

(Дәвамы.)
* * *
Мəктəпкə күрше кызлары белəн болын чəчəклəре
тотып китте алар. “Карале моны, мəктəп формасы да
кимəгəн”, диючелəрнең сүзлəрен ишетмəскə тырышты,
аның өчен иң зур бəхет укучы булу иде. Укытучы апасы
янында бөтерелде ул. Китап-дəфтəрлəрне дə берен-
че көнне үк пөхтə итеп тышлап куйды. Өйгə кайткач та
китаплары белəн мəш килде. Бер язган əйберне күп
мəртəбəлəр язып, “артыгын” тырышып, укытучы апаның
шелтəсенə дə элəккəлəде. Рəсем ясаганда иң мату-
ры аныкы булсын дип, төсле калəмнəрне төкереклəп,
авыз-иреннəрен төрле төслəргə батырып бетерде. Бер
ул гына түгел, аның янында утырган кызлар да бер-
берсенə карап, үртəшеп көлеп, укытучы шелтəсен ала
башлады.
Гаҗəп, бик ошый иде аңа мəктəп тормышы. Иртəн йо-
кыдан тору да авыр түгел. Күкеле сəгать төгəл җиденче
яртыда уята. Ул хəзер күкенең ник кычкырганын белə
инде, элеккеге кебек, сəгать эченнəн чыгып кычкырып
кереп киткəн күкене ничек тотып алыйм икəн, дип, ка-
рават башына атылмый. Күке аңа мəктəпкə соңга кал-
мас өчен кирəк. Менə шул. Гайникамалттəй дə шат.
Оныгының мəктəпне яратуына куана ул. “Əйбəт укысаң,
зур кеше булырсың, тырыш кызым”, – ди. Их, шулай
гына барса ла! Аның да оныгына ярдəм итəсе килə.
Əмма ул мəдрəсəдə абыстайдан алган һəм əзме-күпме
совет заманында кичке мəктəптə укыган белем белəн
оныгын бер дə куандыра алмый. Абыстайда укыганда
төшеп калганнардан булмаса да, ул белгəн гарəп теле,
латин графикасы оныгы алдында бəһасез бер нəрсəгə
əйлəнде дə калды. Өйдə дəрес хəзерлəгəндə кайча-
гында икəүлəп күз яшьлəренə үк барып җитəлəр. Ə
Гадилəнең эшлəре көннəн-көн хөрти. Зөбəрҗəт апасы
тагын искə төшə. Ул теге “урыс кияү” белəн урысча
сөйлəшə торгандыр инде, теге бəлəкəй малай урыс-
ча бытылдый торгандыр. Ə монда Гадилə урыс теле
дəресеннəн берни белми. Их, бу Зөбəрҗəт апаны!
Өйгə бирелгəн эшлəр катлаулана бара. Җитмəсə,
укытучы апа иртəн мəктəпкə килү белəн Гадилəнең
чəченə бəйлəнə башлады. Аннан бүселеп чыккан, мон-
нан таралып торган чəч аның кан дошманына əйлəнде.
Ə Гадилəнең чəче бик тə тыңлаусыз. Иртəн əнкəсе
үреп җибəргəн чəч мəктəпкə килеп җитə алмый, шəл
эчендə пумалага əйлəнеп бетə. Əнкəсе үргəн көнне
əле түзəрлек, кайсы көнне, əнкəсе я чирлəп, я Гадилə
киткəндə өйдə булмыйча, үзе үрсə, эшлəр гүпчим
харап. Ул көнне аны укытучы апа күралмас хəлгə җитə.
Өч дəрес укып өйгə таралышканда укытучының кан
басымы ике йөзгə күтəрелгəн (укытучы, һəрхəлдə, үзе
шулай ди), ə Гадилə елап шешенеп беткəн була. Икенче
көнне аның мəктəпкə барасы килми.
Укытучыдан куркып, хəйлə белəн чиргə сабышып,
мəктəптəн калулар ешайгач, Гайникамалттəй контроль-
не көчəйтте: “Син, юньсез бала, болай мине алдап
күпме йөрергə уйлыйсың, əле хəзер шулай алдыйсың,
үскəч кем булырсың син? Минем күрəчəгемə тагын бер
җан көеге булып үсəсең икəн, болай тыңламасаң, мин
сине нишлəтергə белермен. Акыртып “диттумга” илтеп
атам мин сине!” – дип ярсыды.
Диттумның ни икəнен белмəсə дə, юньле нəрсə
түгел икəнен сабый күңеле шундук төшенде. Исеме
үк өшеткеч, салкын караңгылык бөркеп торучы ул җир
Гадилəнең котын очырды. Тагын куркып, калтыранып
мəктəпкə бара башлады. Укытучыдан ул уттан ку-
рыккандай курка, бастырып дəресен сорый башласа,
теле тотлыга, кулларын кая куярга белми, күз алдын-
да хəрефлəр сикерешə, белгəнен дə онытып, йөрəк
тибешен тыя алмый, тамагына тыгылган төерне дə
йота алмый тик тора. Ə укытучы, “надан, аңгыра” дигəн
сүзлəрдəн тыш, чəчен йолыккалап, башын кара тактага
бəрүгə кадəр барып җитə, язу карасына буялган кечкенə
кулларны партага төю аңа берни тормый. Бəлки, укы-
тучы апаны да аңларга була торгандыр, кечкенə сый-
ныф бүлмəсендə беренче сыйныфлар ундүрт бала,
алардан тыш өченче сыйныфлар беренчелəрдəн
дə күп, барысын да укытырга, өйрəтергə кирəк,
һəммəсе дə авызыңнан чыкканны йотып утырмый, бер
“аңгыра”сына белдертергə тырышканда, артында əллə
нинди этлеклəр эшлилəр.
”Диттум” сүзеннəн куркып, мəҗбүри мəктəп юлын
таптый торгач, мəктəптə чыршы бəйрəме дə җитте.
Тырышып-тырмашып, Кыш бабайга сөйлəргə шигырь-
җырлар өйрəнде Гадилə. Үзенə калса, бик матур сөйли,
югыйсə, əнкəсенə сөйлəп-җырлап та күрсəтə, көзге кар-
шыннан китə алмый интегə. “Соңга калма, Кыш бабай,
атлап түгел чабып кил”, дигəн өлешлəрендə күчтəнəч
тулы капчыгын сөйрəп мəктəп бусагасыннан Кыш
бабайның менə алмый азапланганы күз алдына килə
аның. Тамашалар буласы икəн бит əле. Һəр сөйлəгəн
шигыре, җырлаган җыры кадəр күчтəнəч бирсə, Гадилə
аларны кая куеп бетерер, əнкəсенə дə күп итеп бирер,
күрше-тирəгə дə өлəшер иде.
Гадилəнең чыршы бəйрəменə бара алмады
Гайникамалттəй. Дəртлəнеп, сикергəлəп, сөенеп чыгып
киткəн оныгы төш җиткəндəрəк кулына гəҗитне ябыш-
тырып ясалган капчык тотып, сөмсерлəре коелып
кайтып керде. Сəбəбен сорагач: “Мин бүтəн мəктəпкə
бармаячакмын, ул “бүксə” əнə сатучы кызы белəн, ур-
манчы малаен укытсын, мин лутчы “диттум”га китəм!” –
дип белдерде.
Соңга таба укытучының исеме “бүксə”гə əйлəнеп
беткəн иде инде. Каникул буе бер генə тапкыр да китап-
дəфтəрлəре ягына борылып карамады кыз. Кар көрəп
сукмак салды, мич артындагы сарык бəрəннəре белəн
уйнап мəш килде, көн саен чана шуып, караңгы төшə
башлагач, пəлтə итəклəре бозланып, итеклəре кəкрəеп
каткач кына өйгə кайта. Икенче көнне тагын я Зəлия
кереп ала, я Нурсөя. Су буенда, тау итəгендə энə төртер
урын да юк, бар бала-чага чана шуа, кəшəкə суга.
Беркөнне кашы ярылып кайтып керде Гадилə,
дөресрəге, үзеннəн дүрт-биш яшькə зур күрше малае
Дамир кайтарып китте аны. Коты алынган Гайникамал
тиз генə җылы су белəн юып, тəрəзə төбендə чəчəк
атып утыручы зəйтүн гөленең берничə яфрагын куеп,
ак чүпрəк белəн бəйлəде. Инде елаудан туктап, тыныч-
лангач, əкрен генə сораштырды ни булганын.
– Мортаза абыйның кəшəкəсе тиде, мине варатага
куйганнар иде, – дип аңлатты Гадилə.
– Соң, малай кешелəр беткəн идемени анда сине кап-
кага куярга? – дип бот чапты Гайникамал.
– Бəй, Надыйр ике тапкыр гол керттерде бит. “Малай
актыгы, нəрсə җебеп торасың, бəрəңге боламыгы”, –
дип, Самат абый башы белəн карга тыгып куйды аны.
Варатага басарга кеше калмады да, син бас, дип, мине
куйдылар. Ə мин бер гол да керттермəдем! – диде
Гадилə.
Гыйнвар аеның чатлама суыкларында бер генə көн дə
өйдə утырмаган Гадилə, шомланып, каникулны ничек
кенə сузарга тырышмасын, ул барыбер үтеп китте.
Оныгын мəктəпкə йөртү өчен хəйлəлəп тə, юмалап та,
ачуланып та нык тырышты Гайникамал. Лəкин оныгы
берсенə дə бирешмəде. Анда бармас өчен иң куркы-
ныч юлны, “диттум”га китү юлын, сайлады, əмма ул
мəктəпкə башка бармаячак.
Гайникамал чарасыз калды. Оныгын тəртə арасы-
на кертер өчен уйлап чыгарылган “диттум”ның кайда
икəнен дə белми ул лəбаса. Менə сиңа тинтəк. Сөйлəшə
белмəгəн авызыңны яба белмəсəң. Нишлəргə дə,
кемгə киңəш итəргə дə белмəде. Ничə тапкыр ата-ана-
лар җыелышына барып, сөекле оныгы турында бер
генə җылы сүз дə ишетмəгəн карчык, һəрнəрсəне бик
тиз отып ала торган, тырышлык дигəндə теше-тырна-
гы белəн ябышкан, җитезлеккə-уңганлыкта тиңнəре
булмаган оныгы белəн ни булганын аңламады. Ул
укытучының əти-əнисенə карап, балаларны аера тор-
ган гадəтен ишетеп белсə дə, Гадилəнең аны кабул итə
алмаганлыгының сəбəбен шулдыр дип уйламады. Үзең
гаепледер, кызым, укытучы апа тик торганнан кагын-су-
гын китермəс, дип көйлəп-чөйлəп, тагын бер-ике елдан
күрше авылга укырга китсəң, сине əйбəт апалар укыта
башлаячак, дип, көчкə илтте мəктəпкə.
Тик мəҗбүри йөрүнең дə нəтиҗəсе шул чама гына
булды шул. Тешен кысып кына укып йөргəн Гадилə
ямьле яз айларының бер көнендə тагын яшенə төелеп,
елап кайтты. Бу юлы “безне сагынып, ерак җирлəрдəн
ашкынып кайтучы” сыерчыкларга оя ясап килмəгəн
өчен элəкте Гадилəгə. Мəктəптə иң матур сыерчык оя-
сына конкурс игълан ителгəн иде. Гадилəлəр сыйны-
фындагы һəммə бала сыерчык оясы ясап алып килгəн.
Бер Гадилə оя алып килмəгəн. И элəкте дə соң шунда
Гадилəгə. Ул оятсыз, намуссыз, иң начар укучы, сый-
ныфны артка ул гына сөйри икəн. Я Ходаем, кемнəн
ясатсын соң ул сыерчык оясын! Əнкəсенə əйткəн иде,
“Китчəле, башымны юк-бар белəн катырма, əнə əтиле
балалар ясап китерсен”, – диде дə бетте. Гадилə шун-
нан артыгын көтмəде дə инде. Бабасы да үлеп китте бит,
ичмасам. Ул гел мактап кына тора иде шул Гадилəне.
Аның белəн эшлəве дə рəхəт иде. Үлəр алдыннан бакча
башындагы читəнне үргəндə, кара, ничек мактаган иде
Гадилəне. Бабасы читəн казыгын утыртырга җиргə
тишеклəр ясады, ə Гадилə шул тишеклəргə комганнан
су салып торды. Əнкəсенең бар белгəне: “Син үзең га-
епле”.
Башлангыч мəктəпне көч-хəл белəн тəмамлап, күрше
авылга укырга китте кыз.
* * *
Күккə ашкан төз наратлар арасыннан лышык-лышык
борын тартып, ара-тирə йөткергəлəп, йокылары туй-
маудан сөйлəшəселəре килмичə генə, җепкə тезелгəн
сəйлəн бөртеклəредəй унөч сабый күрше авылга таба
атлый. Укуның беренче чирегенең соңгы көннəре. Бүген
аларга чиреккə билге чыгаралар. Сирəк-мирəк авыз
ачып əйтелгəн сүзлəр дə нəкъ шул турыда гына.
– Син, малай, бу чиректə ударница булырсың инде,
əйеме, Гадилə?
– Ы-ы, син дə инде.
– Мин дə, – ди Галия. – Килмəтлелəрне санамаганда,
безнең унөчнең тугызыбыз уку алдынгысы була инде.
Зəет – вобшы отличник.
– Əйе, ул бит бик башлы, математиканы су урынына
эчə.
Аяк астына элəгеп, корыган ботаклар шартлап сына,
нарат күркəлəре аякка туры килеп, очып-очып китə.
Алар я алдагы кешенең артына барып бəрелə, я як-
якка очып, караңгылыкка кереп чума. Йокылары ачы-
лып бетмəгəн балалар дертлəп китə. Их, хəзер җылы
юрганны башыңнан ук ябынып, икенче ягыңа əйлəнеп
ятсаң иде! Гадилəнең исенə иртəн ялкау гына киере-
леп, мыекларын селкеткəлəп күзлəрен ачып карар-
га да авырыксынган песи баласы төште. Менə хəзер
шуның янында рəхəтлəнеп йомарланып ятсаң иде ул!
Юк, барырга кирəк. Бүген билге чыга. Нарат урманын
чыгып җиткəч, юл киңəя, аннан Килмəтнең өй түбəлəре
шəйлəнə башлар, ə аннан бер-бер артлы итеп түгел,
ə өелешеп, бер-берсен күреп, сөйлəшеп барачаклар.
Ул вакытта йокылары да ачылып, күңеллəре күтəрелеп
китəр. Əлегə алар куе ябалдашлары белəн тоташ дивар
ясап үскəн урман эчендə.
Иртəнге алтыда өйлəреннəн кузгалган дүртенче сый-
ныфлар, авылны чыгып, текə таулы суны сикереп үтеп,
басу читеннəн караңгы урманга керделəр. Йокысы туй-
маган козгын, ачы кычкырып, аларны куркытып китте,
төнге аудан соңарып кайткан ябалак, канатларын ша-
пылдатып, алар өстеннəн очты. Килмəткə йөреп уку-
чылар басу юлы катып, саз аякка иярми башлаганчы,
шулай урман эченнəн йөри. Анда чиста, аяк атлавы
җиңел, чиста яфрак-ылыс өстеннəн генə барасы, шулай
да урман эченнəн баруы куркыта. Кайбер көнне алар,
берсен-берсе куркытып, əллə нилəр сөйли дə урман-
ны чыкканчы йөгерə. Каникулны бетереп икенче чирек
башланганда алар инде келтерəп торган басу юлыннан
барыр, ə бəлки, кар да ятып өлгерер. Моңа тикле бик
кыен булды аларга. Сумка тулы китап-дəфтəр, озын
тəнəфескə дип, арасына дүрт шакмак шикəр кыстырып,
гəҗиткə төргəн ике телем ипи алган, җирдəн чак кына
калыккан балалар ике чакрым озынлыктагы авыл ура-
мын чыгып җиткəнче хəлдəн тая. Чөнки урам эче ерып
чыккысыз саз, трактор-машиналар ергычлап канау
ясап бетергəн, ə канауларга су тулган.
Гадилəгə бигрəк кыен. Əнисенең бот төбенə җиткəн
резин итеген кигəн, җитмəсə, аның арты ертык.
Гайникамалттəй аңа тыгыз тукымадан ямау салып
бирде-бирүен, əмма сентябрьгə керү белəн коя башла-
ган яңгыр ноябрьгə тоташты. Килмəткə барып җиткəнче
бик сакланып кына бассаң да аякка су керə. Биш сəгать
дəрес укып, тагын өйгə кайтырга, кайткач, сарайга кер-
теп җиллəтергə салынган бəрəңгене өйгə идəн астына
ташырга кирəк. Бəрəңге алулар тагын бер газап булды,
алар аны бер атна элек кенə алып бетерделəр. Утыз
сутыйлы лыч су балчыкны казып, алып бетерү бер айга
сузылды.
Ни генə булса да, Гадилəнең күңеле шат, укырга дəрте
ташып тора. Юллары никадəр генə авыр, газап лы бул-
масын, ул мəктəпкə барачак, укыячак, əйбəт укучы бу-
лачак. Моңа иманы камил аның. Чөнки ул бу авылның
мəктəбен, укытучыларын яратты. Ничек яратмыйсың!
Якты сыйныф бүлмəсенə килеп керүгə чəч бөдрəлəре
матур булып алкаланып төшеп торган көлəч апа аларны
үзенең балаларын сагынып көткəн мəрхəмəтле əнкəй
кебек яктырып каршы ала, сумкаларын салдырыша,
киемнəрен элешə, гөлдер-гөлдер хəллəрен сораша.
Шул сыйныф җитəкчесе аларны мəктəпкə барганда-
кайтканда бер-берсеннəн аерылмаска, ярдəм итешеп,
алҗып артта калучыларны көтеп алырга өйрəтте. Менə
укытучы дисəң дə укытучы. Аны гына түгел, һəммəсен
дə яратты Гадилə укытучыларның.
Чаж-чож, лап-лоп ишетелгəн аяк атлауларына үзгə
бер тавыш өстəп, Фəнилə белəн Равия сикергəлəп ала-
лар. Алары – арада иң кечкенəлəре. Төркемнəн калыш-
мас өчен, иңсəлəреннəн шуып интектергəн сумкаларын
шулай җəһəт кенə күтəреп куялар.
Алда яктылык шəйлəнде. Һəммəсе дə бердəй җиңел
сулап куйды. Инде яз-көз сазламык ясап ага торган
урман чишмəсен үтеп, үргə күтəрелсəң, вак наратлык
башлана. Анда яктыра инде. Гадилəнең уе бүтəндə:
ул сыйныфташларының ундүртенчесен уйлап бара.
Тумыштан йөрəк чирле Рəзинə Килмəткə укырга бара
алмады. Җиде чакрым араны барып-кайтуның авырлы-
гын санамаганда, анда укуның ничек рəхəт икəнен ул
да күрер иде.
Ачыклыкка чыккач, Гадилə шəленнəн бүселеп,
юешлəнеп битенə сыланган чəчлəрен тəртиплəп, шəле
эченə тыкты. Мəктəпкə барып җиткəч, тагын əйбəтлəп
үрер. Хəзер ул аларны тыгыз итеп үреп, алсу тасма
белəн күбəлəклəп йөртə...
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.