

1
Гадилə күзен ачканда, өйдə беркем дə юк иде. Ул,
гадəттəгечə, əнкəсенең йомшак тавышын көтте. Йокы-
дан уянганда ул аны һəркөн: “И-и, минем олы кызым
торып килə бит”, – дип, чəчлəреннəн иркəлəп уята.
Бүген ул ягымлы тавыш ишетелми.
Кыз башта сабыр гына ятты, киерелде-сузылды,
иснəп, авызларын чəпелдəткəлəде, күкеле сəгатькə күз
төшерде. Сəгатьнең күкесе кычкырырга җыенмый əле.
Шулай да өйдəге бер җан иясе бик нечкə генə тавыш
биреп куйды. Гадилə аны шундук танып алды. Бу бит –
кичə əнкəсе каз астындагы йомыркадан əрчеп чыгарган
каз бəбкəсе. Кызга җан кергəндəй булды, димəк, ул өйдə
берүзе генə түгел. Бəбкə тагын пипелдəп алды. Менə
сиңа тамаша: аңа тагын берничə пипелдек кушылды.
Инде тыныч кына утырган каз да, сабыйларын тыныч-
ландырырга тырышкандай, кыштыр-кыштыр килə, йом-
шак кына, кайгыртучан итеп, бəбкəлəренə эндəшə.
Тора-бара кыштырдау көчəйде, тавышлар да көррəк
чыга башлады. Шулчак тонык кына тавыш ишетелде,
ана каз хəвефле аваз бирə башлады. Ə тавыш иясе,
йомгактай сары бəбкə, берни булмагандай, муенын
суза төшеп, Гадилə яткан карават астыннан кечкенə
тəпилəре белəн леп-леп атлап килеп тə чыкты, бер
дə курыкмый, бер дə шиклəнми, идəн буйлап китеп
тə барды. Аның артыннан тагын ике сары йомгак
иярделəр. Кызчыкның сөенече, гаҗəплəнүе чиктəн
ашты. Ул, башын карават читеннəн асылындырып, тын
гына боларны күзəтə башлады. Инде бəбкəлəр җидəү
булды. Ə каз, мескен, оя эчендə нишлəргə белми.
Гадилə дə, инде əнилəре күренер дип, юрганын ба-
шыннан ук капларга əзерлəп куйды. Чөнки ул каздан
бик курка. Əмма ана каз никадəр генə борчылса да,
бəбкəлəре артыннан чыга алмады. Аның хəле чыннан
да мөшкел иде: аны бит кичə Гайникамал əби, “ялан-
ялан төшеп интектерə, бу юлы да йомыркаларны чыгар
вакыт җиткəч харап итеп бетерə инде”, дип, икенче бер
оя белəн каплап куйган иде.
Казның тоткынлыкта булуы Гадилəгə кыюлык өстəде.
Бик тотып карыйсы килсə дə, кичə əнкəсе аңа бəбкəне
тоттырмады. Еларга əзерлəнгəч кенə, бик ризасыз
гына: “Башыннан сыйпап кына кара инде алайса,
əнкəсе ят итə башлый бит аны”, – дип, бармак белəн
генə кагылдырды. Шундый кызыккан иде бит, югыйсə,
Гадилə. Əле ул гынамы, соңгы көннəрдə өйдə гел аяк
очында гына йөрделəр. Инде бер кат ун йомыркасы
томаланып, икенче тапкыр да бəбкəсез каласы килми
иде Гайникамал апаның. Күрше-күлəн алдында оят бит.
Əле дə ярый, икенче кат булса да утырып, хуҗаларын
бəбкəле итəргə уйлады игелекле малкай.
Кыз күп уйлап тормады, теге “уенчыклар” янына
атылды. Оядагы каз тавыш куптарды. Бу юлы аның
ачыргаланып аваз бирүенə ишегалдындагы ата каз
да түзеп тора алмады. Ул инде менə ничə көннəр ана
казны көтеп, бик-бик арыган иде. Берсе тышта, берсе
өйдə ике казның яу куптаруларыннан куркып, Гадилə,
уктай атылып, кире караватына сикерде. Əмма бер
килсə килə бит ул. Ата казны тышта ишегалды себереп
йөргəн бабасы абзарга ук илтеп япты. Ана казны борчы-
масын, диде бугай. Гадилəне тагын бəхет басты. Җитез
генə караватыннан шуып төште дə бəбкəлəргə атыл-
ды. Тере йомгаклар, матур борыннарын алга сузып,
йөгереп-куркышып, тирə-якка сибелде. Ə Гадилə,
Гадилə шуларны тотмыймы соң? Бəбкəлəрнең əле бер-
сен тотып карады, əле берсен. Кечкенə канатларыннан
тотып, биетеп азапланды, идəн буйлап кычкыртып куып
йөртте. Ашатырга уйлап, авызларына ипи валчыклары
каптырды. Бəбкəлəр, изгелекне аңламый, əллə кайлар-
га качышып бетте.
Əмма алай гына котылырсың Гадилəдəн. Ул аларны
күмер чүлмəге торган мич арасына куып кертə дə бик
жайлы гына берəм-берəм элəктереп ала. Арыгач, бала
бəплəгəндəй кочаклап утырды. Ана каз да кычкырып
хəлсезлəнде. Бу афəткə əмəл таба алмау кайгысыннан
аның тавышы ыңгырашып-гырлап чыга башлады. Ə
“эшлекле” Гадилə бу вакытта инде ярым хəлсезлəнгəн,
кайберлəре инде җан биргəн бəбкəлəрне йокларга
салып азаплана иде. Бəбкə тавышлары ишетелми баш-
лагач, мескен ана каз да язмышына буйсынды, əкрен-
əкрен тавышы тынды.
Таһау тыкрыгына бозау бəйлəргə барган əнкəсе кай-
тып кергəндə, Гадилə авыз эченнəн генə ниндидер бер
көй көйлəп, җантəслим кылган бəбкəлəрне бер читкə
тезеп салып, өслəренə косынкасын ябып йөри иде.
Ишекне ачып керү белəн Гайникамал əби башта ни
булганын аңышмый торды. Косынка астыннан җансыз
бəбкə башларын күреп, кинəт кычкырып җибəрде:
– Чукынып кына киткəн нəстə икəнсең, нишлəттең
бəбкəлəрне? Əстəгафирулла! Əстəгафирулла! Бар
икəн күрəселəрем! – дип, аягындагы кəлүшен дə сал-
мый, бəбкəлəр янына ташланды.
Гадилə əле үзенең гадəттəн тыш начар гамəл баш-
карганын белми иде. Шулай да əбисенең яшелле-
зəңгəрле тавышы аны куырылып мич янына посарга
мəҗбүр итте. Бəбкəлəр өстенə ябылган косынканы йол-
кып алып, аларның чынлап та исəн түгеллегенə ышан-
гач, əбинең зəһəре бөтенлəе белəн Гадилəгə күчте:
– Үтереп бетергəнсең бит! Нигə тидең аларга? Ник
тидең дим? – дип, ярсып, Гадилəне качып торган
җиреннəн сөйрəп алды да артына бер-икене чəбəклəде.
Кызга шул гына кирəк тə. Күз яшьлəренə тыгылып,
менə елап җибəрəм, менə елап җибəрəм дип торган
бала кычкырып елап та җибəрде. Инде аны берни дə
туктатырлык түгел иде. Оныгын кочаклап алып, əби
дə кушылды. Тыштан иртəнге эшен бетереп, җырлап
утырган самавыр төбендə тəмлəп кенə чəй эчəргə
өметлəнеп кергəн Шəйсолтан бабай, эш биялəйлəрен
ишек төбендə торган урындыкка куеп, өстенə утыр-
ды да боларга хəйран озак карап торды, аннан гына
читтə тезеп салынган каз бəбкəлəрен күреп, сызгырып
җибəрде:
– Мда-а-а, булган икəн монда хəллəр...
Беренче сөңге бозлар белəн бəбкə чыгарам дип
җилкенеп йөргəн ана каз жəл, аннан да бигрəк күрше-
күлəн арасында инде бəбкəсез калмасам ярар иде,
дип үрсəлəнеп йөргəн Гайникамал жəл иде. Ходайның
бирəсе килмəсə, юк инде. Гадилəсенең дə бит аның
җитмəгəн бер җире юк, җитезлегенə исең китмəле.
– Я, җитəр сезгə. Баш бетеп күз чыкмаган, нишлəтəсең
инде аларны, буласы булган бит инде, ил буып акырыш-
магыз, – диде Шəйсолтан бабай, чарасызлыктан ни
əйтергə белмичə. Бераз һуш җыйгач, үлгəн бəбкəлəрне
əйлəндереп-əйлəндереп карый-карый, салмак кына
хəрəкəтлəр белəн чилəккə тутырды да авыр сулап
чыгып китте.
...Ярар, чəйне умарталыкка баргач эчəр. Болай да
соңга калды. Бригадир да: “Бүген председатель кагыл-
магае умарта бакчасына, чамалабрак тор, Шəйсолтан
бабай”, – дигəн иде бит. Вəт сабый, диген. Бөтен
нəрсəдəн уен гына эзли торган чагы шул. Яңа йомыр-
кадан чыккан бəбкəлəр җайсызрак тотсаң да кəкрəергə
генə тора бит алар. Ə бала чамаламагандыр шул. Менə
кайткан саен арбага утырып, басу капкасына кадəр
озата бара иде, бүген юк. Елаудан күзлəре кызарган
оныгын күз алдына китереп, бераз уйланып торды
да, балта, пычкы ише коралларын арбасына җайлап
урнаштырып, олы капканы ачып куйды. Бүген аның
умарталыктагы эше үзгəрəк. Басу белəн умарталык-
ны аерып торган инеш аркылы күпер шикелле нəрсə
əтмəллисе бар. Əзерлəп куйган агачларын кичтəн үк
инеш буена ташып куйган иде.
Шəйсолтан бабай арбага чыгып утырды да атына
чөңгерде. Хəер, аның аты дилбегə какканны көтми,
хуҗасын сүзсез дə аңлый. Бу юлы ул да кечкенə
Гадилəнең уктай атылып чыгып: “Бабай, мин дə”, –
дигəнен көткəндер.
Басу капкасын чыгу белəн ат шəбрəк атлап китте,
тəгəрмəчлəр дə, басу юлын таныгандай, ниндидер
күңелле көй көйлəп, дəртлəнебрəк келтери башла-
ды. Иртəнге саф һава тын юлларын ярып үпкəгə тула.
Авылның урынын да сайлый белгəннəр ил картла-
ры. Ике чакрымга сузылган урамның ике ягыннан да
челтерəп инеш ага, һəркем үз сукмагы белəн бакча ар-
тына суга төшə, җəй көннəре су керəм дисəң, җəйрəп
яткан күле бар, ул урманы, басулары. Ə умарталык –
авылның иң күркəм урыны. Авыл белəн умарталык ара-
сын күпме генə үтсə дə, сокланып туя алмый Шəйсолтан
карт шушы җирнең матурлыгына. Дөнья күрмəгəн кеше
булса, бер хəл булыр иде. Кайларда гына булмады,
нилəр генə күрмəде, əмма олы ялан юлы кебек матур
табигать почмагын очратканы булмады аның. Ул аңа
һəркөн игътибар итми, əмма бүген аның күңеле куз-
галды, үзəклəрне өзеп, кызы исенə төште. Ничек итеп
шушы гүзəллекне ташлап, карап туйгысыз сөйкемле
балаңны калдырып кит тə, бер кайтып күренергə җай
тапма? Бердəнбер, иркə бала булу шулай иттеме аны?
Кызының үскəнен дə күрми кала бит. Урнашам да кайтып
алам Гадилəне, дип киткəн кызлары, ни сəбəптəндер,
исəнлеген дə белдерми.
Бердəнбер кызын бик яратты Шəйсолтан бабай.
Балалары булмады түгел, булды. Туа тордылар, үлə
тордылар. Нилектəн шулай булгандыр, бəлки хəзерге
медицина сəбəбен белə торгандыр, əмма ул заманда
аны уйлап тору булмады. Ходай үзе бирде, үзе алды,
дип кенə куялар иде. Дөньяга килеп тə яши алмаган ба-
лалар саны ундүрткə җитте. Ə бары тик Зөбəрҗəт кенə
яшəп китте. Исемен дə Шəйсолтан үзе тапты.
Зифа буйлы, карап туйгысыз чибəр кыз булып үсеп
җитте ул. Алтын чылбырдай ике толымын аллы-артлы
үреп төшереп, авылда ул заманнар өчен сирəк күренгəн
затлы алсу крепдешин күлмəктəн бер əйлəнеп үтү күп
егетлəрне йокысыз калдыргандыр. Үз бəясен белде
ул. Җиде сыйныфны бетерде дə бер көн дə колхозда
эшлəмəде. Кечкенə чактан ук ата-ананың кул арасы-
на кереп изалану да гайрəтен чигергəндер, күрəсең.
Шəһəр янындагы бер бистəгə барып эшкə урнашты.
Бер-ике тапкыр күчтəнəчлəр төяп кайтып та китте. Кем-
неке дигəндə, Шəйсолтанныкы, дип, горурланды əти
кеше. Лəкин чибəр кыз гүзəллек чəчеп озак йөрмəде.
Күп тə үтмəде, “кияүгə чыгам” дигəн хат килеп төште. Ə
бит аңа ул вакытта унҗиде дə тулмаган иде. Əти белəн
əни ислəрен җыярга да өлгермəделəр, почтальон
хатын туй карточкалары белəн шыплап тулы тагын бер
конверт кертеп чыкты.
Кияү кыздан да шəбрəк иде. Дулкынланып торган
аксыл чəч, сөрмəле күз, горур кыяфəт. Зөбəрҗəт үз
тиңен тапкан, диделəр күрше-тирə. Əмма чибəрлек
туйда кирəк, дигəндəй…
(Дәвамы бар.)
Фото: wirestock; Freepik.