Чәчмә әсәр
4 Августа 2023, 04:34

Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (11)

Хəзер менə гомерендə бер күрмəгəн əтисе килеп чыгып: “Əйдə, кайтабыз, кызым”, – дип аны күтəреп алса, аңа карата туганнан бирле тупланган ачу, үпкəлəр иртəнге томан кебек таралыр иде...

Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (11)Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (11)
Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (11)

(Дәвамы.)

8
Күзендə сөенеч нурлары, күңелендə укырга дəрт
ташып торган оныгын Гайникамалттəй “күз тимəсен
тагын”, дип кычкырып əйтергə дə шиклəнеп күзəтə. Һəр
намаздан соң: “Күркəм холык-фигыль, саекмас зиһен
ачкычлары бир, бер Ходаем, балама!” – дип дога кыла
ул.
Үз хəлен үзе белеп, кыл өстендə яши Гайникамал.
Зөбəрҗəттəн, телəнеп-телəнеп тə ява алмаган яңгыр
кебек, хатлар бик сирəк килде. Гайникамалның айга
бер килə торган пенсия акчасы һəм ел саен яз аенда
сатыла торган бəрəңге акчасы гына җитмəве елдан-ел
ныграк сиздерə.
Зөбəрҗəттəн ярдəм булмасы көн кебек ачык. Өч бала
өстенə исерек ир. Матур тормыш эзлəп, баласын оныт-
кан өчен Ходай Тəгалə бирдеме аңа бу язмышны? Ел
саен бер-бер артлы туган балалар бəйлəдеме аның
аяк-кулларын, əллə үзе шундый сансыз, ваемсызга
əйлəндеме. Менə тагын язга чыгып, җəйлəргə аяк бас-
тылар. Гомере булган кешегə тереклек итəр өчен теге-
сен-монысын əзерлəргə, утынын кисəргə, бəрəңгесен
эш итəргə, печəн əзерлəргə, көтүенə чыгарга кирəк.
Чирдəн арына алмаган Гайникамалттəй кечкенə кул-
ларына балта тотып утын ярган Гадилəне күз алдына
китерде. Оныгы бөтен эшкə чытырдап үзе ябышты.
Күрше-тирəлəргə ияреп, көтүенə дə чыкты, бакча ар-
тыннан казан астына ягарга коры чиклəвек агачларын
кара көзгə кергəнче җитəрлек итеп ташып, балта белəн
тураклап куйды. Кышка җитəрлек мал азыгын да икесе
əзерлəделəр. Быел Гадилə дə чалгы тотты.
Тормыш көтү, дөньяны алып бару никадəр авыр
булмасын, аларны бүтəн нəрсə куркытты, икесе дə
авыз ачып əйтергə курка торган нəрсə башка иде. Көн
туды исə, алар икесе дə нəкъ шул турыда уйлый, бер-
берсенə карыйлар да күзлəре яшьлəнə, бер-берсенə
күрсəтми генə күзлəрен сөртəлəр, “Аллаһыга шөкер
бүгенгə”, – дип, тагын гадəтенчə яшəп китəлəр. Гадилə
дөньядагы иң якын кешесен, бу аяусыз тормышта тая-
ныр терəген югалтудан курыкты, ə Гайникамалттəй,
алай-болай булып куйсам, кемнəр кулына калыр бу
бала, дип өзгəлəнде. Төннəр буе уйлап чыгып та ыша-
нып калдырыр бер генə туган-тумача да, бер генə ыша-
нычлы кеше дə таба алмый ул. Элек, Гадилə кечкенə
чакта, болар һəммəсе дə күрше карчыклар белəн
кич утырганда уртага салып сөйлəшенсə, инде хəзер
көннəн-көн үскəн оныгы өчен үзалдына гына уфтана.
Илгə килгəн ачлык елларын, сугыш афəтлəрен башын-
нан кичереп, үз гомерендə дистəлəгəн бала табу газап-
лары белəн теткəлəнгəн сəламəтлек, авыр хезмəттəн
чыккан бөкрелəр һəр туар көнгə шиклəнеп карарга
мəҗбүр иткəн саулык иртəме-соңмы ул көннең килерен
искə төшереп кенə тора. Башка төрле бəла-каза булма-
ган очракта да бу уй күңелне туймас корт кебек кимерə,
йолкый, тынгылык бирми. Тормыш тəгəрмəче шулай
гына тəгəримени ул сиңа. Син уйламаган, көтмəгəн
сикəлтəлəр, борылышлар килеп чыгып, берсе өстенə
икенчесе өстəлеп кенə тора шул.
Кызу печəн өстендə, өстеңə су сипсəлəр, чыжлап
пар күтəрелер бер көндə печəн чабып кайтып, өстəл
яныннан кузгалгач, Гадилə кинəт кенə тынып: “Мин
ятып торам əле, əнкəй”, – дип, өйалдындагы караватка
чыгып ятты. Алҗыгандыр бала, печəн чабу унбер яшь-
лек кыз бала эшемени дип, Гайникамалттəй дə башын
мендəргə төртте. Əмма озак ята алмады, оныгының
авыр-авыр сулаганына аның янына килде. Агарып
каткан оныгы бөгəрлəнеп эчен тоткан, еламас өчен
күгəргəн иреннəрен тешлəгəн. “Бəрəч-бəрəч, балам,
ни булды?” – дигəн сүзгə сыкрап елап җибəрде. Аның
эчен тотып бөгəрлəнеп ятуыннан ни булганын аңлаган
Гайникамал:
– Авырлык килгəндер кызым, бигрəк күп чаптың бит,
эчең төшкəндер, – дип, сылап та карады. Кискен авыр-
ту əкрен генə əрнеп авыртуга борылды.
– Хəзер үтə, əнкəй, син борчылма, – дип тынычлан-
дырды Гадилə əнкəсен.
Күз карашларында барыбер дə җиңеллек сизелмəде.
Ул тынычрак ятарга, авыртуны сабыррак үткəрергə
тырышты. Дөньяда күпне күргəн Гайникамал төнгə
кергəнче табиб чакырырга кирəк, төн уртасында кеше
борчу дөрес булмас, дип, Гəүһəрне чакыра китте.
Менə туктый, менə туктый, дип көткəн авырту туктарга
уйламады да, үрле-кырлы сикертмəсə дə, тəне кызыш-
ты, баш авыртуы өстəлде. Хəл мөшкел иде. Гадилəне
Гəүһəр иртəгə иртүк районга больницага алып төшəргə,
диде. Саташулы, авыртулы төн бик озак үтте.
Гайникамал иртəн көтү куып кайткач, күрше килененə
ияртеп, Гадилəне районга җибəрде. “Борчылма,
Гайникамалттəй, илтеп җиткерəм, киңəшмə башланган-
чы тапшырам врачларга”, – дип алып китте аны Хəтирə
апасы.
Поликлиниканың карточка ала торган тəрəзə төбендə
торганын, аңын җуеп егылганын, “Ашыгыч ярдəм” ма-
шинасы алып киткəнен өзек-өзек кенə хəтерли Гадилə.
Ə ныклап аңына килүе операция өстəлендə булды.
Чалырга алып барган кəҗə бəтие кебек ярты сəгать
акырды ул операция өстəлендə. Əйтерсең бөтен
эчен тырма белəн актардылар, əйтерсең эчəгелəрен
сау дылар, бавырын телделəр, кендегеннəн сөйрəп
йөрттелəр. Шəфкать туташының тынычландырып
əйткəн сүзлəренə сабырланырга тырышса да, мондый
авыртуны бер тапкыр да кичермəгəн бала үзен-үзе тыя
алырлык хəлдə түгел иде.
Җеп өзəрлек тə хəле калмаган, тəненнəн борчак-бор-
чак тирлəр типкəн килеш палатага чыгарып салдылар
аны. Гадилəне кызганып, күз яшьлəре тып-тып тамган
шəфкать туташының кулын тоткан килеш, гүя əкрен
генə каядыр агып китте ул. Шул йоклаудан уянганда
кап-караңгы бүлмəдə берүзе иде. Чатнап ярылырга
җитешкəн телен кыймылдатып су соравына əллə каян
гына ишетеп, шул ук шəфкать туташы килеп керде.
Керде дə, шул секундта ук утны яндырып: “Уяндыңмы,
сандугач?” – дип, мөлаем елмайды. Гадилə аңа җавап
бирү урынына тагын: “Су!” – диде. Шəфкать туташы
марля уралган калакны суга тыгып алды да Гадилəнең
авызына китерде. Кыз, ябышып каткан телен көчкə кый-
мылдатып:
– Юк, минем бер калак түгел, бер чүмеч эчəсем килə, –
диде.
– Сиңа, акыллым, су эчəргə ярамый, менə шушы мар-
ляны гына суырып ят, – дип, марля уралган калакны
Гадилəнең тагын авызына терəде.
Монысыннан да колак какмыйм тагын, дигəндəй,
Гадилə йотлыгып-йотлыгып калакны суырырга тотын-
ды. Əллə анда тамчы да су юк иде, əллə кибегүе шулай
көчле – авызы кибүенə түзə алмый елап җибəрде. Əмма
кинəт операция урыны тартышып авыртып куйды. Ул
шунда гына бүген нилəр булганын исенə төшерергə
тырыша башлады. Юеш марляны суыра-суыра, күз
карашы белəн түшəм-стеналарны тикшереп чыкты,
коридордагы сыек яктылык аша үтеп-сүтеп йөргəн
кешелəрне күзлəде. Ниһаять, үзенə операция ясаган-
нарын, үзенең больница палатасында икəнен аңлады.
Суга манчылган марлялы калак суырып кына сусавы
басылмады. Ул, ялынып-ялварып, ике генə йотым су
сорады.
– Суны күплəп эчəргə ярамый, акыллым, алай-
са, үлəсең! – дигəч, бер калак тутырып су эчертү
бəрабəренə генə тынычланды.
Шул бер калак су элəккəч, чынлап та хəл кереп
киткəндəй булды. Баш мие ялкау гына кыймылдый
башлады. Ə нигə аңа операция ясадылар соң əле? Эче
нигə авырткан булган?
Хəлсез куллары белəн шəфкать туташының йомшак
кулларын сыйпый-сыйпый, шул сорауларны аңа бирде
Гадилə.
– Сукыр эчəгең ялкынсынган булган, акыллым, шуңа
ясадык сиңа операция, ярый, килеп җиткəнсең, бик зу-
райган булган, – дип аңлатты аңа апасы.
– Менə сиңа мə, эчəгенең сукыры да була икəн.
Хəзер менə ят инде больницада. Ичмасам, теге ерак-
тагы печəнне дə алып кайтып булмады, – диде ул, үз-
үзенə сөйлəнгəндəй. Шəфкать туташы, сəерсенеп, хəл
эчендə яткан балага карап алды:
– Син нəрсə, печəн өчен кайгырып ятасың, əти-əниең
юкмыни печəн өчен кайгырырга? – диде ул, гаҗəплəнеп.
– Минем əнкəй бар, тик ул бик карт инде һəм гел
чирлəп тора.
– Ə əниеңə ничə яшь соң синең?
– Əнкəйгə менə июльдə алтмыш җиде була, – диде
Гадилə, уфтанып.
– Əниең түгел, əбиеңдер ул, акыллым, ул кадəр карт
булгач.
Гадилəнең һич кенə дə əби диясе килми шул аңа.
Карт булса да, чирлəшкə булса да, əнкəсе ул аның,
бердəнбере, иң якыны. Əнкəсе исəн чагында ул ятим
түгел, ятим дип кызгануларын үлеп яратмый ул. Шул
сүзне ишетмəс өчен əллə нилəр бирер иде. Əмма ба-
рыбер əйтəлəр, барыбер кызганалар. Менə бу сестра
апасы да матур гына сөйлəшеп утырган җиреннəн,
шуны белү белəн, “и балакаем”, дип кызганып куйды.
Моны тою белəн: “Ярар инде, апа, чыгыгыз, мин берүзем
дə курыкмыйм төнлə”, – дип башын стенага таба борды
Гадилə. Яратмый шул кызганганнарын, нишлəсен
соң, яратмый. Шуның өчен дə ул көчле характерлы,
көр күңелле һəм бəйсез булырга тырыша. Кыз бала-
га ягымлырак, йомшаграк булу дөресрəктер дə соң, ə
менə тормыш Гадилəне шулайрак яшəргə өйрəтə.
Иртəн, елмаеп, операция ясаган врач абый керде,
хəлен сорашты. Аның чип-чиста йөзенə матур булып
кап-кара ике каш сызылган, каш астында янып тору-
чы игътибарлы караш. Баһадирдай гəүдəсенə ап-ак
халат салган. Озак тоткарланмыйча, халат итəклəрен
җиңелчə җилфердəтеп чыгып та китте. Аның белəн
кергəн бер көтү ак халатлылар, бер тотам да калмый,
аңа иярде. Обход дигəннəре шул була икəн.
Əлегə аңа торырга ярамый икəн. Ул үзе дə торам
дип ашыкмый, чөнки əз генə кыймылдаса да, операция
урыны пычак белəн кискəндəй авырта башлый. Аның
көне буе шөгыле – ачык палата ишеге каршыннан үтеп-
сүтеп йөрүчелəрне күзəтү. Үтеп йөрүче кешелəр – ак
халатлы табиблар, буйлы кием кигəн абыйлар, юылу-
дан төсе уңып беткəн шыксыз халатлы апалар.
Күзəтеп яту аны тиз туйдырды. Кичəге хəллəрне исенə
төшереп уйлап ята торгач, йокымсырап алды. Күпме
яткандыр, дертлəп тартылып, уянып китте, киселгəн
урыны тагын авыртты. Торырга ярамый, кыймылдар-
га курка. Торып йөри башласам, эчəгелəр килеп чыга
торгандыр, дип, марля ябыштырып куелган операция
урынын капшап карады. Ныграк басып тотып карасаң,
бармагы эчəгелəре янына кереп китəр кебек тоелды.
* * *
...Җиде көннəн:
– Я, сандугач, сиңа бүген өеңə кайтасы бит инде, кем
килеп алыр икəн сине? – диде теге шəфкать туташы. –
Мин авылыгызга телефоннан шалтыратып та карадым,
əмма беркем алмады, – диде, Гадилə яткан карават
янына килеп.
Кыз район үзəгендə беренче тапкыр, үзе генə кайта
белми, аннан, операция урыны да авырта. Җитмəсə,
монда беркемне дə белми. Күз яшьлəре бертуктаусыз
җəймəне бөтергəн кулларына тамдылар. Нишлəргə
дə, ни уйларга да белмəгəн бала, тəрəзəдəн берəр
таныш кеше күренмəс микəн дип, берөзлексез урамны
күзəтте. Урам тыкрыгыннан больницага таба борылган
һəммə кешене күрми калмыйм, танымый калмыйм, дип
җентеклəп карады. Гайникамалттəйне бер ачуланды,
бер жəллəде, бер үпкəлəде. Əледəн-əле килеп, хəл
белгəн булып, ярты көн буе самавыр төбендə əнкəсе
белəн чəй эчеп киткəн эреле-ваклы туган-тумача да
күренмəде. Үзлəренə калса, килгəн саен: “Раюнга
барып кайттым əле, фəлəн кеше бүлнискə каралырга
барган”, – дип, олы яңалык итеп сөйлилəр, югыйсə.
Əнкəсен бик яратса да, əтиле-əниле балаларга бик
кызыга ул. Чыр-чу килеп, бер оя булып, бер-берсенə
ярдəмлəшеп, бер-берсен яклашып яшəп ятучы күрше
балаларыннан ак бер көнлəшү белəн көнлəшə, үзенең
дə шуларның берсе буласы килə. Зөбəрҗəт апасы
белəн җитəклəшеп урамнан узасы, бергəлəп бакча
артыннан су ташыйсы килə. Ачуланса да түзəр иде. Ə
менə əтисен бөтенлəй белми. Əнкəсе аны һəрчак сүгə,
юньсез, пропашшай, ди, алимент түлəми, баласының
ашыйсы килгəнен, өс-башына кирəген уйламый, ди.
Зөбəрҗəт белəн əтисе бергə төшкəн рəсем уртасы-
на үзенең фотокарточкасын куеп, хыялланып утырган
чаклары да булды Гадилəнең. Матур гына гаилə чыгар
иде, югыйсə. Хəзер менə гомерендə бер күрмəгəн
əтисе килеп чыгып: “Əйдə, кайтабыз, кызым”, – дип аны
күтəреп алса, аңа карата туганнан бирле тупланган ачу,
үпкəлəр иртəнге томан кебек таралыр иде. Гадилəнең
күзен тагын яшь элпəсе каплады. Аның соңгы көннəрдə
гел елыйсы гына килə, ничек кенə яшерергə тырышса
да, һич туктамый күз яше ага да ага.
Хастаханəгə керүенə уникенче көн киткəч кенə, май
заводына шалтыратып, аны сөт ташый торган кол-
хоз тракторына утыртып җибəрделəр. Тракторчы егет
авылга кадəр утыз километр араны, Гадилəне берничə
тапкыр төшеп карап, кайтарып җиткерде. Буш фляга-
лар, шалтыр-шолтыр килеп, трактор арбасының бер
башыннан икенче башына тəгəрəшеп йөрде, таудан
төшкəндə Гадилə утырган алгы якка өелəлəр, тауга
менгəндə артка тəгəрилəр, шулар аяк өстенə менеп,
чəнтине канатудан башка баш бетəрлек хəллəр бул-
мады. Буш фляга тавышыннан колак тонган, сикерткəн
саен операция урыны ачылып китмəсен дип ныклап
тоткан кул оеган, кешелеккə кия торган күлмəк дегеткə
буялган иде.
Митрофановканы узганда авылның бер башын-
нан икенче башына кадəр тотам да калмыйча
эреле-ваклы бер көтү эт куды, алар чак трактор ар-
басына сикермəделəр. Гадилəнең куркуы шул чиккə
җитте, хəтта эссе җəй уртасында сазлык ясап урам
уртасында җəйрəп ятучы галəмəт зур дуңгызларны да
рəтлəп күзəтə алмады. Югыйсə, бик кызык яталар иде.
Аның дуңгызларны болай беренче тапкыр күрүе иде
бит. Аннан шуңа игътибар итте: бу авылда кешелəр
бик юан күренде, бигрəк тə хатын-кызлар. Ə менə
Гадилəлəр авылында бер генə дə алар кебек юан кеше
юк. Берəү бар барын, əмма ул да каяндыр килен булып
килгəн. Калганнар бар да бер чама. Ул үз авылларының
зифа буйлы авыл апаларының эшкə барганнарын-кайт-
каннарын карап торырга ярата. Апалар чигүле ап-ак
алъяпкычлар бəйлəп, капка төплəрендə бер-берсен
көтешеп, бəйлəм бəйли-бəйли ындыр табагына китə.
Гадилə аларга, ничек абынып егылмыйлар икəн алай,
дип кызыгып карап кала. Ул апаларның күпчелеге –
аның сыйныфташларының əнилəре. Эш урынына
барып җиткəч, ак алъяпкычларын салып, кул эшлəре
белəн бергə бер яулыкка төреп куялар да, эшлəре
беткəч, тагын килгəн кебек кайтып китəлəр. Бик матур
күренеш бит, Гадилə аларга сокланып туя алмый.
Митрофановканы чыгып бераз баргач, күперсез генə,
кечкенə бер елга аркылы чыгып, үр менə башладылар.
Үрне менеп җитəрəк, биек наратлык башланган җир
Гадилəгə таныш кебек булып китте. Əйе шул, менə ич
аларның əнкəсе белəн печəн чабарга килгəндə уты-
рып ял иткəн урыннары, əле анда алар җилəк тə табып
ашадылар. Димəк, өйгə кайтып җитəргə дə озак калма-
ды. Əнкəсе бу юлны бабай белəн сугышка тикле сал-
ганнарын, атлар белəн ничек итеп таш ташыганнарын
сөйлəгəн иде. Кордонны узып, авылның өй түбəлəре
күренə башлагач, Гадилə сөенəсе урында тагын елап
җибəрде. Кайтып җитте бит, югыйсə, нигə елата инде
тагын?..

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (11)
Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (11)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас