

* * *
Марат каты итеп кысылган кулын көч-хәл белән тартып алды да гомерендә беренче тапкыр күргәндәй игезәгенә текәлде. Аның борын тишекләре киңәйгән, яңа гына чабыштан кайткан ат шикелле еш-еш сулый иде.
Күз ачып йомганчы булып узган шушы кул кысышу, әйтерсең, аларны гасырлар төпкеленә илтеп ыргытты да яңадан тартып та чыгарды. Шушы мизгелдә аларның хәтерендә гасырлар, чорлар гарасаты гөрселдәде, бер-берсен алыштырып килүче котылгысыз һәм аянычлы һәлакәтләр өермәсе дулап узды. Кемнәрнеңдер язмышлары язылды, алар өстенә яңа дулкыннар китереп бәрде.
Алар бер-берсенә карап сүзсез генә бик озак утырдылар. Күз ачып йомганчы хәтерләрендә яңарып өлгергән гасырлар кайтавазыннан айну өчен әле шактый вакыт кирәк булды. Бу башка сыярлык хәл түгел иде. Кайчандыр Марат кичергәннәр Морат өчен сер булмаган кебек, Моратның ерак үткәндәге яшәеше дә Маратка ят түгел иде инде.
«Бер компьютердан икенчесенә программа күчереп яздыру кебек будды бу. Чынлап та компьютерга әйләнеп барам ахрысы», — дип көлемсерәп уйлап куйды Марат. Аның көлемсерәвен үзенчә аңладымы, игезәге моңарчы аңа хас булмаганча олылык белән, әллә нинди сәер бер итагать белән сүз катты:
— Әй, углан, бер вәхши хыянәтче кулыннан янаган котылгысыз үлем тырнагыннан йолып, бәне бу якты дөньяга сән кайтардуң. Тәшәккерем чиксез! — диде.
Копиясенең бүгенге һәм борынгы сүзләрне кушып сөйләвеннән көлеп җибәрергә әзер Марат кинәт ачы бал кабып чәчәгән кешедәй булды, бугазыннан күтәрелә башлаган көлү авазы тамак төбенә утырып калды. Башыннан яшен тизлеге белән коточкыч ачыш ясаганлыгы йөгереп узды. Ялгышырга мөмкин түгел! Каршысында аның кыяфәтен алган борынгы бабасы басып тора! Морат бәк үзе! Тәне эсселе-суыклы булып китте. Шул ук мәлдә икенче сорау баш калкытты. Ә ул үзенең кем икәнен беләме? Белсә, нишләп һаман-һаман «Мин ул син, син ул мин» дип тәкрарлый бирә. Һәм шунда гына Марат үзе өчен тагын бер котылгысыз ачыш ясады. Әйе, ул бер үк вакытта Марат та, Морат бәк тә! Ләкин моңа кадәр ул моны үзе дә белмәгән, тоемламаган, аңламаган. Игезәкне супертранспьютер капсуласыннан чыгарганда кулларына тотынуга үзен яшен суккандай хис итүен, башында аңлаешсыз хатирәләр яңаруын исенә төшерде. Яңадан Моратның кулын кысып карыйсы килеп китте. Ләкин әле генә сынаган кичерешләр шул хәтле газаплы иде, галимнәргә хас кызыксыну, үҗәтлек никадәр генә көчле булмасын, ул тәҗрибәне кабатларга базмады. Анысы соңрак, бераз тынычлана төшкәч насыйп булса!
Аңлашу озакка сузылды.
— Мин Казанга, кешеләренә рәнҗим. Сез хөрлегегезне җуйгансыз, — диде, ниһаять, бик озак сүзсез утырганнан соң Морат. Тар, кысан кухняга күз йөгертеп чыкты да авыр итеп көрсенеп куйды.
— Сез кем икәнлегегезне оныткансыз, горурлыгыгыз югалган. Әллә нинди таш капчыктай йортларга, зиндан шикелле хөҗрәләргә кереп бикләнгәнсез. Бу шәһәрдә минем тыным кысыла. Бу Казан түгел! Бу безнең патшалык имәс! Кайда безнең хөрлек, иркенлек?! Дин беткән, ден беткән Казанда... Иман беткән! Ул гынамы? Тел беткән, кайчангы дошманыбыз телендә дөрес итеп сөйләшә, аңлаша алуны дәрәҗә саный башлагансыз, — диде ул уфтанып.
— Аның сәбәпләрен син минем шикелле үк яхшы беләсең, — дип акланмакчы булды Марат. Ул игезәгенең үзе белән Морат бәк булып, аның исеменнән сөйләшкәнен, ерак үткәннәрдән бүгенгегә килгән сорауларны, үпкә-рәнҗешне тыңлап утырганын аңлап алган иде инде.
— Әйе, никадәр аяныч булмасын, сез — бабаларыбыз Казан мәмләкәтен саклап калырга, аяусыз дошманга каршы торырга көч таба алмадыгыз, — дип дәвам итте ул. — Юкса, иң соңгы көндә тагын бер селтәнү җитә иде бит!.. Соңгы, хәлиткеч мизгелдә бирештегез... Безнең бүгенге бу халәтебездә сезнең гаебегез дә юкмыни?! Төп гаеп, бәлки, сездәдер дә әле...
— Әйе, гаепләү җиңел эш... Миңа да, сиңа да... Анысы шулайдыр да, — дип килешкәндәй баш селкеп куйды Морат бәк. — Ләкин, ничек кенә булмасын, син үз буыныңның, чорыгызның гаебен аклый алмыйсың! Бүген беркем дә сезне дин тотмаска, татар иманын сатмаска мәҗбүр итми. Иманлы, динле, денле булу авыр, ай-һай авыр эш! Яулап алган халыктан сезгә җиңүчеләрдә тамыр җибәрә торган рухи ялкаулык иңгән. Шуннан котылмыйча торып, Казан горурлыгын, татар иманын яңартмыйча торып сез бу йокылы-уяулы сәрхуш тормыштан, имансызлык баткагыннан чыга алмассыздыр шәт. Аңла, без кайчандыр дөньяны тетрәтә идек... Барлык юллар Казанга илтә иде. Җир йөзендәге барча кыйтгалар белән аралашкан, мал алышкан, үз сүзебезне үткәргән халык без! Шулар белән яшәргә, аны гелән-гелән искә төшерергә кирәк. Хәтер көчен, хәтере көчле халыкны беләк көче белән җиңеп булмый. Кызганыч, хәтер ягыгыз саеккан, бигрәкпәр дә нык саеккан шул...
Марат аның сүзләренә кистереп кенә ничек җавап бирергә дә белмәде. Үз чорын, үз буынын карт морза каршында акларлык, якларлык сүзләр юк иде шул. Ничек кенә аяныч булмасын, ул хаклы иде, барысы да ул әйткәнчә иде. Дөрес сүзгә җавап юк, диләр.
Ахыр чиктә Морат кинәт кенә урыныннан күтәрелде, ашыгып киенде дә ишек янына барып басты.
— Күңелем уйный башлады... Ачуланма, Марат, ялгызым гына чыгып бераз һава сулап керим әле!
Акрын гына ишек ябылды. Марат кухня тәрәзәсе янына килеп басты да пәрдәләрне ачып җибәрде, шәмәхәләнеп балкыган күк йөзенә карап уйларына чумды. Игезәк белән аралашу, аңлашу, чыннан да, көннән-көн кыенлаша бара иде шул.
(Дәвамы бар).
Фото: proza.ru