

(Дәвамы.)
6
Яз мул кояш нурлары, челтəрле бозлары, челтер
гөрлəвеклəре белəн килсə дə, алда җилле, яңгырлы,
караңгы көннəре дə булган икəн. Яңгыр сылый-сылый
китереп ява да авыр эре-эре ябалак карлар белəн
алышына. Быел иртə килгəн язның саташуы шулай
шомырт чəчəк аткан чакка туры килде. Су буенда
чишмə буена бəйрəм төсе биреп утыра торган шомырт
чəчəклəре, матурлыкларын кешелəргə күрсəтə алмый,
шул ябалак кар бөртеклəренə кушып коела. Табигать
саташа. Елга бер килə торган табигать туен нигə шулай
ямьсезлəргə инде... Хəер, Аллаһ Тəгалə үзе белəдер.
Куак төплəрендəге энҗе чəчəклəр дə, ачыла алмый,
яфраклары арасына сыенышкан. Шыксыз, котсыз көн.
Тау астындагы бурап, улак куелган көмеш чишмəгə тау
башыннан кызыл балчыклы пычрак су тулган. Нəкъ
уртасыннан өч күздəн генə көмеш су тибеп чыга да,
кызыл балчыклы болганчык су белəн кушылып, юкка
чыга. Су улактан түбəнгə чурлап төшеп, куаклар, был-
тыргы үлəн-камыш арасына кереп югала.
Инде көн кичкə авышты. Ярылган каш, бүлтəеп ка-
барган ирен əрнеп сызлый, сулкылдый. Авызда тозлы
кан тəме. Сынган теш өске иреннең эчке ягына батып
кергəн дə элəгеп калган. Юеш кием аркага, тəнгə
ябышкан. Кыймылдап куйгач, чиркандырып, айнытып
җибəрде. Салкыннан куырылып, кул-аяк бармакларын
селкеткəлəде Азамат. Я Рабби, өйгə кайтасы килми бит.
Əнисен “Ашыгыч ярдəм” белəн алып киткəндə, Камил-
не калдырыр кешесе булмагач, озата да бара алма-
ды. Шул көннəн бирле өйдəн кот качты. Өйдə бары тик
Камилнең тоташ иңрəве генə.
Ул тагын күзлəрен бура уртасындагы чишмə күзлə-
ренə текəде. Барып чыкмады Азаматның планнары.
Үзендəге авыр хəлне сəбəп итеп, Камилне Заһирəнең
анасына илтеп куймакчы иде.
Заһирəнең энесе, үгездəй тупас гəүдəле Гыйсметдин,
Азамат килгəндə ишегалдында баскычта утыра иде.
Артык эчүдəн күзлəре күбенгəн тараканныкы кебек
акаеп чыккан. Азамат капкадан күренү белəн, егылып
китүдəн курыккандай, кулларын як-якка җəеп, аның
ягына таба атлады да, бала коляскасын читкə этəреп,
сул кулы белəн аның якасыннан элəктереп, тубалдай
уң кулы белəн җан көченə салып җибəрде. Азамат, ма-
мыктай очып, капканың тимер күгəненə башы белəн
сыланды. Аңсыз күпме яткандыр. Колагына кергəн,
җанына тигəн беренче аваз Камилнең тавышы булды.
Күзен ачканда, Заһирəлəрнең капка төбендə бала ко-
ляскасы астында ята иде. Көч-хəл белəн аякка басты.
Бу галəмəтне күрергə капка төбенə чыгып басканнар,
койма башыннан башларын тыкканнар берəм-берəм
күздəн югалды. Ярдəмгə килүче булмады.
Кайтырга кирəк. Бала ялгыз нишли икəн? Тамагы ач-
кандыр. Ашыйсы килсə, авызына ризык кергəнче иле-
реп елый ул. Аның тавышы өй тəрəзəлəрен зыңгылдата.
Ашый, елый, йомышын йомышлый, икесе ике якка кара-
ган күзлəрен тəртипсез уйнаткалап, йөзен чалшайтып,
дүрт санын берөзлексез хəрəкəтлəндереп, тырпыл-
дап тик ята. Өч яшьлек Камилнең бөтен һөнəре шул.
Нишлəргə телəсə дə, кычкырып, елап аңлата.
Аһ, бу дөньяның гаделсезлеге! Нигə шулай? Нинди
шайтан аны шул Заһирə белəн бəйлəде? Кемгə
үпкəлəргə, кемне гаеплəргə? Улактан аккан болганчык
суда яңагы буйлап каткан канны җебетə-җебетə юды
Азамат. Өске ирененə кадалып кергəн ярты тешен суы-
рып алып, җан ачуы белəн куаклар арасына ыргытты.
Кулъяулыгын чылатып, ярылган кашына куеп торды.
Йөрəк янудан, күкрəгенə тулган ачудан шапыр-шо-
пыр болганчык су эчте. Əнисе янына барам дип кигəн,
кешелеккə кия торган киемнəре кан, балчык белəн
буталып беткəн. Кайтырга тизрəк. Кеше ярдəменнəн
башка як-якка да əйлəнеп ята алмаган Камил, Аллаһ
сакласын, исəн булсын. Юри үтергəн дип, башың
төрмəдəн чыкмас. Нинди генə булса да, җан бит, кеше
җаны. Əнисе генə исəн булсын. Моңа тикле сыкранмый
карады.
Ə Заһирə шулай итеп үчен алды Азаматтан. Ул да кыз-
ганыч, əлбəттə. Əмма икəү ясаган ялгышны береңнең
гомере белəн түлəп, икенчеңне гомерлек газапка са-
лырга димəгəн бит. Азамат аны бит мəҗбүрилəмəде.
Зөлхəбирə белəн аралары суынып торган арада,
утырып калган карт кыз Заһирə янына йөри башлады
шул. Күп тə булмады югыйсə ул очрашулар. Зөлхəбирə
белəн тагын татулаштылар. Əмма ялгышлык инде
эшлəнгəн иде. Иртə дə түгел, соң да түгел – тугыз ай
үтүгə Заһирə утыз алты яшендə малай алып кайтты.
Ə бала тере гарип иде. Терелүгə, алга китүгə бер-
нинди өмет булмаган баланы ике яшькə тикле кара-
ды да башын элмəккə тыкты. “Үлемемдə беркемне дə
гаеплəмəгез, ə баланы əтисенə илтеп бирегез, əтисе
Азамат карасын” дип язып калдырган. Шулай итеп,
бала Азаматта. Зөлхəбирə дə аны карап интекмəде, че-
моданнарын җыйды да, баласын тоттырып, Азаматны
əнисе йортына озатты.
Чишмə буеннан өенə кайтып җиткəнче Азаматка бер-
кем очрамады.
7
Сентябрь якынлаша башлагач, Гадилəнең күңеле
урыныннан купты. Күптəн хыялланып көткəн мəктəп
тормышы якынлаша бит. Ул инде мəктəптə беренче-
икенче сыйныфларда укыган иптəш кызларына ияреп,
аннан əллə ничə кат урады. Җəй көне мəктəп бакчасы-
на су сибəргə, чүп утарга йөрде. Укытучы апа аны мак-
тады: “Син – бик тырыш кыз, укуны да булдырырсың,
ахры”, – диде. Гадилəгə канатлар үсте.
Ə аңа тиклем Гадилə җəй буе əнкəсе белəн, сарык
бəрəннəренə, мунчага миннек бəйлəде, көрəк-сəнəк
саплыклары кистелəр, кыскасы, урманнан кайтып
кермəде. Гайникамалттəй белəн бəлəкəй арба тартып,
я умарталыкка, я олы яланга, тавык-чебешне ашатып,
казларны су буена кугач, иркенлəп, көне буена сəфəргə
чыгып китəлəр. Кайсы көннəрне аларга оныклары
белəн күрше əбилəр дə кушыла. Күңелле инде, кызык.
Əбилəр дөнья хəллəрен сөйлəшеп, арбаларын тартып,
əкрен генə атлый. Бала-чага нилəр генə кыланмый:
юл буенда алар тикшермəгəн бер үлəн-чəчəк калмый,
бөҗəк-күбəлəклəр дə алардан качып котыла алмый.
Арбага утырып та баралар, төшеп, алдан да йөгерəлəр,
узышалар, барып җиткəнче хəлдəн таялар.
Ярты юлны үтеп, ялгыз каен күренə башлагач, тагын
узыша-узыша йөгерделəр. Ялгыз каен күлəгəсендə
əбилəр дə утырып ял итəчəк. Ə балалар алданрак
барып, озаграк ял итү максаты белəн, кем өлгер дип,
бер-берсен куып чаптылар. Ул каенның басу урта-
сында ничек, кайчан тамыр җəюен беркем дə тəгаен
генə белми, əмма һəммəсе дə ниндидер бер ихтирам
белəн, курку, шиклəнү белəн карыйлар. Əбилəр исə
килеп, каенның күлəгəсендə иркенлəп утырып, авыз
эчлəреннəн нидер мыгырдап, кыска гына дога укып
ала. Шуны сəбəп итепме, бүген Зəлия дə яңа уен уйлап
тапты. Йөгереп килеп җитү белəн каенны кочаклап
торды да, киң җəелеп үскəн ябалдашлар арасыннан су-
зылган кояш нурларына күзлəрен кыскалап, тавышына
серлелек галəмəтлəре чыгарып:
– Каенкаем, каенкаем, соравыма җавап бирсəнə,
минем Луиза апам кайчан кайта? – дип, колагын каен
кəүсəсенə куеп, берникадəр вакыт тыңлагандай итеп
торды. Аннан, күзлəрен түгəрəклəндереп: – Ишеттегез-
ме, тиздəн, бик тиздəн, ди, – диде.
Ишетүен беркем дə, берни дə ишетмəде инде, хəтта
ул үзе дə. Əмма бу уен балаларга кызык шөгыль кебек
тоелды. Наис тə, Гадилə дə каенны кочаклап сорау
биреп карадылар. Гадилə “минем Зөбəрҗəт апа кайчан
кайта” дигəн соравына җавапны озаграк көтте бугай,
инде ял итəргə дип, каен төбенə тəгəрəгəн Наис аңа:
– Кайтмый инде, кайтмый ул синең əниең, ул бит сине
"ташлап киткəн", – дип үчеклəде.
“Ташлап киткəн” дигəн сүзне ишетү һич кенə матур
булмаса да, аңа Гадилə үпкəлəмəде. Ташласа таш-
ласын инде, кайтмавына да əллə ни исе китми, əмма
лəкин менə мəктəпкə барырга киеме юк бит Гадилəнең.
Əнкəсе инде районга да барып кайтты, əллə нинди
таныш-белешлəргə дə, туган-тумачаларга да əйтеп
карады. Гадилəгə ярашлы форма юк та юк инде. Бу
хəлне Гайникамалттəй дə авыр кичерə, тора да тагын
шул Зөбəрҗəтне: “Баласының мəктəпкə керəсен белə
бит, югыйсə”, – дип сүгə. И бу Зөбəрҗəт апаны, шул бер
форманы кайтарып китсə ни була инде, я.
Бер шул формага калгач, мəктəпкə бара алмый калыр
микəн инде? Мəктəп сумкасын əнкəсе белəн икесе
барып алдылар кибеттəн. “Үзең кебек чибəрен бирəм
сиңа”, – дип, иң матурын бирде кибетче апа. Сумка,
бетергечлəренə кадəр тутырылып, иң күренə торган
урынга кадакка элеп куелса да, мəктəпкə барырга əле
айдан артык вакыт булса да, көн саен ачыла, аннан
дəфтəр-карандашлар көн саен чыгарылып санала, ак-
тарыла. Кара савыты, ручка, калəм ише əйберлəрнең
урыны аерым киштəдə. Ул аларны да алгалап, сызга-
лап карый. Шулай да беркөнне кара савытын төшереп
каплагач, əнкəсеннəн элəкте элəгүен. Гадилə елады
дип кенə идəндəге кара табы бетмəде, ята инде җəелеп.
Идəн юган саен ышкый аны Гадилə, əмма тап бетəргə
уйламый да, тирə-ягы гына көннəн-көн агара.
* * *
Мəктəпкə алуын алдылар Гадилəне. Мəктəп форма-
сы булмагач, кызларга тегелгəн матрос күлмəге киеп
барды ул. Чəчен укучыларча үреп, ак күбəлəк тагып,
Гайникамал əби озатты аны, ə Зөбəрҗəт түр диварның
күрке булып торган күкеле сəгать янында бизəкле рам
эченнəн матур елмаеп карап калды. Беренче тапкыр
Гадилəнең аңа ачуы килде. Мəктəп формасы булмаган-
га бары тик ул гына гаепле иде. Əмма ачуын басуның
үзенчə юлын тапты: чыккан җиреннəн кире кереп, ди-
варда балкып утырган Зөбəрҗəткə телен чыгарып
күрсəтте.
Зөбəрҗəт дигəннəн, аның күптəн түгел генə, ничə
еллар хəбəрсез ятканнан соң, шакмаклы дəфтəр битенə
эре-эре хəрефлəр белəн ашык-пошык кына язылган
бер хаты килде анысы. Əлифба китабындагы берничə
хəрефне генə танып белгəн Гадилə аны укырга бик ук-
талды билгеле. Хаттагы ашыгып язылган хəрефлəр
белəн əлифба битендəге хəрефлəр арасында бер-
нинди дə уртаклык тапмады ул. Бик озак азапланган-
нан соң əнкəсе аны күрше Нурисə апасыннан укытты.
Зөбəрҗəт үзенең хəллəрен кыскача бəян иткəннəн соң,
аларның хəллəрен сорашкан, бик сагындым, дигəн.
Кияүгə чыгып, бер малай үстереп ятуын, иренең урыс
кешесе булуын язган. Гадилəнең инде зур кыз булу-
ын, əнкəсенең сүзен тыңларга кирəклеген искəрткəн,
əмма мəктəпкə керү һəм мəктəп формасы хакында бер
авыз сүз язмаган иде. Нурисə апасы укудан туктагач
та, мəктəп формасын кайтарып китү яки кем артын-
нан булса да җибəрү хакында язылган өлешен ялгыш
төшереп калдырмады микəн, яисə күрми калмады
микəн дип, тын гына аңа карап, авызыннан шул сүзне
тартып алырдай булып утырды əле Гадилə. Ə күрше
апасы, берни булмагандай, əнкəсен юатты: “Менə, кай-
гырган идең Гайникамалттəй, исəн-сау кызың, тагын
бер онык үстереп ята икəн сиңа”, – диде. Әсəренгəн Гайникамалттəй Нурисəгə ни
актан, ни карадан бер сүз əйтмəде. Тик ул чыгып киткəч,
Зөбəрҗəтнең кирəген бирде. Əнкəсенең ул кадəр тузын-
ганын күрмəгəн Гадилə курка калды. Гайникамалттəй
тузынып кына калмады, йөрəген тотып урынга ятты,
табибə апаны чакырырга туры килде.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.