

* * *
Морат яңадан әйләнеп кайтмады.
Төне буе аны көтеп керфек тә какмаган Марат эшкә килүгә үк беренче эше итеп Лотфига чылтыратты һәм:
— Сәлам! Карале, Лотфи, кичә дип әйтимме, бүген иртән димме, мин синең янга кермәдемме? — дип әйтеп ташлаганын сизми дә калды.
Лотфи шаркылдап көлде.
— Инде кая кереп каян чыкканыңны да белми башладыңмыни? — Аннан хәленә кергәндәй өстәп куйды. — Нәрсә, әллә бераз тоткан идеңме?
— Тотты, ди... Ташла әле урынсыз шаяртуыңны...
Бернәрсә хакында да белмәгән Лотфига сүзләренең
ничек тәэсир иткәнен шунда гына аңлап алган Марат хәлне төзәтергә ашыкты:
— Юк ла... Берәр әйбер кертеп калдырмадыммы, дип әйтергә теләгән идем, — дип җаен тапты ул. Ләкин кайчан да булса барыбер Лотфига барысын да бәйнә-бәйнә сөйләячәген аңласа да, хәзер аны тәфсилләп торыр чак түгел иде. — Үтенәм, синең янга миңа бер тамчы судай охшаш кеше керергә мөмкин. Үзен Марат, яисә Морат дип әйтер. Ул мин булмам... Соңыннан барысын да аңлатырмын... Бер үтенеч кенә бар. Ул, ягъни мин килеп керсәм, шул минутта миңа... минем эшкә чылтырат. Мин булмасам, әйтеп калдыр. Бик мөһим эш. Зинһар... Югалту артык зурдан булырга мөмкин...
— Ярар соң... Чылтыратырмын, — диде дустының сүзләрен чынлап кабул итмәгән Лотфи. — Синең шул булыр инде, аңлатып кына сөйли белмисең... — Һәм аптыравыннан башын чайкап алды. Супертранспьютер дигән нәрсә белән матавыклана башлаганнан бирле егетне алыштырып куйдылармыни!? Күңеленә шик корты кергәнен сизми дә калды: бәлки, чыннан да, акылына зыян килгәндер... Уен эш түгел!
...Марат игезәкне лабораториядә көтеп утырды, аннан соң ашыгып өйгә чапты. Биокопия әйтерсең лә эреп юкка чыккан иде. Маратның башында өмет, шик-шебһә бәргәләнде. Юк! Морат болай гына юкка чыга алмый. Ул әйтергә тиеш иде, ул аңа белдермичә нәрсә дә булса эшләргә тиеш түгел иде!
Иң аянычы шул: Марат аның хакында ни институтта, ни лабораториядә беркемгә бер сүз әйтмәгән, тикшеренүләрнең бер-бер нәтиҗәсе булмый торып, аны фәнни җәмәгатьчелеккә күрсәтүдән тыелып торырга карар биргән иде.
Бер файдасыз эзләүдән тәмам гаҗизләнгән Марат барысына да кул селтәргә мәҗбүр булды. Үзенчә нәтиҗә ясады: күрәсең, ерак гасырларда һәлак булган бабасының җаны яңа тышчада тотрыклы субстанция хасил итә алмагандыр. Никадәр чын һәм табигый тоелмасын, ул кайчан да булса килгән юлыннан кире китәсе энергия йомарламы! Их, кызганыч! Һич югы тагын бер-ике атна тормады. Күпме мәсьәлә хәл ителәсе иде бит!
Игезәкнең, дөресрәге, Морат бәкнең югалуына күнегә дә башлаган иде инде. Бәлки шулай яхшырактыр да әле. Чөнки ул Маратка туктаусыз рухи газап өстәп торачак, җанын бимазалаячак иде. Ләкин шул ук вакытта Марат үзенә нәкъ менә Моратның җитмәгәнен, аның белән аралашу, аның тәнкыйтен, анализын ишетеп, үзен, кем әйтмешли, төрткәләп тору җитмәгәнне дә бөтен ачыклыгы белән тоя башлады. Икенче «мин» аңа су кебек кирәк була башлаган иде инде.
...Көтелмәгән килгән уйдан Маратның чәчләре үрә торды. Әлбәттә! Ничек башына килмәгән? Морат, табигый ки, Ләйлә янында. Тагын кайда булсын ул!? Казанда Маратка аннан да якынрак икенче бөр кеше бармы? Үзен Марат дип белгән биокопия нишләсен?!
Марат гасабиланып учын учка сукканын сизми дә калды. Бу фикернең башына элегрәк килмәгәненә үзен үзе битәрләде. Тизрәк, тизрәк Ләйлә янына! Барырга да күрергә, аңлатырга!..
Ләйлә янында Моратны күрү үзенә үлем белән бер булачагын аңлаудан аның бөтен тәне куырылып килде. Шәһәр читендәрәк урнашкан тулай торакка канатланып очарга әзер иде ул. Йөгереп урамга чыкты һәм кулын күтәреп машина туктатырга ташланды. Янында гына тормозларын чыелдатып килеп туктаган «Жигули»ның алгы урындыгына гәүдәсен ыргытты һәм әмер биргәндәй кыска гына итеп әйтте:
— Әбҗәлилов урамына... Тизрәк!
Шофер абзый, хәлеңне аңладым дигәндәй, башын гына селкеп куйды һәм газга басты. Мондый пассажирлар акча санап тормый. Итәгенә ут капкан, күрәсең... Безнең өчен кайда барсаң да барыбер түгелме?!
Маратның теле исә һаман бер үк сүзләрне кабатлады:
—Тизрәк... Мөмкин булса, зинһар, тизрәк!..
Тулай торакның әйләнмәле җилкапкасын бәреп кенә
ачты да, ике-өч басманы бер итеп өченче катка сикереп менгәнен сизми дә кадды. Юеш кер исе, арзанлы сабын һәм кыздырган бәрәңге исләре аңкып торган коридордан йөгереп кенә узды һәм Ләйлә яшәгән бүлмә ишегенә килеп бәрелде.
— Ләйлә! Син өйдәме? Ач, мин килдем! Марат бу...
Тавыш булмады.
Бераздан йодрыгы белән ишекне төяргә тотынды. Җавап булмады. Аптыраган Марат, күпме торса да барыбер Ләйләне көтеп алырга ниятләп, стенага сөялде һәм газаплы, каршылыклы уйларына чумды.
Тавыш тынуга янәшәдәге ишек кәгазь сыярлык кына булып ачылды, тузгыган аксыл чәчле хатын-кыз башы күренде.
— Ай! — диде ул куркынып һәм яңадан ишекне шартлатып ябып та куйды.
Бераз тынычлана төшкән Марат ипләп кенә ишекне шакыды:
— Сеңлем, ач әле? Курыкма! Күршең хакында гына сорыйсым килгән иде...
Ишек артында нәрсәдер кыштырдады, ниндидер чылбыр ычкынганы ишетелде, инде бераз таралган, тәртипкә китерелгән баш яңадан күренде.
— Курыкма, сеңлем! Ләйлә кайда икән? Шуны гына беләсем килә иде...
— Белмисезмени? Китте бит ул, — диде аксыл чәч сүзләрен сузып кына.
— Кая китте? Күпмегә?
— Анысын белмим. Миңа калса, бөтенләйгә китте бугай ул...
— Кайчан? — диде түземсезләнеп Марат.
— Байтак бар инде...
— Аһ! — дип стенага сукканын сизми дә калды Марат. — Сеңлем, зинһар, әйт, тагын ниләр беләсең? Үзе генәме?
— Белмим лә, — диде кызый. — Без аның белән артык дуслар түгел идек. Йомыкыйрак иде бит ул...
Күпме тырышса да Марат кызыйдан бүтән бер яңа сүз дә ала алмады.
* * *
Ярты еллап вакыт узды.
Зәмһәрир салкын кышның тынны куырып ала торган зәһәр бер көне иде. Утыз градус суыкта да юка пальтодан гына йөрергә күнеккән Марат лабораториягә ашыгып килеп керде дә күшеккән кулларын батареягә куеп җылытырга кереште.
Аның килгәнен көтеп кенә торган диярсең, очынып сәркәтип кыз килеп керде, кулындагы хатны баш очында болгый-болгый такмакларга кереште:
— Марат абый, биемичә бирмим! Бөтен институтта иң оста биюче дигән даныгыз йөри. Күрү бәхетенә һаман ирешә алганым юк әле. Менә җае да чыкты...
Марат җиңел сөякле кеше. Биергә дигәндә, бигрәк тә кызлар сораганда, ялындыра торган гадәте юк. Бүлмә уртасына чыгып басты да туңган сөякләре язылганчы рәхәтләнеп тыпырдады, һаман чытлыкланып маташучы кызның кулына үрелде.
Кулъязмаларын компъютерда җыя-җыя Маратның язу рәвешен өйрәнеп беткән сәркәтип кыз конвертны сузды һәм «Менә, алдадым бит!» дигәндәй сәер генә елмаеп куйды, һаман сөйләнүен белде:
— Марат абый, әллә үзеңә үзең хат яза башлагансың инде... Кайсыдыр бер галим эшлисе эшләрен онытмас өчен шулай иткән диләр түгелме?.. Кем диләр әле аны?..
Марат җавап биреп тормады. Кабаланып хатка үрелде. Күңеле нидер сизенә башлаган иде инде, калтыранган бармаклары белән ашыгып конвертны ачты да шакмаклы дәфтәр битенә тыгызлап язылган юлларга текәлде. Әйе! Беркем белән дә бутарлык түгел. Хат нәкъ аның үз кулы белән язылган иде. Аның кемнән икәнен бер карауда ук чамалап алган Марат сөенеченнән чак кына кычкырып җибәрмәде. Ләйләдән түгел микән дип күңелендә бөреләнгән яшерен өмет икенче бер хис — яндыргыч кызыксыну белән алышынды. Үзенең җилбәзәклегеннән үртәлеп, ирексездән кашын җыерып куйды һәм ашыкмый гына укырга кереште.
«Бернәрсә әйтми-нитми чыгып китүемә ачуланма, Марат, — дип башланган иде хат. — Теге көнне сөйләшеп утыру күп нәрсәгә күземне ачты. Никадәр генә якын итсәм дә, синең янда артык калып булмый иде инде. Синең мине җибәрмәскә тырышачагыңны да белә идем. Мин Казанны, казанлыларны рухыгыз сүнгән дип гаепләдем, сүктем. Ләкин сезнең, ягъни безнең дә бүгенге хәлебездә үземнең дә гаебем бар икәнен яхшы аңлыйм мин. Син хәтта бүгеннән торып тарихка тәэсир итәргә тырышып карадың. Ләкин булдыра алмадык бит...
Ә шулай да мин көчле рухлы кешеләр янында тагын бер кат талпынып карарга булдым. Үз көчем белән. Тәҗрибәм дә ярдәм итәр дип уйлыйм. Хәзер мин Кырымда. Мондагы халык үз чорының иң вәхши кысрыклавыннан да горурлыгын, көчле рухын җуймаган. Алар янында үземне кирәгрәктер дип беләм.
Мине яңадан тормышка кайтарганың, икенче гомер биргәнең өчен иртә дә, кич тә рәхмәт укыйм сиңа, Марат. Олуг җанлы кеше син. Тамырларыңда морзалар каны юкка гына акмый икән. Ләкин аңла, без икебез бер Казанга сыя алмый идек. Рәхимәне, балаларны күрү миңа әйтеп бетергесез газап иде бит. Мин дә аларны синең шикелле үк сөям! Көнчелек утында ничек янганымны белсәң иде. Андыйны сиңа Ходаем күрсәтмәсен. Мин бит аларны бер күрүдә яраттым. Ләкин, шул ук вакытта, аларның минеке түгел икәнен, минеке була алмавын да яхшы аңлыйм, әмма йөрәккә боерык, фәрман биреп булмый бит.
Аларны күрмәскә тырыштым. Күрмәгән саен газабым артты гына. Аңла мине, мин синнән түгел, шул газаплардан качып киттем. Миңа икенче гомер биреп мине бәхетле иттең, әмма якыннарыңа якын була алмау — үлем газабыннан да көчлерәк. Син юкта берничә тапкыр супертранспьютер капсуласына кереп утырдым, үземне яңадан ерак үткәнгә алып ташларга теләдем. Ләкин... Аларны бүтән күрә алмаячагымны аңлау аркасында соңгы чиктә тукталып калдым, бер кнопкага басарга кулым күтәрелмәде. Бигайбә, үземне көчле кеше дип белә идем, соңгы мизгелдә үземне җиңә алмадым.
Хәзер бераз онытылып киләм. Үземә авыр эш таптым. Кырым мәмләкәтен торгызасы бар, Кырым халкының хакын дауларга кирәк. Шул эштә йотылдым. Шул миңа яшәргә дәрт бирә, яшәү мәгънәсен бирә. Алар булмаса, бу фани дөньяда минем бүтән урыным да юктыр.
(Дәвамы бар).
Фото: freepik.com