Чәчмә әсәр
12 Июля 2023, 04:18

Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА. Бурыч. Повесть (7)

Медицина университетында балаларын этеп-төртеп укытучы ата-аналар үзләре алар пычагы астына кереп ятарга риза микән соң?

Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА. Бурыч. Повесть (7)Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА. Бурыч. Повесть (7)
Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА. Бурыч. Повесть (7)

(Ахыры.)

***

Операция буласы көнне ул иртүк дәваханәдә иде. Кадрия янына, бәлки, бу адымыннан баш тарттырып булыр дигән өмет белән керде. Болай барысына да бер селтәнүдә нокта куйганчы, калган гомерен яшәп бетерергә риза булыр дип уйлады. Байтак вакытны үткәрделәр бит. Шулай сузылыр иде әле. Аңынчы, кем белә, яңа дарулар да уйлап табылыр.

Кадрия уеннан кире кайтмады. Терелеп чыгарына ышана микәнни? Өмет бер кайчан да сүнми, диләр бит. Әтисенең кызындагы соңгы яктылыкны сүндерергә, күрәзәче сүзләрен әйтергә көче җитмәде.

Көзгә тарткан көн. Хәер, вакыт та көзгә кереп бара. Көннәр генә һаман җылы тора. Палата тәрәзәсеннән дәваханә корпуслары һәм бәләкәй генә ак болыт кисәге йөзеп йөргән зәңгәр күк йөзе күренә иде.

Сүзсез генә тышка карап торды да, Кадрия үзенә хас җитезлек белән урыныннан торып утырды. Шушы кинәттәнге җитезлеге дә аны бөтенләй сабый итеп күрсәтә иде.

 – Әти, әйдә азга гына бакчага чыгып керик әле. Минем тыш һавасын сулыйсым килде.

Сүзләре дә, гамәлләре дә балаларныкыча була андый вакытта. Шул рәвешле яклаучысыз, көчсез күренеп, тагын да яраттыра.

 – Әле процедураларга кадәр вакыт бар. Шәфкать туташы күрми дә калыр.

Иртәнге сәгатьләр. Киләсе кешеләр килеп беткән, йөрергә чыгучылар да бик күренми. Бу тирәдә бервакытта да артык тавыш булганы юк. Биредә нигәдер ашыкмыйлар. Акрын гына атлап йөриләр, сүзләрне дә кычкырып әйтмиләр. Салмаклык, сабырлык. Бирегә кешеләр ашыгыч эшләрен бетереп килә, күрәсең.

Солтан пинжәген кызының иңнәренә салды. Бүген дә көн искитмәле матур булачак. Һәрбер җан иясе үз мәшәкате белән мәшгуль. Әнә үрмәкүчләренә кадәр кояш нурында көмешсыман төскә кереп ялтыраган җепләрен сузып куярга өлгергән.

Сөйләшер сүз юк, һәркайсы үз уенда.

 – Алар ничек шулай һавада эленеп тора икән? Йомшак кына булып биткә сарылалар. Җиңел, нәфис булганга һава үзе күтәреп торадыр аларны. Жиргә төшерми, тибрәлдереп кенә йөртә. Кешенең җаны да шулай күктә йөридер. Кайтып улын, әнисен күреп киләдер. – Кадриянең күзеннән яшь тамчысы атылып чыкты. – Жан тере кала, диләр бит. Юк! Ул үзе дә, тәне дә исән калачак. Әгәр исән калулар насыйп булса, мин кояш нурында пәрәвезләр эленеп торган шушы көнне гомер буе искә алыр идем. Ходаем, ярдәмеңнән ташлама...

Биек агачлардан башлап нәни бөҗәгенә кадәр кояш нурында коенеп җирдә яшәүнең никадәр бәхет икәнен сөйләгән бу мәлдә ничек якты дөньяны ташлап китмәк кирәк.

 – Әллә табибына сүз катып карыйсы инде? – дип уйлады ата кеше. Көне килеп җиткәнче ул Кадриянең яңа табибы турында сорашмады да, аны күреп сөйләшергә дә тырышмады. Аңа әлеге операция булмас кебек тоелды.

Уйларын кызының тавышы бүлде.

 – Әнә Алсу Азатовна килеп ята.

Ул карашы белән асфальт түшәлгән сукмактан узып баручы кызга ымлады.

Нинди табиб, нинди Азатовна? Бу үзе бала гына бит. Джинсы, ак футболка кигән, сумкасын төймәләре ычкындырылган аксыл төстәге җиңел пәлтәсе өстеннән кулбашы аркылы аскан. Ярты битен каплап торган күзлеген дә өстәсәң, балалар мәктәптә көлеп исем атый торган бер ботаник була да куя инде. Аягына җиңел, уңайлы җәйге кроссовкалар кигәнгәме, адымнары гына ышанычлы. Атлап килүен генә күр. Аннан үз-үзен тотышы тагын, подиумнан киләмени! Юк, масайган кебек түгел. Мактаулар, зурлауларны кабул итәм, моңа лаекмын дигән сыман, тик масаймый. Президентлар, корольләр дә нәрсәдә булса да бераз икеләнәдер. Ә моның үз дигәненнән чигенмәсе бар кыяфәтенә ягылган. Яп-яшь кызга бәясен белү, үзенә шулкадәр ышаныч каян килгән? Яшьлек шаукымыдыр инде. Яшь чакта бөтен дөнья синең аяк астыңда кебек тоела бит.

Баксаң, бер олы түрәнең иркәләнеп кенә, авырлык күрми рәхәттә үскән баласыдыр. Ул да бит балалары өчен үзе алдан йөри. Атасы укырга керткән, укытып чыгарган, шушы билгеле дәваханәгә урнаштыргандыр үзен. Хәзер аның җаныннан артык кадерле баласының гомерен хәл итәргә тиеш буламы? Ярар, укыгандыр да, нәрсәгәдер өйрәнгәндер дә. Тик кешенең кыл өстендә торган гомерен хәл итәргә тиеш кеше булып җитмәгән. Табиб булып өлгермәгән әле бу. Мөгаен, берәр практикант кынадыр.

Медицина университетында балаларын этеп-төртеп укытучы ата-аналар үзләре алар пычагы астына кереп ятарга риза микән соң? Солтан Сәләховичның тәненнән электр тогы үткән кебек булды. Операция ясаячак хирург аңа, телевизорда күрсәтелгән кинолардагыча, йонлач беләкле әзмәвердәй ир яки ап-ак чәчле ханым, һичьюгы, күзлекле озын хатын булырга тиеш иде. Ә бу Азат кызы Алсу... Җырлый торган сәхнәмени монда?

Шундый уйлар үтте аның башыннан. Юк, ярамый, бу хирург кулына баласы гомерен тапшырырга ярамый. Туктатырга тиеш ул бу эшне.

 – Ярый, әти, мин кузгалыйм. Юкса, эзли башларлар.

Кадрия урыныннан торып ике куллап әтисенең муеныннан кочты, башын күкрәгенә терәде. Үзенчә аны юатуы иде. Әйтерсең, үзенә түгел, аңа пычак астына ятасы.

 – Син утыр әйдә. Хәзер бездә обход башланырга тиеш. Соңрак керерсең.

Кызына күтәрелеп карамаса да аның йөзендәге моңсулыкны тоя, күз яшьләре тулышып тамарга торганын сизә.

 – Саубуллашыргамыни...

Ярый, бу сүзе авызыннан чыгып китми калды.

Барын да үзе хәл итәргә һәм үзенә җайлы итеп хәл итәргә өйрәнгән Солтан Сәләхович нишләп болай биреште соң әле? Операция очрагында да хирургны ул үзе эзләргә, күреп сөйләшергә һәм алдан әҗерен дә түләп куярга тиеш иде бит. Нишләп болай бәлтерәде ул? Багучы әби “барысы өчен дә түләргә кирәк” дигәч тә, аның өстендәге бурычлар кызы гомере белән түләнергә тиешмени? Әллә багучы аны сихерләде инде? Бернинди эш кыйрата алмаслык итеп зиһенен томалады, аяк-кулларына чылбыр салдымы әллә? Әйе, аны нидер тота, кемдер аны бер кабык эченә бикләп куйган сыман. Барын да вакыт агышына салган да, үзе читтән карап тора ич! Күрәзәче әйткәннәрнең бөтен барлыгы белән рас килеп торуы шушыдыр инде.

Нишләде ул?

Дәваханә бакчасында күпме гомер утыргандыр, зиһенен аеклатып, күңеленә уй керде. Операция булмаячак! Ул, ата кеше, моңа ризалык бирмәячәк.

...Палатасында кызы юк иде инде. Ул бернигә карамый катлы-катлы ишекләрне узып, операция блогына ыргылды. Аны шунда ук туктаттылар. Соңгы ишекләр бөтенләй генә ачылмады. Пыяла стена аша тимер арбада ак җәймәгә төрелгән берәүне кызыл ут янып-сүнеп торган бүлмәгә алып кереп киткәннәрен күреп калды. Үзенең бәгырь кисәге – Кадриясе икәнен бар йөрәге белән тойды ул.

Зәңгәрсу костюмнардан, авыз-борыннары каплаулы бары да бер иш булып күренгән табиблар, шәфкать туташлары үтте. Солтан сүз әйтер хәлдә түгел иде. Шулай да баягы табибны, Кадриягә операция ясыйсы Азат кызы Алсуны таныды.

Күзләре дә гөнаһсыз сабыйныкы икән аның. Яктылык, нур сирпеп торган яшкелт-соры күзләр бер генә мизгелгә аңарга тукталды да үтеп китте. Шул күзләр аны буынсыз итте. Бу карашның көченә каршы килерлек кодрәт тә, ихтыяр да юк иде аңарда. Бу күзләр кемне хәтерләтә соң әле? Гөлзадә! Кайчандыр үзе дә шул күзләрнең нурларында коенып күкләргә ашарга әзер иде бит!

Нигә әле барысы да аның гөнаһларын хәтерләтеп тора соң? Үзен гомер буе Зарифа белән бәхетлемен дип ышандырырга тырышса да, фельдшер кызны оныта алмады. Җансыз, хиссез кеше түгел иде ул. Бигрәк тә дөньясын дер селкетеп тоткан, уңыш үрләренә артылган мәлләрендә җан яратканының бер карашына, йомшак кулларының назына барын да алыштырыр булып уфтанган чаклары күпме булды. Гомерлек яры булырга тиешле кешесенә хыянәтен аклар өчен барын да ташлап үткәннәренә кайтырга күпме омтылды ул. Бүрек ташлап, ярсып биеп китәр чаклары күңелдә генә кала бирде, елдан ел аяклар авырайды, иңгә йөкләр күбрәк өстәлде. Вазифа кушмады, егылып төшәсе биеклек артык югары иде. Һәм барысы өчен дә җавап тотасы мәл бик якын бугай инде. Илаһи көчкә ия икәнеңне беләм, Гөлзадә. Үкенүләремне, газапланган чакларымны искә алып, үлчәүләргә балам гомерен генә салма. Зинһар, анысын үзем генә түләрмен.

Солтан Сәләхович яхшысына да, яманына да әзер булып, Ходай кушканны көтәр өчен якындагы урындыкка барып утырды.

        ***

Шатлык белән хәсрәт янәшә йөри икән. Кайгыны кичереп була, олы шатлыкларны үткәреп җибәрү авыррак диюләре дә дөрестер. Кызының операция өстәленнән исән чыгуына да өмете бик аз иде ата кешенең.

Кадрия пычак астыннан исән чыкты, акрынлап савыга да башлады. Боларны вакытлыча алдану, көчле даруларның вакытлы тәэсире дип, һәрвакыт иң авыр хәбәргә әзер булып яшәгән Солтан Саматович, беренче өметле анализлар турында ишеткәч, кисәк биреште. Тәҗрибәле табиблардай, ул кәгазьләргә бер күз йөгертүгә нәтиҗә ясарга өйрәнгән икән. Калтыранган куллары белән шуларны алып укыгач, сүзсез калды.

Кузгалыр хәле булмаса да, буыннарына көч кермәсә дә, ашыгыч түгел иде. Күзләреннән бәреп чыккан яшьләрне уч төпләре белән сөртеп төшерде дә, дәваханә бакчасының аулак бер почмагына барып, бик озак тын гына утырды. Шушы ике ел эчендә кичергәннәрен башыннан үткәрде. Һәм, ниһаять, кызының чынлап торып терелгәнлегенә ышанды.

Азат кызы Алсу могҗиза тудырган иде.

Шуннан соң буыннарына көч кайтмады аның. Кызы язмышы өчен борчылып, аның бар чирләрен йөрәге аша үткәреп, организмының үзен саклар калканы юкарган идеме, әллә шул баланың чирләрен үземә генә бирсәнә, дип ялварулары чынга ашканмы – мантымады ир. Хәер, үзе дә “терелим”, дип тырышмады. Бу дөньядан үзенә тиеш бәхет, рәхәтлекләрне ул артыгы белән татыган иде. Хәсрәтен дә үткәрергә насыйп булды, аннан соң иң бу дөньялыкта иң зур теләгенә иреште: өзелгән өметен ялгап, Ходай аның баласынының гомерен озайтты. Шуннан башкасы кирәкмәгән дә икән. Ике ел эчендә бөтен гомерен яңадан яшәде, белеп-белми кылган гөнаһларын, тиешсезгә алган шөһрәт-даннары, байлык-малларын, күз алдыннан кичереп, барысы өчен дә күңел газабы, үкенү кичерде. Кыскасы, алыш-биреш тәмам иде. Аның өчен елап калыр, сагынып искә алыр балалары бар.

Кешегә бу дөньяда бер дә күп кирәкми икән. Тик, кызганыч, шуны аңлар өчен бер гомер җитмәскә мөмкин. Шөкер, аныкы җитте.

Багымчы әбинең “барысы өчен дә түләргә кирәк” дигәне исеннән чыкмады. Азат дигән игелекле бәндәнең Алсу исемле гүзәл, фәрештәгә тиң кызы шифалы куллары белән күктәгеләрнең язган тәкъдирен үзгәртте.

Тик дөньяда чынлап та бары да исәпле икән. Берәүләр килә, икенчеләр китә. Солтан урыны китәселәр арбасына күчкәндер. Ул үзе моның өчен риза-бәхил иде. Бурычларыңны үзең түләргә кирәк, балаларың, оныкларың өлешенә кала күрмәсен. Дөньяныкы дөньялыкта. Ярый, хуш иттек.

Кадрия, ныклап торып савыгып аягына басуга, атасын соңгы юлга озатты.

       ***

Яңа шәфкать туташы икән, аны танымады.

 – Миңа Алсу Азатовна кирәк иде, – диде Кадрия.

Кыз авыру тарихларын актара иде бугай. Эшеннән аерылмый гына:

 – Ул юк, – дип җаваплады.

 – Киттемени? Бөтенләйме? Кая китте?

Бер-артлы өелгән сорауларга шәфкать туташының исе китмәс иде дә...

 – Операцияне миңа ул ясады. Терелдем менә...

Әллә хатынның калтыранып киткән тавышы, әллә әйткән гаҗәеп олы хәбәре сәбәпче булды – ак халатлы кыз күтәрелеп карады.

 – Кияүгә чыкты ул, бәби көтә. Язылмаган законнар буенча безнең бүлектә авырлы табиблар операционныйга керми, – диде, үз хәбәренә канәгать тавыш белән.

“Язылмаса да бик дөрес закон икән”, – дип уйлады Кадрия.

Дәваханәгә табибына рәхмәт әйтер өчен генә килгән иде ул. “Бәби көтә” дигән хәбәр башта сәеррәк ишетелде. Аннан и сөенде инде. Күктән төшкән фәрештәдәй тоелса да, Алсу да җир кызы бит. Ул да җир тормышы белән бәхетле булырга тиеш.

Әллә кемнәрнең рәхмәтләре йөртәдер ул кызны. Үзен күреп әйтәлмәсә дә, Ходай аның теләкләрен дә ирештерер. Терелгәненнән башлап Кадрия могҗиза дигәннәренең көндәлектә булуына ышана иде.

Фото: Freepik.

Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА. Бурыч. Повесть (7)
Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА. Бурыч. Повесть (7)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас