Чәчмә әсәр
7 Июля 2023, 11:05

Танир СҮЛФ. Шәүлә. Фантастик повесть (9)

Ун ел бергә гомер кичергән хәләлеңне җиңгәң дип таныштырырга азаплансыннар әле! Ләкин уен кагыйдәләре шобага салганда ук кабул ителгән иде инде. Алардан чигенү хәзер берничек тә мөмкин түгел!

Танир СҮЛФ. Шәүлә. Фантастик повесть (9)Танир СҮЛФ. Шәүлә. Фантастик повесть (9)
Танир СҮЛФ. Шәүлә. Фантастик повесть (9)

* * *

— Әллә күземә ике булып күренәсең инде?! — дип каршы алды аларны Рәхимә һәм нишләргә белмичә, кулларын алъяпкыч итәгенә сөртә-сөртә кухня ишегендә катты да калды. — Энең Рушат дисәм... аңа охшап ук җитмәгән, кече энең Фаил дисәм, ул бераз түгәрәк йөзлерәк димме?..

Ул башта Маратка, аннан озак иттереп Моратка карап торды һәм үзалдына мыгырданып куйгандай итте: «Әллә акылымнан язам иңде?!» Тагын бераз аптырап торганнан соң кыяр-кыймас кына итеп, анда да кемгә атап әйтергә белмичә, икесенә берьюлы сүз кушты:

— Сезнең кайсыгыз Марат димме соң?!

Маратның тагын эче жу итеп китте. Ун елдан артык бер ятакны уртак итеп яшәгән, тәненең һәр күзәнәген, чәченең һәр бөртеген яттан диярлек белгән Рәхимә хәтле Рәхимә дә икеләнеп калгач, башкаларга ни сан? Экспериментның көтелмәгән бу табышмагы әллә нинди коточкыч аңлашылмаусызлык китереп чыгарырга мөмкин ич! Һәм ул-бу булганчы дип дилбегәне тизрәк үз кулына алырга ашыкты.

— Таныш бул, бу минем игезәк туганым, — диде ул Моратны алга табарак этәреп, аннан соң сер әйткәндәй иелеп колагына пышылдады: — Бар инде, җиңгәң белән күреш! Нәрсә каккан казыктай торасың?

Морат исә ни кылырга белмичә катты да калды. Ул алга да атлый алмый, артка да юл юк иде инде. Аның эчендә нинди хисләр актарылганын, күңелендә нинди рәнҗү, үпкә һәм чарасызлык бәргәләнгәнен, табигый ки, Марат күз алдына да китерә алмый иде. Ун ел бергә гомер кичергән хәләлеңне җиңгәң дип таныштырырга азаплансыннар әле! Ләкин уен кагыйдәләре шобага салганда ук кабул ителгән иде инде. Алардан чигенү хәзер берничек тә мөмкин түгел!

Морат авыл картлары шикелле иттереп, ике кулын сузып Рәхимәгә таба атлады:

— Минем исемем Морат булыр, — диде. Тавышы исә калтырап чыкты, күзләрендә ниндидер моң да, газап та шәйләнә иде кебек.

— Игезәгең турында бер сүз дә әйткәнең юк иде бит, — диде Рәхимә ышанырга да ышанмаска да белмичә. — Нишләп моңа кадәр аны бер дә искә алмый идең? Бу хәтле бер-берегезгә охшасагыз да охшарсыз икән! Бер тамчы су да бу хәтле үк булмас...

— Аның исән икәнен, кайда яшәгәнен... мин үзем дә белми идем шул, — дип тамак кыра-кыра сөйләп китте Марат уңайсыз хәлдән чыгарга тырышып. Башында исә мең төрле фараз-гөман бөреләнде. Ничек кенә әйтсә дөреслеккә охшар да Рәхимәдә артык шик һәм төпченәсе килү хисе уятмас икән? Бу минутларда аның артыгын, кирәкмәсне сорашуы барлык уй-гамәлне бутап ташлавы мөмкин иде. Бер тамчы судай миңа охшаган бу егетне супертранспьютер капсуласына утыртып мин үзем ясадым, дип, үзем барлыкка китердем, дип әйтә алмыйсың бит инде. Аннан Моратка карап, дәшми торырга ишарәләп күз кыса-кыса тагын тезеп китте. — Аны бик кечкенә чактан ук әтинең агалары тәрбиягә алган булган... Ташкентка... Бу хакта мин үзем соңга калып белдем шул. Анда, ялгышмасам, 1966 елдамы әле... бик көчле җир тетрәү булды... Шул зилзилә вакытында адреслары югалган...

Дөреслекккә бик охшаса да, ашык-пошык әвәләнгән, очы очка ялганып бетмәгән шушы уйдырма Рәхимәне канәгатьләндерде булса кирәк, ул ашыгып кухняга кереп китте һәм каударланып өстәл әзерләргә        кереште. Үзе исә гаҗәпләнеп сөйләнде дә сөйләнде:

— Шушындый туганың булсын да, шуны белмә имеш... И, бу дөнья дигәнең, кайларга гына ташламый адәм баласын. Нинди генә язмышларга дучар итми.      

Өстәл янында сүз иярә сүз чыкты. Хатын-кыз кызыксынучанлыгы белән Рәхимә бөртекләп-бөртекләп     Ташкент хәлләрен, базар бәяләрен сорашты. Морат, күрәсең, бөтен фантазиясен, хыялын эшкә җикте, аның теле телгә йокмый иде. Хәтта Урта Азиянең ерак һәм табышмаклы бу шәһәрен үз гомерендә шактый айкаган Марат булып Марат аны сокланып һәм шаккатып тыңлап утырды.

Морат үзе сөйләде, үзе кечкенә Наиләне алдыннан төшермәде. Анысы да «Абы-ы-ы-ем!» дип Моратка чат ябышты. Игезәк исә тезләрендә утырган кызчыкның колакларын кытыклады, кысып-кысып сөйде, өстеңдәге иң тәмле ризыкларны алып суза торды. Ул да Марат шикелле үк каршылыклы һәм бу минутларда тагын да ачыла һәм үткенләнә төшкән ләззәтле һәм үкенеч тулы хисләр дулкынында йөзә иде булса кирәк. Марат боларны игезәкнең Рәхимәгә карап-карап алуында балаларны озак күрми торганнан соң гына була торган әллә нинди кайнарлык, шашкын хис белән кочакпап-кочаклап сөюеннән сизде. Аның күзләрендә әйтеп бетергесез тирән газап чагыла иде. Һәм шул чакта Марат үзе өчен олы бер ачыш ясады: Рәхимәнең, балаларының үзенә никадәр дә якын, кадерле, алыштыргысыз җаннар икәнен аңлап алды. Әйе, Марат урынына кемдер килергә мөмкин, ләкин инде ул Марат булмас. Болар Марат өчен дөньяда бердәнбер, кадерле һәм нарасый затлар икән. Болардан башка тормыш инде тормыш булмаячак икән! Боларны беркем белән дә алыштырып булмый.

Рәхимә Моратның бер алдына, бер артына төште.

— И-и, табышуыгыз яхшы да булган. Маратның туганнары миңа үз туганнарым кебек. Элегрәк табышкан булсагыз бигрәк тә яхшы буласы икән бит! Бергә-бергә аралашып, ярдәмләшеп яшәр идек. — Аннан соң рәхәтләнеп көлде. Бер Маратка, бер Моратка карап елмайды. — Куанычтан әллә нәрсәләр сөйләп ташладым тагы... Соң булса да уң булсын ди. Табышкансыз бит инде. Тагы ни кирәк? Монысы нинди сөенеч!

Марат сүзсез генә ашавын белде. Башында исә алга таба ни эшләргә, Моратны кайда һәм ничек урнаштырырга дигән уйлар бәргәләнде. Ләкин Рәхимә барысын да үзенчә хәл итеп өлгергән икән инде:

— Хәзер Ташкент якларыннан бик күпләр Казанга күчеп кайта. Син дә шулайдыр инде, иеме? — диде ул. Аннан соравына җавап та көтеп тормастан өстәп куйды.

Торыр җир табулары ай-һай авыр хәзер. Урын тапканчы, урнашканчы үзебездә торып торырсың. Шулай бит, Марат! Бүлмәбез кысан булса да, күңелебез киң...

Яшь галимнәр өчен махсус салынган йортның бер бүлмәле кечкенә генә фатирында гомер итеп ятучы Марат монысын бөтенләй уйламаган иде. Рәхимәнең хуплау көтеп үзенә төбәлгән күзләренә туры карамаска тырышып ризалыгын белдерергә мәҗбүр булды:

— Монда тормый, кая барсын инде ул?!

Марат хатынының кешегә ачык күңелле була белүен, олы җанлылыгын тагын бер кат күрде, Рәхимә чибәрләнебрәк тә киткән кебек тоелды. Аның сызылып киткән кара кашларын карлыгач канатларына охшатты, игезәккә төбәлгән шомырт кара күзләрендә Моратның сурәтен дә абайлап алды. Шул чакта әллә ничек кенә йөрәге дерт итеп куйды. Нишләптер Рәхимә һаман Моратка карый, тәлинкәсенә дә тәмлерәк кисәкләрне салырга тырыша кебек булып китте, үртәлә башлады.

Рәхимә исә бертуктаусыз сөйләнде дә сөйләнде. Моны күреп, һәр әйткәнен йөрәк бизмәненә салып утыруның иренә никадәр газаплы икәнен, аның гомерендә беренче мәртәбә көнчелек утында янганын бичара хатын башына да китерә алмый иде шул.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас