

Аларга нәрсә, берьюлы алты чиләк җиләкләрен сатып җибәрү шатлыгы бөтен барлыкларын биләгән иде инде. Тиешле акчаларын санап алдылар да яңадан баягы җиләклеккә менеп киттеләр. Кояш баеганчы шактый вакыт бар әле, тагын бераз җыя алалар. Сарыклар көтүдән кайтмый калыр, сыер савылмас, дип борчыла торган түгел. Өйдә Назыйфның әнисе Нурҗидә белән кызлары Алсу бар.
Тиз генә тагын өч чиләк тутырып алдылар. Алар да дүртәр йөздән китте. Ярты көндә икесенә өч мең алты йөз сум акча эшләделәр. Көн саен болай кереп барса, шәп буласы икән!
Имән Елгага кайтып җиткәндә, төнге унбер тула иде инде. Әле ярый көннең иң озын вакытлары. Ун тулганда гына күз бәйләнә. Әнисе аларның кайтканын борчылып көтеп торган. Юллары уңганга ул да бик куанды.
«Төштән соң машина-трактор паркында Назыйф абый күренмәде», — дип, инженер егет Рамил сугылган булган.
Назыйф телефоннан аңа шылтыратып алды.
— Күчәр кайтып җиткәнче ял итеп алам. Эшләрем бар, — дип аңлатты. «Хатын белән җиләккә йөрибез», — дип әйтә алмый бит инде.
— Иртәнге нәрәдтә директорга әйтеп карармын, нәрсә дияр бит, — диде Рамил.
— Комбайн эшләмәгән килеш, паркта вакыт уздыра алмыйм инде мин мондый вакытта, — дип, катырак сөйләшүне кирәк тапты Назыйф.
Хәзер авылда күмәк хуҗалыкта эшләргә бик атлыгып тормыйлар. Тракторчы-комбайнчыларның күбесе пенсиягә чыгып бетте. Шәһәр җиренә күченеп китүчеләр дә күп булды. Механизаторларга кытлык хәзер. Яшьләр авылда калырга ашыкмый. Ата-анасы кредитлар ала-ала университетларда түләп укыталар да, диплом алгач, Казан, Чаллы, Алабуга тирәсендә акчалырак җиргә урнашып калалар. Байтагы кибеттә сата. Аларны кире трактор белән дә өстерәп алып кайтып булмый. Җитәкчеләр калган терлекче-механизаторлар белән саграк сөйләшергә тырыша. Былтыр сыер савучы Нурания директор Фәрит сүккәнгә киреләнеп эш ташлагач, авылдан фермада эшләргә кеше таба алмадылар. Краснай тирәсеннән бер ялгыз хатын табып алып килергә, аңа өй сатып алырга мәҗбүр булдылар. Үзенә дә ошап китте бугай Имән Елга, һаман эшләп йөри әле. Аларның урамнарындагы тракторчы Хәмит йортка да кереп караган иде, ике ай торды да яңадан анасы янына кайтып китте, нәрсәләредер ялганып бетмәде...
II
Икенче көнне алар көтү кууга — иртәнге дүрттә үк кузгалдылар. Бу юлы Кирмәнкә елгасы аша салынган күперне узып, яшь наратлар арасындагы күләгәдә мотоциклларын калдырдылар да тау астына төштеләр. Төн кызу торганлыктанмы, чык бөтенләй төшмәгән иде. Куе үлән арасында юешләнеп бетәрбез, дип куркасы да түгел. Бу тирәләргә дә кеше кулы тияргә өлгермәгән икән. Уйдыклар күп. Рәхәтләнеп җыя башладылар. Бер-ике урында каен җиләкләре дә очрады. Фирдәүсә аларны майонез савытына аерым җыеп алды. Аның әнә шундый бер савыты биш йөз сум тора икән. Каен җиләкләре вак була шул, озак җыела. Дамба кырыендагы шул биш-алты сутый чамасы җирдән бишәр чиләк җир җиләге җыеп алдылар. Фирдәүсә үзе белән зур «Эссен» пакетлары алган булган икән. Бишәр литрлы чиләкләрне шуларга утырта башлады. һәркайсының төбенә икешәр чиләк янәшә урнаша.
— Йөртергә дә җиңелрәк болай, — дип аңлатты хатыны. Дөрестән дә, ике кулга берәр пакет тотсаң, дүртәр чиләк була.
— Кичә Урта Кирмән кызлары урман ягыннан шундый пакетлар күтәреп төшеп килә иде, — дип аңлатты хатыны.
Ә Назыйф игътибар да итмәгән. Хатын-кыз күзәтүчәнрәк була шул, үзенә кирәген бик тиз эләктереп ала.
Бу юлы да, җиләкләрен сату өчен, кичәге җирләренә туктадылар. Миңлегөл дә, башкалар да күренми иде әле. Уразбахты халкы җиләкләрен сатарга төш җиткәндә генә чыга башлый икән. Ун минутлап тордылар микән, яннарына бер чит ил машинасы килеп туктады. Рульдә дә, янәшәсендә дә кәттә генә хатын-кызлар иде. Болар җиләксез китмәячәк, бәясен сорарга гына түгел, сатып алырга дип тукталучылар.
— Әле яңа гына җыеп чыктык. Менә күрәсезме, нинди эреләр. Изгеләр чишмәсе яныннан ук җыйдык. Бик шифалы җиләкләр, — дип мактый башлады Фирдәүсә.
Хатынына Назыйф та кушылды.
— Ашап карагыз әле. Быелгы җиләкләр бик баллы. Шикәр комы да күп кирәк түгел, — дип, булдыра алганча тезде ул.
Аннан сәүдәгәр чыкмас иде бугай. Ә Фирдәүсәнең теленә кадәр ятып тора. Хатыннарның әле алдына, әле артына чыга. Алты чиләк җир җиләге алып киттеләр. Алар, чиләкләрнең кайсын алырга икән, дип аптырап карап йөргәндә, тагын бер машина туктап, каен җиләкләрен сатып алды.
— Сез җир җиләкләрен дә майонез савытларына тутырып куегыз. Андыйларны юлда ашап барырга күп алалар. Чиләкләп сатканга караганда күбрәк акча керә, — дип аңлатты шофёры.
Аңа чын күңелдән рәхмәт әйтеп калды Назыйф. Икенче вакыт ике-өч савыт тутырып алып чыкмыйча булмас.
Көн челләсе җитеп килә иде. һава тынчу. Су эчәсе килә. Өйләреннән алып төшкән литр ярымлы пластик шешәдәге чәй эчелеп беткән. Сусаудан тел аңкауга ябыша. Кече телгә ниндидер кутыр утырган кебек. Назыйф кул сузымындагы Изгеләр чишмәсенә барып килергә булды.
— Догаларыңны укып, теләкләреңне теләп ал, — дип әйтеп калды хатыны.
Ул әйләнеп килгән арада, бәлки, калган чиләкләрен дә сатып җибәрә алыр. Алабугадан башлап Усали турысына кадәр юл буе җиләкчеләр белән тулган, диләр бит. Сатып алучылар туктаса, бәхет инде. Алар да сайлана хәзер. Арзангарак эләктерергә тырыша. Ул җиләкләрне бит кайткач утырып чистартасы бар әле.
Изгеләр чишмәсенең һәр улагында суның тәме төрлечә. «Күз чишмәсе» дигәне бөтенләй читтә тора, һәркайсының аерым авыруга шифасы бар, диләр. Юлаучылар бик күп сугыла анда. Олы савытларга тутырып та алып китәләр. Назыйф та шешәсенә суны чишмәләрнең төрлесеннән җыеп чыкты. Битләрен-кулларын юды. Ятлаган догаларын укып алды. Чишмәләр салкынында, агачлар күләгәсендә рәхәт тә бит, хатыны юл кырыенда басып торганда, монда артык юанып та булмый. Кайтыр юлга атлады.
Артында ниндидер хәрәкәт тоеп борылып караган иде, имәнеп китте. Тау өстеннән ап-ак киемле, түгәрәк сакаллы картлар буш һавага салмак кына басып төшеп килә иде. Нәрсә соң бу?! Кояш кызуыннан төшләнә башладымы әллә?! Башына кызу капкандыр дисәң, көн челләсе җитеп кенә килә әле. Каккан казыктай урыныннан кымшана да алмый. Аяклары җиргә береккән кебек. Картлар әйтерсең күзгә күренмәс баскычтан атлый. Хәрәкәтләрендә — нәзакәтлелек, горурлык, аксакаллар олпатлыгы. Төшеп җиттеләр дә бер-бер артлы тимер басмадан чишмәләргә уздылар. Кулларын, битләрен, сакалларын суга чылаттылар. Чып-чын тере кешеләр кебек үзләре. Янәшәдәге, түбәсенә ярым ай куелган чатырга узып, дога кылдылар, тәкбир әйттеләр. Үзара берни сөйләшмичә, салмак адымнары белән кире борылып чыктылар һәм төшкән юллары буйлап кире тау өстенә менеп киттеләр. Алар агачлар арасына кереп күздән югалгач кына һушына килгәндәй булды Назыйф. Бөтен гәүдәсе шыбыр тир, йөрәге дөп-дөп кага. Аның тибеше колакларына кадәр ишетелә. Күргәннәрен берничек тә акыл белән кабул итә торган түгел. Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмаслык хәл. Җитез адымнар белән ул тизрәк олы юлга таба атлады.
Уразбахты җиләкчеләре чыгып та җиткән икән. Бүген күбрәк тә бугай. Юлның ике ягына да тезелгәннәр.
— Озак йөрдең, — дип орышып алды Фирдәүсә.
Бер чиләген генә сата алган икән.
— Әллә икебез ике якка басабызмы? Уразбахтылар шулай сата, — диде хатыны.
Ул нәрсәгә дә риза. Җиләкләрне тизрәк сатып җибәреп, яңадан җыярга барырга кирәк. Кичә бик тиз озатканнар иде дә, гел җайлы гына килеп тормый шул. Сатучылары да чутсыз бит. Күп кеше үзе җыя торгандыр.
Назыйф чишмә янында күргәннәрен сөйлим микән, дип бераз уйланып торды да, тәвәккәлләп:
— Анда таудан ак киемле картлар төште, — дип әйтеп куйды.
Фирдәүсә иренә күзләрен тутырып карап куйды. Әмма бер сүз дә әйтергә өлгермәде, яннарына озын гына фургонлы КамАЗ килеп туктады. Шофёры да машинасы кебек олы гәүдәле иде.
— Нәрсә сата соң монда бөтен кеше? — дип сорады ул алардан, урысчалатып.
— Җир җиләге, — диде Назыйф.
— Бу җиләк шулай дип аталамыни?
Ирнең җир җиләген беренче күрүе иде, ахры. Үзе дә:
— Хабаровскидан мин. Бездә нарат җиләкләре үсә. Мондыйларын беренче күрәм әле, — дип аңлатуны кирәк тапты.
Бер-икесен авызына кабып караган иде, ошатып:
— Тәмле икән! — дип куйды.
Шуны гына көткәндәй, Фирдәүсәнең тагын теле-телгә йокмый башлады. Җир җиләген мактапмы-мактый.
— Алыгыз бер чиләген. Юлда ашап барырсыз. Чиләге белән бирәм. Биш йөзгә, — дип, кулына ук тоттырды.
Ир:
— Ну чая да инде хатының, — дип кычкырып көлеп җибәрде дә, кесәсеннән биш йөзлек акча чыгарып бирде. — Кайтышлый өйгә күбрәк алмыйча булмас, — дип нәтиҗә ясады.
Ә аларның ике генә чиләкләре калды. Ярты сәгатьләп тордылар бугай, яннарына бер кеше дә туктамый. Әллә җиләкләре аз булганга узып китәләр. Алардан арырак җиде-сигез чиләк белән утыручылардан алып киткәлиләр. Назыйфның эче поша башлады.
— Әллә тагын барып җыеп киликме? — диде ул.
— Әйдә, — диде Фирдәүсә. Ул да юл кырыенда утырып арыган иде инде.
Яңадан күпернең теге ягында дамба астына төшеп, тау бите буйлап Урыс Кирмәне ягына таба барып карарга булдылар.
Кирмәнкә елгасының кырыендагы тигез җирләргә урманчылар наратлар утыртып бетергән. Сөзәгрәк тау битләре дә калмаган. Ә елга ярларын яшь таллар баскан. Әле ун-унбиш ел элек кенә бу тирәләргә Урта Кирмән, Арташ, Имән Елга балалары, кармак күтәреп, балык тотарга төшә иде. Хәзер елга буена якын килерлек тә түгел. Ара-тирә бобр сукмаклары күренә. Алар ярдагы юанрак агачларны кимереп аударган. Урманчылар ерганаклар читләрен сукалап утырткан наратлар үсеп киткәч, табигать күзгә күренеп үзгәрә хәзер. Чишмәләр саны арта, инеш сулары күбәя. Әллә көн-төн суыртылган нефть урынына су тутырганга җир куены аларны кабул итмичә кире чыгара микән? Әлмәт якларында чишмәләр бозылып бетте, диләр. Мамадышны да илле елдан шул көтәме? Басуларда җир маен суыра торган таганнар саны елдан-ел арта бара. Аларның авыл халкына гына файдасы юк. Суырткан җир маен озын-озын машиналар белән көн саен алып китеп баралар. Кыш көне агрофирма гаражларын җылытырга бер-ике мичкә дә сорап ала алмыйлар.
Тау битендә җиләк күп. Әмма ваграк. Ир белән хатын үзләре белән алган ризыкларын капкалап алды да, башка урын эзләп йөрмичә, чиләкләрен шуннан гына тутырырга булдылар.
Бу юлы да караңгы төшкәч кенә өйләренә кайтып керделәр. Каен җиләген дә кушып, сигез мең сум акча эшләделәр бүген. Мондый акча шабашникларга гына тама торгандыр. Аларга да гел майлы калҗа эләкми шул.
Бүген тагын инженер егет сугылып чыккан.
— Печән чабарга китте, — дигән әнисе.
Ул пешергән ашны тиз-тиз генә ашадылар да урыннарына аудылар.
Назыйфның төшенә тагын Изгеләр чишмәсендәге картлар керде.
(Дәвамы бар).
Фото: Мунир ВАФИН.