Чәчмә әсәр
17 Июля 2023, 17:59

Вәрис ГАЛИ. Гомер челләсе. Хикәя (3)

Дүртенче көнне җиләкләре авыррак сатылды. Тагын иртүк төшеп, ун чиләк җыеп килгәннәр иде, ике сәгать торып, берсе генә китте. Башкаларга да бик туктамыйлар. Болай булса, бүген җыйган чиләкләрен өйгә алып кайтырга туры килмәгәе.

Вәрис ГАЛИ. Гомер челләсе. Хикәя (3)Вәрис ГАЛИ. Гомер челләсе. Хикәя (3)
Вәрис ГАЛИ. Гомер челләсе. Хикәя (3)

III

 

Өченче көн дә шулай узды. Тагын дөнья җиләк саттылар. Бу юлы агрофирма директоры Фәрит сугылган. Әнисе аңа да:

— Печән чабалар, — дигәч, бер сүз әйтмәгән.

Назыйфның «Запчасть алып кайткач кына эшкә чыгам» дигән сүзләрен җиткергәч:

— Берүк, эш ташлый күрмәсен инде! Аның урынына тиз генә алмаш табып булмый хәзер. Сез олы кеше, Нурҗидә апа, яхшылап әйтә күрегез, — дип, бераз тынычланып китеп барган.

Дүртенче көнне җиләкләре авыррак сатылды. Тагын иртүк төшеп, ун чиләк җыеп килгәннәр иде, ике сәгать торып, берсе генә китте. Башкаларга да бик туктамыйлар. Болай булса, бүген җыйган чиләкләрен өйгә алып кайтырга туры килмәгәе.

— Сайкичү базарына барып карыйк мәллә? Анда машиналар күп туктый. Сатуы җиңелрәк булыр иде, — диде Фирдәүсә.

Ул да көн челләсендә кояш кызуында таптанып торып талчыккан иде бугай.

Назыйф үзе дә анда барырга кызыга. Кайчандыр ул базарны Шүрәле чишмәсенә су эчәргә туктаган юлаучыларга кыстыбый, сөт сатып, Түбән Яке хатыннары башлап җибәргән иде. Ал арга Түбән Сон белән башка авыллар килеп кушылды. Тәмам заманчага әйләнеп бетте хәзер. Киоскларга охшатып, сату урыннары ясап куйдылар. Хатыннарны машиналар артыннан чабудан тыйдылар. Тора-бара, кафесы булган ягулык станциясе ачылды. Казандагы Сөембикә манарасына охшаган мәчет салынды. Күбесенең үз сату урыннары бар бүген анда. Клубта эшләүчеләре дә, укытучылары да, сыер савучылары да чиратлашып йөриләр. Халыкны туендыра да, тормышларын җайларга, бала-чагасын укытырга, башлы-күзле итәргә акчасын да бирә базар. Җәй җиткәч, җиләк, гөмбә, мәтрүшкә сатучы хатыннар чиләкләрен күтәреп, туктаган һәр машина, автобус каршына йөгереп бара. Алардан төшүчеләрнең бер алдына, бер артына чыга, тәмле телләрен кызганмый.

Назыйф мотоциклын киосклар артындагы аулак урынга туктатты. Хатыны ике чиләкне күтәреп китте. Монда да җиләкчеләр дөнья икән. Карап торсаң, бер тамаша. Җиләкләрен тәкъдим итмичә бер кешене дә калдырмыйлар. Хатыны:

— Монда өч йөз илле сумнан да биреп җибәрәләр икән. Җиләк күп бит, — дип әйләнеп килде.

Кая барасың! Чиләк күтәреп йөрүчеләр умарта күче кебек бит.

Фирдәүсә кире китеп барды. Йөри торгач, автобустан төшкән бер хатын алырга риза булды бугай. Чиләге белән тоттырды.

— Җиләген өч йөз иллегә, чиләген илле сумга саттым. Яңасын утыз биш сумга авыл кибетеннән алырбыз әле, — дип, акчасын иренә китереп бирде.

Назыйфның агрофирмада эшләгән акчаларын рәтләп алганы да юк. Йә ашлык-печән, йә бозау белән түлиләр. Әле ярый әнисенең пенсиясе белән хатынының хезмәт хакы бар. Авыл мәктәбендә химия укыта ул. Укытучыларга хәзер акчаларын тоткарламыйлар. Бераз сөт тә саткалыйлар. Ә акча кирәк. Өй түбәләренең шиферлары мүкләнеп бетте. Кеше коймасын-капкасын хәзер тимердән, буялган калайдан ясата, аларныкы һаман унбиш ел элек вафат булган әтисе такталардан, имән бүрәнәләрдән ясап куйган килеш тора. Аның да гомер челләсе узып бара — утыз биш яшен тутырды былтыр. Йортны, каралты-кураны яңарту хәзер аның җилкәсендә. Ләкин акчаны гына җиткереп бетереп булмый. Болай күмәк хуҗалыкка гына карап ятса, гомергә мантып китә алмаячаклар. Яннан акча кертү юлларын да таба башларга кирәк. Кызлары Алсу да уникенче яше белән бара. Аны укытасылары, башлы-күзле итәселәре бар. Бөтенесе хәзер иске булса да машина ала. Аларга да зыян итмәс иде ул. Үзеңнән соң оныкларыңа җимерек өй калдырмаска иде бит.

Фирдәүсә пәрәмәчләр сатып алган иде. Аларны капкалап, кайнар чәй белән бастырып куйдылар.

Шунда Назыйфның күзе аларга кызыксынып карап торучы, үзеннән беразга гына өлкәнрәк, тәбәнәк буйлы, юанрак бер иргә төште. Берәр таныш кешеме әллә соң? Хәтер чоңгылларында казынып караган иде, берәүне дә хәтерләтми кебек. Ә ир һаман олы гына джибы янында елмаеп аларга карап тора.

— Назыйф бит син, шулаймы? — дип сорады ир, алар янына килеп.

Фирдәүсә белән Назыйф тәмам аптырап калды.

— Әйе... — диде ир, һаман исенә төшерергә теләп.

— Танымадың бугай. Мине дөрестән дә бик үзгәргән, диләр. Федя... Фәргать булам мин. Ягоршиннан...

Йа Хода. Әтисенең Уралда яшәгән абыйсының малае бит! Фәргать!!!

Кочаклашып күрештеләр.

— Екатеринбургтан Казанга барыш иде. Сине күрдем дә, таныш кебек күрендең. Мотоциклыңа карагач, шунда ук таныдым! Һашим абыйда гына иде шушындый кулдан ясалган мотоцикл бишеге... — дип аңлатты Фәргать.

Менә бу очрашу, ичмасам! Егерме ел күрешкәннәре юк иде инде. Алар әтисе белән соңгы тапкыр кунакка кайтканда, Назыйф мәктәптә генә укый иде әле. Хәзер икесенең дә әтиләре юк инде.

Озаклап, бер-берсенең хәлен сораштылар. Фәргать сәүдәгәрлеккә керешеп киткән икән. Казанга баруы.

— Кайтышлый Имән Елгага сугылып чыгасы килгән иде. Болай булгач, иртәгә кермичә калмыйм. Нурҗидә җиңгәчәйне дә сагындым. Бик күрәсе килә, — дип китеп барды ул.

Аны күргәч, икесенең дә күңелләре күтәрелеп китте. Рус Кирмәне тавыннан тагын алты чиләк җиләк җыеп килделәр. Ул көнне дә алар өйләренә кайтып җиткәндә төнге уникенче киткән иде инде. Анда аларны шактый яңалыклар көтә иде. Иртүк бакча башларына бер йөк рулонлы печән китергәннәр. Ул рулоннарны күтәреп сала торган тракторны да хуҗалык рәисе Фәрит печән белән бергә җибәргән. Яңгыр эчләренә үтмәсен дип, әнисе белән кызы печәннең өстен полиэтилен белән каплап, колгалар белән бастырып та куйган. Кичке якта инженер егет:

— Назыйф абый иртәгә чәчүдә эшләгән акчасын алырга төшсен, — дип әйтеп чыккан.

Язгы чәчүдә эшләгәне өчен утыз мең сум акча аласы бар иде әле аның. Район Сабан туенда ун мең сум премия алгач, бөтенләй күрмәм инде аларны дип әппәр иткән иде инде. Кисәктән бәхет ишелеп төште, димәк. Ала каргадан алачагың булсын, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Иртүк төшеп җитәчәк.

Икесенең дә җеп өзәрлек тә хәлләре калмаган иде, урынга авуга, күзләре дә йомылды.

 

(Дәвамы бар).

 

Фото: Мунир ВАФИН.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас