын тешли
башлагач кына, авыл күпере өстеннəн “ДТ-74” трак-
торы күренде. Язгы-көзге пычракларда колхоз сөтен
район үзəгенə төшерү өчен шуннан да ышанычлы тех-
ника юк. Иртəнге салкын һаваны чытырдатып, торба-
сыннан кара төтеннəрне мул пошкырып, хəтəр җитез
килеп җитте үзе. Кырдан гөлдерəп кенə килгəн кебек
тоелган трактор, урманга килеп кергəч, агач башларын
кыеп төшерергə тырышкандай, үкереп алга ыргылды.
Юлындагы, чылбырлы көпчəклəр күмелерлек суларны
да җиңел генə үтте. Урман эчендə урыны-урыны белəн
кар күренə, усак кəүсəлəре җетелəнгəн, юл буендагы
тал песилəре матур булып бүрткəн.
Арба читенə тотынып утырган Гадилəнең аягы оеп
меҗ-меҗ килə башлагач, чак кына күтəрелеп, аягын
язгалагандай итте дə, идəндə яткан брезент кисəген
куеп, Рабига апасы янына, сөт флягасы өстенə утыр-
ды. Болай уңайрак икəн. Флягалар тулы булгач, боль-
ницадан кайткандагы шикелле аяк өстенə менеп
интектермилəр. Митрофановкага җитəрəк текə генə
тауны менгəндə, тракторның кара төтене эчендə кал-
дылар. Митрофановкада сирəк-мирəк кешелəр очра-
са да, теге вакыттагы кебек этлəр кумады. Ат арбасы
яныннан юаш кына теркелдəгəн соры эт тə койрыгын
болгый-болгый, каранып узып китте. Бик күп чокыр-ча-
кырларны үттелəр, таулар менделəр, төштелəр, тагын
бер авылның бер башыннан икенче башына чыктылар,
ниһаять, район үзəге күренде.
Ул барып җиткəндə, нарсуд бинасы əле ачык түгел
иде. Бераз торгач кына бер күзлекле ир кеше, борынын
еш-еш тарта-тарта, ишекне килеп ачты. Курка-курка
гына Гадилə дə аңа иярде.
Артыннан бастырып кергəн балага гаҗəпсенеп кара-
ды ир кеше:
– Син, үскəнем, нишлəп йөрисең, кем кирəк сиңа? –
диде ул, ниһаять, электр лампочкасының төймəсенə
баскач. Аның аптыравы, гаҗəплəнүе йөзенə чыккан
иде.
Гадилə инде кичтəн үк əзерлəп куелган əйтəсе
сүзлəрен онытып бетергəн. Җавап бирəсе урынга сум-
касына кереп китте дə, бер кочак кəгазь сөйрəп чыгар-
ды:
– Менə.
Күзлекле, сəерсенеп, кулына төрткəн кəгазьлəрне уч-
лаган килеш нишлəргə белми торды да Гадилə шикел-
ле кыска гына:
– Əйдə, – диде.
Гадилə, калышмаска тырышып, теркелдəп аңа иярде.
Алар ике тəрəзəле, стена буендагы шкафлары папка-
лар, кəгазьлəр белəн тулган бүлмəгə килеп керделəр.
– Тəк, тəк, тəк... Кем җибəрде сине, үскəнем, бу
кəгазьлəрне тоттырып? – диде ул, аларга күз йөртеп
чыккач.
– Үзем килдем, абый, миңа алимент акчасы кирəк, –
диде Гадилə, күзлекленең лупа кадəр күзлек пыяла-
сыннан күзлəренə карарга тырышып.
“Соңгы тапкыр кайчан килде алимент акчасы?” –
дигəн соравына да, əнкəсе өйрəткəнчə шартла-
тып: “Бəрəңге алганда” дип җавап бирде. “Кем белəн
яшисең? Ничəнче сыйныфта укыйсың? Ничəлелəр
аласың? Əтиеңнең кайтканы бармы? Кем белəн килдең
монда?” кебек сорауларга да җавап бирде ул.
Күзлекле абый кəгазьлəрнең əле берсен, əле икен-
чесен карады, бармаклары белəн өстəлгə шакылдап,
нəрсəдер уйлап та утырды һəм, урындыкның читенə
генə артын терəп утырган Гадилəгə күтəрелеп карап:
– Исемең бигрəк матур синең, үзең шикелле. Кем куй-
ган синең исемеңне? – дип сорады, ирененең бер як
чите белəн генə хəйлəкəр елмаеп.
Гадилə мондый сорау көтмəгəн иде. Кыенсынып кына:
– Бабам, – диде.
Шуннан соң күзлекле, бер карарга килгəндəй, уры-
ныннан торды да:
– Бар, үскəнем, Гадилə, кайт инде, əнкəңне сөендер,
озак тормас килер сиңа акча, – диде.
Гадилəне утыртып килгəн трактор, аскы урам чатын-
нан алып, буш флягаларын шалтырата-шалтырата,
кайтып китте. Район үзəгенə икенче сəфəре дə уңышлы
тəмамланды кызның.

12
Алимент акчасы килгəнгə сөенешеп кенə туктаган-
нар иде. Гадилə мəктəптəн кайтуга, əнкəсе тагын бер
яңалык əйтте. Бу май аеның унбере иде. “Балакаем,
мəктəбеңнəн сорап кайт, сине əниең янына җибəрəм,
Гыйльменисалар Ташкингə баралар икəн, ияртəбез
диделəр сине, – дип өстəде, өйгə керə-керешкə. –
Шулай яхшырак булыр, – дип өстəде, аптырап калган
оныгына карап.
Ул оныгын иркəлəп, сыйпап үстермəде. Аның сабый-
ны иркəлəп утырырга җае да юк иде. Ире үлгəч, ничек-
тер, югалып, бетеренеп калды Гайникамал. Шəйсолтан
дөньяны җигелеп, җаен белеп тартты, бөтен эшне рəте
белəн эшлəде, авылдашлар, күршелəр белəн уртак тел
табып яшəде. Һəммəсенə йомшак, ягымлы, тыңлаучан
булды. Гайникамал ул исəн чакта артык кыенлык күрми,
ир хатыны гына булып яшəде. Ире печəн чапса, ул
тырма күтəрде; бəрəңге алсалар, Шəйсолтан казыр
иде, ул чүплəде; кисеп, ярып өелгəн утынны ире кертеп
бирде, ул мичкə якты. Сыер саварга чыкса, сыерның
алдына ире салып куя иде, ул əзер басып көтеп тор-
ган сыерны саварга утырды. Иртəн торып тышка чыкса,
ишек тупсасыннан алып капка төбенə кадəр ишегалды
себерелеп ялт иткəн. Пенсиягə чыгып, хөкүмəт биргəн
пенсияне ашап, бер-береңнең кадерен белеп, җай
гына яшəргə иде дə соң, Шəйсолтанны Аллаһы Тəгалə
үз хозурына алды шул.
Бер караганда, оныгы Гадилəгə бик тə кирəк: ялгыз-
лыгын онытып торырга иптəш тə ул, өйдəге бетмəс-
төкəнмəс эшлəрне эшлəшергə алыштыргысыз ярдəмче
дə һəм шул ук вакытта олы җаваплылык та. Кыз бала
бит ул. Кыз баланың исеме кыл өстендə, дип, борын-
гылар белми əйтмəгəн. Көннəн-көн үскəн кыз бала
көннəрдəн бер көнне иркенлек сизеп, ялгышлык арты
ялгышлык эшлəп ташламасмы? Ничеклəр җавап
бирерсең? Бабасы исəн чакта иркəлеккə өйрəнгəн
бала, үсə-үсə, тəртəгə типмəсме? Артык кыю, чая,
башбирмəслеге дə бар. Кирəкмəгəн җиргə тыгылып,
дөреслек эзлəгəн булып, ялгышлыклар эшлəп ташла-
са? Хəзердəн үк үзсүзлелеге, үз фикерен алга сөрүе
сизелə, я, нишли ала Гайникамал? Алай гына яшəп бул-
мый бит җир йөзендə. Кайчагында баш ияргə дə, каршы-
лыклы фикер белəн дə килешергə туры килə. Юк, мең
мəртəбə юк. Карамады түгел, карады. Зөбəрҗəт калды-
рып киткəндə, ими баласы иде бит ул. Анасының күкрəк
сөтен юксынып өзгəлəнгəндə Гайникамалның сөтсез
күкрəген суырып тынычлана иде. Бəгыремнең яртысын
йолкып алып китсə дə, җибəрəм. Аны саклый алмый,
үземне гомерлек үкенечкə дучар итмəм, ичмасам. Кит-
сен генə берүк, ни булса да миңа үпкəлəмəслəр. Шулай
уйлады карчык.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (13)
Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (13)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас