Чәчмә әсәр
7 Августа 2023, 04:17

Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (12)

“Яшь җан бигрəклəр кызганыч инде, ата-анасына икелəтə авыр, ни хəллəр итəсең. Бигрəклəр нык ялгышкан шул, бигрəклəр ялгышкан!” – дип, аһ-ваһ килде карчыклар.

Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (12)Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (12)
Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (12)

(Дәвамы.)

9

Гадилəне озаткан көнне печəнгə барырга аягы тарт-
мады Гайникамалның. Аннан соң, барырга да ерак бит.
Авыл янындагы печəнлеккə нишлəптер урманчының
күзе кызды. “Быел сиңа печəнне Митрофановка ягын-
нан чабарга туры килер Гайникамалттəй. Синең кəҗə-
сарыкларыңа урман печəне яхшы булыр”, – диде
беркөнне урманчы Хəйретдин, тарантасында кырын
яткан килеш кенə, урам уртасында туктап.
Гайникамалның башына шунда ук шаулап кайнар
кан йөгерде. Бик тə уңай урында, олы ялан башында
гына иде аның печəнлеге. Шəйсолтан исəн чакта тия
алмады ул аңа. Урманчыга аның кəҗə-сарыкларына
урман печəне йомшаграк булуы һич тə мөһим түгел
инде, бүтəн нəрсə этəрə аны бу юлга. Алдагы көнне
генə ул Ярпач Галилəрдəн лык исерек килеш чыкты.
Ə Ярпачның ояты юк. “Нигə əле өч-дүрт сарык өчен
шундый шəп печəнлеккə ия булып ята, бер аягы
белəн кабер якасына ябышкан Гайникамал? Монда
без дə бар бит əле, теттереп дөнья куучылар, безнең
дүрт печəнлек əллə кайда урман артында, берсе генə
булса да якында булсын, алга таба да кергəлəп йөр,
кордаш”, – дигəндер. Бер стакан аракы өчен туган ана-
сын да сатарга əзер Хəйретдин ике уйлап интекмəде,
мəсьəлəне шундук хəл итте.
“Бирмим булгач, бирмим. Синнəн югарыларга ба-
рам!” – дип бик чəпчесə дə, өенə кереп, йөрəк даруы
эчүдəн башканы булдыра алмады Гайникамал. Халык
печəнгə төшкəч, Шəйсолтаннан калган чалгыны
Əхмəтхафиз карттан чүкетеп кайтты да, Гадилəне ияр-
теп, урманчы əйткəн печəнлекне эзлəп китте.
Бик озак йөрде алар урманда. Бер генə печəн чабар-
лык җир дə таба алмадылар. Кечкенə урман аланлык-
ларында чалгыга элəгерлек печəн ишарəте юк иде.
Йөри торгач, хəйран гына зур аланлыкка килеп чыкты-
лар. “Шушыдыр, ахры, кызым, бүтəн печəнлек юк бит
инде монда”, – дип, утырып ял иттелəр.
Карый торгач, каты кагылдым Хəйретдингə, ерак
булса да, печəн мулдан монда, əкрен генə чабып
бетерсəк, алып кайтуы катлаулы инде, нишлисең,
Ходай бер җаен бирер əле, дип, хəйран гына чабып
ташладылар. Гадилə алдагы елларны кычыткан ара-
сыннан кош оясы эзлəп йөрүдəн узмаган иде, быел
хəтəр оста чапты. Башта чалгының җаен таба алмый
җиде кат тире чыкты: я чалгы җиргə барып кадала, я
үлəннең башын гына кыеп китə. Утырып елыйсылары
килде. Гайникамал кат-кат күрсəтə торгач, артыннан
басып калучы каты үлəннəр, чапкан саен, азая барды,
чалгы башы җиргə сирəгрəк кадалды.
Берничə көннəн өйдəге тавык чүплəп бетермəслек
эшлəрне өстəн-өстəн ергычлап, тырма-сəнəк тотып,
печəннең чабылган кадəресен булса да əйлəндереп
кайтыйм, дип килгəн Гайникамал чак йөрəге тотып үлеп
китмəде. Алар чапкан печəн генə түгел, əле чабылмый
калган ярты кишəрлек җир дə ялап куйган кебек булган
иде.
Кайтышлый ук Хəйретдингə керде ул. Төз лапас
астында тыныч кына пошкырып торган атына ышансаң,
өйдə булырга тиеш иде, əмма хатыны Гөлҗамал, күзен
дə йоммый:
– Уттай печəн өстендə өйдə була диме-
ни, Гайникамалттəй, ю-юк, валлаһи юк! – дип,
Гайникамалның каршысына ук чыкты.
– Ярар, кем Гөлҗамал, соңрак тагын бер əйлəнермен
алайса, – дип, тупсадан борылды ул.
Əллə ничə керде, туры китерə алмады, икенче көнне
барыбер өеннəн чыкканын сагалап торып, очратты ул
аны. Төне буе кайнап күпергəн ачу агын-карасын уйлар-
га вакыт бирмəде, килгəн шəпкə Хəйретдингə ябырыл-
ды:
– Мыскыл итəм дигəч тə, мыскыл итəм дигəч тə,
нəмəгə син миңа кеше печəнлеген чаптырдың, юньсез
тəре?
Гайникамал ярсыды дип, Хəйретдиннең бер генə төге
дə селкенмəде:
– Соң, мин бит сиңа ул печəнлекне чабарга кушмадым,
Ул бит ул гомер-гомергə Митрофановка Микулаеның
печəнлеге, инде ул кичə үк жалу белəн килде. Мин сиңа
урман арасындагы вак аланнардан чап, дидем бит,
Аллаһ бəндəсе. Үзең аңламагансың, чүпрəкбаш, мине
гаеплисең, – дип, Гайникамалны таң калдырды.
Оятсызлыкның чиге юк иде. Ул кычыткан белəн сəрдə
үскəн вак аланнардан нинди малга ашатырлык печəн
чыксын, вəт юньсез! Шундый шəп печəнлеккə килеп
чыккач, бераз шиклəнгəн иде шул, нишлəп миңа мон-
дый шəп печəнлек бирə əле бу, дип.
– Өйдəн-өйгə йөреп эчкəн аракыларың тамагыңа шеш
булып утырсын, чучка! – диде дə кан эчеп шешенгəн
кандала кебек кызыл чыраена төкереп, өенə таба ат-
лады ул.
Хəйретдингə чуртым да булмады, ə менə Гайникамал
инде ничə көннəр аягына баса алмый. Күрше-тирəдəн
берəрсе кермəсə, чəй куеп эчəргə бер чəйнек суы кал-
маган. Ирсез хатынны кимсетəлəр, мыскыл итəлəр
инде, дип сөйлəүчелəрне Шəйсолтаны исəн чакта
аңламаган ул. Менə ул көннəр аңа да килде. Печəн өсте
җитсə, Хəйретдин авылда Аллаһ та, пəйгамбəр дə үзе
булды, əстəгафирулла. Гайникамал моңа тикле андый
четерекле хəл белəн очрашмады шул, бу хəлдəн соң
Шəйсолтанны алып кайтып, мендəр белəн терəп, түр
башында утыртырдай булды. Гадилəгə ни дип аңлатыр,
күпме интегеп чаптылар, шуның аркасында операциягə
ятты бит. Умарталыктан чапкан печəн ярты кышка да
җитəрлек түгел, нишлəргə, кемгə барып баш ияргə?
* * *
Бу хəллəр Гадилəне хастаханəгə озатканчы булган
иде. Бүген исə оныгының кайтып керүен сизми калды
Гайникамал. Аның янына килеп, “əнкəй” дип кагылуын,
төшлəнəм, ахры, дип уйлады. Саргаеп, ябыгып калган
кызы тагын бер кат эндəшкəч кенə күзлəрен ачты. Я
Ходай, кызы кайткан, аның өмете, ышанычы, яшəү чы-
ганагы.
Алар ул елны шул җитəр-җитмəс печəн белəн кышка
керделəр. “Ярар, кызым, быел сарыкларны суеп бе-
терербез, минем дə саулыгым юк, син дə бик интегə-
сең”, – диде Гайникамал. Зөбəрҗəтне икесенең берсе
дə телгə алмаска тырыштылар. Кызның əнисенə үпкəсе
үзе үскəн саен арта гына барды.
Авыл җирендə карчык-корчыкның галəмəт тə бер
изге матур шөгыле бар. Борынгыдан ук килə торган ул
гадəтне Гадилə дə бик ярата. Ихатада көзге эшлəр бетеп,
сугым вакытлары үткəч, əби-чəби бер-берсенə кич уты-
рырга йөри башлый. Алар, бер тирəдə яшəүчелəр, бер
көнне – берсендə, икенче көнне икенчесендə кич уты-
ралар.
Кич утыруларның төп бизəге – билгеле инде, өстəл
башында кукраеп җырлап утыручы самавыр. Гадəттə,
бер өйдə өч-дүрт əби көндез җылы итеп ягылган мичкə
аркаларын терəп, гөлдер-гөлдер бəйлəм бəйли, ба-
ла-чага, идəнгə тезелеп утырып, кемдер йомгак урый,
кемдер йон яза, шунда ук шаян песи баласы да хəлдəн
тайганчы йомгак белəн шаярып тəгəри. Анда нилəр
генə сөйлəнми дə, кемнəр генə искə алынмый.
Дөньяда яшəүнең матур бер мизгеле бу: талчыктыр-
гыч озын кышкы кичлəрне рəхəт, файдалы итеп үткəрү
ысулы, истə калырлык хатирəлəрне яңарту, яратып та
кавыша алмаган сөйгəн ярларны юксыну, ялгыш юлга
кереп киткəн язмыш корбаннарын кызгану, балалар,
оныклар өчен сөенү һəм, əлбəттə инде, җыр, бəетлəр.
Куллар, теллəр, бер-берсен узыша-узыша, ашыгып
эшли, ике яклап та файдалы: балалар, оныкларга
оекбаш-биялəйлəр була, күңеллəр бушана. Шул ук ва-
кытта – янда сырпаланып йөрүче оныкларга тəрбия
чарасы да. Алар да кул эшенə өйрəнə, авылдагы гына
түгел, якын-тирəдəге гыйбрəтле хəллəр дə аларның
колагына керə, нəрсə яхшы, нəрсə начар икəнлеге
яраткан əбилəре теле белəн колакларына киртлəнə.
Əбисенə ияреп кич утырырга йөрмəгəн баланың бала-
чагы юктыр. Шушы кич утыруларда əбилəр оныкларын
тормышка əзерли. Анда эчеп юлдан язучыларның да,
уйнаштан бала табучыларның да, əти-əнисенə рəхəт
күрсəтмəүчелəрнең дə тетмəсен тетəлəр, гыйбрəт итеп
күрсəтəлəр, кемнең ялкау, кемнең бик тырыш, кемнең
нинди нəселдəн булуы да искə алына, теге нəселнең бу
нəсел белəн ничек бəйлəнешле булуы да, авылдагылар
да, авылдан чыгып киткəннəр дə, хəтта дөнья хəллəре
темасына кереп китеп, Американың баш кешесенə дə
кагылып чыгалар.
Клубка чыгу яшенə җитмəгəн малай-кызлар кич
утыруның нинди кызык икəнен бик яхшы белə.
Балаларының матур, җитеш тормышы, күрсəткəн
кадер-хөрмəтлəре турында шөкер итеп сөйлəп, куа-
нып утырган ахирəтлəренең сүзенə Гайникамалттəй
“шулай инде, ийе-ийе” дип хуплап утырудан уза алмый,
Зөбəрҗəт турында сүз сораштыручы булмасын тагын,
дип куркып, яшьле күзен түбəн төшерə дə, тамагына
тыгылган төерне йота алмый интегə.
* * *
Быел кышкы кич утыруларга тиклем эшлəнəсе бер
эш өстəлде Гадилəгə. Яңа еллар үтү белəн малларга
азык ягы такы-токы гына калды. Мəктəптəн кайту белəн
бау ала да, бəрəңге бакчасының карын ерып, басуга
саламга китə. Кышкы көн бер саплам, ди: кай арада
көн туа да, кай арада кич була. Кайтып, ике көянтə суга
барып өлгермисең, эңгер төшə башлый. Караңгыда
карлы сап-салкын саламны йолку, ай-һай, егəрне ала.
Биялəй киеп тартсаң, озак маташырга туры килə, күп
элəкми. Аңа хəтле, кара көзгə кергəнче, колхоз басуын-
нан калдык-постык чөгендер ташыды ул. Җитəр-җитмəс
печəнне ялгарга анысы да ярап торды. Каткан балчык
арасыннан чөгендер чистартып, капчыкка салып ташу,
укырга җиде чакрым араны барып-кайтып арыган кыз
бала өчен бик авыр эш булды.
Салам ташу ул кадəр үк авыр булмаса да, саламга
ияреп чыккан тычканнар котын ала аның. Эскерт төбенə
килеп җитү белəн салам йолкырга керешми əле ул,
башта каткан кар ыргытып я юлда килгəндə элəктергəн
тигəнəк сабаклары белəн эскерт төбендəге тычканнар-
ны куркыткандай итə, аннан соң гына йолкый башлый.
Ə тычканнар барыбер, ул йолкыган салам учмаларына
ияреп чыгып, Гадилəне куркыта. Беркөнне берсе хəтта
салам бəйлəгəн бау буйлап килеп, Гадилəнең якасын-
нан төшеп китте. Куркуыннан, кыз илереп кычкырып
җибəрде. Ул хəтта муенында шул сөйкемсез тычканның
тырнакларына кадəр тойды. Болай да куркыныч булып
караеп торган урман Гадилəнең сəер тавышын əллə
нинди төрлəргə төрлəндереп, көчəйтеп яңгыратты.
Ул тагын да ныграк куркып, эскертның урман ягыннан
чыгып, авыл ихаталары ягына томырылды. Бер килсə,
килə бит ул, эскерт төбендə ул үзе генə түгел икəн бит,
Гадилəдəн ерак та түгел, əллə шул тычканнар тартып
китергəн, əллə кичтəн берəр хəлсез тавыкның кунача-
га менə алмаслыгын исендə тотыпмы, ишегалдында-
гы ялгыш ябылмый калган каз-үрдəккə өметлəнепме,
авылга юл алган төлке сак кына урманга таба тыракла-
ды. Монысы инде Гадилəне бөтенлəй чыгырдан чыгар-
ды. Ул күпмедер вакыт, бəрəңге бакчасы коймаларына
сыенып, төлке кереп киткəн урман почмагына карап,
дер калтыранып утырды.

* * *
Кичкелекне ашап, дəрес хəзерлəргə утыруга күрше
Җамалия апа килеп керде. Бүгенге кич утыруның тема-
сы, һичшиксез, кичə асылынып үлгəн авылның иң чибəр
кызы Гөлшəһидə турында иде.
– Я Рабби Ходаем, бирсə дə бирə Ходай берəүгə
гүзəллекне! Ул гəүдə, ул төс-бит! Җир йөзендə андый
матурлык яшəргə тиеш түгел кебек итеп кабул иттем
инде мин бу Гөлшəһидəнең үлемен, – дип башлады
Җамалияттəй, бəйлəмнəрен җəеп салып. – Үзем юдым,
үз кулларым белəн шикəрдəй ап-ак тəннəрен. Авырын
бəйлəп йөрткəн, балакаем, кулларыма сизелде.
Гадилə дə күреп белə Гөлшəһидə апасын. Җиңел-
җыйнак гəүдəле, түп-түгəрəк ак йөзенə сирəк кенə
сипкеллəр сибелгəн айдай якты йөз, кушылам-кушы-
лам дип торган дугадай кашлар, дулкын кара чəч башка
беркемдə дə юк. Аны кызганып, бөтен авыл елады.
Гайникамалттəй дə кич сакларга барды.
– Гөлсарага Ходай сабырлык бирсен инде, бердəнбер
кызлары бит. Саклап кына үстерделəр, бик тəүфыйклы
бала иде югыйсə, – дип сүзгə кушылды ул да, дымлан-
ган күзлəрен сөртеп. “Яшь җан бигрəклəр кызганыч
инде, ата-анасына икелəтə авыр, ни хəллəр итəсең.
Бигрəклəр нык ялгышкан шул, бигрəклəр ялгышкан!” –
дип, аһ-ваһ килде карчыклар.
– Теге нəмəсе күмəргə дə кайтмаган бит.
– Ничеклəр кайтсын, Җамалия, адəм башы белəн
уйнаган кабахəт. Əллə авыл көтеп торамы, өзгəлəп
аталар бит аны. Латыйпның бит туган-тумачалары,
нəсел-нəсəплəре ярты авыл. Ул юньсезгə авылга юл
өзелде инде.
– Алмыйм, дигəн икəн җирбит, Гайникамалттəй. Əллə
кем диярсең, Гөлшəһидə чыкса, бик алган булыр идең
дə, “син олтыракка чыгып, адəм рисвае булганчы, бауга
менəм мин”, дигəндер əле балакаем, менə синең белəн
бəйлəнешеп кенə харап булган шул.
Əбилəрнең ярсуларының чиге-чамасы юк иде.
Гөлшəһидəне алдаган егет үзе дə төшеп калганнар-
дан булмаса да, аңа бернинди аклау, яклау булмады
əбилəр тарафыннан. Бу авыл тарихында икенче шун-
дый вакыйга икəн. Беренчесен, сугыш вакытында бул-
ган хəлне дə, искə алдылар. Анысын жəллəмəделəр,
гыйбрəт итеп кенə сөйлəделəр. Сугыш вакытында
рəистəн авырга узып, тапкан баласын өй нигезенə
күмгəн кызны, җəмəгать суды ясап, җиде елга төрмəгə
япканнар, ул кеше хəзер дə авылда яшəп ята икəн.
Əмма ул кара тап, мəңге бетмəс булып, аның артыннан
ияреп йөри һəм һəр кызлы өйдə бу вакыйга һəрчак искə
алына.


(Дәвамы бар.)

Фото:  rawpixel.com, Freepik.

Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (12)
Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (12)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас