Чәчмә әсәр
21 Июля 2023, 05:00

Əнисə МӨБƏРƏКШИНА. Гадилә. Повесть (2)

...Гадилəне алып кайткач, яңадан яшəреп дəртлəнеп яши башлады бит алар.

Əнисə МӨБƏРƏКШИНА. Гадилә. Повесть (2)Əнисə МӨБƏРƏКШИНА. Гадилә. Повесть (2)
Əнисə МӨБƏРƏКШИНА. Гадилә. Повесть (2)

(Дәвамы.)

Шəйсолтан бабай, инешкə җитəрəк, ялгыз имəн
төбенə килеп туктады. Атын тугарып, умарталык ягына
чыгарды да, балта-пычкысын алып, эшкə кереште.
Шулай итеп, иртəнге хəллəр онытылды.
Олы ялан ягыннан урман авызыннан агып чыга тор-
ган инеш чытырман куаклар арасыннан тар гына булып
агып килə дə умарталыкка керергə уңай булган шушы
урында, таралып китеп, сазлык ясап ага башлый.
Шəйсолтан бабай уйлап чыгарган шушындый төр күпер
бик туры килеп тора монда. Беренчедəн, инеш агач-
лар өстеннəн бик матур булып ага, икенчедəн, арба
тəгəрмəчен сазлыкка батудан саклый ул.
Киртə юанлыгы гына таза агачларны юынып, ботак-
ларын чистартып, бер җиргə өйде, аннан шуларны бер-
берсенə туры китереп, иплəп кенə инеш агымы уңаена
тезə барды. Искелəрен басу ягына чыгарды. Саф инеш
суы көмеш тəңкə чылтыраган тавышлар чыгарып, яңа
юнылган агачлар өстеннəн сөенə-сөенə ага башлады.
Алдагы күпер-басма да шулай эшлəнгəн иде. Шомырт-
чиягə йөргəн əби-чəби дə, кыз-кыркын да бик ярат-
ты аны. Аркылы чыкканда бит-кул юып, тез тиңентен
итəклəрен күтəреп, арыган аякларын чылатып, мəш
килəлəр иде.
Кояш төшлеккə якынлаша башлагач, нык кына тама-
гы ачканлыгы сизелде картның. Башка вакыт булса,
шушында имəн төбендə генə капкалап алыр иде. Ə
бүген иртəнге чəй дə эчелмəгəч, умарталыкка менеп,
учакта бəрəңге күмеп, чəй кайнатырга булды. Аннан
соң, кортларының хəлен белүне дə мəслихəт тапты.
Эшкə бирелеп китеп, вакыт үткəне дə сизелмəгəн бит.
Учак тергезеп азапланганда ат пошкырган аваз
ишетелде. Бригадирдыр, дип уйлап алды Шəйсолтан
бабай. Əмма килүче зəңгəр күлмəк якаларын җилбəгəй
җибəргəн рəис булып чыкты. Күрəсең, умарталыкка ма-
шина белəн кереп булмаслыгын чамалап, машинасын
бригада йорты буенда ук калдыргандыр. Ул, аты тук-
тар-туктамас җитез генə тарантастан сикереп, төшкəн
шəпкə дилбегəне ат сыртына ташлап, Шəйсолтан ба-
байга таба килə башлады.
– Күрəм, юкка гына “умарта бакчасы” дип сөйлəми
халык, бакча ясап бетергəнсең бит син монда,
Шəйсолтан абзый, – диде рəис, исəнлек-саулык алыш-
кач. – Да-а, оҗмах бакчасы бу чынлап та. Быел килгəн
юк иде бит əле, ярыйсы, ярыйсы-ы, бабай. Йөз кыза-
рырлык түгел, – диде ул, канəгать елмаеп.
Рəис рəт-рəт тезелгəн умарталарны карады, ничек
кышлап чыгулары белəн кызыксынып, кортларның
кəефлəренə игътибар итте. “Быел да балсыз калмабыз,
боерган булса”, – диде.
Шəйсолтан бабай, рəис мактады дип, бик егылып
төшмəде, аның күңелендə мең төрле гамь: кайсысын
уйларга да белмəгəн мəле. Гамьсез ир булмый анысы,
əмма сəламəтлеге артка чигенү үз җилкəсендəге бөтен
дөнья мəшəкатьлəрен актарып ташлады да күңелдə
бер тынгылык калмады. Соңгы вакытта ярга ташланган
чабактай хис итə ул үзен.
– Табигате, Шəйсолтан бабай, һавасы нинди! Күрче
бу юкəлəрне! Җитмеш төрле чиргə дəва булырлык! –
диде рəис, йөзьяшəр юкəлəргə учы белəн суккалап,
бабайның уйларын укыгандай.
Шəйсолтан да күрə лə ул матурлыкны.
– Шулай да соң, энем, əмма əҗəл чиренə дəва юк
икəн... – диде, салмак кына көрсенеп. – Читтəн караган-
да гына ул, чəчəк иснəп яшəгəн умартачы мəңге үлəргə
тиеш түгел кебек.
– Хак əйтəсең, Шəйсолтан бабай. Умартачы, үлү ту-
рында сөйлəү түгел, чирне дə искə алырга тиеш түгел.
Аңа бит шушы кечкенə җан иялəре табигатьнең бар ши-
фасын, сутын җыеп бирə. Көен табучы, телен аңлаучы
булса, алар меңе белəн кайтарыр түккəн көчеңне, –
диде рəис, карт умартачының тел төбен аңламагандай.
– Бал кортлары – рəхмəтле җаннар. Адəм баласы
гына үз кадерен үзе белми ул. Соңгарак калынды бугай
шул, – диде бабай, ачынып. – Дөнья мəшəкате белəн
үзебез турында онытабыз.
Рəис сагая калды. Бу картның бер генə дə төксе чы-
раен, канəгатьсез чагын күргəне юк иде аның. Карап
торышка пөхтə киенгəн, килешле сакал-мыегы һəрчак
чип-чиста итеп кырылган булыр. Əңгəмəне дə ипле
генə алып бара белə торган чын авыл карты ул. Көткəн
дөньясы да нəкъ үзе кебек: җыйнак кына бүрəнə йорт,
капка-коймалары, абзар-куралары һəрчак төзек. Авыл
халкы мондый йорт-җирне “сандык кебек” дип сөйлəшə.
Ишегалдында ялгышып кына төшеп калган бер генə
шырпы кисəге дə таба алмассың. Бу юлы бабай икенче
төрлерəк.
– Нишлəп алай дисең, Шəйсолтан бабай? – диде рəис,
карашын юкəлəрдəн алмый гына, – əллə борчый торган
чирең бармы? Бер дə зарланганың юк иде бугай...
– Бармы, дип, бугаздан алган инде ул, энем. Бөерлəр
борчый бит инде. Менə хəзер аяклар шешенде. Көннəн-
көн артка. Кеше “файдасы бар” дигəч, менə монда əле
кырмыска оясына да куеп утырып карадым. Бер дə
шифасы гына күренми, – дип, чəчелеп-түгелеп китте
бабай, үзе дə сизмəстəн.
Типсə тимер өзəрдəй, алыптай гəүдəле Шəйсолтан
сугышка кадəр авыл сабантуйларының күрке булган
көрəш батыры иде. Ике ел сугышта йөреп, ярым-йорты
гəүдə белəн, күксəү картка əйлəнеп кайтты ул. Ныклап
карасаң, исəн кайтучылар арасында һəммəсе шулай.
Нихəл итəсең инде. Ил белəн күрелгəн михнəт бит.
– Ала-а-ай. Үтə торган чир булсын, Шəйсолтан бабай,
чирнең аның килүе генə тиз, китə башласа, шулай бу-
газга ябышып тартыша ул, – дия иде минем əткəй,
бирешмə инде син, өметеңне өзмə, – диде җитəкче. –
Үзеңə генə авыр булса, менə берəр ярдəмче дə бирер-
без. Өмет өзеп яталар димени, шушындый хозурлыкта!
Күңелеңне төшермə. Əле күрəм, шəп итеп күперлəр
салып ятасың, – дип, үзенчə күңелен күтəрергə тырыш-
ты картның. – Тирə-ягың җилəк-җимеш оясы, юкəлек,
какысы-кузгалагы дисеңме – барысы да үз кулыңда.
Икенче килүемдə: “Терелдем бит, улым”, – диярлек бул,
штубы!
Анысы шулай, хактан да, əле дə кайта алды туган-
үскəн якларына. Я кайтырбыз, я кайтмабыз, дип, бер ат
арбасына утырган җиде авылдашы арасыннан берүзе
кайтты бит ул. Ходайга мең рəхмəтле Шəйсолтан.
– Ярар, бер килгəч, күреп чыгыйм гына дигəн идем,
Шəйсолтан бабай, чəең дə кайнап чыкты əнə, жəл,
синең белəн чəй эчəрлек вакыт калмады инде.
– Ə-ə-ə, улым, чəй эчми җибəрмим инде. Тəмле итеп
чəй пешерəм хəзер, – диде Шəйсолтан бабай чəй
хəстəренə керешеп, – персидəтел кеше көн саен килми
ул умарталыкка. Берəр чынаяк кына шифалы чəй
эчəрсең инде, улым.
– Юк, бабай, ачуланма. Ничек тə бүтəн вакыт. Хəзер
китмичə булмый. Үзең белəсең, районнан кунаклар
көтəм. Əле хəл белеп чыгу гына. Басулар карарга чыга-
сы идек, – диде дə, ничек тиз генə килгəн булса, шулай
ук китеп тə барды.
Юньле нəрсə, дип бəяли Шəйсолтан бабай рəисне.
Читтəн китерелгəн булса да, авыл халкының көен
табып, яратып эшли эшен. Аз гына зарланып алу дөрес
булды анысы. Белеп торсыннар, дип уйлады ул, учак-
тагы бəрəңгелəрне чиклəвек таягы белəн əкрен генə
читкə алгалап, берəр кулы эшкə ятыбрак торган яшь
кеше бирсəлəр, үзем дə тынычлармын, Мансур белəн
икебез дə яртышар гына кеше бит без. Күп көчлəр түгеп
оештырган умарталыгын ышанычлы кулларга тапшы-
расы килə иде аның.
...Табигатьнең, чынлап та, иң күркəм вакыты. Бизəк-
төслəрнең ниндилəре генə юк, аяк асты тулы җилəк
төймəлəре, басарга да читенсенеп торырсың. Яры-
ша-ярыша кошлар сайрый, күке кычкыра. Бал кортла-
ры сөенə-сөенə үлəн-чəчəк суты ташый, бер-берсенə
кунакка йөрешкəн яшь кызлар кебек, йортларына бер
керəлəр, бер чыгалар. Атна да үтмəс, каен җилəге кы-
зара башлар. Июнь башы – табигатьнең садə чагы.
Каен сумаласы исе борынны ярып кереп, үпкəлəргə
тула. Их, яшисе иде тагын бер ун ел гына, тормышның
ямен, яшəүнең тəмен табып яши башлагач кына…
Шəйсолтан карт чиренең əҗəленə тигəнен белə.
Ай үкенечле дə соң! Яшисе бик тə килə бит. Шушы
гүзəллекне ташлап, ничеклəр китəрсең! Сугыш та да
əҗəл белəн күпмелəр күзгə-күз очрашты, əмма анда
үлем турында уйларга вакыт булмаганмы, əллə исəн
каласына ышанычы көчле булганмы, мондый халəт
кичермəде ул. Гадилəне алып кайткач, яңадан яшəреп
дəртлəнеп яши башлады бит алар.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Əнисə МӨБƏРƏКШИНА. Гадилә. Повесть (2)
Əнисə МӨБƏРƏКШИНА. Гадилә. Повесть (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас