Чәчмә әсәр
20 Июля 2023, 17:26

Вәрис ГАЛИ. Гомер челләсе. Хикәя (Ахыры)

Кунакны озаткач, Назыйф паркка төшеп китте. Фирдәүсә белән киңәшкәннән соң, шундый карарга килделәр. Бөтен җиләкне җыеп бетереп булмаячак. Фәргать әйткәнчә, иртәгәсе көнне уйлап та яшәргә кирәк.

Вәрис ГАЛИ. Гомер челләсе. Хикәя (Ахыры)Вәрис ГАЛИ. Гомер челләсе. Хикәя (Ахыры)
Вәрис ГАЛИ. Гомер челләсе. Хикәя (Ахыры)

Кич белән шашлык кыздырганда, сүз тагын «Имән Елга»ның сатылуына әйләнеп кайтты.

— Үзем сатып алыйммы соң? — диде Фәргать.

Назыйф та, Фирдәүсә дә аптырап калды.

Бу сүзләр салмыш кеше авызыннан чыкса, бер хәл иде. Ә абыйлары ап-аек.

— Шуның кадәр акчаң бармыни? — дип гаҗәпләнеп сорады Назыйф.

— Кирәк икән, табарга була, — диде кунак.

— Хәзерге колхозларның файдасы юк бугай. Түләгән акчаңны да бүтән күрә алмассың, — дип, үзе белгәнчә аңлата башлады Назыйф.

Ике мең унынчы елгы корылык бигрәк тә нык сукты болай да ике аягына аксаган хуҗалыкларга. Өчәр-дүртәр йөз километрдан — Киров өлкәсеннән ташыган печән алтын бәясенә төште. Назыйф та ике ай буе куна-төнә эшләп кайтты анда. Әле ярый үзләренә бушлай берәр йөк печән бирделәр, акчасын яхшы түләделәр.

Бераз барысы да тын гына утырды

— Ник алай дисең әле син! — Фирдәүсәнең ире белән килешәсе килми иде. — Нәҗми малае күпме керткәнен күрсәтеп тора мәллә сиңа? Тугыз миллион сумга сатып алып, кырык өчкә куйган бит әнә.

Бернәрсә дә әйтеп булмый, хатыны хаклы. Файдасы юк дигән булып эшләп йөргән көннәре. Фермадагы сыерларның да яртысы гына калды инде. Бөтен байлыгы таралып бетмәгән, хуҗа барыбер табылачак.

— Агрофирмаларын сатып алгач, монда кайтасыңмы? — дип аптырап сорады Назыйф.

— Юк, — диде Фәргать. — Рәис итеп сине куеп китәм.

Назыйф кычкырып көлеп җибәрде.

— Булмаганны! — диде ул. - Миннән рәис чыкмаячак.

Фәргатьнең дә бирешәсе килми иде.

— Ник чыкмаска тиеш әле ул?! Кырыкка җитеп киләсең бит инде. Гомер челләсенә җитеп, кеше белән сөйләшергә генә өйрәнгәнсеңдер. Кешене эшкә куша бел син. Акчаңның тиененә кадәр кая киткәнен карап, чутлап торырга хөкүмәт бар. Сукмагыңнан чыга башласаң, бик тиз килеп җитәрләр. Аннан, хәзер бит инде үземнеке дип эшли башлыйсың! Чүптән дә акча ясыйлар хәзер, колхозны гына файдага эшләтү бик авыр булмас!

Назыйфның һаман көлемсерәп утыруын күргәч, ул сүзен дәвам итте:

— Колхозыгызның миңа бер тиенгә дә кирәге юк, — диде. — Кибетләрдән күбрәк акча кертәм мин. Сезгә генә булышасым килә. Акча гына биреп китсәм, кадере булмаячак. Ә болай үзегезгә акча эшләргә юл ачыла. Аръяк Нәҗми абый да әллә кем түгел иде. Малае күтәрелә алган. Бөтенләй кулыңнан килмәсә, таралып беткәнче, яңадан сатып җибәрермен.

Бу тәкъдим Фирдәүсәнең дә күңелен тәмам биләгән иде.

— Үзем төрткәләп, өйрәткәләп торырмын! Үзем булышырмын. Безнең нәсел зур әле авылда. Сүз әйттермәбез, — диде ул.

Назыйф шикләнми, Фирдәүсә тотынса, ахырына кадәр җиткерә. Фәргатькә дә аның тәвәккәллеге ошады.

Ноутбугыннан аукционда катнашачагы, Имән Елганы сатып алырга теләве турында хәбәр җибәрде ул.

Иртән юлга кузгалганда, озак тормастан кайтып җитәргә вәгъдә итте. Хәзергә серне чишәргә ярамаганлыгын искәртте.

— Аукционда әллә кемнәр катнашырга мөмкин. Конкрет кемнең сатып алырга теләвен белмичә торсалар, сезгә дә, миңа да яхшырак булыр, — диде.

Кунакны озаткач, Назыйф паркка төшеп китте. Фирдәүсә белән киңәшкәннән соң, шундый карарга килделәр. Бөтен җиләкне җыеп бетереп булмаячак. Фәргать әйткәнчә, иртәгәсе көнне уйлап та яшәргә кирәк.

Хәмитнең трактор двигателен салдырып куйганнар иде. Терсәкле валын кырдырып алып кайтканнар. Кирәкле бөтен әйберсе дә бар. Барысы да кул астында булгач, Хәмит тә янда булышып торгач, төш турысына җыеп та бетерделәр.

— Юкка укымагансың син, Назыйф абый, кулың да алтын, башың да эшли, — дип мактап куйды аны Рамил.

Унны тәмамлагач, институтларда укып йөрмәде шул ул. Дөресрәге, үзенең укыйсы килмәде.

Төшке ялга кайтып барганда, каршысына машинасы белән Фәрит очрады. Аның олы юлга чыгып барышы иде. Компьютер заманы: бөтен хәбәр секунды белән иясенә барып ирешә. Күрәсең, аның аукцион турында район җитәкчелеге белән киңәшергә чабуы иде.

Кичке сигезләр тирәсендә Фәргать чылтыратты.

— Күңелсез хәбәр бар... — диде ул, хәл-әхвәл сорашканнан соң.

Назыйф эсселе-суыклы булып китте. Әллә кайтканда авариягә тарыганмы? Хәзер машиналар күп, кеше гаебе белән дә бәла-каза килеп чыгарга мөмкин.

— Сезнең хуҗалыкны аукционнан алганнар, — диде абыйсы.

Йөрәгенә җылы йөгерде Назыйфның.

— Әллә нәрсәләр уйлап бетердем. Берәр җитди нәрсә булган мәллә дип торам, — диде ул, җиңел сулап.

— Имән Елганы үзебезгә сатып алмакчы идем, язмагандыр инде. Ярар... Башкача булышырмын мин сезгә, — диде Фәргать.

Назыйф та, Фирдәүсә дә олы бер хуҗалыкны алай ансат кына сатып җибәрәчәкләренә ышанып җитмәгән иде, шуңа артык кайгырмадылар. Әмма икесе дә тормышларында тамырдан үзгәрешләр башланачагын тоемлаган, күңелләреннән моңа әзерләнеп беткән иде инде.

 

Фото: Юрий Нестеренко / ТГ-канал Радия Хабирова

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас