

Хәзер бераз онытылып киләм. Үземә авыр эш таптым. Кырым мәмләкәтен торгызасы бар, Кырым халкының хакын дауларга кирәк. Шул эштә йотылдым. Шул миңа яшәргә дәрт бирә, яшәү мәгънәсен бирә. Алар булмаса, бу фани дөньяда минем бүтән урыным да юктыр.
Р.S. Ләйләне эзләмә. Ул минем янда. Уртак язмышыбызның дәвамын мин аңарда күрәм. Ул булмаса, мәгънәсезгә әйләнәчәк бу тормышымны чикләүнең бер-бер әмәлен мин, барыбер, тапкан булыр идем. Аның минем янда икәнен белү сиңа әйтеп бетергесез газап китерәсен дә беләм... Ачуланма! Үпкә саклама! Минем күңелемдә сиңа карата бер кәррә хөсетлек тә, үпкә-рәнҗү дә юк.
Үзең дә беләсең, син инде барыбер Ләйлә белән бергә була алмый идең. Сиңа булган мәхәббәте аңа да газаптан башка берни дә китермәгән... Үзеңә дә шулай түгелме икән әле... Монысыннан да бихәбәр түгелсеңдер.
Башта ул мине син дип белде. Шуңа ышанды һәм гаиләңне бозганына, синең тормыш рәвешеңне җимергәненә чиксез газапланды. Хәзер аңлаштык. Минем син дә, шул ук вакытта син түгел дә икәнлеккә ышандыру ай-һай кыен булды. Аны аңлатып бетерү өчен аерым бер роман язу кирәк булыр иде.
Монысын Морат бәк булып язам, замана кызлары да Йосыф-Зөләйха кыйссасында җырланырлык икән. Белеп әйтәм: мин карт бүре бит! Быел миңа нәкъ 512 яшь тула. Артык та түгел, ким дә түгел... Шуңа күрә белеп, бик белеп сөйлим.
Вакыт барысын да дәвалый. Вакыт агымы йөрәк җәрәхәтләрен юа, тазарта. Адресымны язмыйм. Бер-ике елдан хәбәр бирермен, Рәхимә белән парлап кунакка килерсез. Ул вакытта инде без дә, мөгаен, тулысынча икебез ике кешегә әйләнеп өлгерербез, яшьлек хатирәләрен бергәләп искә алырбыз. Рәхәтләнеп бер сөйләшеп утырырбыз, ичмасам! Ә хәзергә мине оныт! Эзләмә! Минем дә тормышта үз урынымны табасым килә.
Сәлам белән — игезәгең, «улың», ә бәлки бабаңдыр, белмим. Шуңа күрә, Морат дип кенә кул куям».
* * *
Әллә нинди сәер тавыштан уянып китте Марат, ләкин күзләрен ачмады. Колагына ишетелгән тавышларның чынлыгына ышанасы килми иде. Ыңгырашу, сыктану, уфтану авазлары әллә кайдан, якыннан гына ишетелә кебек. Һәм кинәт ул аңлап алды: имеш ул сугыш кырында ятып калган икән. Гаскәр инде күптән яу белән алга киткән имеш. Япан кырда үлекләр белән авыр яралылар гына... Офыктан офыкка кадәр сузылган иксез-чиксез кыр өстендә үләксә козгыннары даулаша. Алар каркылдашып, комсызланып үзара тарткалашалар, әйтерсең лә аларга мәет җитми, урын җитми. Йа Хода, кешеләр арасында да шулай лабаса, дип уйлап куярга өлгерде Марат.
Шул ук мизгелдә башына икенче бер уй килде. Туктале, тукта! Нишләп мин болар арасында ятам соң? Миңа ни булган? Нинди сугышта яраландым мин? Һай, сугыш афәтләрен күп, чиксез күп күрергә туры килде шул. Кайсысы соң әле бу? Хан пайтәхетен яклагандамы, әллә Мәскәүгә яу чапкандамы? Бәлки, атлы җайдакларны әйдәп Париж урамнарын гизгәндәдер?.. Әллә соңрак Берлин урамнарын яңгыратып татарча биегәндәме? Маратның миендә гасырларның хәтер тузаны өермәләнде.
— Мин кайда?!
Бугазыннан ыңгырашуга охшап чыккан сорау җавапсыз калды. Акрын гына күзләрен ачты һәм баш очында ап-ак түшәм күрде. Тирә-ягына карады һәм шаккатты, больница палатасында икән ләбаса! Соңгы көндәге вакыйгалар берәм-берәм хәтерендә яңарды. Канаштан килүче поезд, исерек хулиганнар, алар кулыннан бер кызыйны якларга омтылу, вагоннан очып төшү Һәм... стоп-кран!
Палатада ул ялгызы гына иде. Әмма ыңгырашу һаман туктамаган иде әле. Тик инде ул зәгыйфьләнгәннән зәгыйфьләнә бара... Бөтен игътибарын җигеп колак салды: ыңгырашу күрше палатадан ишетелә. Юка гипс стена аркылы кемнеңдер тимер караватта бәргәләнгәнен дә абайларга була иде.
Ничек ярдәм итәргә соң аңа?! Йөрәге тотканмы, башка бер кизүдән җәфа чигәме?! Марат бөтен көчен җыеп урыныннан күтәрелергә теләде; әмма гипска катырылган гәүдәсе аны тыңламады. Һәм шул мизгелдә Марат үзен бер генә кешелек кысан палатада күрде. Стена буендагы караватта яткан хатынның йөзе күм-күк булган иде. Кичекмәстән, хәзер үк бер-бер ярдәм күрсәтелмәсә, аның гомеренең санаулы гына калганлыгы медицинадан шактый ерак кешегә дә ачык аңлашырлык иде. Бик теләп тә ярдәм итә алмау гаҗизлегеннән югалып калган Марат күзе белән тумбочка өстен айкап узды һәм җиңел сулап куйды. Бар! Ка¬тыранган бармаклары белән нитроглицирин кабын ачты һәм хатынның каты итеп кысылган иреннәрен көч-хөл белән ачтырып, тел астына бер сәдәф дару салды. Һай Аллаһның рәхмәте! Нәкъ вакытында өлгергән икән! Бераздан авыру хатынның сулыш алуы тынычлана төште, йөзенә гадәти алсулыгы кайтты.
* * *
Лотфи трамвайдан төшкәндә иртәнге җиде тулып килә иде инде. Вагоннан сикереп төште дә тимер юл полотносын турыдан гына кисеп чыгып больницага элдертте. Врачлар килгәнче Марат янына кереп чыгарга кирәк. Соңрак, больницаның гадәти ыгы-зыгысы башлангач, аның янына кереп булу шиклерәк. Шуңа кабалана, шуңа ашыга Лотфи.
Ишек төбендәге дежурный яныннан сиздерми генә үтеп китте дә икенче катка күтәрелдө. Баскыч яныннан борылып төп коридорга чыгуга телсез калды: һушын югалтып, носилкага салып алып кителгән Маратыбыз аның күз алдында гына бер палатадан чыкты һәм мөһим бер эш эшләгән кешедәй ышанычлы адымнар белән янәшәдәге икенче бер бүлмәгә кереп тә китте. Гаҗәпләнүеннән авызы ачылган Лотфи хәтта аңа эндәшергә дә өлгерә алмый калды. «Билләһи, таш астыннан чыккан егет бу!» дип горурланып уйлап куйды ул. Дустының шулай тиз аякка басуына шатлык хисе йөрәген биләп алды. Рәхәт булып китте. Һәм тиз генә Марат кереп киткән палатага таба атлады. Әмма берничә адым да ясарга өлгермәде, аны әллә каян гына килеп чыккан шәфкать туташының боеручан тавышы куып җитте:
— Кая барйЬыз? Рөхсәтсез кая керәсез тагы?!
— Мин... Мин... Марат янына килгән идем... — диде югалып калган Лотфи акланырга теләгәндәй. — Хәтерлисездер, кичә без аны ашыгыч ярдәм машинасында алып килгән идек. Нинди сөенеч, инде аягына да баскан икән...
Шәфкать туташы күзлеген күтәреп дивана кешегә карагандай Лотфига текәдде.
— Сез нәрсә? Шаяртуыгыз урынсыз, — диде ул үртәлгәнен яшереп тә тормыйча. — Үзегез дә беләсез ләбаса. Кабыргалары сынган бит аның. Кичә гипска салганнан бирле юньләп аңына да килгәне юк. Бәргәләнә, саташа... Балаларын, хатынын чакыра, ниндидер Моратны эзли, тагын Ләйлә дип өзгәләнә. Төне буе аны саклап чыктым...
Соң... Әле яңа гына әнә теге палатадан чыгып монысына кереп китте бит ул... — диде Лотфи гаҗәпләнүен яшерә алмыйча. — Әле генә үз күзләрем белән күрдем!
— Һы! Гипска катырылган, шуның өстенә юньләп һушына да килмәгән кеше ничек йөри алсын икән? — дип куйды шәфкать туташы һәм ышанмасагыз, менә күрегез дигәндәй, Лотфиның борын төбендә генә палата ишеген ачып җибәрде.
Тәрәзә буендагы тимер караватта чыннан да бөтен күкрәге гипска чорналган Марат ята иде. Аның күзләре йомылган, йөзе ап-ак булган һәм Кавказ халыкларыныкын хәтерләтүче туры борыны тагын да очлаеп калган сыман иде.
Лотфи дерт итеп куйганын сизми дә калды, башыннан мең төрле уй йөгереп узды. Үз күзе белән күргәненә ышанмыйча булдыра алмый иде ул. Янәшә бүлмәдән чыккан егет нәкъ менә Марат иде бит! Йөгереп барып икенче палатаны да ачып карыйсы килеп китте. Ләкин бу уеның мәгънәсезләгәннән үзе дә көлемсерәп куйды. Абсурд! Бер кеше берьюлы ике урында ята алмый лабаса! Ләкин шул ук мизгелдә Маратның аңа нәрсәдер төшендерергә тырышуы: «Поезд... стоп- кран... аңа кемдер басты, әмма ул мин үзем иде», — дип аңлатырга маташуы, соңгы көннәрдәге сәерлеге исенә төште һәм:.. телен тешләде. Димәк, Марат аңа бөтенесен дә сөйләп бетерә алмаган. Соңгы вакытта сирәгрәк очрашырга туры килде шул. Бәлки ул чыннан да нәрсәдер ачкандыр, бәлки ул ниндидер гайре табигый үзлеккә ия була башлагандыр?.. Ләкин моңа ышанасы килми иде. Хәер... шундый булмаса, ул инде бәлки Марат та булмас иде!
Лотфи палатага кереп утырды һәм уйларына чумды. Аңа ничек тә дустының уянганын көтеп алырга кирәк иде.
1995 ел, июнь.
Казан.
Фото: otvet.mail.ru