Чәчмә әсәр
8 Июля 2023, 04:08

Танир СҮЛФ. Шәүлә. Фантастик повесть (10)

Дөньяда ике бертөрле әйбер була алмый. Бу очракта кешеләр арасындагы мөнәсәбәттә дә шулай. Телибезме — теләмибезме, безнең кайсыдыр беребез икенчебезгә буйсынырга тиеш. Әмма икебезгә дә үҗәтлек, мин-минлек хас.

Танир СҮЛФ. Шәүлә. Фантастик повесть (10)Танир СҮЛФ. Шәүлә. Фантастик повесть (10)
Танир СҮЛФ. Шәүлә. Фантастик повесть (10)

* * *

Морат йоклый алмый. Инде ничәнче көн керфек тә какканы юк. Идәнгә җәелгән иске матрацтагы һәр төер аны бимазалый, тәнен авырттырып йокларга ирек бирми. Шуның өстене бүлмәдә чыдап булгысыз эссе. Тимер-бетоннан йортлар салуны кем генә уйлап чыгарган, үзләрен җәй челләсендә шушындый бүлмәләрдә ябып асрарга иде, дип уйлый ул. Ләкин йокысызлыкның сәбәбе бүтәндә. Аның янында гына икенче мендәрдә нәкъ шундый ук икенче баш ята.

Ләкин Морат белә, тоемлый: мышнап йоклаган булып кыланса да Марат та йокламый. Ул да нәкъ Морат шикелле үк борсалана, онытылып китеп уфтана, тешләрен шыгырдата. Ул да кеше!.. Ул да борчыла, уйлана, газаплана булыр. Икесенә уртак бер хатын да уртак ике бала... Ул да бит Рәхимәне үзенең хатыны дип белә. Үз чиратында ул да Моратны бу очракта чит-ят итеп, артык кеше дип хис итәдер. Караватта балалар янында Рәхимә мышнап йоклый. Йоклыймы ул, әллә ике туган арасындагы мөнәсәбәтнең көннән-көн кырыслана баруына үртәлеп елап ятамы? Әллә башка сәбәп бармы? Морат күрми түгел, күрә — иртән торуга мендәре лычма юеш була.

Морат акрын гына торды да кухняга чыкты. Өстәл янында стенага беркетелгән нәни лампочканы кабызды, кулына очраган беренче гәзитне алып уйларына чумды. «Алга таба ничек яшәргә? Яннарына сыендырган бу дус һәм бердәм гаиләнең кара көненә сәбәпче булып һаман шушында аунаргамы?!» Уйларының иң ачысы һәм үзенчә иң мәгънәсезе дә шушы иде.

Никадәр генә «Мин дә бит син, мин дә Марат бит!» дип үҗәтләнмәсен, ул үзенең «чын кеше» булмыйча эксперимент корбаны икәнлеген дә аңлый-чамалый башлаган иде. Уңышлымы — уңышсызмы, кирәк булганмы андый тәҗрибә, юкмы — анысын киләчәк буыннар ачыклар. Әмма Моратка бүген яшәргә, кемлегеңне, кайда, ничек яшәргә кирәклеген бүген билгеләргә кирәк.

Ләкин тынгысыз уйлары белән ялгызы гына озак кала алмады. Бүлмәдә яланаяклар чәпелдәгән тавыш ишетелде, бераздан кухня ишегендә Маратның тузгыган башы күренде. Тәмле йокыдан яңа гына уянган кеше кыяфәте ясап ул тәмләп киерелде дә игезәге янына килеп утырды. Йокысызлыктан, йоклый алмаудан интегүен яшерергә теләп булса кирәк, ясалма күтәренке тавыш белән сүз кушты:

— Нишләп йокламыйсың? Төн узып бара бит инде...

— Узсын!.. Төннәр узар ул! Менә көннәрне ничек уздырырбыз? —диде Морат уфтанып. — Нигә барлыкка китердең син мине? Нигә кирәк булдым мин?

Марат телсез калгандай игезәгенә текәлде.

— Моның минем ихтыярдан башка килеп чыкканын син бит яхшы беләсең, — диде ул, ниһаять, һушын җыеп. Кулын игезәкнең җилкәсенә куйды да үзенә таба тартып әйтте. — Барыбер начар түгел бит, ә? Мин туганлы, игезәкле, яңа дуслы булдым. Һәр туган да дус булмый бит әле ул. Ә без дустан да, туганнан да якынрак...

Морат кинәт кенә җилкәсеннән туганының кулларын алды да уфтанып:

— Яратмыйсың бит син мине, ярата да алмыйсың, — дип куйды. Авыр сулаганы ишетелде.

Тиктомалдан гына мондый ачыну, уфтану көтмәгән Марат аптырый калды:

— Ничек? — дип куйганын сизми дә кадды. — Син бит мин. Ә үз-үзен яратмаган кеше дөньяда булмый торгандыр да...

— Юк, — дип каршы төште Морат. — Без ике кеше. Бер-беребез белән танышкан көннән башлап инде без икебез ике кешегә әйләнеп барабыз. Дәрес, ул көнгә кадәрге булган бөтен яшәешебез, барлыгыбыз, кичерешләребез, хәтта хыял-өметләребез — барысы да уртак. Чөнки без бер җанның икегә бүленеше. Җан икегә бүленә аламы икән?! Бүленсә аннан нинди хикмәтләр килеп чыгасын беребез дә белми. Яхшыгамы ул, начаргамы? Үз-үзеңне көзгедегедәй көн саен, минут саен күреп, икенче кешедә үзеңне хис итеп тору нәрсәгә илтә. Бәлки ул хис үз-үзеңә карата чиксез нәфрәт уятырга сәләтле бер көчтер. Бусы — әгәр алар икесе дә тигез булса. Ләкин, син беләсең, дөньяда ике бертөрле әйбер була алмый. Бу очракта кешеләр арасындагы мөнәсәбәттә дә шулай. Телибезме — теләмибезме, безнең кайсыдыр беребез икенчебезгә буйсынырга тиеш. Әмма икебезгә дә үҗәтлек, мин-минлек хас. Син мине супертранспьютерда үзеңнән алынган күчермә генә дип беләсең. Ә мин исә, синең икенче нөсхәң булган хәлдә дә, нәкъ сиңа хас булган каршылыклы хисләр төенләнгән, синең шикелле үк баш бирмәс бер затмын. Һәрхәлдә үземне шулай дип тоям.

Ә инде дуслык, ярату дигәннән, мин үземә ачыш ясадым. Һәр дуслыкның төбендә эмоциональ якынлык, хисси бердәмлек ята. Ятарга тиеш. Аннан башка ул меркантиль мөнәсәбәтләргә, ягъни бу кеше миңа теге  яки бу ягы белән файдалы бит дип эш итүгә генә кайтып кала. Шуны күпләр дуслык дигән изге сүз артына яшерә.

Шулай булгач, без синең белән беренче мәгънәдәге дуслар була алмыйбыз. Мин бит синең хәтта мине күрәлмас дәрәҗәгә җиткән чакларыңны да ачык тоям. Миңа да нәкъ шундый ук хисләр килми торгандыр дисеңме? Ә икенче мәгънәдәгесе буласым килми. Чөнки минем үземә генә хас башка тормыш белән яшисем килә. Икебезгә уртак булган хыял-өметләрнең син моңарчы тормышка ашыра алмаганын сайлап, шул юлдан барып карыйсым килә. Аңлыйсыңмы? Бер-беребезгә комачаулап интекмик!

Марат ни дип тә әйтергә, ничек җавап кайтарырга да белмәде. Бите кызарып чыкты. Чөнки игезәге, бәгыренә үтәрлек сүзләрне никадәр йомшак итеп әйтергә тырышса да, аның асылы бер — ул яшереп кенә «Син үз-үзен генә яратучы бер бәндә» дигән фикерне үткәреп ята түгелме соң?!

Хәер... Игезәк үзенең дә шул хисләрдән өстен түгеллеген таный лабаса. Ләкин сөенер урын юк! Моратның фәлсәфәсе дә, мантыйгы да төзек һәм, чыннан да, Маратның бу көннәрдәге халәте рухиясен дөрес тоемлый иде.

— Син миңа үпкәләмә дә, ачуланма да, — дип дәвам итте Морат. — Миңа икенче тормыш бүләк итеп син олуг могҗиза эшләдең. Артык купшы сүзләр сөйли дип уйлама. Башкача әйтә алмыйм. Әмма бу чыннан да шулай. Дөнья тарихы, бүгенге заман фәне әле мондый хәлне белми. Бу үзе үк инде сине егерменче гасыр ахырының иң бөек галимнәре рәтенә күтәрәчәк могҗизалы ачыш! Димәк, син дөньяда, тормышта үз урыныңны таптың, димәк, юлын дөрес сайлагансың.

Ә инде хәзер миңа нишләргә? Аңла, минем сиңа, кем әйтмешли, бушлай кушымта булып кына яшисем килми. Кем соң мин? Әйт!

Һәм ул көтелмәгән җитезлек белән Маратның кулын учына алды да каты итеп кысты. Шул мәлдә Маратның күз аллары караңгыланып китте, ниндидер бушлыкка төшеп киткәндәй булды. Берничә мизгелдән ул үзен ат өстендә күрде.

Уйларына чумып атын җан-фәрман куган Марат кинәт чайкалып куйды, йөрәгендә утлы авырту тоеп җан ачысы белән ыңгырашканын сизми дә калды. Күкрәгенә килеп кадалган очлы укны тартып алды да чаптары естенә иелде. Әмма соңгы көчен җыеп тагын күтәрелде.

Шушы ук мизгелдә игезәгенең йөзе каты авыртуга чыдый алмаган кешенекедәй куырылып килде, иреннәре арасыннан ыңгырашуга охшаш өн чыкты.

...Карт бәк шатырдатып күзләрен кысты. Олпат морзаны өлпар авырлыгы түгөл, уйларының ерып чыккысыз тирәнлеге сыкты. Ярасыннан кан ургылган саен үкенече артты: «Аһ, нинди үкенеч! Нинди мөһим эшләрем калды!» дип уйлап куярга өлгерде ул... Һәм үзен очсыз-кырыйсыз тирән коега төшеп киткәндәй хис итте.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас