Чәчмә әсәр
24 Июля 2023, 03:41

Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (3)

Ул чактагы беркатлы унҗиде яшьлек кыз Зөбəрҗəт Галяның “барыбер яшəтмим” дигəн сүзен колагына да элмəде...

Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (3)Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (3)
Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (3)

(Дәвамы.)

2
Юлга ниндидер бер шиклəнү, борчылу белəн чыкты
Зөбəрҗəт. Авылда яшəгəндəге газаплы юл мəшəкате
канга сеңгəндер шул. Берəр җиргə барасың булса,
кичтəн район үзəгенə колхоз сөтен илтүче тракторчы-
дан сорап белешергə кирəк: иртəгə барамы, юкмы?
Барса, сине алып бара аламы? Таңнан торып, ферма
йортында яки олы юл буенда иртəнге савымның
төгəллəнүен, лаборантканың эше бетүен, сөт
бидоннарының трактор арбасына төялүен көтəргə
кирəк. Əле аннан соң да сəгате-минуты җитү белəн
кузгалып китə, дигəн сүз юк, кырыкмаса кырык
аңлашылмаучылык килеп чыгарга мөмкин. Тракторист,
шул сөтлəре төялгəн килеш, иртəнге ашын ашарга кай-
тып килəсе булырга мөмкин. Яки берəр авыр хəлдəге
авыруны больницага алып барырга өенə кагылыр-
га кирəгə. Шулай да, таңнан торып, сөт тракторының
салам түшəлгəн, бидоннар тезелгəн арбасына элəгү –
бу көнне ничек тə район үзəгенə бару мөмкинлеге бар
дигəн сүз.
Ташкенттан Бөгелмəгə кайту өчен Зөбəрҗəткə кичке
алтыда тимер юл вокзалына килү җитте. Этешеп-
төртешеп булса да поездга утырды, менə таң атып
килə. Төне буе юлга чыгу шатлыгыннан керфек тə как-
мады ул. Поезд тəгəрмəчлəренең ритмлы көе астында
инде Арал диңгезенə дə җитеп килəлəр, ахры. Вагонга,
дөя йоныннан бəйлəнгəн оекбаш сатып йөрүче казах,
нугай хатыннарына ияреп, кипкəн балык, диңгез исе
тулды.
Ташкентка килеп урнашу Зөбəрҗəткə икенче дөньяга
атлап керү белəн бер булды. Март ае, тирə-якның
əйтеп-сөйлəп бетермəслек гүзəллеккə төренгəн чагы.
Ə аркылыга-буйга йөреп чыга алмаслык базарлары!
Йə Ходаем, бар икəн җирдə гүзəл урыннар, оҗмах
күрəм дигəн кешегə əллə кая барасы юк икəн, шушын-
да гына килəсе! Беренче көн базарга чыккач берни дə
ала алмый кайтты ул. Көне буе карап кына йөрде. Əле
карап йөрергə дə бирмəделəр.
Базарда сату итүче үзбəк халкы алтын чəчле, зəңгəр
күзле Зөбəрҗəтнең каян килгəнен бик тиз генə сизеп
алалар да, тотыналар тауарларын мактарга. Узып китə
башласа, җиңеннəн тартып, яннарыннан җибəрми би-
мазалыйлар. "Алың, алың! Күрче, ай-һай-һай, чырай-
лы!” – дилəр. Кызыксынып, хакын сорасаң башлаган
хактан гел төшеп бетəлəр. Əллə нилəр алырдай булып
йөрде, əмма яңа килеп урнашкан кыз, кесə хəлен уйлый
да, əйдə ярар, эшли башлыйм инде, аннан иң-иңнəрен
алырмын, дип, үз-үзен юатып китə. Əмма сатучылар ан-
дый-мондый гына түгел, киткəн җиреннəн кире борып
алып килеп тагын кыстый башлыйлар.
Зөбəрҗəтне бу якларга ияртеп алып киткəн Сəлисə
апасы аны өйрəтте: “Син, Зөбəрҗəт, нинди дə булса
ошаган əйбер күрдем дип, шаккатып карап торма,
болар – шома халык, бер тиенсез калырсың. Эшкə
урнашып акча эшли башласаң, əллə нилəр алырсың,
базар – кача торган урын түгел”, – дип, тиз-тиз йөртə
башлады. Ə Зөбəрҗəт булмаган акчасына күңеленнəн
инде əллə нилəр алып бетерде. Аллы-гөлле атлас,
сатин, ефəк чүпрəк-чапрак, һушларыңны алырдай,
əллə нинди бизəклəр төшерелгəн яулыклар, камзул-
түбəтəйлəр, читек-чүəклəрнең ниндилəре генə юк!
Хəтта башы əйлəнеп, күңеле болгана башлады. Ə
базарның җилəк-җимеш сатыла торган өлешенə килеп
чыккан саен, авызында төкереге кибеп интектерде. Ул
аларны ашап карау түгел, күргəне дə юк бит. Алар ба-
рысы да бик-бик тəмлелəр, ахрысы. Сəлисə апасы са-
тучы үзбəклəр белəн сатулаша-сатулаша, берничə төр
җимеш алды да кайтырга кыстый башлады. Ə Зөбəрҗəт
мондагы хəллəргə вəйран булып, өйдə туган авылында
калган кызы белəн əти-əнисен уйлады. Их, күрсəтергə
иде аларга да менə шушыларны! Аларның бит моны
төшлəрендə дə күргəннəре юк. Ашатырга иде мондагы
җимешлəрнең иң-иң тəмлелəрен генə, кидерергə иде
мондагы асыл киемнəрне аларга да!
Кайтырга бик тəфсиллəп əзерлəнде Зөбəрҗəт. Кы-
зына дигəн бүлəк-күчтəнəчлəр генə дə бер чемодан
булды. Аннан əнкəсенə, əткəсенə, туган тумачага,
күрше-күлəнгə дə бүлəклəр, күчтəнəчлəр төяде. Поезд-
га тиклем дус кызлары китереште, əмма Бөгелмəдəн
ничек кайтырмын, дигəн борчулы уй һич ташламый
инде. Ике кулына – ике чемодан, ике төенчек. Берəр
мəрхəмəтле юлдаш очраса ярар иде, дип тели менə.
Алганда аласы килə, берсен дə калдырасы килми. Бер
кайткач, каенанасын да күрəсе килə, аңа да бик матур
кашемир яулык алды. Лəкин атна-ун көнгə генə кайтып,
Актирəккə дə бару икеле.
Актирəк, Актирəк... Исемең бик матур булса да,
Зөбəрҗəт күңелендə бер генə җылы хислəр уятмыйсың
шул.
* * *
Актирəк бистəсенə килеп урнашу белəн Зөбəрҗəтне
штукатурчылар бригадасына өйрəнчек итеп куйды-
лар. Эшче кулларның күп кирəк булуын исəпкə алып-
тыр инде, яшəү өчен вагоннар куйганнар иде. Алардан
кечкенə шəһəрчек барлыкка килгəн. Шул вагоннарның
берсеннəн Зөбəрҗəткə дə торыр урын бирделəр. Əти-
əни канаты астыннан чыгып өйрəнмəгəн бала башта
куркыбрак калды. Сагыну, юксыну хислəре дə тынгылык
бирмəде. Ни генə əйтсəң дə, монда кайгыртучан əтиең
белəн йомшак күңелле əниең юк шул инде. Колхозның
сыер бозаулары арасында кайныйсың килмəсə, менə
сиңа таш, балчык эше. Җаны телəгəн елан ите ашаган,
ди. Ничек булса да булсын, барыбер түзəм, диде ул, үз-
үзенə үҗəтлəнеп. Җəмəгать мунчасына барып, мунча
керə алмый кайтуы үзе бер тамаша булды. Хəзер генə
көлке ул, ə ул чакта…
Бер ялда иптəш кызы белəн мунчага киттелəр.
Хəмдия дə беренче тапкыр бара. Ишектəн килеп керү
белəн чиратка басып, бер сəгать торгач, билет алып,
чишенү бүлмəсенə керделəр. Зур гына бу бүлмəдə
эзлəнеп йөри торгач, икесенə бер буш урын табып,
чишенə башладылар. Пыш-пыш килеп, əкрен генə
тирə-якка күз ташлап, чишенеп маташучы хатыннар,
əнилəренə ияреп йөргəн, мəктəп яшенə якынлашып
килүче, күзлəрен тасрайтып карап йөрүче малайлар,
чəчлəрен-башларын тузгытып елап утыручы балалар,
ниндидер бер кием өчен шар ярып талашып ятучы ике
марҗа түти – əле болар кыямəт каюмының алгы ягы
гына булган икəн.
Ничек кирəк алай, мең бəла белəн мунчаның юыну
бүлмəсенə барып кергəн Зөбəрҗəт белəн Хəмдия
берара ни булганын аңышмый тордылар. Я Аллаһ,
ап-ак пар эчендə берни күрерлек түгел. Симез-симез
хатыннарның юеш тəннəре белəн килеп орынуыннан
кая барырга белми шактый тордылар. Аларны шул
шəрə тəннəр əле бер якка ияртеп алып киттелəр, əле
икенче якка. Бераздан, күз иялəнə башлагач күргəннəре
дə тəнең тартылмыйча юынып йөрерлек түгел иде. Бер
җирдə таслар тоткан шəрə хатыннар озын чират торса,
икенче якта бөтен мунчасына бер булган, өстəн агып
торучы душка этеш-төртеш.
Бервакыт, кызларның каршысында диярлек, кем-
дер ташлапмы, төшеп калганмы бер кечкенə сабын
кисəгенə басып егылып киткəн əби шəрран ярып ба-
кыра башлады. Кемдер шул егылып яткан карчыкның
кулына басып китте. Ярдəм итəм дип, карчык ягына тар-
тылган Зөбəрҗəтне бер хатын ялгыш этеп җибəрде. Ул
да чак егылмый калды. Шул мəшхəрдə алар ничектер
теге душ астына барып керделəр. Салкын су тəннəрен
өтеп алгач, бер-берсенə карашып алдылар да, тиз генə
ишеккə йөгерделəр. Шул булды шəһəр мунчасы. Бакча
уртасында ыс исе, хуш исле каен себеркесе исе аңкып
торган авыл мунчасында юынып үскəн кызлар моннан
соң ул мунчаны урап уза торган булдылар.
Авылдан килгəн кыз бала, кулга акча керə торган эш
булгач, түзде, тырышты. Бер өйрəнеп киткəч, үзбаш
булып та эшли башлады. Эшне һəрчак җанын-тəнен
биреп, булгач булсын, дип эшли ул. Ничек булса да
булсын, тик авылда гына калмыйм, дип антлар эчте
бит. Дуслар да тапты үзенə. Керəшен кызы Галя һəрчак
терəк булды Зөбəрҗəткə. Бер бригадада эшлəгəн, бер
вагонда янəшə койкаларда йоклаган кызлар аерылмас
булып дуслаштылар. Кичлəрен генə Галя егете белəн
чыгып китə, ə Зөбəрҗəт чыгарга бик яратмый. Яратмау-
дан да бигрəк, кызлар үзлəре генə чыгарлар иде, əнə
ташчылар бригадасына төрмəдəн берəү кайткан ди –
Веня исемле. Аңа кич очраса-а-аң, кыяфəте көндез дə
юлның икенче ягыннан əйлəнеп узарлык.
Шулай да тимерьюлчылар клубына берничə тап-
кыр кинога барып кайтты ул. Анысында да Галя
мəҗбүрилəп үзлəре белəн алды: “Əллə монда вагон
сакларга килдеңме? Яшь чак бер генə ул, – диде бел-
декле кыяфəттə. – Шундый чибəрлегең белəн кешедəн
качып ятасың. Əллə сиңа тиң булырлык егетлəр юк,
дип белəсеңме тирə-якта? Берəрсен үзеңə каратсаң,
яклаучың булыр менə”.
Зөбəрҗəтнең егетлəр белəн йөреп караганы юк та юк
инде анысы. Авылда да Зөбəрҗəт дип төкереклəрен
йотып йөрүчелəргə əйлəнеп тə бакмады ул. Үзенə тиң
булырдай дип санамагач, нишлəсен инде.
Галяның егете бар менə. Егет дисəң дə егет. Тимерь-
юлчылар клубында баянчы булып эшли ул. Үзе шушы
бистəнеке. Аксыл чəчле, эре сөякле, карап кына торыр-
дай сөйкемле, җитмəсə, сүзгə шулкадəр оста. Ни дə
булса сөйли башласа, авызыңны ачасың да аңа карап
катасың. Зөбəрҗəт, үзе дə сизмəстəн, егетең булса,
шундый булсын икəн ул, дип уйлады.
Поезд тəрəзəсеннəн каршы йөгергəн авыл-
шəһəрлəрне, дала-куакларны карап кайту үзеннəн-үзе
үткəннəрне искə төшерə. Кая булса да чыгып китəргə,
бары тик авылда гына калмаска, дип ашкынып чыгып
киткəн туган төбəк, туган туфрак үзəклəрне өзеп үзенə
дəшə. Торган җире җəннəт бакчасы булса да, туган җир
белəн бəйлəп торучы күренмəс җеплəр, шулкадəр ки-
ерелеп, тартылып, бəгырьне кыса, күкрəк читлеге бу
киеренкелеккə түзми шартлар кебек. Поезд əз генə тиз-
леген арттырып, тыкылдавы җитезрəк ишетелə баш-
ласа, Зөбəрҗəтнең дə йөрəк тибеше “тизрəк-тизрəк”
дигəн аваз чыгара кебек.
Азамат һəр яктан да егет солтаны булып күренсə дə,
Зөбəрҗəтнең иң якын дустының егетен тартып алырга
исəбе юк иде. Моңа Галя үзе сəбəпче булды. Һəрхəлдə,
Зөбəрҗəт шулай уйлый.
Галя белəн Азамат берəр җиргə барырга җыенсалар,
Азамат кызлар торган вагонга килə дə Галяның
җыенганын көтеп утыра. Ирексездəн, Галяның җан
дусты Зөбəрҗəт белəн сүз алышырга туры килə. Ə
Азаматның телгə осталыгы, юк кына нəрсəне дə матур
итеп сөйли белүе Зөбəрҗəткə кызык. Ул Азаматның һəр
сүзеннəн тəгəри-тəгəри көлə, аның тагын килүен үзе дə
сизмəстəн көтеп йөри. Азамат килеп керсə, кояштай
балкый, сөенече йөзенə бəреп чыга. Ə бу Галяга бер дə
ошамый башлады.
“Син, кызый, минем Азаматка күзеңне бик алартма,
беткəнме əллə сиңа үзең кебек авыл боламыклары!” –
диде беркөнне Галя бик эре генə. Башка вакытны дус
итеп йөрсə дə, үзенең өстенлеген сиздерүе бу, ни дисəң
дə, Галя – укыган штукатурчы, бригадир.
Зөбəрҗəт тə мин-минлекне бик кичерə торган түгел.
“Авыл боламыгы” дигəн сүзне ул үлсə дə күтəреп
йөрми. Галя үзе дə шəһəрдəн чыккан кыз түгел. Бел-
сен Зөбəрҗəтнең кем икəнен. Азаматны бөтенлəй тар-
тып алу максаты булмаса да, Галяны ирештерү өчен,
үҗəтлəнеп, Азамат янында бөтерелə башлады ул һəм
ник шулай эшлəвенə мең кат үкенде. Азаматка шул
гына кирəк тə, сагыз булып ябышты. Галя аңа əллə бар,
əллə юк. Читкə кагылган Галяның дулавының чиге-ча-
масы булмады. Зөбəрҗəткə чамасыз һөҗүм башланды.
“Бел, кызый! Əгəр дə Азаматны миннəн тар-
тып алырга уйлыйсың икəн, – диде ул, үтемле генə
итеп, – мəңге бергə була алмаячаксыз, алай гына да
түгел, бəхетнең чыраен да күрмəячəксең! Мин уйнап
сөйлəшмим”, – диде. Һəм сүзендə торды да: иң берен-
че итеп Зөбəрҗəтне еракка йөреп эшли торган брига-
дага күчертте. Аннан бер вагонда яшəгəн кызларны
аның белəн аралашудан тыйды. Ерак-ерак авыллардан
җыелган, акны карадан аерырга өйрəнмəгəн беркатлы
авыл кызлары ут янып торган бригадирдан шүрли иде.
Тора-бара коменданттан Зөбəрҗəтне фатирга күчəргə
мəҗбүр итте.
Зөбəрҗəт тə бер яңагына сукканда икенчесен куеп
тора торганнардан түгел шул. Башта, Азамат килгəн
саен, дус кызыңның егетен тартып алуны начар гамəл
дип караган булса, хəзер, Галяга ачу итеп, аның янын-
нан Азамат белəн юри җитəклəшеп узып китə башла-
ды. Шулай итеп, китте-китте, август аенда алар туй да
ясап куйдылар. Галя такмаклый-такмаклый елап, куш
йодрыклап мендəрне төйде: “Барыбер яшəтмим, бары-
бер яшəтмим!” – дип бəргəлəнде.
Ул чактагы беркатлы унҗиде яшьлек кыз Зөбəрҗəт
Галяның “барыбер яшəтмим” дигəн сүзен колагына
да элмəде. Ə ул буш сүзлəр булмаган икəн. Азамат
белəн берничə ел яшəгəч, авылдан чыгып киткəндə
əнисе: “Башларыңны мамык мендəрлəргə салып
йокла, балам”, – дип биргəн мендəр эченнəн бала йод-
рыгы кадəр бер төенчек табып алды. Андый бозым-
китемнəргə ышанмаганга, шиклəнə белмəгəнгə ул аны
ишегалдындагы бүрəнə өстенə куеп актарды. Эченнəн
чыккан чəч, тырнак, кыска йон, тагын шуның ише
нəҗес-шапшак нəрсəлəрне күргəч, куркып, ишегалды-
на сибеп җибəрде. Əмма күңелдə ниндидер бер шик,
курку калды.

(Дәвамы бар.)

Фото: marymarkevich;  Freepik.

Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (3)
Әнисә МӨБӘРӘКШИНА. Гадилә. Повесть (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас