

Нинди төстә булганлыгын да аера алмас дәрәҗәдә искергән юрган кадаклаган ишек тутырып ачылган да утын пүләне терәтеп куелган. Алгы яктан күлмәк итәген кыстырган килеш, мич алдында табалары белән булашкан Хәдичә әбинең колагына шул ачык ишектән өй эченә тәгәрәп кереп тулган машина гөрелтесе килеп бәрелде. Сиксәннең өс ягына чыккан карчык моңа әллә ни игътибар итмәде. Мондый тимер тавышларына ул күнегеп килә инде. Тәүге мәлләрдә гаҗәпләнеп, бераз шөбһәләнеп, укына-укына тизрәк тәрәзәгә ташлана торган иде. Чөнки аның соңгы тапкыр якыннан машина күргәненә күптән, бик күптән иде инде. Ә менә былтырлы-быеллы һич кенә дә өзелмиләр, олы юлдан читтә дип тормыйлар, авылның теләсә кайсы ягыннан гөрелдәп киләләр дә керәләр. Ике ел эчендә Хәдичә әби аларның ниндиләрен генә күрмәде!
Бүгенге машина тавышы нигәдер әүвәлгеләренә охшамаган кебек, җәһәннәм көче белән туп-туры аның өенә таба килгән сыман. Вакыт үтүдән кара-кучкылланып томсаланган, кырыкмаса кырык җирдән ялгаулы пыялалар зыңгылдап, мүге тәмам тирескә әйләнгән бүрәнәләр ыңгырашып алдылар. Әстәгъфирулла, ни галәмәт икән бу?! Хәдичә әбине курку алды. Урап куйган тимерчыбыгы тотмыйча миче генә аерылып төшмәсә ярар иде! Кисәү агачын тоткан көйгә ул түр як тәрәзәгә барып капланды. Кайда соң бу зәхмәтнең үзе? Нигә күренми? Ул арада чыңлап торган тынлык урнашты. Хәдичә әби ихата ягына караган кечкенә тәрәзәгә килде. Бәрәңге бакчасы артына тау чаклы өч машина килеп туктаган. Бер-бер тәгәрмәче кибәндәй булыр. Өчесе дә йөк төягән. Тагы ни дә булса төзиләрдер инде. Шул тирәдә берничә кеше арлы-бирле йөренә.
Мендәр өстенә кабарырга тезеп куйган икмәкләрен мич төбенә шудырды да, өс-башын кагып, рәтләштереп, әби тышка чыкты. Кай арада күреп алганнар дигең, абзар алдында – исеме генә абзар инде – элекке тирес урынында ялкау гына тибенеп йөргән тавыклар, нәрсә дә булса эләкмәсме дип, йөгерешеп килеп тә җиттеләр. Хәдичә әби, чебен-черки кугандай, куллары белән җилпенеп, яратып кына тиргәшкән булды: «Китегез, кит, әрсезләнмәгез, нинди ашау ди ул шушындый үлән була торып! Сезнең кайгыгыз юк әле монда!»
Ул бер кулын артына – бил турысына, икенчесен кояштан чалынмаска каш өстенә куеп, әлеге машиналар ягына карады. Дөп тә дөп, гөп тә гөп әйбер бушатырга тотындылар. Җир уелып, батып- батып киткән төсле. Шундый авыр нәрсәләр икән соң ул? Ике ир, кайчы йөзе кебек елтыр озын бернәрсәнең ике башыннан тотып, үлчәгән төсле итеп ызан буйлап төшеп килә. Бер ара үткән саен, нәрсәдер чыкылдатып кагалар. Сөйләшүләренә караганда, болары да урыска охшаганнар. Хәдичә әби күңеленнән үртәлеп куйды.
Болай булгач, тагы бернәрсә белми, сораша алмый икән!
Җир үлчәп килгән ирләр олы кешегә эндәшми китүне килештермичә, тукталып урысча нәрсәдер сорашкандай булып кыландылар. Әби үзенчә сөйләнде. «Ничек яшисең, әбекәй, балаларың бармы, дип, кызыксынуыгыз инде сезнең. Яшәү бертаба да түгел, оланнар. Күреп торасыз ич, бөтен авылга берүзем калдым. Узган көз шәһәрдәге улым белән киленем, катышканнарына өч кенә ел иде, җир куенына кереп ятты. Каһәр суккан шул машина инде. Ничә тапкыр әйттем үзләренә, алмагыз дип, тыңламадылар...»
Моның кәлә-мәләсен тыңлап вакыт уздырмыйк диптер инде, ирләр, Хәдичә әбинең аягы очына гына тимер торба кисентесе кагып, калай метрларын кояшта уйната-уйната, урам якка чыгып киттеләр.
Ашыгалар, эшләре күптер, һәр минуты кадерле, исәптәдер шул. Тышкы яклап болдырда утырган комганыннан кош-корт өченгә куелган савытка су салды да, ипекәемнең йөзе киләме икән дип, Хәдичә әби өенә керде.
Машиналар озак тоткарланмады, стеналары кәҗә тиреседәй генә калган ипи тәпәнен кырып тазарткалаганчы, дырылдый-дырылдый китеп тә бардылар.
Ипиен мичтән алгач, ул тагы тышка чыкты. Ишек-тәрәзәләр ачык булуга карамастан, өйдә бөркү иде. Икмәк пешергән көнне шулай була. Капкан җылы икмәк катысын тешсез авызында, уртлары арасында әвәли-әвәли ул капка төбендәге бүкәнгә килеп утырды. Башын боргалый-боргалый иснәнеп алды. Икмәк исе монда кадәр таралган. Тик аны тояр, сизәр кеше генә юк. Иңкүлектән исәр-исмәс кенә күтәрелгән җил, кызарган тирле йөзенә сырпаланып, Хәдичә әбине рәхәтләндереп җибәрде. Ләкин күзләре авьш өйләренә охшамаган әллә нинди килбәтсез зур, биек яңа йортларга төшкәч, күңеле бозылды...
Авыл әкренләп бетеп, тома ялгыз бер Хәдичә әби генә торып калган бу җирләрне күптән түгел кемнәргәдер шәп йортлар төзүгә бүлгәләп биргәннәр. Шәһәрнең югары түрәләрен биредәге матур табигать тарткан.
Элекке авыл урамында кызыл, ак кирпечтән берсе икенчесеннән мәһабәтрәк, икешәр-өчәр катлы йортлар күтәрелеп чыкты.
– Кайда, ниләр майтардылар икән? – Хәдичә әби, утырган бүкәненнән торып, бераз караштырып килергә булды. Урам киртәсенә сөялеп торган таягына җиңелчә генә таянып, ул югары очка карый атлады. Бер-ике атна ул чыгып йөри алмады, үзенә күрә – өендә дә, ихатасында да эшләре җыелып киткән иде. Аннан авылның яңа хуҗалары монда вакытта ул өендә генә булырга тырыша, бик кирәгенә генә ишек алдына чыгып керә. Бу ят кешеләрнең хатын-кызы да, ир-аты да ярым шәрә йөри, әби шунысыннан бик тә ояла.
Шушында туып, шушында картайган, әллә ни читкә дә чыгып йөрмәгән Хәдичә әбине аптырашка калдырып, кинәт кенә кузгалып киткән һәм ниндидер тылсым көче белән дигәндәй дәррәү барган бу сәер төзелеш турында ул үзенчә уйлый иде.
(Ахыры бар).
Фото: shahrikazan.ru