

Нишләп монда кала салырга булдылар микән? Башка урын табылмадымы микәнни соң?! Авыл ич бу... Бетсә ни... кемнәрдер өчен генә беткән бит ул. Авыл исемен күтәреп, аламамы-сәләмәме, үз өендә, үз көнен үзе күреп яткан бу карчык адәм исәбендә йөрми, күрәсең. Кеше өстенә кеше кертү, кешенең җаны чыкмас борын кабер казу бит бу. Болай иткәнче, аның өен генә калдырып, сөреп иген чәчсәләр ата-бабалар рухы бу кадәр үк кыерсытылмаган, мәсхәрәләнмәгән булыр иде. Бу эшләр өчен син аларны үпкәләп ятмыйлар дисеңмени?! Ничәмә-ничә буын тәрбияләнгән күпме нигезләрнең эзе дә калмады! Алар урынында шушы җирдә яшәп дөньядан кичкән кешеләргә бөтенләй ят булган йортлар серәеп утыра.
Һәр яңа йорт алдында туктала-туктала бара Хәдичә әби. Монысының түбәсен үк ябып куйганнар. Шундый ялтырый, һич туры карарлык түгел. Бусы мунча бугай. Аның өе чаклы бар. Теге килүендә ул юк иде кебек. Мунча каршында зур гына таш өеме. Кайдандыр сүтеп алганнар булса кирәк, ташлары балчыклы-ниле.
Хәдичә әби шундый ташлар белән эшләгәнен хәтерләде.
Сугыш вакытында алар авыл уртасына кое казыганнар иде. Җыен кыз-хатын. Урманның эченә үк кереп утырган болай да бәләкәй авылның ир-егетләрен кырып-себереп сугышка алып киттеләр. Агачтан бура ясап төшерергә хатын-кызның кулыннан килмәде. Коеның стеналарын таштан күтәрделәр. Ташны авылдан биш чакрым ераклыктагы таудан чыгарып, бәләкәй арба белән ташыдылар.
Колхозның бүрәнә келәте янгач, аны да, нәкъ шушылай, таштан салганнар иде. Мең газап белән. Лом, кәйлә белән таш ватып, таш каерып, тал чыбыгыдай беләкләре ничек чыдады икән?
Хәдичә әби тукталып, як-ягына каранып алды. Коены узды да мени? Карап китәрмен дигән иде бит. Өстенә такталар тезеп таш бастырып киткән иде. Борылып кире китә башлады... Әйе, узган икән шул. Нәрсә, ни галәмәт бу? Җир, балчык кантарлары гына, кое үзе юк... Чукынмышлар, ничек куллары барган ташларын чокып алырга? Кайчангы, нинди кое иде бит! Авылның үткәнен хәтерләтеп торган бердәнбер әйбер иде. Чокырына чүп-чарларын тутырганнар. Хәдичә әби таягы белән төрткәләп карады. Акылга килеп кала салу гына аз булган үзләренә. Ничектер Хәдичә әби урам очына карыйсы итте. Анда да күреп гадәтләнгән нәрсәдер юк кебек... Тукта... келәт, келәт тә юк ләбаса! Әллә ялгышаммы дип, ХәдиЧә әби урамның икенче очына карап алды. Юк, бу башында иде, тегермән буасы ягында. Үз күзләренә үзе ышанмыйча, җаны түзмичә, шунда барып, карап килергә булды. Ерак ара түгел, үрне генә менәсе.
Кояшта әлсерәп йончыган үләннәрне аралап, чырагачтай коры җил исә.
Келәт урынында казылмалар гына. Кое шикелле, моны да ботарлаганнар, иелеп алырга ник бер таш калсын. Анда-монда черек такта-токта, сынык-санык бүрәнә башлары гына аунап ята. Бая кемнеңдер мунчасы алдында күргән ташлар шушылар булгандыр, мөгеан.
Монда чаклы килгәч-килгәч, үзе туып-үскән ата-ана нигезендә дә булып китми ярамас. Хәдичә әби, ата йорты каршындагы өянкене күзләре белән эзли-эзли, аръякка илтә торган тыкырыктан төшеп китте. Яңа биек йортлар каплаган, өянке күренми дә күренми.
Әнә йорт урыннары да... Өянке... ә өянкеләре!.. Хәдичә әби сулышсыз калды. Аяк буыннары, тыны чыккан туп шикелле йомшап китте дә, ул киселгән өянке төбенә килеп утырды. Агачлар туракланып, әрдәнә итеп өеп куелган. Ул бит әтисе утырткан өянке иде. Өйләре булган җирдә нәрсәдер төзи башлаганнар. Хәдичә әбинең күз кабаклары, ком тутыргандай авыраеп ачыттырды. Эчендә нәрсәдер тартышып өзелгән сымак булды.
Тау өстендә дүрт җиңел машина күренде. Алар бу якка борылдылар. Ялга килә дә башладылар, дип уйлады Хәдичә әби. Авырсынып кына күтәрелде. Алар килеп җиткәләгәнче моннан китеп калырга кирәк.
Тирә-юньне алтын суына коендырып, кояш үзенең бер чабуы белән ерактагы урманга орынган. Кунып сайрар урыннары күбәйгәнгә сөенгәндәй, шул арада үз итеп өлгергән йорт-мунча башларында кошлар чыркылдаша.
Хәдичә әби атлый да атлый, ә өенә һаман булса җитә алмый. Инде бер тәүлек бара кебек.
Ниһаять, өе каршындагы, теге ирләр кагып киткән тимер казыкка килеп тотынды. Хәл алган арада өен, ихатасын күздән кичерде. Икенче ызан буйлап та казыклар тезелеп киткән. Өе бөтенләй казыклар арасында утырып калган. Бу урынга да ни дә булса салачаклардыр инде. Димәк, кемнәрдер аның тизрәк дөнья белән бәхилләшүен көтеп яши. Ул үлү белән өе дә, нигезе дә, үзе кебек, юкка чыгачак.
Баягы машиналарның өчесе теге башка, берсе Хәдичә әбигә кыйгач, салынып бөтеп килгән йорт янына килеп туктады. Хатын-кызы, бала-чагасы – барсы биш-апты кеше төште. Кайсының кулында – песи, кайсыныкында бүрек чаклы гына эт. Күңелле шау-шу, ыгы-зыгы башланды. Карчык ягына борылып та карамаган бу кешеләр аңардан көләләр, мыскыл итәләр дип уйлап, Хәдичә әби, киртә капкасын эчтән бау белән эләктереп, өенә кереп китте. Ишек-тарәзәләрен ябып, өстәлдәге икмәкләрен мич янындагы шүрлеккә күчереп, сөлге белән ябып куйды.
Җиргә әкрен генә караңгылык инде.
Хәдичә әби өшеп киткән кебек булды. Ишек төбендәге чөйдән җиңсез камзулын алып киде, шул килеш суынып бетмәгән мичкә озак кына сөялеп торды. Алай да тәненә җылы үтмәгәч, ул әле күптән түгел генә сырган кара тышлы, кышның зәмһәрир суыкларында гына ябына торган мамык юрганы астына кереп ятты. Һәм өстендә, җир катламы белән бастырылгандай авырлык тоеп, теләсә дә инде шушы авырлыкны өстеннән алып ташлап, кабат аягына басуына, ихатасына чыгып кояшка, көнгә багуына... өмете киселеп, күзләрен йомды.
Фото: Мунир ВАФИН.