Чәчмә әсәр
31 Июля 2023, 03:58

Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (7)

Менə шунда, ат арбасының аратасына җайсыз кысылып, Гадилəнең аягы галəмəт зур булып шешеп чыкты...

Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (7)Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (7)
Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (7)

(Дәвамы.)

***

Шəйсолтан маллар белəн капкадан кайтып кергəндə,
чилəген тотып, карчыгы чыкты:
– Бəй, Гадилə синең белəн түгелмени? – диде Гайни-
камал, аптырап.
– Минем белəн түгел ул. Өйдə юкмыни? – диде карты,
шиклəнеп. Бер дə бу вакытка кадəр уйнамый иде бит
соң. Ни булган бу балага?
– Көтү каршылаганда сиңа иярə иде бит. Бар əле,
Зөбəрҗəт, Фатыйхаттəйлəрдəн Гадилəне алып чык. Бу
вакытка кадəр кеше бимазалап йөрмəсə! – дип, чыккан
ишеген ачып кычкырды карчыгы.
Зөбəрҗəт Фатыйхаттəйлəргə дə керде, башка
күршелəрдəн дə эзлəде. Шəйсолтан йорт тирəсендə
бəрəңге бакчасы ягына да чыгып кычкырып карады.
Əмма бала юк иде. Сөтле чилəген алъяпкычы белəн
каплап, баскычта калдырып, Гайникамал əби дə капка
төбенə чыгып басты. Алар чын-чынлап куркуга төште.
Лапас асларын, сəндерəлəрне калдырмадылар. Мун-
чадан да əйлəнделəр. Суга төшкəндəй юкка чыкты
Гадилə. Кинəт өчесе бергə буага йөгерделəр. Буага
төшə торган тыкрык буенда да агач яфракларын чем-
ченеп йөрүче ашамсак кəҗə бəтилəреннəн башка бер
җан иясе юк иде. Шəйсолтанны, аягың болай да авыр-
та, син өйдə тор, бəлки, кайткандыр, дип, өйгə кайта-
рып җибəрделəр дə Зөбəрҗəт белəн Гайникамал əби
икəүлəп урам буйлап киттелəр. Шəйсолтан карт сыкра-
ган аякларын сөйрəп, чатанлый-чатанлый өйгə таба
борылды. Исəн генə булсын, балакаем. Исəн булса,
кайтыр. Бигрəк шук бала шул, бер басасын биш баса.
Тыкрык буеннан əкрен генə өйгə таба атлады ул. Ə бу
вакыт умарта каравылчысы аксак Мансур, елап йокыга
талган Гадилəне күтəреп, Шəйсолтан картларның капка
төбенə якынлашып килə иде...
* * *
Күзенə җылы кояш нурлары төшə башлагач, Гадилəнең
борынына тəмле булып чəчəк исе килеп бəрелде.
Бик тə тəмле чəчəк исе бу. Үзе белгəн чəчəклəр ара-
сында мондый ислесен белми. Юк, бу чəчəк түгел, бу
теге матур курчакның чəченнəн килгəн хуш ис икəн. Ул
курчакның үзен дə күрү, кулына алу телəге белəн кулын
хəрəкəткə китерде. Ул кыймылдаганга кемдер аны йом-
шак кына сөеп, кечкенə сандугачым минем, дип, ачып
ташланган юрганын иплəп япты. Кем булыр бу? Гадилə,
гадəттə, бабасы белəн йоклый. Бабасы булса, бал исе
килер иде, əнкəсе дисəң, аңардан яңа пешкəн ипи исе
килергə тиеш.
Ул кинəт башын күтəреп, янында яткан кешегə ка-
рады. Ə-ə, аның белəн ятучы, сөеп яратып юрганын
рəтлəүче теге матур апа икəн бит. Кыз кичə нилəр бул-
ганын исенə төшерергə тырышты. Бер генə дə албасты
түгел икəн, бик матур апа икəн, дип уйлады кызчык һəм,
керфеклəре авыраеп, тагын йоклап китте. Зөбəрҗəт
сак кына, кызының татлы йокысын бүлмəскə тырышып,
аның мамыктай йомшак чəчлəреннəн сыйпады.
Иртəнге чəйне дүртəүлəп эчтелəр. Гадилəнең күзе
өстəл тулы нигъмəтлəр өстендə шуып йөрде-йөрде
дə, ни өчендер, əнкəсе мичтəн яңа чыгарган ак күмəч
өстенə ягылган каймак һəм бал белəн сөтле чəйдəн
ары китмəде. Ə тəмле күчтəнəчлəрне үз янына исемлəп
тезеп чыкты. “Бусы Зəлиягə, бусы Камилəгə, ə бусы
Гүзəлиягə, монысын Шамилгə бирəм”, – диде. Бергə
уйный торган иптəшлəрен куандыру үзенə дə рəхəтлек
бирə иде.
Чəйдəн соң Зөбəрҗəт туган-тумачаларны күреп
кайтырга түбəн очка төшəргə тиеш булды. Ə кичəге
хəллəрне башыннан чыгарып ташлаган, инде
Зөбəрҗəткə иялəшə башлаган Гадилə аның белəн ба-
рырга канатланып риза булды. Түбəн очка төшү нəни
кыз күңелендə тагын бер тамаша булды. Кайсы гына
өйгə барып кермəсеннəр, аягына кызыл сандали, ба-
шына алсу бантик тагып, ак җирлеккə төрле төстəге
борчаклар төшкəн күлмəк кигəн Гадилəне, нишлəптер,
һəммəсе дə “таный алмый” интектелəр. Зөбəрҗəт
белəн кочаклашып күрешеп, елашып, хəллəр сораш-
кач, игътибар Гадилəгə күчə:
– Ай-һай-һай! Бу нинди үскəн кыз бу! Һич танымыйм,
матур күлмəклəр кигəн. Кем кызы соң бу? – дигəн сорау-
ларга җавап бирə-бирə, Гадилə арып бетте.
– Мин бит бу Хəйрияттəй, менə мин бит, – ди ул,
Хəйрияттəйнең кулларыннан тоткалый, күлмəк итəклə-
реннəн тарткалый, – мин Гадилə бит, – дип чыркылдап
көлə.
Шулай бик озак таный алмый интеккəч кенə
Хəйрияттəй:
– Бəрəч, əстəгафирулла, үзебезнең Гадилə икəн бит! –
дип, бот чаба.
Хəйрияттəй ярый инде, ара ерак булгач, сирəк
күрешəлəр. Атна саен килеп, бабасының чəчен пəке
белəн кырып китə торган Əхмəтхафиз бабайны күр син:
– Нинди сылу кыз керде соң безгə? Гүпчим дə таны-
мыйм, – дип, тора салып, Гадилəне танымаска салыш-
ты.
Аңа таныту өчен дə Гадилə шактый тырышты:
– Мин бит бу, Əхмəфиуз бабай, мин бу яңа күлмəк
кенə кидем ич, – дигəч кенə, бик авырлык белəн генə,
ул да “танып” алды тагын.
Яңа күлмəкне, яңа сандалины котлап биргəн конфет,
чиклəвеклəр белəн матур күлмəкнең ике як кесəсе дə
шыплап тулды. Күңелле икəн бит бу Зөбəрҗəт апага
ияреп йөрү. Алар, бүлəк-күчтəнəчлəрен таратып, көне
буе йөреп, кичкə таба гына кайтып керделəр.
Гайникамалттəй сабантуйга кунак-төшем килеп чыгар
дип, төшлəр пешереп куйган. Атна гына калып баручы
сабантуйга алдан хəстəрен күрмəсəң, оятлы булуың
бар. Бəйрəмдə кунак табынына куярга төш-чəкчəкнең үз
урыны. Каклаган каз, казылык ишелəрне дə чормадан
төшереп кую мəслихəт. Ə мич башында Шəйсолтанның
куйган балы күңелле генə өлгереп килə. Сабантуй-
га дип атап куелган бəрəнне инде көтүгə чыгармый
ашата башладылар. Бəйрəм алдыннан Зөбəрҗəтнең
кайтып төшүе дə нур өстенə нур булды. Бəйрəмдə
дусларын, авылдашларны, туган-тумачаларны күрер.
Менə Гадилəне алып китүе исенə килеп төшсə генə,
Гайникамалттəй эшлəгəн эшеннəн туктап уйга кала,
ничеклəр биреп җибəрерсең. Җанга сарган бавыр ите
бит ул. Бабасы исəн чакта җил-яңгыр тимəс ул балага,
əмма картының көннəн-көн сызуы, бала əнисе белəн
китсə, дөрес булыр, ахры, дигəн нəтиҗə ясата.
Шəйсолтанның аягы кай көннəрдə гөбе кебек шешеп
чыга. Əллə нинди төр дəвалар алып, əллə кемнəргə
күренеп тə алга китеш, төзəлү күренми. Əйтеп-əйтеп
тə эшеннəн туктата алмаган иренə: “Үлгəнче, колхоз
эшен эшлəп бетерим, дип тырышасыңдыр инде”, – дип
үпкəлəп туктады Гайникамал.
Китү-китмəү мəсьəлəсен Гадилə үзенчə һəм бик тиз
хəл итте. Хəлиткеч вакыйга сабантуй көнне булды.
* * *
Шəйсолтан карт, щеткалап юган атын яшел печəн
түшəлгəн арбага җигеп, аягы бик авыртса да һəммə
йолаларны җиренə җиткереп үтəп, гаилəсен, кайт-
кан кунакларын сабантуй мəйданына алып килде. Үзе
агасының Магниттан кайткан төпчек малае Искəндəр
белəн сабантуйның көрəш буласы ягынарак урнашты.
Ə Гайникамал, оныгын җитəклəп, Зөбəрҗəт һəм кунак
килен Вəсилə, янə дə аларның Гадилə кебек тиктормас
кызлары белəн күлəгəрəк урын эзлəп киттелəр. Башта
күндəм генə тагылып йөргəн Гадилə тирə-яктагы тама-
шаларны бик кызыксынып күзəтте. Иптəш кызлары да
күзгə чалынды. Алар да бүген курчактай киенгəн. Матур
чүəклəр кигəннəр. Əти-əнилəренə, апа-абыйларына
ияреп, кайсы көнбагыш чиртеп, кайсы таяклы əтəч кон-
фет суырып йөрилəр. Аңа карап елмаешалар. Гайника-
мал да, Гадилəне ныклап җитəклəгəн дə, ахирəтлəре,
таныш-белешлəре белəн күрешə, сабантуйга кайткан
кунаклардан хəл-əхвəл сораша.
Тора-бара Гадилə бу хəллəрдəн арыды. Аңа бүтəн
төрле кызыклар кирəк. Алар кунак кызы Лидия белəн
берничə мəртəбə түгəрəк эченə тартылды. Əмма аны
Гайникамал нык тоткан, бер генə тотам да үзеннəн
җибəрми йөри. Əнисенең иркенлəп йөри алмавын
күреп, Зөбəрҗəт Гадилəне үзенə алды да Вəсилə,
Лидия белəн түгəрəккə якынрак урнаштылар. Менə
бервакыт алар урнашкан җиргə якында гына бала-ча-
га чираты тезелде. Гадилə дə Зөбəрҗəтне тарткалый
башлады: “Мин дə кисим инде, əнə теге курчакны гына,
башка бернəрсəлəре дə кирəкми”, – дип, өзмəс-куймас
такылдады.
Беркөнне алар күрше Зəлиянең нəкъ шундый курча-
гын ботарлады бит. Ул яткыргач ятмый торган курчак
бик мəзəк итеп “мама” дип кычкыра да иде. Менə шул
кычкыра торган тавышның кайдан чыкканын аңлар
өчен, аның эчен ачып карарга уйладылар. Ə ул берни-
чек тə ачылмый икəн. Мəгəр баш гəүдə өлешеннəн ае-
рылып, ике туп сыман нəрсə барлыкка килде. Аеруын
аердылар – кире ябыштырып куя алмадылар. Шунда
Зəлия бик елады, кызгандылар инде, əмма берни эшли
алмадылар, эш узган иде. Аның ил буып акырган тавы-
шына əнисе йөгереп чыкты, ни булганын аңлап алган
Зəбирə апа, кычыткан алып, Гадилəлəрне пешеклəп
алмакчы иде, алар качып котылды.
Шушы вакыйга исенə төште. Инде менə нəкъ шундый
курчак монда асылынып тора. Гадилəнең шуны кисеп
алып Зəлиягə алып кайтып бирəсе килə, Зəлияне шат-
ландырасы иде. Аның бит бүтəн курчагы юк. Шул башы
өзелгəн курчагын пластилин белəн ябыштырып куйган-
нар да олы якларында өстəлдə утыра, ə алып уйнарга
бармый, баш тəгəри дə китə.
Ниһаять, алар да чиратка барып басты. Басуын бас-
тылар, əмма чират бик озын. Кисəргə элгəн уенчык-
лар кими тора, икенчелəрен чыгарып элə торалар. Ни
өчендер, теге курчакны гына кисə алмыйлар. Гадилəне
көтə торгандыр, ахры. Кара, бу түгəрəк эчендə икенче
төрле матур икəн бит Сабантуй. Бөтен кеше сиңа карап
утырган кебек.
Гадилə җентеклəп тирə-ягын күзəтə башлады. Əнə
əнкəсе дə түгəрəккə якын килеп басты. Күзлəре белəн
кемнедер эзли иде. Гадилə аңа күренергə тырышып,
бер ике мəртəбə сикергəлəп тə алды. Ə əнкəсенең
сөйлəшүе-сөйлəшү, аны күрмəде. Бабалары утыр-
ган якка үрелеп карады. Бабасы тырышып-тырышып
көрəш карый иде. Бу юлы инде Гадилə түзмəде: ничек
инде аның бабасы түгəрəк уртасында торган кызын
күрми. Ул аңа карап сикергəлəде, кулларын да болгап
карады, лəкин бабасының бу якта һич гаме юк. Электəн
бил бирмəс көрəшче, бөтен күңеле белəн сөлге тот-
кан көрəшче егетлəр арасына кереп киткəн. Əнкəсе
сугышка тикле бабасының мəйдан тоткан көрəшче
икəнен Гадилəгə еш сөйли, өйдə түр яктагы сандыкны
актарганда: “Монысын бабаң фəлəн авыл сабантуен-
да, монысын фəлəн җирдə алды”, – дип, ситсы тас-
тымалларны күрсəткəне бар иде. Курчак алырга дип
түгəрəккə кергəн Гадилəне күрми калуы бер генə дə
гадел эш түгел инде. Шулай дип уйлады да: “Баба-ай!”
– дип, бөтен көченə кычкырып җибəрде. Менə монысы
ярады! Бабасы, ялт борылып, карашы белəн Гадилəне
эзлəп тапты. Аңа җирəн сакалын селкетеп елмаеп
җавап бирде.
Гадилə, сикергəлəп, кулларын чəбəклəде. Ул арада
чираты да җиткəн бит. Юан гына бер апа аның күзлəрен
ап-ак яулык белəн бəйлəп, кулына кайчы тоттырды.
Берни күрмəс булган Гадилə, кайчысын сузып, кискəн
хəрəкəтлəр ясады. Ə тирə-якта шау-шу:
– Кис Гадилə, кис! – диешəлəр.
Тырыша торгач, чынлап та, нидер элəккəн кебек
булды. Башкалар исə:
– Маладис, булдырдың! – дилəр.
Йөрəге урыныннан атылып чыгар чиккə җиткəн Га-
дилə баскан урынында тыпырдап алды. Яулыкны
бəйлəгəн апа аны салдырып:
– Менə балам, кискəн əйберең, – дип, аңа бер дəфтəр
китереп тоттырды.
Гадилə чак елап җибəрмəде. Ул өмет иткəн курчак
авызын ерып элеккечə чайкалып тора иде. Күзлəре
яшьлəнеп турсайган Гадилəне түгəрəк эченнəн чак
алып чыкты Зөбəрҗəт. Ə теге дəфтəр барыбер файда-
га ярады. Аңардан Гадилə белəн Лидия самолет ясап
очырдылар. Əле сабантуй бетеп кайтырга чыккач та
очыртып мəш килделəр. Менə шунда, ат арбасының
аратасына җайсыз кысылып, Гадилəнең аягы галəмəт
зур булып шешеп чыкты. Зөбəрҗəт киткəндə больница-
да гипста ятып калды кыз.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (7)
Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (7)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас