Чәчмә әсәр
1 Августа 2023, 04:46

Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (8)

Мич арасындагы дүрт бəрəн аның җан дусларына əйлəнде...

Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (8)Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (8)
Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (8)

(Дәвамы.)

5
Инде Зөбəрҗəт китеп бара. Арбасына мул итеп
чəчəкле печəн түшəлгəн ат нарат полосасы ягыннан
басу юлына чыкты. Көрəн алаша, кара кайгыга баткан
йортсыз мəхбүс шикелле, җай гына атлый. Таң сызы-
лып, кояш күтəрелде. Туган якның сулап туймас тан-
сык һавасы. Арыш басуы читендəге күк чəчəклəрдə
чикерткəлəр җыры. Аларның тавышын кошлар авазы
күмеп китə. Мең төрле кош берьюлы телгə килгəн кебек.
Җаннарны айкап, арба тəгəрмəче шыгырдый. Юл
читендəге əрем, күк чəчəк ислəре, арба тəгəрмəченнəн
үлəннəргə сыланган дегет исе белəн буталып, борын
яфракларын кытыклап, тын юлларына тула. Озын
күперне чыккач, юл, сулга борылып, завод юлына
чыкты. Тəгəрмəч тавышы басу юлында бəгырьне те-
леп-телеп алган булса, хəзер һич жəллəми өзгəли-
турый. Əйтерсең ул Шəйсолтанның уйларын үзенчə
көйгə салган да: “Əллə күрешəбез, əллə юк, əллə
күрешəбез, əллə юк”, – дип тəкрарлый. Бактың исə,
гомер узып киткəн лəбаса. Сугыштан кайтканда əллə
нилəр кырырдай булып кайткан Шəйсолтанның якасын-
нан əҗəл элəктергəн. Борылып карарга да ирек бирми.
Зөбəрҗəтне дə ул бөтенлəй китə дип кабул итə алмый.
Читтə яшəп карар, өстен-башын бөтəйтер дə əйлəнеп
кайтыр дип, күңеленə беркеткəн. Əмма үз хəле кабат
күрешүне кыл өстенə куя шул.
Кызын озатып кайткач, Шəйсолтан ни тырышса да
урын өстенə ятмый булдыра алмады. Шешкəн ике
аяк та тишелеп ага башлады. Хафага калган Гайни-
камал ничеклəр генə итеп дəвалап карамады, шеш
бөтен гəүдəгə таралды. Йөзенə, тəненə сары иңү генə
җитмəгəн, күзлəренең агы да саргаеп чыкты.
Үзен-үзе белə башлаганнан бирле көпə-көндез авы-
рып ятмаган Шəйсолтан урын өстендə чирлəп ятуны
инде соңгы чик дип кабул итте һəм тыныч кына соңгы
сəгатьлəрен көтте. Җайлап кына Гайникамалга алга
таба ничек яшəсəң, ничек яхшы буласын сеңдерде.
“Мин үлгəч, сыерны бетерерсең инде, үзең генə малга
курмы əзерли алмассың; бəрəңге бакчасының ызанын
бозгансыз, дип, күршелəр белəн ызгышып йөрмə, сиңа
калганы да җитə, – диде. – Көтү чираты җиткəч, теге
өске урам Гомəр балаларын ялла, алар малга аяусыз
түгел, – диде. – Бер генə дə ышанычлы кеше калмый ту-
ган-тумача арасында, ничеклəр яшəрсең инде миннəн
башка, Зəбəрҗəтне кайтарту ягын кара, Гадилəне таш-
ламасын”. Шуның ише телəк-үтенечлəр көннəн-көн əз-
əзлəп өстəлə барды.
“Бүген таңнан калмам, Гайникамал. Баланы уятмас-
сың, куркыр”, – диде бер аңына килгəндə. Урын өстенə
ятып, ике еллап интеккəннəн соң, бəрəңгелəр алынып
бетеп, əбилəр чуагы башлангач, нəкъ таң беленгəндə
дөньядан өзелде Шəйсолтан.
* * *
Гадилə белəн Гайникамал кайгыларга уралган
өметсез кара кышка икесе генə керделəр. Тугарылып уй-
ныйсы килгəн чакларында Гадилə əнисенең күзлəренə
карый иде. Яшь тулып тəрəзəгə төбəлгəн əнкəсенең ка-
рашы дəшми генə Зөбəрҗəтне көтте. Əмма Зөбəрҗəт
шул китүдəн хəбəрсез-нисез юкка чыкты. Гадилə өчен
бəхетле балачак бабасының җеназасы белəн бу өйдəн
мəңгегə чыгып китте.
Юк, алда күренəсе бəхетле мизгеллəр бар икəн бит
əле. Гадилə шыпырт кына сөенеп, мəктəпкə барасын
көтə. Аның белəн уйнап йөргəн күрше кызлары быел
укучы булды. Бик килештереп, авыр сумкаларын
күтəреп мəктəптəн кайталар. Гадилə аларның кайтыр
чакларын түземсезлек белəн көтеп ала да, борылыш-
тан күренү белəн каршыларына йөгереп, сумкаларын
күтəрешеп кайта. Укучы кызларның матур рəсемнəр
тулы китапларын карарга, аларның мышный-мышный,
иреннəрен ялап укыганнарын карап торырга ярата.
Ул үзе дə берничə хəреф белə инде. Беренче сен-
тябрь көнне Гүзəлиялəргə ияреп, мəктəпкə ул да бар-
ган иде, əмма укытучы апа, сиңа килəсе елга гына
əле мəктəпкə, үсə тор, дип кайтарып җибəрде. Менə
шуңа ул килəсе ел кайчан җитəсен əнкəсеннəн сорап,
теңкəсен корытып бетерде. Əнисе ачуланып туктаткач,
аның күзлəреннəн яшь кипкəн минутларны көтеп ала,
итəгенə уралып иркəлəнə дə куркып кына тагын шул со-
рауны бирə:
– Əнкəй, мин кайчан мəктəпкə барам соң инде?
– Тиздəн, кызым, тиздəн, менə кыш бетеп, яз җитсен,
аннан җəй үтсен, шуннан соң син дə мəктəпкə китəрсең, –
дип тынычландыра Гайникамал оныгын, чəчлəреннəн
сыйпап.
Бу мизгеллəр сабыйга шултиклем куанычлы. Аның
күзлəрендə элеккечə шаян очкыннар кабына. Əйтерсең
бабасы үлеме белəн югалган дөнья яме шушы мəктəптə
табылачак. Ул үзен кап-кара мəктəп формасында, ак
алъяпкыч япкан итеп хис итə, ə башында зур матур бант.
Аңа шундый рəхəт. Ирексездəн, чыркылдап сикергəлəп
ала. Ə əнкəсенең сагышлы йөзе бу рəхəтлекне кыска
гомерле итə шул. Гайникамал ире үлгəннəн бирле
чирдəн айный алмый. Гадилə үлемнең нинди авыр
кайгы икəнен инде аңлады. Өйдəге бөтен рəхəтлекне,
бəхетне, назны, нурны юып алды ул. Əнкəсе елмаймас,
көлмəс булды. Көннəре бертуктаусыз сыкранып, зар-
ланып үтə. Кайчакта: “Бабаң үлде дə котылды, миңа
калды иң авыры”, – дип, бабасына үпкəлəп тə ала.
Ул елны кыш бик суык килде. Карсыз кыш беркемгə
дə мəрхəмəт күрсəтмəде. Декабрь башыннан ук ки-
тереп орган суыклар бер-ике көнгə генə чигенеп тор-
ган була да, инде бераз сындырды дип, иркен сулыш
алган кешелəрне тагын өйлəреннəн чыкмаслык итə.
Бəрəнлисе сарыкларын төнлə чыгып карамаучылар,
иртəн шакырдап каткан бəрəннəргə юлыгып, “аһ” итə.
Гайникамал туып күзгə күренгəн бəрəннəрне өйдə
тотты. Шуның аркасында Гадилəгə күңелсезлек бик
сизелмəде. Мич арасындагы дүрт бəрəн аның җан
дусларына əйлəнделəр. Дөрес, бəрəннəрен имезергə
кергəн сарыклар Гадилəгə бик иркенəергə ирек бирми.
Алар кергəч, кыз үзе дə караваттан төшми. Ул төшə баш-
ласа, бəрəнен имезергə кергəн карт сарык алгы аягы
белəн бер генə тыпылдатып куя – Гадилə уктай атылып
менеп тə китə. Ə сарыклар чыгып киткəч, башлана та-
маша. Тамагы туйган көр күңелле бəтилəр аның артын-
нан бер генə минутка да калмыйча артларын сикертеп
чабышалар, узышалар, караватка да менеп китəлəр.
Гайникамал күрмирəк калса, шунда йомышларын бе-
тереп төшəргə дə күп сорап тормыйлар. Бəрəннəрнең
гел коелып торган “шомырт”ларын җыеп түгү Гадилə
өстендə. Ул аларның матур ап-ак бөдрəлəренə кып-
кызыл бантиклар да тагып куйды. Уйнап арыгач, чы-
гырдан чыгуның аргы ягын узып киткəч, Гайникамал
аларны тагын мич арасына ябып куя. Бəтилəр тыныч-
лап йоклап ала. Гадилə аларны барыбер тынычлыкта
калдырмый, мич кырына артларын куеп йоклап яткан-
нарын бер-ике тапкыр карап та килə. Мыш-мыш йоклап
яткан тере уенчыкларын такта арасыннан кулын тыгып
сыйпап куя.
Аннан кулына китапларын ала. Аның берничə кита-
бы да бар инде. Берсенə алтын койрыклы кош рəсеме
төшкəн. “Алтын канатлы кош” дип атала икəн. Ə икен-
чесе Шүрəле турында. Гадилə укый белмəсə дə ул
китапларны көнгə əллə ничə тапкыр актара. Укыйсы
бик килə дə, əмма берничə хəрефтəн башканы таны-
мый шул. Санавын саный белə. Шул китаплардагы
таныш хəрефлəрне исəплəп мəш килə ул. Кичлəрен
əнкəсе аңа əкиятлəр сөйли. Əкият тыңлап, əнкəсе ку-
енында йоклап китү бик рəхəт. Ə иртəн инде аны тагын
бəрəннəр тавышы уята.
Бабасы үлгəч, Гадилə кинəт үсеп киткəн кебек булды.
Ваемсызлык каядыр юкка чыкты. Əнкəсенең кəефен
күз карашыннан аңлый, аны ачуландырмаска тырыша.
Ул ачуланса, кая да булса кереп качып елый. Əнкəсе
чирлəгəн көннəрне ул ашаудан кала, уйнамый. Аның аяк
очына барып утыра да икəүлəп фельдшерның килүен
көтəлəр. Ул килгəч, өйгə яңалык, яңа ис, яңа мохит килə.
Ə барыннан да бигрəк, əнкəсе күзлəрен ача, сөйлəшə
башлый, димəк, терелə дигəн сүз. Монысы барысын-
нан да мөһимрəк. Гадилəнең уенчыклары арасында
икенче төрле уенчыклар барлыкка килде. Фельдшер
апа əнкəсенə укол кадаганнан соң бушаган шешəлəрне
Гадилəгə бирə. Дару каплары, дару шешəлəре бик күп
җыелды инде. Алар белəн кызчык бик яратып уйный.
Бинт кисəклəре белəн курчакларның “авырткан” аякла-
рын, “шешкəн” кулларын бəйли, пульсларын тыңлый.
“Башы авырткан” курчакларга дару төймəлəре каптыра
да тыныч кына ятарга куша.
Аның кыланышлары шулкадəр матур һəм төгəл, Гай-
никамал чирдəн арынган арада оныгына карап ята да,
исе китеп: “И-и кызым, үскəч, врач кына булырсың,
ахры, бигрəк килештерəсең”, – дип соклана. Чыннан да,
Гадилəне бүген үк тотып табиб итмəле. Əнкəсе аз гына,
башым авырта, диюгə: “Əнкəй, ятып тор, сиңа беренче
төймəнең сары каплысын кабарга кирəк”, – дип, дару
кабын күтəреп тə килə. Гайникамал, чын күңелдəн куа-
нып, аны хəлсез куллары белəн сөеп тə ала. Шул арада
яшьлəнгəн күзлəрен сөрткəлəп, Зөбəрҗəтне сүгəргə
тотына: “Кайда йөри икəн бу афəт, бабаң үлеп, бабаңны
күмəргə кайтмады, ничə айлар инде бер хəбəре юк”, –
ди.
Гадилəнең үзенең дə бик үсəсе килə. Мəктəпкə
барса, тизрəк үсеп китəр кебек тоела аңа. Зур булып
үскəч, һичшиксез, Гəүһəр апасы кебек табиб булачак
ул. Əнкəсе яңадан бер дə чирлəмəячəк, ə Гадилə аңа
иң əйбəт даруларны гына бирəчəк, иң яхшы уколлар-
ны гына кадаячак. Əнкəсе чирлəмичə, иртəн самавыр
куеп, элеккечə иркəлəп, Гадилəне йокыдан уятса, аңа
шул җитə. Əмма ул көннəр хыял гына əле. Əнкəсе
авыр сулап, ыңгырашып, тагын бүгенге чынбарлык-
ка кайтара аны, күңелендəге авыр уйларын сөйлəп,
ныграк куркыта: “Мин дə үлеп китсəм, кемнəр кулына
калырсың, балакаем, нинди газаплар язылган икəн
синең өлешеңə!” – ди дə, елап, Гадилəне күкрəгенə
кыса. Гадилə шул сүзлəрне ишетмəс өчен, куырылып
килеп, əнкəсенə сарыла. Аһ, нинди мəрхəмəтсез икəн
бу җиһан! Алда бабасының үлеменнəн дə куркыныч-
рак нəрсəлəр бар икəн бит. Кызчык, мышкылдап, йөзен
əнисенең күкрəгенə яшерə: “Үлмə, əнекəем, үлмə генə,
мин бөтен эшне дə эшлим!” – дип, яшенə төелеп үкси.
Йөзеңне яшереп кенə котылып булмый икəн лə. Шул
мизгеллəрдə, бəлки, əнкəсеннəн башка терəлер терəге,
явызлардан яклар якын кешесе булмавын, əнкəсен дə
югалтса, шушы иксез-чиксез дөньяда аның өчен сыңар
күз яше түгəрдəй беркеме юк икəнен аңлагандыр бала
йөрəге...
* * *
Мəңге үтмəс кебек тоелган салкын кыш айлары ко-
яшлы, гөрлəвекле җылы яз белəн алышынды, ниһаять.
Кардан алда арынган тау башларында яшел чирəм
борынлады. Яшел чирəм чыгып ымсындырып тор-
ган тау башларына бару өчен чокыр-чакырлардагы
тирəн карлар аша үтəргə кирəк. Ə кар астында кышкы
йокыдан уянган инеш суы үзенə юл ярып, көйле генə
челтерəп ята. Су буендагы тал песилəре, кечкенə ко-
яштай тузганакның сары чəчəклəре бала-чагаларны,
бал кортларын берөзлексез кызыктырып чакырып
тора. Чиклəвек куаклары төплəрендə умырзаялар
кыңгыраулы башларын калкыткан. Өйдəге карават ас-
ларында тагын яшел каз бəбкəлəре борынлады. Шун-
дый көннəрне авыл баласы өйдə ятамы соң? Инде алар
ике тапкыр карга боткасына барып кайтты. Югары оч
балалары бүген тагын карга боткасына барырга оешты.
Бу юлы ераккарак, Гастыйн күленə, дип сөйлəштелəр.
Гастыйн күле Гайшəбикəттəйлəр тыкрыгыннан умарта
бакчасына барган юлда, бик матур урында. Күл яз көне
кар сулары җыелудан барлыкка килə дə ярты җəйгə
кадəр бака балалары өчен чын оҗмах ролен үти. Вак
таллар белəн уратып алынган бу матур күлне югары оч
балалары бик ярата. Аның бер ягы иген басуы булса,
башка яклары – балан, чиклəвек, шомырт агачлары
белəн тулган, бик биек булмаган инеш яры. Балалар
гына түгел, зурлар да бик яратып йөри Гастыйн күленə.
Аның матурлыгына, хозурлыгына сокланып, тəҗел генə
йомыш булмаса да, бер əйлəнеп кайталар. Баргач-бар-
гач, табыла инде. Я себеркелек зелпе, я җилəк-җимеш,
я буялмаган идəнне агартырга сабын үлəне. Берəү дə
буш кайтмый, ни дə булса кыстырып кайта. Андагы бака
ефəге, чүмеч бакалар, бала-чага өчен үзе бер тамаша.
Алар анда көннəр буе ята, камышларыннан курай, сы-
бызгылар ясый.
Быелгы карга боткасы Гадилəнең күңелен серле
булып үзенə тартып торган мəктəпкə тагын да көчлерəк
беркетте. Чөнки анда балаларның күпчелеге – мəктəп
укучылары иде. Алар əллə нинди җырлар белə, Гадилə
белмəгəн уеннар уйный. Ул аларның барысын да
сеңдерергə тырыша, өйгə кайткач, əнкəсенə шуларны
уйнап, җырлап күрсəтə. Ə барыннан да бигрəк, уйнап
арыгач ашаган карга боткасы иң тəмлесе иде. Аны
зуррак кызлар пешерде. Учакка утынны малайлар
сындырды, Гадилə ише кечкенə кызлар алар җыйган
утынны агач арасыннан ташып торды, кыскасы, бер-
кем дə эшсез тормады. Өйдəн алып килгəн йомырка-
лар, төшлəр, конфет-шикəрлəр барысы бер табынга
куелды. Учак өстендəге кап-кара чуен казанда пешкəн
тары боткасы шулкадəр мул иде, җылы яктан килгəндə
йончып хəлсезлəнгəн каргаларга да бик күп калды.
Аларны балалар куак төплəренə, яр буйларына тара-
тып чыкты. Гадилə карга боткасына бармаса, əнкəсе
ашата алмый интеккəн тары боткасының шулкадəр
тəмле икəнен белми дə калыр иде. Аның уенча, шун-
дый гаҗəп тəмле ботка белəн сыйлаган өчен карга-
лар, сыерчыклар аларга, һичшиксез, рəхмəт укыячак.
Моңа ул чын күңеленнəн ышанды. Алар язгы кояшның
җылысы сүрелеп, учакта күмелеп пешкəн бəрəңгедəн
авыз борыннары каралып, касмакланып каткач кына
кайтырга чыкты.

(Дәвамы бар.)

Фото: DejaVu Designs, Freepik.

 

Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (8)
Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (8)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас