Чәчмә әсәр
6 Июля 2023, 18:38

Танир СҮЛФ. Шәүлә. Фантастик повесть (8)

Марат белеп торды: бер кашык су белән йотарлык кыз янында бөтерелүчеләр күп иде. Әмма Ләйлә барысын да кире какты, ир-ат заты белән аралашмады, кияүгә чыкмады. Аның бөтен барлыгы, тормышының мәгънәсе аена бер-ике мәртәбә генә булса да Марат белән очрашуга әверелгән иде инде. Ул үзен шуның белән хәтта бәхетле саный иде.

Танир СҮЛФ. Шәүлә. Фантастик повесть (8)Танир СҮЛФ. Шәүлә. Фантастик повесть (8)
Танир СҮЛФ. Шәүлә. Фантастик повесть (8)

* * *

Очрашу, аңлашу бөтенләй көтелмәгәнчә булды.

Кышкы тымызык төн иде ул. Ябалак-ябалак кар ява. Казан вокзалының буш перронында иңсәсенә сумка аскан бер егет сикергәли. Читтән карап торган көше аны күшеккән чыпчыкка охшатыр иде. Башына килгән шушы уйдан Марат рәхәтләнеп елмайды. Туңса да, күшексә дә аңа рәхәт иде. Озакламый Мәскәүдән Себер ягына үтүче поезд килеп җитәр. Билет кесәдә. Поездда таң аттырып, кичкә инде Свердловскига барып төшәр. Ә анда аны дуслары, коллегалары, яңа танышулар, яңа фикердәшләр көтә...

Урал якларының башкаласына әверелеп баручы бу шәһәргә аны кайчандыр институтта бергә укыган дусты чакырды. Ясалма акыл мәсьәләләре буенча шактый кызыклы сөйләшү көтелә, килсәң оттырмассың, күптән күрешкән дә юк, үзең берьюлы ял да итеп китәрсең, командировкаңны озаккарак ал, дип язган иде ул. Аякка җиңел Марат исә ике дә уйлап тормады, әллә нинди эчке бер тартылу белән шул ук көнне юлга да җыенды.

Ниһаять, еракта поезд утлары күренде. Үзе утырасы вагонның кай тирәдәрәк туктасын абайлап көтеп алган Марат баскычка сикерде һәм керә-керешли проводник хатынга сүз кушырга да авырыксынмады:

— Чәй булырмы, хуҗабикә?

— Йөриләр монда тәне буе... Төнге унбердә каян чәй алыйм ди мин сезгә...

Күпме ялынсаң да моннан бер стакан кайнар су алып булмаячагын аңлап өлгергән Марат ярымкараңгы купега узды. Бәхете бар икән. Астагы бер урында кулына китап тотып яткан хатын-кызны исәпкә алмаганда купе буш иде..

Марат очраклы юлдашына ничек сүз катарга икәнен уйлый-уйлый сумкасын киштәгә ыргытты һәм ашыкмый гына юыну кирәк-яракларын барлый башлады. Иңсәсенә сөлге асып, кулына сабын тотып борылып каравы булды, теленә салынырга дип әзерләп куйган сүзләре башыннан очып чыкты да китте. Агачтай катып калган иреннәре арасыннан исә көч-хәл белен әвәләнеп пышылдау авазы ишетелде:

— Ләйлә...

Юк! Ялгышырга мөмкин түгөл! Аскы ятакта аякларын бөкләп нәкъ менә Ләйлә утыра иде. Ул да, күрәсең, үзенә ышанмый һәм түшәмнән төшкән сүрән яктылыкта күзләрен зур ачып Маратка текәлгән иде.

— Син ничек монда? — диде ул, ниһаять, нәрсә сорарга кирәклеген белмәгәндәй.

— Ә син?..

Телләреннән башка бер сүз чыкмаса да, аларның күзләре аңлашты, күзләре сөйләште. Моңа кадәр бер-берсенә туры карап әйтергә базмаган күпме хис, берберенә тартылу ярату бар иде апарда. Икенче мизгелдә Марат Ләйләне җәймәсение белән бергә кочып күтәреп тә алды.

— Чү, нишлисең, ай җүлөр, — дисә дә кыз бетен буе белән Маратка сеңүен сизми дә калды. Аңа Марат кочагында әйтеп бетергесез рәхәт иде.

Аларның бер-берсенә орыну түгел, хәтта беркайчан да ачыктан-ачык хисләрен белгерткәннәре дә юк иде бит әле. Бу хәл булырга да мөмкин кебек түгел иде... һәм алар һич көтмәгәндә кабынган шашкынлы ялкын иркенә бирелделәр.

— Ялда чакта Мәскәүдә китапханәдә эшләдем. Менә хәзер яңадан кайтып барышым, — диде Ләйлә. — Свердловск өлкәсендәге бер шәһәрдә эшләп яткан булам. Сине кайчан да булса күрә алырмын дип башыма да китерми идем. Аллаһ каргаган ул шәһәргә мин бит синнән, сиңа булган мәхәббәтемнән качып киттем. Онытырмын дигән идем. — Аның иреннәре дерелди башлады, керфекләре арасыннан энҗе бөртегедәй яшь күренде.

Маратның аны тынычландырырлык, юатып әйтерлек сүзләре юк иде. Шашкын хис сүз сорамый. Ул сумкасыннан Свердловскидагы дустына дип алган шәфталулы шампан шәрабын чыгарды. Күбекләнеп атылган шәрабка икесе бергә иреннәрен куйдылар. Ләкин Марат бер нәрсәне яхшы белә, тоемлый: әгәр кулыннан килсә, ул бу төнне, бу бәхетле мизгелләрне мәңгегә, мәңгегә сузар иде.

Шушы очрашу, аңлашу Марат тормышына да, Ләйләнекенә дә көтелмәгән үзгәрешләр кертте дә ташлады. Свердловскидан кайтып ике-өч ай үттеме-юкмы, лабораториядә Ләйләнең йончыган йөзе күренде.

— Мин синнән башка яши алмыйм. Борчылма, минем сиңа бернинди дәгъвам юк. Миңа аена бер генә мәртәбә булса да сине күреп тору кирәк. Шунсыз миңа яшәүнең мәгънәсе юк, — диде ул яз аенда тиктомалдан Казанга кайтып төшүенең сәбәбен аңлатып.

Марат белеп торды: бер кашык су белән йотарлык кыз янында бөтерелүчеләр күп иде. Әмма Ләйлә барысын да кире какты, ир-ат заты белән аралашмады, кияүгә чыкмады. Аның бөтен барлыгы, тормышының мәгънәсе аена бер-ике мәртәбә генә булса да Марат белән очрашуга әверелгән иде инде. Ул үзен шуның белән хәтта бәхетле саный иде.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас