Чәчмә әсәр
18 Июля 2023, 18:29

Вәрис ГАЛИ. Гомер челләсе. Хикәя (4)

Ерактан кайтучы кунаклар татар авылларында сирәк хәзер. Элек кенә ул Сабантуйларын күрергә йорт саен диярлек икешәр-өчәр гаилә кайтып җитә иде.

Вәрис ГАЛИ. Гомер челләсе. Хикәя (4)Вәрис ГАЛИ. Гомер челләсе. Хикәя (4)
Вәрис ГАЛИ. Гомер челләсе. Хикәя (4)

IV

 

Механизаторлар җәй көннәрендә дә, кыш та иртәнге алтыда машина-трактор паркына җыелышып беткән була. Нәрәд алалар да, кайсы кая таралыша.

— Югалттык без сине, — дип каршыладылар Назыйфны.

Аның комбайнына кирәкле запчасть һаман юк икән әле. Чапкан җирләрендә печәнне җыеп бетергәннәр. Хәмит тракторының моторы шакылдаган.

— Синең осталык бар иде, җыеп карамыйсыңмы? — диде Рамил.

Башка вакытта, бәлки, риза да булыр иде. Бүген аларга кунак кайтырга тиеш. Хатыны да артыннан:

— Озак йөрмә! Фәргать абыйның кайтуына тавык суясы, мунча ягасы бар. Ишеттеңме?! — дип кычкырып калды.

— Бүген әтинең Ягоршиндагы абыйсының малае кайта. Каршы алырга, кунак итәргә кирәк. Ачуланма инде, — диде ул.

Хәмитнең борыны салынды. Үтерсәләр дә, трактор двигателен үзе генә сүтеп җыя ала торган кеше түгел шул ул. Янында өйрәтеп торсаң, эшли белә. Үзенең андый нечкә эшләргә гомерендә тотынганы булмады. Ничек укыгандыр да, кемнәр трактор йөртергә таныклык биреп чыгаргандыр. Кечкенәдән үк олыларга ияреп, алар кушканны гына эшләп йөргән кеше бит ул. Инженер Рамил: «Төнге уникегә кадәр җир сөр», — дисә, унике тулганчы кайтып китми. Коеп яңгыр яуса да, җирне бозып бетерсә дә эшләвен белә. Колхозга андыйлар да кирәк булгандыр. Колхозлар беткәч, Хәмит кебек, шәһәр җиренә чыгып китеп, анда үзләренә урын таба алмаячакларын аңлаганнар һәм койрыклары авылларына ябышканнар гына калды сала җирендә хәзер. Назыйф та, чыгып китсә, күптән йортлы-җирле була иде инде. Әнисе ризалыгын бирмәде. «Әтиегез гүрендә рәнҗеп ятар!» диде.

Олы кешегә каршы барып булмый. Әтисе Һашим кечкенә чагыннан ук «Син — авылда калачак бала. Пуҗымыбыз бетмәсен!» дип үстерде шул аны.

— Алайса, иртәгә эшкә төш инде, — дип калды Рамил.

Бухгалтериядә аның хезмәт хакын әзерләп куйганнар

иде инде. Исемлеккә имзасын салды да, акчасын алып кайтып китте. Болай булса, җиләк саткан акчаларын да кушып, өйләренең түбәсен буялган калай белән ябарга җитә.

Фирдәүсәсе хезмәт хакын тулысынча алып кайтасына ышанмаган булган икән. Кулына утыз мең сумнан артык акчаны чыгарып тоттыргач, аның да күңеле әллә нишләп куйды. Акча хакимлек иткән заман килде шул. Бәяләрнең ел саен котырып үсүенә өлгереп булмый. Үзләреннән арткан сөтләрен тапшырып баралар да бит, акчасы гына бик сөендерми! Ә базарга, кибеткә барып берәр нәрсә ала башласаң, бәяләре кесәне тешли.

Назыйф Фәргатькә өйләрендәге телефон номерын биргән иде. Өйлә турысында ул:

— Эшләрем бетте. Ярты сәгатьтән кайтырга чыгам, — дип шылтыратты.

Өч сәгатьтән Имән Елгада булачак, димәк. Кунакны каршы алуга әзерлек иртүк башланган иде инде. Алсу белән әбисе, кибеткә төшеп, төрле тәм-томнар алып менде. Өй җыештырылды, ишегалды тагын бер тапкыр себерелде. Мунча ягылды. Әнисе бер көзге бәрәннәрен көтүгә җибәрмичә калдырган булган икән. Назыйф шуны чалып эшкәртте. Ике арткы ботының итен шашлыкка — кәбабка турап куйды. Яшь ит тиз өлгерәчәк. Узган гасырның җитмешенче елларында әрмәннәр, азәрбайҗаннар таштан гараж салырга килә башлаган вакытлардан бирле татар авылларында да иң олы сый ул хәзер.

Назыйф эшләрен бетереп килә иде, ишегалдына Хәмитнең анасы Нурсабах атылып керде. Исәнләшеп тә тормастан:

— Син ник минем малайга булышмадың?! — дип, туп-туры аның каршына килеп басты ул.

Ишегалдында тыныч кына чемченеп йөргән кызыл тавык, аның бөереннән чыккан тавышны ишеткәч, тиз генә лапаска качты.

Назыйф башта сүзнең нәрсә турында барганын да аңышмыйча торды. Иртәнге якта инженер егет әйткәннәр исеннән чыккан иде инде. Көне буе Хәмитнең тракторы ватылуы турында гына уйлап йөрмәс бит. Беткәнмени монда уйлар нәрсәләр! Исенә төшкәч, йомшак кына көлеп куйды.

— Мин ремонтчы түгел. Төзәтсеннәр! — диде ул, Нурсабахның Яке урамындагы иң усал, телчән хатын икәнен белсә дә, өркемичә.

Кемнән-кемнән, ә менә тыныч холыклы Назыйфтан мондый шырпылар көтмәгән хатын, тәртәсе ярга терәлгәндәй, бер мизгелгә аптырап калды.

— Мин дә, төзәтсеннәр, дим шул! — дип, ул аңа сәерсенеп карап алды да, ничек тиз килеп кергән булса, шулай тиз генә чыгып та югалды. Өйалды баскычын юып йөргән хатыны Фирдәүсә берни аңламыйча да калган икән.

— Нәрсәгә кергән иде ул? — дип сорады хатыны, Нурсабах чыгып киткәч.

— Хәмитнең тракторы ватылган, — диде Назыйф, башка бер сүз дә өстәмәде.

— Кемдә нәрсә кайгысы... — диде хатыны.

Фәргать кайтып җиткәндә, барысы да әзер иде инде. Ерактан кайтучы кунаклар татар авылларында сирәк хәзер. Элек кенә ул Сабантуйларын күрергә йорт саен диярлек икешәр-өчәр гаилә кайтып җитә иде. Фәргатьләрнең дә соңгы тапкыр кайтуларына егерме елдан артык вакыт узган. Шул гомерләр кайтмый торса да, аларның өйләрен онытмаган икән әле. Туп-туры капка төпләренә килеп туктады. Бу юлы да кочаклашып күрештеләр. Юл уңаенда ул да күчтәнәчкә ике олы гына пакет тәм-том күтәреп кайткан икән. Кайтып җитүгә үк өйгә барып керәсе килмәде кунакның. Үзләре уйнап үскән яшел чирәмле су буйларын, ындыр буасын күрәсе килде. Анда барысы да искечә, үзгәрешсез. Яшел хәтфә чирәмнәре генә калынайган бугай. Элек ал арны көтү-көтү казлар, үрдәкләр йолкып бетерә иде. Бала-чагасы да шулар белән бер буада чыр-чу килеп коенды. Чир дә йоктырмадылар. Ярдан суга сикереп уйнауларын, сал ясауларын ике ир көлә-көлә искә төшерде. Олыгайган, тормыш баскан саен балачак шуклыклары ныграк сагындыра шул.

Фәргатьнең беренче хатыны сәүдә тармагында эшләгән икән. Бергәләп кибет ачканнар. Кабат буш җир алып, олы гына сәүдә үзәге салганнар. Моннан ун ел элек җәмәгате авариягә очрап һәлак булган. Берничә елдан яңадан гаилә корып җибәргән. Кибетләре санын арттырганнар. Казанга беренче хатыныннан туган кызын университетка укырга кертү мәшәкате белән килгән.

Ә Назыйфлар нәрсә сөйләсен. Аларның шул авыл тормышы инде. Хәзер агрофирма дип атала торган Имән Елга хуҗалыгында тир түгә. Кемнәрнең кесәсен калынайтканын үзләре дә белмиләр. Хәер, кесә калынайтучы кешесе дә юктыр. Хуҗалыкны үз авылларының аръяк Нәҗми малае Фәрит банк кредитына сатып алган иде, өч елда тәмам бурычка батып бетте бугай. Яз җитүгә, яңадан банкларга йөгерә башлый. Әле күп вакыт та узмады «Җиде миллион сум бурычы бар» дип Мамадыштагы «Нократ» газетасына язып чыгуларына.

— Кичә Интернеттан караган идем, сезнең Имән Елга агрофирмасын электрон аукционга куйганнар. Кырык өч миллион сумга саталар, — диде Фәргать.

Назыйф белән Фирдәүсә, әнисе аптырашып бер-берсенә карашты. Бу турыда ишеткәннәре юк иде әле. Дөрес, былтыр «Авылны еврейлар сатып ала икән» дигән сүзләр йөрде-йөрүен, әмма шуннан ары узмаган иде.

— Әллә теге еврейлар килә микән, Ходаем, — диде әнисе.

Моңа хәтта ышанасы да килми. Ерак Израильдәге бер сәүдәгәр Татарстанның Имән Елга авылында икмәк үстереп ятарга, ай-һай, теләр микән?

— Хәзер җир кыйммәт йөри. Банкларга залогка да салырга була. Бәясе киләчәктә дә артып кына барачак. Жире өчен әллә кемнәр алырга мөмкин, — дип аңлатты Фәргать.

Бу темага берсенең дә баш катырасы килми иде. Назыйф кунакка мунча якканнарын, аның инде әзер булуын әйтте. Фәргать моңа бигрәк тә сөенде. Зәңгәр мәтрүшкәләр, әремнәр кушып бәйләгән иде Назыйф яңа себеркене. Озаклап чабындылар. Ләүкә кызуында утырганда да, балачакларын искә алдылар.

 

(Ахыры бар).

 

Фото: belem.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас