

(Дәвамы.)
***
Югалту дигәннәрен дә кичерергә туры килде кызга.
Данияр белән мәктәпне тәмамлаган елны таныштылар. Гаҗәп сайланыш иде бу. Шулкадәр туры килгәннәр. Әнисе аптырый иде: болар ничек яшәрләр икән? Шундый пар килгән кешеләр дә була икән.
Алсу аптырамады. Үз ярын башкача күз алдына китерә дә алмый иде. Аларны Ходай тумыштан пар итеп яраткан.
Тормышны, аның язылмаган законнарын белмәгән ул. Соңрак әнкәсе әйтте:
– Тормышта сезнең кебек парлар була алмый иде, – диде.
– Ни өчен?
– Анысын аңлата алмыйм. Тик дөнья булгач, каршылыклар күп килеп чыга. Ачуланышырга, бер-береңнең гаебен күрергә, бер-берегезне күтәргән биеклектән төшеп пычранырга, вакланырга туры килә. Ачуланышасың, тиргәшәсең дә.
– Мин бит тиргәшергә яратмыйм, тиргәшә белмим дә. Данияр да шулай иде.
– Тормыш үзе өйрәтә, мәҗбүр итә. Синнән, миннән сорап тормый. Сез, кавышып, бергә яшәячәк булмаганга артык пар килгән идегез.
Тиргәшергә, ваклашырга, әллә ниләр кылырга да риза Алсу. Тик Данияры исән булсын иде. Аның белән түгел, башка белән бәхетле булсын. Исәнлеген, җирдә яшәгәнлеген тойса, аңа шул да җитәр иде.
– Җир мәхәббәте булмаган сездә, – диде әнкәсе.
Җир мәхәббәте, чын ярату иде. Тик кайтарып кына булмый.
Төшеп кенә югалды диләр андый чакта. Данияр авырмый-нитми, йокларга яткан җиреннән башка уянмады.
Бу вакытта Алсу имтиханнар биреп йөри иде. Яшьләрнең мөнәсәбәтләрен яхшы белгән ата-анасы башта кызга бу хакта әйтеп тормаска уйлый. Тик аны егетнең дөньяда юклыгына ышандыра алмабыз дип хәбәр итәргә булалар.
Ул елны яз әллә ничек ямьсез килде. Берәр кояшлы, күңелне җилкетә торган көн булдымы икән? Язы да шул өйрәнгән гадәт буенча дигәндәй, Җир шары кояш тирәли әйләнеп йөргәч, астрономик закончалыкларга буйсынып кына килде бугай. Карларны яз эретмәде, вакыт эретте. Җырлап гөрләвекләр акмады, ерганакларга чылт итеп тә су төшмәде. Елга ярында эреп бетмәгән бозлар утырып калды.
Интегеп, тырышып кардан ачылган җирләрне аннан соң да барыбер кояш иркәләмәде. Көннең җылысы булмагач, үләннәр дә баш төртмәде. Язны гына көтеп яткан иң әрсез үсемлекләр дә яфрак ярып баш калкытырга кыймады. Җир өсте, әле озак вакытлар, былтыргы кара көздән калганча соргылт һәм салкын булып ятты.
Даниярны җирләгән көнне яңгыр туктаусыз койды. Икенче көнне дә күк йөзе ачылмады. Болытлар, бу якларга мәңгелеккә килгән кебек, бөтен күкне басып алган. Офык бөтенләй якында, кул сузымында гына кебек. Үрелеп, шул каракучкыл болытларны кулларың белән таратып, ерактагы кояшның йөзен ачасы килә. Болытлар агач башларына да уралган ахыры, әнә чак кына җил кузгалдымы, ашыгычлыгы исләренә төшкәндәй, яңгыр тамчылары шыбырдашып коела да башлый.
Ничек түзгәнен үзе генә белә. Даниярны җир куенына салганнан соң, өне белән төшләре буталып йоклаган кыз иртән күңелендә чиксез бушлык тоеп уянды. Иң авыры икенче көн, йокыдан уянгач аның юклыгын тою икән. Бу кадәр зур хәсрәтнең кинәт, көтелмәгәндә килүенә ышанып булмый. Бәлки, төш кенәдер дип өметләнәсең. Юк, өн, әнә югалтуның кайтарып булмаслыгы белән ыржаеп чынбарлык тора.
Бу хәлләрнең булып үткәненә ышана да алмыйча, барысын да кабат-кабат күздән кичереп карады. Дәваханәгә вакытында барып җитсәләр... Бәләкәйдән тикшереп караган булсалар... Ул бит армия хезмәтен үтеп кайткан. Хәрби комиссия вакытында кешене баштанаяк тикшерәләр. Әйе, ачыкланмый, дәваланмый торган авыру. Ә ни өчен аңарда? Сөт-каймак эчендә, саф һавада үскән егет бит ул. Мең төрле уйлар килде башына. Тегеләй дә, болай да саклап калырга мөмкин кебек иде. Язмыш дигәннәре шулмы? Алай булгач медицина ни өчен?
Чарасызлыктан янә керфекләре чылана. Күз яшьләре артыннан күңелгә бер сабырлык, тынычлану иңгән кебек. Юкка гына кайгы-хәсрәтләрне елый-елый озатмыйлар икән ул. Кеше елый алмаса таш булып катар, я йөрәге ярылып үләр иде.
Ни өчен Данияр? Сизендеме икән кыска гомерле буласын? Алсу табиб булгач, алар янәшәсендә беркем дә чирләмәячәк, барысы да озак һәм бәхетле яшәячәк дип уйлыйлар иде. Уены-чыны әйтелгән бу сүзләргә Данияр гына кушылмый.
– Мин абсолют сәламәт кеше, – дип көлә иде. Кыз да моңа ышана. Чөнки ул беркайчан да үзе ярдәмгә мохтаҗ булмады. Кайчан карасаң да Алсуны кайгыртты. Юлга чыкканда озатып куйды, каршы алды. Нинди ярдәм кирәк, очып килеп җитә иде. Әйтерсең булдыралган барлык яхшылыкларын кылып калырга тырышкан.
Хәзер ничек яшәргә? Нәрсә өчен яшәргә? Кичә озату ыгы-зыгысы, кешеләр арасында йөреп, хатирәләрне барлап вакыт үткән икән әле. Бүгенгесе түзеп булмаслык. Барысын да – бүгенгесен дә, киләчәген егет үзе белән алып киткән кебек. Беренче тапкыр аның дөньяда юклыгын чынбарлыкта тойды. Ул бөтенләй юк бит хәзер һәм беркайчан да булмаячак. Моңа ничек күнегергә? Хатирәләр юатмый, Данияр үзе кирәк.
– Мин анда барам...
Әнкәсе аңлады кая барасын. “Каберенә” дип әйтергә теле әйләнми баланың. Соңынан да әйтә алмады ул сүзне.
– Аның янына барам...
Автобус вакытын да караган, беркемне тыңламый юлга әзерләнә башлады. Уеннан кире кайтарып, хәзер анда барып кына берни үзгәртеп булмаганын аңлатып торудан файда юк. Кызның күңеле шулай тели, тик Даниярның чакыруы гына булмасын. Аңа якынрак буласы киләме? Ул яшәгән җир, күз карашлары калган мохит үзенә чакырадыр. Аның дөньясына әйтәсе саубуллашу сүзе, анда тоясы, кичерәсе хисләре калгандыр.
Ара ерак кына иде. Әнкәсе аның үзен генә җибәрмәде. Автовокзалга Алсу алданрак кузгалды, акрын кыймылдаган әнкәсен көтәр әмәле юк иде.
– Ярый, син билет ала тор, – диде ана кеше, мондый ашкынуны гамәлгә тәңгәл китерү исәбендә.
Күктә болытлар актарыла. Бар дөньядан җыелгандыр алар. Өстә, чиксезлеккә табан төпсез күк тирәнлегендә ниләр бардыр, ә монда биек тупылларның очларына тиярдәй булып дөньяны болыт басып килә. Кая баралардыр? Алда да, артта да шундый ук болыт, офыкка кадәр каракучкыл күк.
Әнкәсе Алсудан күз күреме генә калып атлый. Буйга калку булмаса да төз гәүдәсе белән ул буйчан күренә. Аркасында үзеннән калдырмый торган рюкзагы, үкчәсез җиңел итекләре җиргә тимәгән кебек. Кая ашкынасың, бала?
Ашкынуы, каядыр барасы булу аны максатлы итә, бу көнен, тагын бер көнен булса да аның белән бәйләп үткәрәсе килә. Әллә бу югалтуның төш кенә булмаганлыгына тагын бер тапкыр ышанырга теләвеме?
Кайгы яшеңә дә, бернинди гөнаһсыз булуына да карап тормый икән шул. Мондый кайгыларны кичерергә тиеш тә, бөтенләй әзер дә булмаган кызның бу көне, язмышы болытлы билгесезлеккә кереп барган кебек, хәтерендә калачак. Актарылган болытлар аңа гомер буе беренче яраткан кешесен югалтуның ачысын хәтерләтеп торачак.
Кайгы уртаклашу дип юкка гына әйтмиләр. Кайгыларыңда ялгыз түгеллекне тою бер-береңнең хәлен аз булса да җиңеләйтә. Хәсрәттәшләр сүзсез дә аңлаша. Кемгә авыррак булгандыр ул вакытта, яратып та яр булалмаган кызгамы, аның ата-анасынамы?
...Сөйгәнен яратып назларга тиешле куллары дымлы туфракка кагыла. Иң кадерле кешесенә ярдәм итә алмады шул. Ходай яраткан кеше гәүдәсен кисеп, анда оя корган авыру күзәнәкләрне юллап алып, шушы куллары белән күпме кешеләрнең гомерен саклаячак әле ул. Бу югалту аңа кеше гомеренең кадерен үз йөрәге аша үткәреп карау өчен идемени? Артык зур сынау түгелме соң?
...Алсуның араларыннан югалып торуына ахирәтләре бераздан гына абайлады һәм аптырашта калдылар.
– Нәрсә булды?
Аңлатмасы кыска иде. Медиклар бит, тиз төшенделәр.
– Син ничек түзәсең?
– Иң авырын үткәрдем бугай инде... Анда тормыш бар, икегез бергә булачаксыз, дисәләр, мин дә аның артыннан китәр идем... Тик тормыш җирдә генә.
Кызлар аны сүзсез генә тыңлады. Юатыр хәсрәт түгел шул. Вакыт оныттырса гына инде. Ходай бәндәләремә күтәрә алмастай кайгылар бирмәм, дигән. Яшьләр бит, бу кадәресен ишеткәннәре булмагандыр. Медиклар югалтуларга күнегергә тиеш, аннан Алсу көчле кеше иде.
***
Яңа табибы ачыктан-ачык әйткән, башкача юл юк, операция бердәнбер чара, дигән. Шуны гына көткән диярсең, Кадрия ничектер тынычланып калган, операциядән башка терелә алмаячагына ышанган кебек. Бәлки, ышанмаса да, шуның белән барлык интегү, җәфалануларына чик куярга теләгәндер. Билгеләнгән көнгә сабыр гына әзерләнде.
Әнисенә операция турында әйтми торды, аны алдан ук борчуга саласы килмәде. Кем белә нәрсә булырын? Ике тапкыр кайгырмасын әле, үз авыртынулары да җиткән. Бөтен вакытын улы белән үткәрергә тырышты. Шушы бер атнаны ул элеккеге таза вакытындагы сыман яшәргә тырышты. Күзләренә бер төрле яшәү яме кайтты, хәтта йөзе дә алсуланып киткәндәй булды. Гаиләләре белән элеккечә урманга чыктылар. Буага төшеп балык каптырдылар. Балык та нишләптер бу юлы иң күбе аның кармагына эләкте.
Әнисе дә, ире дә бу үзгәрешләргә сөенеп бетә алмады. Улы исә күкнең җиденче катында иде. Ул хәзер әнкәсенең бөтенләй терелеп беткәнлегенә, башкача аларны ташлап дәваханәләргә йөрмәячәгенә, аннан кайткач, атналар буена авыртынып, сызланып, күз яшьләренә тыгылып урын-җирдә аунап ятмаячагына тәмам ышанды.
Тик Солтан гына боларның ялган, узгынчы сөенеч, утның тәмам сүнәр алдыннан соңгы балкышы икәнен белә иде. Күрәзәченең “һәрнәрсә санаулы, барысы өчен дә түләргә кирәк” дигәне һаман колак төбендә яңгырап тора.
Кадрия беренче тапкыр әтисе әйткәнне, гомумән, беркемне дә тыңламаска булды. Барачак ул дәваханәгә һәм пычак астына ятачак.
Солтанга соңгы көннәрдә, үз сызлануларын онытып, шатлыгыннан канатланып йөргән хатынын да алдагы билгесезлеккә акрынлап әзерләргә кирәк иде. Зарифа операция турында ышаныр-ышанмас кына тыңлады. Ана кеше кызының терелә башлавына бар күңеле белән ышанган һәм яшәве дә хәзер сөенечле рәвешкә корылган иде. Шуңа бу хәлне кабул итә алмады. Ир дә аның шикләрен кабат куертасы итмәде. Кайгыны нигә чакырып торырга? Хәсрәттә яшисе көннәре алда тагын күпмедер? Анысын бер Ходай белә.
(Дәвамы.)
Фото: Freepik.