Чәчмә әсәр
7 Июля 2023, 05:03

Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА. Бурыч. Повесть (4)

Әгәр ул башкаларны юлыннан алып ташламаса, аны изеп китәчәкләр...

Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА. Бурыч. Повесть (4)Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА. Бурыч. Повесть (4)
Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА. Бурыч. Повесть (4)

(Дәвамы.)

Мәктәпне яңа уку елына кабул итәр вакыт иде, әзерлек мәшәкатьләре авыррак булдымы, хәле китте. Йөрәге ярсып тибә, үзенә үзе урын табалмагандай, бөтен барлыгын тынгысызлану чорнап алды. Авыруы, рәхмәт төшкере, шулай сиздереп башлана. “Хәстәрен күрә башла, мин килеп ятам”, диюеме? Егет кичекмәстән медпунктка юлланды. Ярый, анысы якында, мәктәпнең икенче башында урнашкан иде. Берничә тапкыр кызны ерактан гына күреп калганы булды. Бер бинада урнашса да, медпунктка аерым капкадан керешле, шуңа күзгә күз очрашканнары юк иде.

Дәваханә исе, дип уйлады килеп кергәч тә Самат. Ак халатлы кыз, әйтерсең, киләсен белеп, көтеп торган. Хәлен бер караштан аңлап алды.

– Кан басымы күтәрелдеме?

– Күтәрелә торган гадәте бар шул.

Солтан кызның куллары сизелер-сизелмәс кенә  кагылуыннан ук җиңеллек тойды.

Бармаклары җитез генә пульсын капшады. Ул, ахыры, пульс тибешенә һәм тамырларның тыгызлыгына карап андагы басымны тоя иде. Киеренкелектән бер ноктада туктап калган күзләре исә бар нәрсәне үтәли күрә кебек.

Кризис тиз үтте. Башка вакытта авыруы үткәч тә күңел төшенкелегенә бирелә, утызга да җитмәгән килеш, яшен яшәгән, ашын ашаган карт-карчыклар кебек ярдәмгә мохтаҗлыгына үртәлә, үзен үзе күрәлмәс хәлгә килә иде. Ниндидер бушлыкка чума, киләчәге дә билгесезлек томанында кебек тоела.

Ул авыруыннан курка иде. Беренче тапкыр бу кыз кырында шушы хәлгә төшмәде. Тиздән сәламәтләнәсенә, авыруының узгынчы гына булачагына ышанды. Аның яшендә әле! Тәненә көч кергәндәй булды, ярсып уйнаклаган йөрәгенең инде, башка беркайчан да алай шаярмам, дигән төсле сабыр гына типкәнен тоя. Бу кыз, тылсымчы сыман, аны уколы белән генә түгел, күз карашы белән дә терелтте.

Авыл халкы белеп яраткан икән шул. Биредә аңа да рәхәт.

– Кузгалмагыз, әзрәк ял итеп алыгыз.

Чыгып китү түгел, гомер буе бу ак халатлы фәрештә күзләренең нурында коеныр иде ул.  

Хәлләнеп киткән кебек тоелса да, бу уңайлы креслодан торасы килми икән. Әле генә ныгынган кебек тоелган гәүдәсе кызның карашлары астында эреп таралгандай булды.

Чамалый алмады, күпме вакыт үткәндер, үзенә озак йоклаган кебек иде. Нишләп утырам соң, болай җәелеп, дигән уй узды башыннан. Кыенсынып та куйды. Кереп утыр да йоклап кит, имеш. Шәфкать туташының эш сәгате дә узгандыр бит.

Тик ул бер дә ашыкканга охшамаган. Бәлки, ул кадәр күп вакыт үтмәгәндер. Кыз аның торып аякка басканын сынап карап торды.

– Сезгә дәваланып алырга кирәк булыр. Берничә көн рәттән шулай керерсез,–диде фельдшер, аны шул үтә күргәндәй карашы белән ишеккә кадәр озатып.

Бүгенге көннең нинди мәшәкатьләр белән үткәнен дә, вакытны да ул әкренләп искә төшерде. Әйе, шактый тыгыз, борчулы булды бу көн. Мәктәпнең әзерлеген тикшерергә килгән комиссияне кабул итте. Барысы да яхшы кебек иде. Тик янгын сүндерү хезмәте кешесе артык бәйләнчек булып чыкты. Ашханә бүлмәсенен кысан дияргә тырыша. Монда  элгәре елларны да йөзләгән бала туклана иде. Барысын да бер вакытта кертеп тутырмыйлар бит,  тәнәфес саен керәсе класслар бүленгән. Бала-чагалы җир шау-шулы була, гөрләшеп йөрмәгәч, нинди балачак ул?

 Ярый, ике смена укыйлар. Буйга укытучылары кадәрле булып үскән ул унынчы класс егетләре арада вак балык кебек йөргән беренчеләрне таптап кына китәр кебек. Энергиясе ташып торган егетне кырык биш минут тик кенә утыртып кара әле. Кан язар өчен тәртипле генә әүмәкләшеп тә алырга мөмкиннәр. Беренчеләргә дә хәрәкәт кирәк, юкса алар ничек үссен, кайсылай көч җыйсын? Бер көн карап торды да исе китте. Җаен тапканнар бит бәләкәй малайлар. Коридор стенасы буена тезелеп басканнар да, ике төркем булып этешеп торалар. Укытучылар күренсә, барысы бердәм булып тын гына кала, алар узып киткәч, тотыналар көч күрсәтергә. Читтән караганда тик кенә торган тәртипле малайлар инде менә. Боларны, йөгерәсез, дип тиргәүче дә, шаярып имгәнерләр дип борчылучы да юк. Шундый инде бала-чага халкы. Егермешәр минутка сузылган озын тәнәфесләрдән соң таш түшәмнәрне күтәрердәй тавыш, шау-шуның тынып калуы, балаларның егылмый, имгәнми генә классларына кереп таралуы һәр көн кабатланып торган бер могҗиза әле ул.

 Кәгазьдән күзен алмый, закон терминнары белән генә сөйләшкән кешегә ничек аңлатасың моны? Тәки актка имзасын куймады. Тагын бер-ике көн булашып, яңадан үзен чакырып китерәсе булачак инде. Аңынчы ашханә кырындагы ярдәмче булмәнең стенасын сүтеп урынны иркенәйтергә һәм өстәмә җылытырга туры килер.

Димәк, хәзер кич, вакыт шактый соң. Нишләп әле кичке биштә-алтыда эшен төгәллисе фельдшер аның белән шул гомер тоткарланып торган. Рәхмәт инде үзенә. Әллә шул черем итеп алуының файдасы–бөтен борчулары югалып, башы җиңеләеп калган. Тик тәнендә ниндидер изелү, йомшаклык сизелә. Бүген кич Зарифа белән очрашырга тиешләр иде. Ярый шалтыратып кына сөйләшерләр инде. Юлга чыгарга теләге дә, хәле дә юк иде.

Аруландым, медпунктка башкача барып тормам, дигән иде. Үзенең бөтенләй генә таралып төшкәне өчен фельдшер алдында кыенсыну тойгысы да калган. Тик эшләре төгәлләнгәч, аяклары үзеннән–үзе шул тарафка атлады.

– Дәвалау курсы билгеләде бит, кире кагу килешмәс. Авыру белән шаярырга да ярамас, – дип аклады егет үзенең “тыңлаусызлыгын”.

Шушы рәвешле дәвалану төгәл җиде көн дәвам итте.

Солтан медпунктка кызның эш сәгате бетәр алдыннан  килә, укол ясата һәм кушеткага уңайлы гына утырган килеш йокыга китә. Ул инде дәвалануның уколлар кадату гына түгеллеген, кызның аны терелтү өчен ниндидер башка алымнар кулланганлыгын аңлый иде.

Тыштан караганда аңа һич кенә авыру кеше димәссең. Чир бугазыннан эләктереп алмыйча ул үзе дә аның барлыгын сизми. Аруланып киткәннән соң беразга барысы да онытылып тора. Каян килеп чыкты соң бу чире? Ичмасам өздереп авырткан җире дә юк. Эчми, тартмый, вакытында ашарга тырыша, җылы, йомшак урын-җирдә йоклый. Авыр күтәренү, салкында өшеп-туңып йөрүләр дә юк. Әнә аның Себергә чыгып киткән иптәшләре салкын вагончыкларда яши, кырык градуслы суыкта җиргә ятып торба ябыштыра.

– Йокыдан торуга чиләктәге су туңган була. Көн буе киеп эшләгән итекләрне салмый йоклыйбыз,–дип сөйлиләр. Берсе дә авырумын дип зарланмый. Отпускыга кайткач  рәхәтләнеп “ял итәләр”: унар көн айнымыйлар, авызларыннан тәмәке төшми. Алар белән чагыштырганда рәхәтлекнең чигендә яшәгән килеш мондый көчсезлеге өчен кыенсына, хәтта кимсенә иде. Бу хакта ата-анасына да белгертмәде. Һәм менә хәзер юкка бимазалану, тынычсызлык, өлкәннәр әйтмешли, җиңел көеклелек халәтенең дә акрынлап югала баруын тойды. Үзендә ышаныч сизә, аяклары җиргә ныклы басып йөри. Авыруын тулысынча җиңдем дип уйлый иде.

Шушы бер атна вакыт эчендә бу икәү арасында ниндидер бәйләнеш барлыкка килде. Ярату гына түгел бу,  сүзсез дә аңлашу, җаннарының бергә кушылуы иде.  Кыз аны ничек дәвалавын аңлатмады, Солтан сорашмады. Тик шушы сеансларның үзе өчен бик кирәкле булуын бөтен барлыгы белән тойды. Организмы биредә җиңеләю, сихәт таба, күңеле азга гына булса да шушы кыз янәшәсендә булудан сөенеч ала. Бу очрашуларга ул ныграк мохтаҗ, кызның үзеннән көчлерәк икәнлеген дә белә. Тоткан урыны, дәрәҗәсе белән күпкә өстен килеш унтугыз яшьлек фельдшер янәшәсендә үзенең югалып калуы кайчак  мин-минлеген кимсетә. Югыйсә, кыз моны берничек тә сиздерми.

Бу икенче дөнья иде. Биредә кемгәдер ярыйсы, яхшырак булып күренәсе юк. Әрсез сырганак орлыгына баткандай, күпме кирәкмәгән чүп-чар гамәлләргә буйсынып яшәлә бит. Күкрәге киңәеп, иңбашлары тураеп киткәндәй булды аның. Олы бөтен ир-егетне үз ихтыярына буйсындырыр көч каян килгән яп-яшь кыз балага? Солтанны гомер буе саклап, яклап яшәр өчен күктән иңдерелгән фәрештә кебек иде ул.

Бу тойгылар янәшәсендә Зарифа белән мөнәсәбәтләре бөтенләй тоныкланып калгандай булды.

Әгәр кемдер аңа син тын урамнардан, болыннардан кызлар белән җитәкләшеп йөриячәксең, тулган айның яктылыгына исен китеп карап торачаксың, дисәләр, кычкырып көлгән булыр иде. Айда көянтәле Зөһрә кыз барлыгына да ышанды. Гөлзадә ышандырды. Җәйге кичләр аларныкы иде.

Тик моннан соң вакыйгалар икенче юнәлеш алды. Быел Солтанга яңа уку елына җентекләп әзерләгән мәктәбендә эшләргә туры килмәде. Аны район үзәгенә эшкә чакырдылар.

Баш тарту мөмкин түгел иде. Яңа вазыйфа, башка мохит. Монда киңрәк колач ташлап йөзәргә кирәк. Белемең, кешеләр белән уртак тел таба белүең генә җитми. Әлегә кадәр дә ул үз мәктәбенең казанында гына кайнап яшәмәде. Югарыда нинди җилләр уйнаганыннан хәбәрдар иде. Ул җилләр менә хәзер үзен дә бөтереп алып китте. Каршылашмады, бу аның стихиясе икән.

Авыл фельдшерының дәвалары да бик килеште. Соңгы вакытта үзен аеруча ышанычлы тоя башлады, әйтерсең канатлар үсте. Тазалыкның никадәр кирәклеген ул менә хәзер генә аңлады. Аны зуррак эшләр көтәргә тиеш, әллә ниләр башкарып чыгарга сәләтле ул. Көрәш мәйданы киң иде. Шул ук вакытта баштагы мәлләрдә килеп туган каршылыкларны Фәлән Фәләнечнең кияве буларак хәл итү күпкә җиңелрәк булачак. Моны аңлатып та торасы юк, ә хәзергә шуннан файдаланмый калыр өчен чын дурак булырга кирәк.

Ә авыл фельдшеры үз бурычын гына үтәде, эшен яхшы белә димәк. Молодец! Хәзер әнә башкаларны дәваласын. Авылга шундый булдыклы белгечләр бик кирәк. Моны ул хәзер алдан күрә белгән киң карашлы җитәкче буларак әйтә.

Аннан барысы да алдан язылган кебек шома гына барды. Шул көздә Зарифа белән бар шартын китереп, тик артык шауламыйча гына туй ясадылар. Зур кунаклар килде, бабасы кияүне кирәкле кешеләр белән таныштырып калдырырга тырышты. Ике яклап та балаларга бәхет, имин тормыш теләделәр. Читтән караганда бәхетләре маңгайларына язылып куелган кебек иде аларның.

Тормышның кояшлы якларын гына күреп үскән Зарифа бар яклап та килгән егеткә мөкиббән иде. Ул, яхшы гаиләнең тумыштан  бәхетле баласы, Солтан кебек егетнең үзенә иш булырга тиешлеге язмышына туганда ук язылган дип ышана. Солтан да  яратканына өйләнде. Нигә ата-анасы шундый икән, монысы Ходайдан насыйп бүләктер. Егетнең күңелендә бер ара уйнап алган давылларның дулкыны Зарифага кагылмады.

Зур түрәнең җитеш дөньясына нәкъ менә аның кебек авылдан килгән гади кеше баласы кирәк иде. Җитмәсә, булдыклы, мондый егетләргә юнәлешне күрсәтеп кенә бир, калганын үзләре ерып чыгачак. Солтанның табигый булдыклыгы, авыл балаларына хас чырышлыгы үзенекен итте. Озакламый икенче районга тагын да зуррак эшкә күчерделәр. Биек баскычлардан менгәндә фельдшер кыз, аның дәвалары, шул мәлләрдә күңелендә борынлаган самими хисләр дә онытыла барды.

Кем көчлерәк, алтын тауга шул баш. Балачакта уйнаган шушы уен принцибы алга чыкты.  Яшәү – мәңгелек көрәш, бу күптәнге хакыйкать. Кемнедер таптап үтәргә, кемнеңдер өлешен тартып алырга туры килде. Кыерсыткан, дөрес эшләмәгән чаклар күп булды. Ул җиңүче иде. Җиңүчеләрне хөкем итмиләр... Тик вакыт-вакыт ул җиңүләрнең буш, беркемгә кирәкмәгән файдасыз нәрсә икәнлеге мәгълүм була. Нишлисең? Старт бирелгән, юнәлеш алынган, чигенү юк, бары тик алга! Әгәр ул башкаларны юлыннан алып ташламаса, аны изеп китәчәкләр. Әлегә власть аның кулында, аны һич кенә дә ычкындырырга ярамый. Көчлегә каршы килә алмыйлар.

Шулай яшәлде. Зарифасыннан да уңды. Чынлап та ул тавышсыз-тынсыз иркә хатын, яхшы хуҗабикә булды. Иренең кайчак, тәртәдән чыгып китеп, ятлар белән чуалуын да “сизмәде”. Болары аның алдан тукылган язмыш тукымасында булырга тиеш түгел иде. Шуңа хатын аларны ишетергә дә, күрергә дә теләмәде. Һәм дөрес эшләде. Зарифадай бар яклап килгән хатынны алыштырырдай зат юк иде. Ике бала үстерделәр. Солтан артыгын да, кимен дә куймады, кулында көч туплаган булдыклы, гаярь җитәкче булып кына яшәде.

Тик барына да көч, куәт җитеп бетми икән шул.

Дөнья аны бөтенләй көтмәгәндә Кадриясе язмышы белән бөкте. Бөкте генәме, егып салды...

(Дәвамы бар.)

Фото: Ханны Николлет; Unsplash.

Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА. Бурыч. Повесть (4)
Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА. Бурыч. Повесть (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас