Чәчмә әсәр
25 Июля 2023, 04:45

Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (4)

Каенанасының исə авырлы килененнəн бер генə авыр эш тə эшлəтəсе килмəде...

Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (4)Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (4)
Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (4)

(Дәвамы.)

* * *
Гадилə бик телəп, көтеп алынган бала булды. Бергə
тора башлауларына дүртенче ел дигəндə, Зөбəрҗəтнең
авырлы икəне беленде. Моңа барысы да шатландылар.
Азамат өчен ул кинəт кенə ни өчендер “йөзек кашы”на
əйлəнде. Ул сүзне Зөбəрҗəт һич кенə дə яратмады. Ə
Азамат өзлексез “йөзек кашым” дип сайрады. Бу сүз
Зөбəрҗəткə ниндидер ясалмалылык чəчə кебек иде.
– Йөзек кашым, син миңа, һичшиксез, малай алып
кайтырга тиеш, – диде шатлыктан күклəрдə очып
йөргəн Азамат.
– Бусы тагын нинди сүз инде? Ходай кемне бирə инде,
җаным. Иң мөһиме – исəн-сау гына тусын, – дип, аны
җиргə тартып төшерə хатыны.
Каенанасының исə авырлы килененнəн бер генə авыр
эш тə эшлəтəсе килмəде. Бакча эше, кер юу, иелеп идəн
юу кебек эшлəрне əллə нинди риясыз хəйлəлəр белəн
Зөбəрҗəттəн алыр иде дə, аңа җиңелрəк эш кушар иде.
“Əни, син бозасың бит мине”, – дип көлə иде моны аңлап
алган Зөбəрҗəт. Өйдə тузан сөртеп, ашарга əзерлəп
кенə йөргəн хатын, эшкə баргач, рəхəтлəнеп киерелеп
эшли. Башта аның бəби көткəнен белмəделəр дə. Измə
тулы чилəклəрне очыртып кына йөртте ул. Штукатур-
лый торган объектның иң җайсыз, хəтəр җирлəренə
ул менде. Эшен яратып, күңелен салып эшлəде. Аның
кулында шпатель, мастерок ише эш кораллары уйнап
кына торды.
– Зөбəрҗəт, җитте сиңа, кияүгə чыкканыңа инде күп-
ме, бер бəби алып кайтырга вакыт, кызый, ирең читкə
йөри башламасын. Гаилəнең тоткасы – бала ул, – диде
бер əбəткə туктагач, Хəмидə апасы.
Аның үзенең өч малае бар. Ире Таһир белəн бергə
эшлилəр. Шулкадəр дус-тату гаилə. Хəмидəнең əллə
ни матурлыгы булмаса да, ниндидер сөйкемле сөякле
хатын ул. Ире шуңа да бер генə адым да аның артыннан
калмый йөри торгандыр. Чандыр гына ир Хəмидəнең
дə, үзенең дə измə тулы чилəген күтəреп чаба. Хəмидə
аны: “Нəрсə, мин инвалидмыни, үз эшемне үзем эшлим,
ник минекен дə күтəреп чабасың?” – дип битəрли.
– Ə без, Хəмидə апа, заказ бирдек инде, – диде
Зөбəрҗəт, оялып кына.
Кызларга шул гына кирəк тə. Зөбəрҗəтне сырып ал-
дылар, бастырып, əйлəндерə-əйлəндерə карадылар.
Кемдер сөенде, кемдер котлады, кемдер киңəшлəр
бирде. Ə бу вакытта Зөбəрҗəтнең авыры инде төбəлеп,
белеп караган кешегə сизелерлек иде. Ул көнне
Зөбəрҗəт эштəн кайтканда үзе генə кайтты. Авырлы
хатынның көйсезлəнүе булдымы, үз уйларына бире-
леп мышкылдап та алды. Əйе, аның бəхетенə күз генə
тимəсен: аны ярата торган ире бар, каенанасы дус кы-
зыдай якын күреп тора, яраткан эше бар. Авыр булсын,
ни булган. Мин дə хан кызы түгел, кеше эшлəгəн эшне
эшлим, авырыксынып эшлəмим бит, дип уйлады ул.
Июль аеның соңгы көннəре. Кошлар сайраудан тук-
таган. Ул, гадəттə үтеп йөри торган урман почмагын-
нан тирə-ягына каранып, кызган һавада əлсерəгəн
чикерткə сайрауларына игътибар итеп, һавада эленгəн
рəшəне күзлəп, чүəклəрен салып, кызган юл комын-
нан əкрен генə атлады. Тəнендə рəхəт бер алҗыну,
карынында дөньяга килергə ашкынып ятучы сабые.
Зөбəрҗəт хəзер аны бөтен барлыгы белəн ярата, шул
сабые белəн генə яши. Дөрес, ул ирен дə бик ярата,
каенанасы да газиз аңа, əмма сабые башка, ул икенче!
Бала тапканда ана җаны кыл өстендə кала, дилəр.
Куркынып, шуларны уйлады Зөбəрҗəт. Ул ничеклəр
табар? Җаннан җан яралу – иң авыр хəл, дилəр. Нилəр
күрер бу газиз башлар?.. Түзəр Зөбəрҗəт, ничек тə ба-
ласы хакына түзəр. Бала хакына аналар нилəр генə
эшлəми. Бала – җан җимеше, дия иде əнкəсе.
Уйга чумып атлаган хатынны урман читенə чыгып хəл
алып утыручы каенанасы белəн китапханəдə эшлəүче
күрше Камалия апа көтеп алдылар. Чираттагы ялдагы
каенанасы Камалияне шомыртка барырга күндергəн
икəн. Чүмəкəй тулы чилəклəрен тотып, кап-кара авыз-
ларын ерып каршы алдылар аны.
– Бигрəк күп җыйгансыз, – диде Зөбəрҗəт, исе китеп,
чилəктəге шомыртка үрелде, – кайдан җыйдыгыз?
– Менə, чишмə ягында əрəмəлек башлана, шунда
егылып уңган инде шомырт, – диде хатыннар.
– Кайту белəн шомырт бəлеше пешерербез, Аллаһы
боерса, – диде каенанасы канəгать кенə. – Аша,
Зөбəрҗəт, авырлы кешенең күзе төшə ул ризыкка.
Ни генə ашыйсың килсə дə, кыенсынып торма, бер-
бер кимчелек белəн тумасын, борынгыдан ук шулай
дигəннəр. Əбилəр белми əйтмəс.
Əй ярата иде Зөбəрҗəт тə балачакта шомырт җыярга.
Ул олы яландагы шомыртның күплеге, аның эреле-
ге. Тирə-яктагы урмансыз авыллардан да килəлəр
иде анда. Бер шулай күрше кызы белəн шомыртка
бардылар. Инде җитү кызлар иде. Җырлый-җырлый
җыйдылар, агач күлəгəсендə урманның мең төрле хуш
исенə исереп, əллə нинди кызыклар сөйлəп утырды-
лар. Чилəк аз гына тулмый калды. Аны тутыру өчен иң
тəмле, иң эре шомырт агачын эзлəп, сайланып озак
йөрделəр. Чөнки кайту белəн əнисе ашап карый: кызым
шомыртны сайлап җыя белде микəн?
Алар күңеллəренə ошаган шомырт агачын тапкан-
да, кояш кызарып урман артына качарга җыена иде.
Кызлар əллə нинди рəвешлəргə кереп кəкрəеп авыш-
кан агачка менеп утырды да, шəп агач табуларына
сөенеп, чыркылдашып, җырлый-җырлый җыярга да
кереште. Нинди туктамый җырлау булгандыр. Агачның
шыгырдаганына да, шырт-шырт итүенə дə игътибар
бирмəгəннəр. Бервакыт, əллə кызлар җайсыз хəрəкəт
ясап, əллə агачның үз вакыты җитеп, дөбердəп сынып
та төштелəр. Күрше кызы: “Əлəй, малай, беттек бит!” –
дип кенə əйтə алды...
Камалия апасына да искитмəле яңалык булган икəн
Зөбəрҗəтнең хəле. “Зөбəрҗəт җанашым, янымда
эшлəгəн китапханəче кыз китте, балчык, кирпеч ара-
сында каткан чалбар киеп йөрү булмас, кил үз яныма.
Начальство белəн үзем сөйлəшəм”, – дип, чат ябышты.
Каенанасына шул гына кирəк тə: элеп алып, селкеп
салды: “Шулай булмый ни, кызым, шундый урын барын-
да ике дə уйлама. Алга таба укырсың да менə дигəн
эшең булыр, ичмасам”, – диде.
* * *
Октябрь аенда Зөбəрҗəтлəр китап укучылар конфе-
ренциясе үткəрергə уйлады. Моның өчен унынчы “а”
сыйныфыннан да кулае юк, дип, сыйныф җитəкчесе
Зөлхəбирə белəн сөйлəшеп тə куйдылар. “Бу сыйныф-
та кызлар да бик күп һəм бик актив сыйныф ул”, – диде
Камалия. Бар нəрсə дə əзер булгач, көнен билгелəргə
Зөбəрҗəтне җибəрде Камалия апасы.
Зөбəрҗəт мəктəптə Зөлхəбирəне очрата алмый
кайтты, аны район үзəгендə, диделəр. Кичен Азамат,
гадəттəгечə, тимерьюлчылар клубына эшкə китте, ə
Зөбəрҗəт Зөлхəбирə тора торган укытучылар тулай то-
рагына юнəлде, исəбе – укытучы кызны күреп, конфе-
ренция турында сөйлəшеп кайту иде.
Тулай торакның утлары ялт итеп янып тора.
Тəрəзəлəрдə ап-ак челтəрлəр. Тик тышкы ишекне ачып
керү белəн коридорда караңгылык каршы алды аны.
Кереп, бераз торгач кына түрдəге тəрəзəдəн төшкəн
лампочка яктылыгы белəн ишеклəр шəйлəнде. Беренче
ишекне шакып: “Зөлхəбирə кайсы бүлмəдə тора?” – дип
сорады. Чем-кара чəчле, кечкенə гəүдəле, ирлəрнекенə
охшаш калын тавышлы математика укытучысы, бик
ипле генə итеп, Зөлхəбирəнең кайсы бүлмəдə торганын
аңлатты да ишекне япты. Ə Зөбəрҗəт əлеге тавышның
“хатыны килгəн” дигəн сүзен ишетеп алды. Кемнең ха-
тыны килгəн, ник килгəн – Зөбəрҗəткə ул кызык түгел.
Бөтен уе – коридорның теге башындагы ишеккə ничек
барып җитəргə. Сыгылып торган идəн такталарына кур-
ка-курка басып, əкрен генə атлады ул. Диварга тотынып
барып, иң соңгы ишекне какты. Эчке яктан чыркылдап
көлгəн тавыш ишетелə. Ə ир-ат тавышы берөзлексез
нидер сөйли. Зөбəрҗəт сак кына ишекне тагын шакы-
ды. Хатын-кыз, көлə-көлə, килеп ишекне ачты. Ул ачкан
ишектəн Зөбəрҗəт Азаматны күреп калды. Ире, өс
киемнəрен салып, үз өендəге кебек, караватка сузылып
ятып, нидер сөйли иде.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (4)
Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас