

(Дәвамы.)
***
Әйе, хәзер менә соңгы тукталыш. Теге дөньядагы түгел, монысында кичелергә тиешле сират күпере. Кызы белән бергә аңа да кичәсе. Кадрия үз язмышы белән килеште кебек. Әллә килеште, әллә башкача көрәшерлек көче калмады. Хәшәрәт авыру аны баштан-аяк ерткыч ятьмәләре белән ялмап килгәч, нишләмәк кирәк соң?
Башта бит ничек көрәште!
Әтисенең:
– Авыртуларга ничекләр түзәсең соң, балам? – дип уфтанып, авыртулар өзгәләгән көчсез тәннең тышчасына керердәй, аларны үзенә күчерердәй булып сораган чаклары булды.
– Мин түзүнең бер әмәлен таптым, әти, – диде, бер дәвалау курслары бетеп, азрак үзенә төс кереп киткән мәлдә. – Нык авыр вакытларны “монысына түзәргә кирәк, тагын да авыррагы, көчлерәге булачак. Тагын бер, тагын бер түзәм дә, аннан бетә, аннан беразга бетеп тора”, дип үткәрәм. Шулай бер авыртынудан икенчесенә, бер сеанстан икенчесенә үземне әзерлим. Көч табылгандай була, авыртуны көтеп алганда түзүе җиңелрәк.
Инде түзәргә теләми микән? Карашлары бөтенләй битараф. Баласы янында да күзләренә өмет, яшәргә теләү тойгысы кабынмый. Бары тик хәлсез куллары белән муенына килеп сарылган улының йомшак чәчләреннән сыйпап, моңсу күзләрен үзенә генә билгеле бушлыкка төбәп тавышсыз гына елый. Хәзер күз яшьләрен баласыннан да яшерми. Улы да моңа күнекте бугай.
– Елама, әни. Бер яхшы табиб килеп чыга да, сине терелтә. Мин төшемдә шулай күрдем.
– Әйе, әйе, улым. Син күргән яхшы табибны көтәбез. Башка дәвалаулар бетте. Шуны көтәбез.
Бу хәлләрне күреп торган Солтанда да алдакчы өмет уяна. Эчтән генә “Ходай кушып, насыйп булсын! Гөнаһсыз сабыйның сүзләре Аллаһка барып ирешсә икән”, дип теләп тора. Карт әнисе бит, сабый авызы белән фәрештәләр сөйли, дия торган иде. Әйе, ул да хәзер Ходайны еш искә ала, ул да Аллаһка барып егылды. Башка ышаныр урының калмагач, аңа сыенасың, яклауны да, котылуны бары тик аннан көтәсең икән. Башка беркеме дә, бер нинди дә көче юк шул.
***
Чираттагы дәвалау курсларыннан кайтып озак тормады, Кадрияне кабаттан дәваханәгә чакырып алдылар. Өйдәгеләр бернинди дә яхшы хәбәр көтми иде инде.
– Тагын нәрсә булган? – диде ата кеше. – Юлда йөрү рәхәтмени? Кешене вакытсыз да бимазалап кына тормасалар.
Табиб аны озак тотмады. Йөзенә карап ни булганын белергә тырышкан атасыннан күзләрен яшерергә тырышып:
– Анализлар яхшыга табан түгел, бер атнадан операция эшләргә, диләр. Ризалаштым инде, – диде.
Аның бу сүзләре соңгы ышанычны җимергәндәй булды. Әйе, беләләр иде чиренең нинди икәнен. Барысы да белә иде. Тик барыбер, әле бу көн килер дип көтмәделәр. Ул көн читләп үтәр, килми торыр диделәрме? Могҗизага ышандылармы? Тик һәрхәлдә бүген-иртәгә генә булырга тиеш түгел кебек иде. Кешеләр бит шул авыру белән ничә еллар яши.
***
Соңгы дәвалануның бөтенләй файдасы булмаган. Анализларның нәтиҗәсе турында ишеткәч, Кадрия үзен һавада асылынып калгандай тойды. Ни өскә күтәрелеп булмый, ни җиргә төшә алмый. Авыртынулар белән яшәү никадәр авыр, кайчагында түзәлмәс дәрәҗәдә булса да, алда өмет бар иде. Хәзер әҗәл килеп җиткәнне көтәсе генә калдымы инде?
Яңа табиб билгеләгәннәр икән. Япь-яшь кызыкай аның хәленә битараф кыяфәттә язулары белән булашып утыра: укый, чагыштыра, компьютерыннан әллә нәрсәләр карап алдындагы кәгазьгә теркәп куя.
– Минем белән эш беткәндер, кул селтәүләре шушыдыр. Тиешлесен әйтте бит инде, – дип уйлады хатын.
Хәер, табибларга һич үпкәсе юк. Тырыштылар. Инде ул өметен өзгәндә дә, гомерен озайттылар, улы янында үткәрә алган һәр көне өчен рәхмәтле ул.
Тик бу кызыкай әллә ничегрәк. Каян килеп чыккандыр, моңа кадәр күренгән кеше түгел. Табиб дияр җире дә юк үзенең. Бигрәк яшь, училище тәмамлап килгән шәфкать туташыннан бер аермасы юк. Яшь шул, хатынның хәлен аңламый. Бала тапкан, сабыем ятим кала дип өзгәләнүләрне белер яшьтә түгел. Башкалары аның хәленә керә, кызгана торган иде. Алар кызганга Кадрия күңелен бушатып, күз яшьләренә ирек биреп, җиңеләеп чыга иде кабинеттан.
Ә монысы таш курчакмыни! Һаман үз эше белән мәшгуль, күтәрелеп тә карамый. Бу юлы үзенә шундый битарафлыктан күзләре яшьләнде Кадриянең.
Карамый дисәң дә, барын да сизеп тора икән үзе.
– Елап кына бернәрсә дә эшләп булмый. Дәваханә күз яшьләренә ышанмый... – диде ул, экраннан һаман күзен алмыйча. – Апа, сезгә операция ясарга туры килә.
Бер мәлгә авыру ни уйларга да, нәрсә дип авыз ачарга да белми торды. Бу кыз аны башкалар белән бутамый микән. Яңа кеше бит, күренеп тора.
– Сез яңа кеше, ахры. Минем хәлне ныклап белмисез әле... Яман чир бит...
Хәленең ниндилеген күзаллауданмы, “операция” дигәне куркыттымы, хатын тыела алмады. Карашын томалап күзләренә тулган яшьләре бите буйлап агып төште.
Кадриянең ак халатлыларга, аларның берсенә дә авыр сүз әйтәсе килми иде. Хәтта битараф бу таш курчакка да.
– Чирләрнең берсе дә яхшы түгел. Алар барысы да яман, барысы да начар, – диде тыныч тавыш белән табиб, шулай ук компьютеры һәм язуларыннан аерылмыйча гына.
“Тәүбә, мине башка авырулар белән янәшә куя бу кыз. Яман шешне башка чирләр белән чагыштыралармы соң!” дигән уй башыннан гына үтсә дә, йөзенә үк чыккан иде.
– Моңа кадәр операция димәгәннәр иде бит.
– Хәзер әйтерләр иде. Минем урында кем булса да әйтер иде. Моңа кадәр башка юллар белән дәвалаганнар. Һәм авыруны тыеп килгәннәр. Инде башкача юл юк. Сезгә операция өстәленә ятарга туры киләчәк.
– Мин аннан исән чыга алмам шул инде... Юк, пычак астына керергә ризалашмам...
– Беләсезме, дәваханә юлын күрмәгән әзмәвердәй кешеләр дә егылып үләргә мөмкин. Апа, сез дәваханәдә, дистәләгән табиб күзәтүе астында ятасыз. Әллә нинди приборлар, төрле анализлар организмдагы һәр үзгәрешне карап, тикшереп тора.
Кызның тавышы кискен иде. Ул бернинди каршы килү, бәхәскә урын калдырмаслык тон белән дәвам итте:
– Без монда бөтен мөмкинлекләрне тикшереп, иң яхшы белгечләр белән киңәшеп, дәвалау юлларын эзлибез. Сез исә кирегә сөйләп утырасыз. Гомумән, яп-яшь көегезгә карт әбиләр кебек фикер йөртәсез.
– Юк, алай диюем түгел. Таза кеше авыру хәлен белми ул. Сез яшь, матур, якын кешеләрегезне югалту хәсрәтен кичерергә туры килмәгән. Минем сабый гына балам бар. Аны ятим калдыра алмыйм. Дөньябыз җитеш, ирем дә минем өчен өзелеп торган кебек... Яшисем килә минем.
– Соң, апа, сезне яшәтер өчен тырышабыз, дәвалау әмәлләрен эзлибез бит. Нишләп әле үзегезгә начар хөкем чыгарып утырасыз? Бу авыру белән күпме кеше чирли, барысы да үлә дигән сүз түгел. Онкологиядән барысы да үлә башласа, хәзер Җир шарындагы халыкның дүрттән бере генә калган булыр иде. Дәваланалар, тереләләр, яшиләр бит.
“Арттыра инде, җирдә халыкның дүрттән бере генә калыр иде, дип. Алай ук түгелдер”. Монысын да Кадрия эчтән генә уйлап куйды.
***
Аны иң элек табибның үзен башка авырулар янәшәсенә куюы ышандырды. Пычак астыннан исән чыгуы ай-һай булса да, икеләнү, шикләргә урын калдырмады бит. Операциядән соң нинди дәвалау курслары үтәчәген тасвирлап бирде. Иренмичә, әйтерсең, Кадриядә медицина белеме, фәнни терминнарын куша-куша аңлатып утырды. Өзелергә тиешле өметләре менә-менә өзеләм дип торганда өзелми калды. Ышанды ул бу кызга. Яшьләр заманыдыр, табиб ышана бит, ә ул яшәргә, әле рәхәтләнеп яшәргә, баласын үстерергә тиешле Кадрия нишләп ышанмаска тиеш.
Кырысрак кебек күренүе, эшлекле кыланышлары үзенә ничек килешеп тора. Артыгын сөйләмәде табиб, тиешлесен нык итеп, икеләнергә урын калдырмаслык итеп төшендерде. Хатын аның әйткән һәр сүзен сулар һава кебек йотып барды. Берәр киңәшен, күрсәтмәсен ишетми, аңламый калудан куркып тын алмыйча тыңлап утырды.
Әйе шул, дип уйлады чыгып барганда. Әллә кемнәрне, әзмәвердәй кешеләрне егылып кына үлгән икән, дип сөйләгәнне ишеткәне бар. Нигә эле ул авыруыннан куркырга тиеш? Бу үзе матур, үзе усал табиб кыз булганда, авыру алардан куркып качарга тиеш.
Кызганыч та түгел икән ул, гади бер авыру гына, меңнәр, миллионнар кебек. Әйе, аны кызганып, бар аһ-зарын тыңлап утырса да әйбәт булыр иде. Тик бу аһ-зарга урын калдырмады.
“Чирләрнең барысы да яман,” диде бит. Аныкы да, башкаларныкы да. Шулай инде, яхшы чир дигәнне ишеткәне юк әле. Бу ике сүзне, уйлап карасаң, янәшә дә кулланып булмый икән.
***
Ул дәваларга тиешле хатын, Алсуны бер хәсрәтсез кеше дип уйлап, ялгыша иде. Әйе, кайда барса да аны шулай бәхетнең җиденче катында яшәгән кебек кабул итәләр. Кадерләп кенә үстерелгәндәй назлы гөлдәй нәзәкатьле матурлыгымы, әллә артык бернигә исе китми, барыннан да канәгать кебек яшәвенннән микән бу? Укыганда имтиханнарны җиңел биреп барды. Табигатьтән аңа сылулык та, төпле акыл да бирелгән. Монысы өчен Ходайга рәхмәтле ул. Матур дигәч тә, универда аңардан да гүзәлрәкләр бар иде. Төс-кыяфәте өстенә аңардагы менә шушы тыныч-сабыр холык, үз-үзен бәяли белүе, бәргәләнми-суккаланмый барына канәгать булып яшәве чит күздә ялгыш караш та тудыра, ахры.
Билгеле бу дәваханәгә табиб итеп тә кемдер китереп урнаштырмады. Аңынчы ук дүрт ел хезмәт стажы бар иде кызның.
Өченче курстан соң махсус имтиханнар тапшырып шәфкать туташы булып эшли башлады. Хезмәт юлын башлаган беренче коллектив иде бу. Дәшми-тынмый гына үз эшен җиренә җиткереп, хәтта артыгы белән дә башкарып йөргән кыз, соңынан дәваханәдәге шәфкать туташы эшен иң рәхмәтсез хезмәт дип әйтәчәк. Вазыйфа, мәшәкатьләре ерып чыккысыз, көн буе аяк өстендә алар, ә акчасы юк чутында.
Иң авыры посттагы шәфкать туташларына төшә. Тәүлек буена сузылган дежур торулар. Персонал үзләренең сулыш алганын да күзәтеп торырга тиеш дип ышанган авырулар. Әйе, чирлеләрнең дә төрлесе бар. Берсенең кан басымы ике йөзгә җиткән, үзе чәй эчкән чынаягын чайкатып йөри. Ә икенчесе йөз кырык күрсәткече белән бөтен кешене аякка бастыра. Постта торучы шәфкать туташының шулар белән эшли белүе, үз палаталарында иминлек, тыныч атмосфера булдыра алуы зур нәрсә.
Нәрсәдер ошамый икән, хәзер югарыга хәбәр итәргә, жалу язарга гына торалар. Анысына остарды халык. Менә шунда һәркемне урынында тота белү синең һөнәри осталыгыңның да бер билгесе булып тора. Чөнки ничәгә ярылсаң да, дистәләгән пациентларның һәркайсын кулда гына йөртү мөмкин түгел. Ә игътибар барысына да кирәк. Өеннән алып килгән монометрын бер минутка да калдырмыйча, кан басымын гына үлчәп утыручы, үз-үзен тагын да ярсытып хәлен катлауландыручы иркә хатын гына түгел бит аның өстендә.
Бер ел эшләгәннән соң үзе турында:
– Мин усал медсестра хәзер, – дип көлә иде.
Эшенең җаена ныклап төшенгәнлеген аңлатуы булды бу. Иң бәйләнчек авыруларны да тыныч кына ятарга өйрәтә алу сәләтен, үзенә, сүзенә ышандыра белүен күздә тотуы иде. Усал булмый, булырсың да. Ничә кеше көен көйләргә туры килә аларга.
Персоналның зур өлеше булган шәфкать туташлары үзләренә күрә бер катлам кешеләре булып әверелгәннәр. Артык бай, рәхәт яшәгәннәрне бик яратып та бетермиләр бугай. Араларында бит шәһәргә якын авыллардан килеп эшләүчеләр дә бар. Алары үзләрендә эш юклыкка аптыраганнан инде. Дөньялары җитеш булса, шушы эштә йөрерләр иде микән? Әллә һөнәрләре бар булмышларына күчкәнме? Шәфкать туташы, медсестра... Кызык, игътибар итсәң, татарча да русча да ярдәм итүче, коткаручы дигән сыман яңгырый икән.
Үз араларына алганчы, әкрен-әкрен Алсуның кайда үскәнлеген, ата-анасы турында сораштылар. Аны хезмәттәшләре башта берәр арурак кеше баласы дип уйлады. Шулай булмый, апасы белән сеңелкәше дә нефть университетында укыйлар икән. Янәсе, гади авыл кешесе балаларын андый җирдә бик укыта алмый ул. Кыз артыгын сөйләп сүз әрәм итә торган түгел иде. Бәхәсләшеп ятмады алар белән, бары тик әти-әнисенең гап-гади авыл кешеләре булуын гына әйтеп куйды. Шулай да үз араларына кабул иттеләр аны. Табиб булып урнашканда бүлек мөдире, бар нәрсәне энәсеннән җебенә кадәр үткәрә торган ханым, иң элек үз каналлары аша кызның биредә ничек эшләнгәнлеге хакында белешкән иде.
И бар җирдә дә аның кебек апа, абыйлар булса ни ул! Интернатурасы булгач, ординатурада укыганда ук табиб булып эшкә башлады. Беренче төнге дежурга чыгуы оныта торганмы соң? Дипломы булса да, аның кебек тәҗрибәсез табиблар өстенә зур җаваплылык салынмый. Алар иң җиңел очракларны кабул итә, кәгазьләр тутыра, ярдәмче ролендәрәк йөри.
Шулай да өйрәнәсе килгәне чәчрәп чыга инде аның.
Төп вазыйфаларны башкаручы табиб, аңардан берничә ел алдан эшкә башлаган кулдашы, ашыгыч ярдәм белән килгән бер хатынны өстән-өстән генә карады да, авыртуны баса торган укол ясатып, кайтарып җибәрде. Алсу, авыру картасын тутырып кына утырса да, хатынның хәле бик куркыныч икәнлеген аңлады. Тик бу табибны узып сүз әйтә алмый иде. Субординация, этика дигән нәрсәләр бар. Ахыр чиктә пациент алдында хезмәттәшен юкка чыгару булыр иде. Җитмәсә ул студент кына да бит әле.
Хатын чыгып киткәч, шулай да шиген хезмәттәшенә җиткерде.
– Ярар, приступ кабатланса, иртән тагын килер.
– Дарулардан соң приступ билгеләре бик көчле булмаска мөмкин бит.
Ул арада икенче авыруны кабул итәргә чакырдылар.
Алсу тынычлана алмады. Ярый байның бае бар, байның Ходае бар, дигәндәй, хирурглар да дежурга чыга. Бу юлы алар белән бүлек мөдире үзе туры килгән иде. Операциягә керергә җыенса да, табиб яшь хезмәттәшен игътибар белән тыңлады. Кыз ашыга-ашыга авыру билгеләрен санады, пациентның үз-үзен тотышын тасвирлады. Үз диагнозын әйтте.
– Мин аның телефонын алып калдым, – дип тә өстәде, хәлне төзәтү мөмкинлегенә ишарә ясап.
– Икенче табибың кем?
Кыз тотлыгып калды. Кешене сату, юкка чыгару була түгелме соң бу?
– Хафизовамыни... Бар, шалтырат ул хатынга. Әзер торсын, ашыгыч ярдәм җибәрерләр.
Дәваханәгә килсә кеше терелеп киткәндәй була. Әллә табибларны күргәч иркенәя, әллә ак халатлыларга ышаныч хәлләрен җиңеләйтә.
Моңа кадәр дәваханә юлын белмәгән бер карчык чирләп килгәч, температурасын үлчәргә градусник биргәннәр икән. Башкача карарга һәм, әлбәттә, әлегә дәвалау билгеләргә дә өлгермәгәннәр.
Бераздан әби телгә килгән:
– Балам, теге әйберегезнең бик файдасы тиде, авыртуларым басылды. Тагын биреп карагыз әле, кыстырып ятыйм, әллә шуның белән бөтенләй терелеп китәрмен – ди икән.
Шуның кебек бу хатын да, табиб кайтарып җибәргәч, тынычланып, чәйләр эчәргә әзерләнеп йөри булып чыкты. Уколлар да тәэсир иткән, күрәсең.
– Берүк ризык каба күрмәгез. Ашыгыч ярдәм килер, көтегез, – дип кисәтте Алсу.
Көтеп тормаганнар, ире такси белән китереп тә куйды. Ул арада даруларның да көче бетә башлаган, хатынның төсе качкан иде.
Бу юлы бүлек мөдире үзе карады һәм шунда ук операциягә алып та киттеләр.
Алсу ассистент булып керде. Диагноз да аныкы иде.
– Бу хатынны син коткарып калдың. Ялгышлар барыбыз да да була. Күзләрең белән кешене ярып карап булмый. Шикләнсәң башкалардан сора, киңәшләш. Ә Хафизова белән шулай бик игътибарлы бул. Беренче тапкыр гына түгел инде ул...
Хокук саклау органнарында эшләүче абзыйның якын туганы икән. Димәк, бүлек мөдире генә хәл итә торган мәсьәлә түгел. Бу вакыйга Алсуга зур сабак булды. Аннан соң озак та үтми, үзен дә җаваплы табиб вазыйфасына күчерделәр.
(Дәвамы бар.)