

(Дәвамы.)
4
Күрше Сəлимəттəйлəрдəн чыгуга, Гадилə үзлəренə
кунак килүен аңлап алды. Баскыч төбендəге елты-
равыклы туфлинең иясен тизрəк күрəсе килү телəге
белəн кулындагы кечкенə көянтə-чилəклəрен шал-
тыр-шолтыр өйгə үк күтəреп керде. Гадилəгə өстəл
артында гөрлəшеп чəй эчеп утырган əнкəсе белəн
теге матур апа икесе берьюлы борылып карадылар.
Озын чəчен ике якка үреп салган, бик тə матур күлмəк
кигəн. Гадилəнең андый матур күлмəк күргəне юк. Аның
əнкəсе гел зəңгəр җирлеккə ак кыңгыраулар төшкəн
күлмəк кия. Тагын яшел күлмəге дə бар. Кунакка бар-
ганда, теге җилəклесен кия. Ə менə бу апаныкы шикел-
лесе юк. Əмма əнкəсенең күлмəклəре барыбер матур.
Кызчыкның кызыксынуы көчле булса да, ятсынып-ни-
теп тормады:
– Əнкəй, без хəзер Вəсимə апа белəн инешкə суга
төшəбез. Ул чилəклəрен генə алып килə дə, – дип, керə-
керешкə ашыга-ашыга сөйлəп китте.
Гадилə килеп керү белəн əллə нишлəп китте Зөбəрҗəт.
Менə бит аның йөрəк астында яралган, теге вакытта ул
чыгып киткəндə генə күкрəк сөтеннəн аерылып түр ка-
раватта, мендəр өстендə “əннə” дип елап калган сабые.
Я Ходаем, ничек үскəн! Нəкъ Азаматның бəлəкəй ча-
гындагы рəсеме. Ут чəчеп, чабулап килеп керде – Аза-
маттай кыю булмакчы. Аягындагы “чеби”лəренə кадəр
килешле.
– Ай Аллаһым! Эшем иясе, бармыйсың əле беркая да.
Əнə бабаң сине эзлəп чыгып киткəн иде. Кайда йөрисең
син? Əле генə тыз-быз чаба идең, шул арада юкка да
чыккансың, – диде əбисе, кызны җиңелчə шелтəлəп.
– Суга барабыз, дим бит, бабай менə көянтəне дə
ясап бетерде инде, – диде кыз үтə эшлекле кыяфəттə.
– Өлгерерсең, бəбкəчем, кил əле яныма. Əнə əнкəң
кайткан. Мин сиңа, əниең кайта, сиңа матур-матур
күлмəклəр алып кайта, дигəн идем бит, дип, – дəү
əнисе, үз итеп, шапылдатып аркасыннан сөйде.
Гадилə аптырап калды. Чынлап та хак сөйлəде микəн
əнкəсе? Ничек була соң əле бу? Кешенең ике əнкəсе
була микəнни? Бəриянеке дə берəү, Илүзəнеке дə
берəү. Ə минеке ник икəү?
Гадилə чəчүргечен бөтерə-бөтерə, əнкəсенең итəгенə
килеп сыенды да, сынаулы карашы белəн матур апаны
күзəтə башлады. Булмас, əнкəсе шаяртадыр. Бу апаны
Гадилəнең күргəне дə юк. Əнилəр бит балалары белəн
бергə яши. Менə үзенең əнкəсе аның белəн яши, аны
куенына алып йоклый, еласа, юата, тыңламаса, чыбык
белəн артына элəктерə. Чыбык элəксə, Гадилə əз генə
елый да шундук оныта. Ə бу… бу – матур апа гына.
Əнкəсе белəн утырып чəй эчəр дə китеп барыр.
Гадилəнең күзе өстəлдəге тəм-томга төште. Анда
нилəр генə юк иде: алма, чия, конфет! Ах, авызга үзлəре
керергə тора. Менə бəхет! Мондый тəмле əйберлəрне
Гадилə беренче тапкыр күрə. Ул теге матур апа турын-
да бөтенлəй исеннəн чыгарды. Хəзер əнкəсе, мə кызым,
дип, берсен алып бирəчəк. Инде тəмле əйберлəрне
бер-бер артлы ашарга əзерлəнгəн Гадилəне матур апа
бүлдерде: “Кызым, Гадилəм! Бик сагындым бит мин
сине, кил инде!” – дип, кочагын җəйде. Аның күзлəренə
яшь тулган иде. Нигə елый инде бу? Моның елавы
да матур икəн, дип уйлады кызчык. Һəм, аптырап,
əбисенең итəк арасына ныграк елышты. Ə ул, бар инде,
бар, балам, əниең бит, – дия-дия, теге апага таба этə.
– Ю-юк! Минем əнкəй бар бит инде! – дип, артка тар-
тылды кызчык. – Ике əни булмый инде.
Гадилə əбкəсенең итəк арасына ныграк кереп, муены-
на сарылды. Нишлəргə соң? Елап утырган бу матур апа
да кызганыч. Ул елаган өчен генə ник мин аның кызы
булыйм инде. Əнкəйнең кызы кем булыр?
Матур апаның ирексездəн иреннəре калтырый башла-
ды, куллары хəлсезлəнеп тезенə төшеп ятты. Ул яшьле
күзлəрен сөртте дə, əкрен генə торып, чемоданыннан
зур бер курчак тартып чыгарды. Менə бу, ичмасам, кур-
чак! Гадилə кадəр бар. Күзен йома, аягына туфли кигəн,
чəчендə зəңгəр бантигы да бар. Кыз курчакны алырга
омтылды. Үзе, алыргамы-юкмы, дигəндəй, əбисенə кае-
рылып карады. Гайникамал күзлəре очкынланып янган
Гадилəне үсендереп җибəрде:
– И-и кызым, үзең кадəр бит бу! Күр əле, əнкəң нинди
бүлəк алып кайткан сиңа. Бигрəк ярата инде үзеңне. Ко-
чаклап үп инде үзен, менəтерəк, агай, – диде, Гадилəне
кызыктырып.
Гадилə икелəнə калды, аннан əнкəсенең итəк арасын-
нан чыкмыйча гына үрелеп курчакны алды:
– Рəхмəт апа, – диде ул ишетелер-ишетелмəс кенə.
Матур апа башкача түзə алмады, аны күтəреп алып,
күкрəгенə кысты. Елый-елый үпте. Ычкынырга телəп
тыпырчынган балада эше юк. Ул шулкадəр сагынган –
бу кечкенə, үз җаныдай кадерле затны, кайтып җитеп үз
күзлəре белəн күргəнче аңламады. Ə күргəч, аңардан
башка яши алмаячагын сизде.
Гадилə исə бу вакытта иң бəхетле бала иде, чөнки
мондый матур курчак беркемдə дə юк. Менə кызыгыр-
лар, ичмасам! Ул бик озак тыпырчынгач, һəрхəлдə, аңа
шулай тоелды, ниһаять, матур ападан ычкынды да, кур-
чакны күрше кызларына күрсəтергə йөгерде. Əнкəсе
белəн матур апа яшьлəренə чыланып, чəй эчүлəрен
дə оныттылар. Ишегалдында ул чак бабасына килеп
бəрелмəде. Бəхет баскан бала:
– Бабай, кара! – дип кычкырды да, капкасын да япмый,
уктай урамга атылды.
– Баштарак əбекəй дип йөри иде, күрше кызлары
“əнкəй” дигəнне ишетептер инде, “əнкəй” дия башла-
ды. Бабасына “бабай” ди, – дип сөйлəп китте Гайни-
камал, яшь тулы күзлəрен алъяпкыч итəгенə сөртеп.
– “Əбекəй” дип əйт дим, юк, син бит минем əнкəй, ди.
Соң, алайса, бабаңа ник “бабай” дисең дим. Аның са-
калы бар, бабайлар сакаллы булалар бит, ди.
Өлкəннəр дөнья борчуларына күмелеп аһ-зар
килгəндə, Гадилə күршелəренең утынлыгында үз
ишлəре белəн бүлəк-курчакны киендереп-чишендереп,
күзлəрен йомдырып мəш килə иде.
* * *
Башының шаулап, хəле китүен озын ялыктыргыч
юлга сылтап, Зөбəрҗəтнең ялгызы гына каласы килде.
Бəгырь җимеше белəн ничə еллардан соң беренче
очрашуы аны Актирəктəге кимсенүле, яшьлек ялгы-
шы белəн бəйле, сыкрап елап үткəн көннəренə тагын
əйлəнеп кайтарды.
Чоланга əнисе салып биргəн урынга кереп ятып, өй
артындагы чаган ботакларының нидер пышылдаганын
тыңлап, чишмəдəй аккан күз яшьлəрен тыймый елады
да елады ул.
Иренең хыянəтен үз күзлəре белəн күргəн Зөбəрҗəт
капыл гына аңардан аерылып китмəде. Үз бəхетемне
таптым, дип, əти-əни сүзеннəн башка Азаматның ко-
чагына ташланган Зөбəрҗəт гарьлегеннəн башын кая
тыгарга белми өзгəлəнде. Туган бусагага ничек кайтып
егылыр, əти-əнисенə нилəр дип аңлатыр. Каенанасы
белəн киңəшеп, бала туганчы түзəргə булды. Бəлки
əле, тормыш җайга салыныр, дип тə өметлəнде. Əмма
Азамат, Галяны ташлап Зөбəрҗəткə ничек тиз күчкəн
булса, Зөбəрҗəтне Зөлхəбирəгə алыштыруны да бер-
нинди авырлыксыз башкарды.
Язмыш яшьлек дусты Галя белəн тагын бер тапкыр
очраштырды əле аны. Моңа мең тугыз йөз алтмыш ал-
тынчы елның апрелендə бөтен дөньяны “аһ” иттергəн
Ташкенттагы җир тетрəү сəбəп булды. Ташкентка килеп
урнашуына ел ярым гына иде əле ул вакытта.
Ул көннəрдəге мəшхəр мəңге күңелдəн җуелмас бер
чи яра булып оешып калды. Дистəлəгəн танышларын
югалтты Зөбəрҗəт. Гүзəл Ташкент шəһəре бөтенлəй
үк булмаса да, һəрхəлдə, яртылаш җимерелгəн иде.
Зөбəрҗəтлəр, тəүлегенə ике-өч сəгать кенə йоклап,
җимереклəр арасыннан кешелəрне коткарып йөрделəр.
Жан авазы белəн кычкырган, ыңгырашкан тавыш-
лар күп айлар буе колак төбеннəн китмəде. Моны үз
күзлəре белəн күргəн кеше мəңге онытырлык түгел иде.
Кычкырып-кычкырып та ярдəм ала алмаганнарның та-
вышы əкренлəп тынды, чөнки техника житешми, ə кул
көче белəн генə күтəрə алмаслык ташлар, плитəлəр
күплəрнең тере килеш шунда күмелеп калуына сəбəпче
булды. Бөтен ил Ташкентны хəрабəлəрдəн арынды-
рып, өр-яңадан төзүгə күтəрелде. Ярдəмгə килүчелəр
арасында Зөбəрҗəтнең танышлары аз түгел, һəм шул
исəптəн Галя да бар иде.
* * *
Шəйсолтан карт, кызының баласын калдырып, бер
хəбəрсез юкка чыгуына бик ачуы килсə дə, инде кызы
кайтып күренеп, Гадилəнең китүе билгеле булгач,
аның өчен ут йота башлады. Ничеклəр итеп, ут кебек
бөтерелеп, карт белəн карчыкның төссез, бертөрле
тормышларын бизəп йөргəн шушы сөенеч төенчеген
биреп җибəрəсең! Оныгы түгел, үз кызы бит инде ул
аның. Бер яшеннəн бирле күпме шатлык-куанычлар,
борчулы көн-төннəр бирде ул аларга. Əби белəн бабай
Гадилəнең тəпи атлап китүен, сөйлəшə башлавын, бе-
ренче һөнəрлəрен күрделəр. Ул итəклəрен чеметеп
идəн уртасында тыпырдаганда, бөтен эшлəрен таш-
лап, кул чəбəклəп тордылар. Чирлəгəндə, баш очында
утырдылар, ашауларын ашамый, төн йокыларын кал-
дырып, аның өчен, бары аның өчен генə яшəделəр.
Кызлары ата-баба йортын үз итмəде шул, нишлəптер.
Аның белəн бергə тəгəрəп үскəн балалар барысы да
авылда. Бер ул гына бəхетен читтəн эзли. Һəм берен-
че адымыннан ук абынды. Иреннəн аерылып кайткач
та басылып кына шушында яшəр, эшлəр, дип ышан-
ганнар иде – киресенчə килеп чыкты. Кечкенə бала-
сын калдырып, тагын бəхет эзлəргə чыгып китте. Бала
күтəреп кайтып, əти-əнисен нинди хəсрəт утына салган
иде. Авыл халкы алдында, туган-тумача алдында бер
дə күңелле хəл түгел. Үз сөягебез үзебездəн артмас,
бер урынына ике кызыбыз булды, дип, үзлəрен үзлəре
юаткан булдылар. Кабат чыгып китəр дип, башларына
да китермəделəр.
Бүген ул кабат умарталыкка да бармады. Күпер ягын-
нан сыер-сарык тавышлары ишетелə башлагач, авыл
очына малларны каршыларга китте. Аяклары бик
авыртса да, йөрəк януга караганда түзəрлек.
Гадилə иярергə тиеш иде бит. Кая китте бу бала?
Əнисе алып кайткан курчак белəн чыгып киткəннəн
бирле күзгə-башка күренми. Зөбəрҗəте дə, булмаган
бəхет артыннан куып йөрер-йөрер дə, шушында кай-
тып урнашыр, дигəн уй да җимерелде. Гадилəне алып
китəргə кайткан. Бер караганда, бала əнкəсе янында
булырга тиеш. Ə оныгыннан аерылу Шəйсолтанның
əҗəл чирен тизлəтер генə кебек. Һəм чирнең чигенə
торган түгеллеген белə торып, ул баланы алып калу
үзе үк дөрес гамəл булмас. Ташкент бит – авыл белəн
Бөгелмə арасы түгел, айт иткəн саен тайт итеп кайтып-
китеп йөри алмас Зөбəрҗəт тə. Тапты бит китəр җир.
Көтү, сөзелеп, Шəйсолтан басып торган күпергə
якынлашты. Аларның Кызыл сыерлары, хуҗасын
танып алып, туктап калды да, сузып мөгрəп алды.
Шулай үзенчə хуҗасын сəламлəве булды, ахры. Акыл-
лы мəхлук. Тинтəклəнеп, телəсə кайдан азык эзлəп, бо-
рынын сузып йөрми. Көтүдə үк туеп кайта. Шəйсолтан,
сыер-мазар качмасын дип түгел, шулай үзе көтү каршы-
ларга ярата. Бүген дə шуның өчен килде күпер төбенə.
* * *
Сыер-сарык тавышлары ишетелə башлау белəн,
Гадилəнең дус кызларын əнилəре чакырып алды. Шул
вакытта аның исенə теге матур апа килеп төште. Китте
микəн? Күз алдына өстəл тулы нигъмəтлəр килде.
Көндез туйганчы ашый алмады шуларны. Курчак-
ны тизрəк Нурсөялəргə күрсəтергə йөгерде бит. Нигə
“алып китəм” ди ул Гадилəне? Əнкəсе дə “сине алырга
кайткан” дип утырган була бит.
Гадилə, курчагын күтəреп, əкрен генə ишегалдына
килеп керде. Теге апаның ялтыравыклы туфлие баскыч
төбендə тора, димəк, китмəгəн. Гадилəнең кайтканын
көтə микəн əллə? Нишлəргə? Кинəт Гадилəнең башына,
качарга, дигəн уй килде. Тик кая?
Ул курчагын баскыч төбенə утыртып куйды да, кире
урамга чыкты. Күпер ягыннан авылга көтү кайтып килə
иде. Гадилə күп уйлап тормады, умарталык ягына
йөгерде. Мансур абый шунда. Теге апа киткəнче, умар-
талыкта качып калыр. Шулай уйлады сабый күңеле.
Малларын каршы алырга капка төбенə чыккан əби-
чəби аңа игътибар итмəде дə. Беткəнмени урамда ча-
булап йөрүче бала-чага. Йорт саен дүрт-биш бит алар.
Ул басу капкасына тикле туктамый йөгерде, аннан,
хəле бетеп, артына əйлəнеп карады. Бабасы капкадан
сыерларын кертеп ята иде. Гадилə умарталык юлында-
гы ялгыз имəнгə турылап, басу эченнəн генə элдерт-
те. Ə уң якта шомлы караеп ялгыз каен калды. Аның
биле тиңентен арыш арасында чикерткəлəр сикерешə.
Бер көтү черки баш очында безелди. Баш җыеп ятучы
арыш сабаклары битлəрен, аяк-кулларын сыдырды-
лар. Ерак түгел ике кош очып күтəрелде. Гадилəнең
коты ботына төште. Аның моңа тикле умарталыкка
берүзе генə барганы юк иде əле. Кичкырын бигрəк
тə. Имəн янына җитəрəк, егылып тез башын канатты.
Елап җибəрмəкче иде, янында аны жəллəргə кем дə
юк, аннан соң, елап вакыт уздырырга ярамый, караңгы
төшкəнче Мансур абыйсы янына барып җитəргə кирəк.
Инеш буена җитəрəк, аны бакалар җыры каршы алды.
Бабасы ясаган култыксалы басмадан чыкканда, басма
өстендəге бака балалары чулт-чулт тирə-якка сике-
реште. Гадилəнең аларны карап торырга вакыты юк.
Иртəгə килер ул алар янына. Теге ападан котылып кала
алса, килер.
Кинəт ул матур апаны матур итеп түгел, албасты
кыяфəтенə кергəн котсыз, куркыныч итеп күз алды-
на китерде. Албасты, тешлəрен ыржайтып, чəчлəрен
туздырып, əллə нинди котсыз тавышлар чыгарып,
аның артыннан куа кебек тоелды. Əнкəсе сөйлəгəн
əкияттəге сыман албасты бер дə себеркегə атланып
очмый, ə сəлəмəлəрен җилфердəтеп, Гадилə артын-
нан чаба, имеш. Ул куркуыннан калтырана башлады.
Тизрəк, тизрəк! Əнə Актырнакның да тавышы ишетелə.
Таудан юкəлеккə менсə, умарталык бит инде. Чокырла-
нып җиргə уелган ат тəгəрмəче эзлəре ашыгып атла-
ган Гадилəнең кечкенə аякларына комачаулый. Тауга
менеп җиткəч, көн кинəт караңгыланып киткəндəй
булды. Гадилəгə һəр агач артында бер албасты торган
кебек. Ул, качканына үкенеп, үксеп җибəрде.
(Дәвамы.)
Фото: Freepik.