

(Дәвамы.)
Ул барлык гөнаһларын да юарга, бирәсен бирергә, түлисен түләргә әзер. Тик Кадриясе генә терелсен. Ул барысына да риза. Ул үз гомерен бирергә дә риза. Кузгалган күңеле хакыйкать дауларга әзерләнде.
Үзенә хас булмаган, күптән кичерелмәгән халәттә иде ул. Бу имчеме, күрәзәчеме карчык, әйтерсең, аны шул алыш-биреш дөньясына алып керүче, шул сатулашуда яклаучы вазыйфасын башкаручы. Баласының мондый сынауларга, авырлыкларга дучар булырга тиеш түгеллеген аның аша күктәгеләргә җиткерергә кирәк. Хәзер менә әби дисбесен тартып бетерсен дә...
...Бер сүзе белән аның ише ир-атны мизгелендә икенче халәткә кертә алгач, көч-куәте бардыр бу әбинең. Солтан Сәләхович хыялый уйларыннан арынып, урынсызга рәнҗетелгән бала роленнән чыгып, чынбарлыкка кайтты. Шулай да аңа җиңелрәк булып китте, күңеленә таш булып утырган нәрсә йомшара төшкәндәй булды. Мондый рәхәт җиңеллекне тоюдан күзләре кабат яшләнде.
Имчеләргә йомышыңны сөйләп торасы юк, үзләре аңлый дигәнне ишеткәне бар иде. Шуңа сүзне ничек башларга белмәде. Ни хуҗабикә үзе ашыкмады. Мөгаен, дисбесеннән аерылырга ярамыйдыр.
Яше ничәдә икәнен әйтеп булмаса да, күзләре тере әбинең. Тагын ышандыру көче бар иде. Монысы, бәлки, ул үзен шуңа әзерләп, ышанып килгәнгәдер. Йорт-җире, киеме, кыяфәте белән теге заман кешесе ул. Хәзер җитмешне атлап узганнар да үзләрен карчыкка санамый, заманча яшиләр, аралашалар, сәламәтлек саклыйлар, ял итә беләләр, хәтта сөйләшүләре дә башка. Киенүләрен әйтеп тә торасы юк. Болай борынгыча туздырып яулык бәйләгән әби-сәбине күрермен димә. Дингә кергән хатын-кызның да яше-карты чалма сыман башлык кия, ак ефәк яулыкка урана. Вакыты белән әбинең йөзендә талчыгу, моңсулык чагылып китә, әйтерсең йөрәген сыкратып, иңнәренә ниндидер авырлык килеп төшә. Шуның белән тагын да басылып, кечерәеп, картаеп киткәндәй була.
Аннан әгәр шундый белемче икән, йорт-җире заманча, бик җитеш булырга тиеш иде. Килүчеләр дә күренми, юл юклыгымы, әллә исеме, даны артык таралган түгелме? Кем белән яши, берүзе дөнья көтәме? Әллә бар тапканын юньсез балаларына өләшеп торамы? Әйтер сүзенә, кылыр гамәлләренә ышанганчы, Саматның шуларны беләсе килде. Башкалар язмышы белән идарә иткән кеше үзенекенә хуҗа булырга тиеш иде, аныңча.
Әбинең каяндыр ерактан килгән кебек ишетелгән тавышы барын да урынына утыртты.
– Улым, сиңа бер тапкыр ярдәм иткәннәр бит инде. Шул чакта дәваламасалар, бу көнгә кадәр яши алмас идең. Шифасын тапкансың, тик кадерен белмәгәнсең бит сихәтләнүеңнең.
Бу сүзләрдән соң ул ток суккан кебек хәлдә калды. Иң элек сурәттәге кыз исенә төште. Гөлзадә ич ул! Яшь чагында фельдшер кызның үзен ниндидер көч белән терелтүен искә төшерә микәнни? Димәк, ул әбинең кызы булып чыга. Аның аркасында йөрәк чәнчү, кан басымы дигәнне бөтенләйгә онытуының юктан гына түгеллеген белә иде ул. Гаҗәп, хәзер аның исемен дә чак-чак исенә төшерә алды. Шулай да үзен күрсә таныр иде, рәсемгә карагач та исенә төште бит. Әле дә күз алдында аны нурлы карашы белән коендырып торган кебек.
– Син гомереңне, икенче бүләк итеп бирелгән гомереңне дөрес яшәмәгәнсең. Хәзер шуның әҗерен күрәсең. Дөньяда һәр кешегә барысы да, исәп белән, бүлеп бирелә. Артыгын алырга ярамый. Түләргә кушалар бит.
Саматның күз алдыннан дөньяны дер селкетеп яшәгән еллары үткәндәй булды. Әйе, яшәп карадылар инде алар. Боларның барысының гомерлек түгеллеген, нәрсәгәдер көче җитмәячәген аңлап, туктап калырга теләгән мәлләре дә булды. Тик бер тизлек алынгач тукталулар юк, нәфесне тыеп булмый икән шул.
– Апа, заманы шундый иде, кушканны эшләгәнбездер инде. Кире кайтарып булса ни... Үкенгән чаклар күп тә соң. Үзем яшәсен яшәдем, әйдә кылган гөнаһлар өчен дә җавап бирербез. Үзем өчен түгел, кызым авыру, шуңа йөрәк өзелә. Ярдәм итеп булмасмы дип килгәннең эше иде...
Әби кинәт гади бер карчыкка әверелде дә куйды. Хәтта тавышы да үзгәрде, ниндидер битараф кыяфәткә керде.
– Анысына инде, балам, дәваханәга барырга кирәк. Медицина көчле бит хәзер. Менә минем оныгым да табиб, яшь кенә булса да, зур табиб. Кулы җиңел, кешеләргә шифасы килешә. Кызым да гомер буе фельдшер булып эшләде. Сезгә дә табибларга күренергә кирәк.
Аңа бүленгән вакыт беткән иде. Саматка саубуллашып урыныннан кузгалудан башка чара калмады.
***
...Университетның физика-математика факультетын тәмамлаган егет хезмәт юлын башлаганда, райондагы теләсә кайсы мәктәпне сайлый ала иде. Яшь белгечнең бик кирәкле кеше икәнлеген искәртәсе килептер, район мәгариф бүлеге начальнигы шулай дип әйтеп ташлады. Беренче күрүдән үк ошатып, колач җәеп каршы алды ул аны.
– Энекәш, һөнәрне бик дөрес сайлагансың. Укытучы белән пешекче нинди заманда да кирәкле. Мәктәпне хәзер хатын-кыз басты. Балаларны тәрбияләргә ир-ат кулы, ир-ат характеры кирәк. Бездә бит ничек? Баланы әнисе, дәү әнисе тәрбияли, аталары Себердә акча эшли. Аннан бакча, анда да хатын-кызлар. Мәктәптә тагын шул хәл. Хәзер бит Кыш бабай булырга кеше табып булмый. Балалар бакчасында күптән нәниләргә Яңа елны Кыш әби алып килә, мәктәпләр дә шуңа калып бара. Ир-ат укытучы алтынга тиң.
– Арттырып ук җибәрәсез, ахрысы.
– Юк. Чын дөресе шулай. Мәгарифта ир-егетләр колач җәеп йөзә ала. Яшьләр шуны аңламый. Менә син бер елдан директор булачаксың, өйләнәм дисәң – мәктәптәге иң матур, булдыклы укытучы кыз синеке. Авылда иң хөрмәтле кешеләр булып яшәячәксез.
Шулай булды да. Дөресрәге шулай була язды. Самат өйләнеп җибәрергә генә ашыкмады. Икенче елны ук эшкә килгән мәктәбенә директор итеп тәгаенләделәр. Элеккесен район үзәгенә югарыга алдылар. Коллегасы киткәндә аңа да яхшы язмыш, өметле киләчәк юрады.
– Берничә елдан син дә бала-чага чыр-чуыннан котылып, яхшы кабинетта утырачаксың. Астыңда яхшы машина булыр, – диде.
Алгарак китеп әйтеп узыйк, юраганнары чынлап та юш килде. Юш дип ни, ул вакытта югары белем турында катыргысы булган, тәртипле генә йөргән, аек акыллы һәр кешегә насыйп язмыш иде бу. Иң мөһиме, тәртәгә типмәскә, кирәк вакытта, кирәк урында булырга тиешсең.
Җитәкче булу, югарыга үрмәләү өчен Ходай биргән барлык сәләтләре өстенә Саматта вакыйгалар агышын эчке тоемлау һәм анда үзенә тиеш урынны чамалау сәләте бар иде. Тиешен эшләде, тиешсезеннән, бик үзәкне өзәр булса да, тыелып кала белде. Мәхәббәт, өйләнү мәсәләсендә монысы.
Вазыйфа баскычларыннан матур гына атлап барганында шуны аңлады: ниләргә генә ирешсә дә, аның тагын бер бик көчле запасы кала. Ул уңышлы итеп өйләнә алачак иде.
Шуңа бу яклап ашыкмады. Эчне өзәрдәй сылулар белән таныша торды, аерыла торды. Кызлары да бар яклап та килгән бу егеткә чын күңелдән гашыйк булсалар да, аның җитди адымга илтәчәк киртәне узып чыкмаячагын белгәч, мәктәптән үк китеп бардылар. Соңрак район, республика күләмендәге киңәшмәләрдә аларның я үзләрен гаиләдә сөелеп яшәүче бәхетле хатыннар итеп очрата, я алар хакында шундыйрак хәбәрләрне башкалардан ишетә иде. Арада үзе чынлап яратканы, аның белән бәхетле яшәргә тиешлесе дә бар иде. Вакыты белән кайсыларын күргәч, йөрәкнең җиде кылы да чыңлап киткәндәй була, тик сиздерми. Ниндидер эчке тойгы ашыкмаска куша иде. Шулай һаман өйләнмәгән акыллы егет булып кала бирде. Яше узмаган иде әле.
Һәм көткәне дә килеп чыкты. Зур түрәнең матур гына кызы белән таныштылар. Монысы нәкъ аның өчен иде. Белемле, яңа гына кайтып эшкә урнашкан. Ягъни атасы урнаштырган. Җил-яңгыр тими торган, матур киенеп бара, кичен сәгате беткәч, армый-талмый гына кайта өйгә торган хезмәт урыны. Мондый эшне кыз өчен нәселләре белән киңәш-табыш итешеп сайлаганнардыр. Түрәләр балаларын еракка җибәрми, якын-тирәгә тузансыз, зыянсыз эшкә урнаштыра торган заман иде.
Кавышулары “бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына” кебегрәк булды. Гөнаһына кермик, аларны беркем дә таныштырмады, димләмәде. Үзләре табышты. Ата-аналар ике яклап та фатыйхада булды. Моны беренче көннәрдән үк сиздерделәр. Дөрес, башта Саматның ата-анасында “ай-һай зур кеше баласы безне бик санлар микән соң?” дигән икеләнү булса да, егетнең асылы бит әле улыбыз, дип тиз тынычландылар.
“Егет кеше алам дигәнен барыбер ала, кызлар алганга гына бара” дигән, гәрчә борынгыдан калган булса да, әйтем дә бар бит әле.
Егерме өч яшендә шактый җаваплы булган эш – ике йөз бала укыган мәктәпнең директоры вазыйфасын йөкләп алуымы, нәселдән киләме (әнкәсе шулай еш авырый) соңгы вакытларда Саматның кан басымы уйный, йөрәге чәнчештерә башлады. Башта моны эш күплектән, арыганлыктан дип уйлады. Авыл җирендә укытучыларга нинди генә өстәмә мәшәкатьләр йөкләнми, директорныкын сөйләп тә торасы түгел.
Ике яшьнең матур гына йөреп, кавышырына күп тә калмаган иде. Шул җәйдә авылларына медучилище тәмамлаган фельдшер кыз килде. Әллә ни чибәр дә түгел, әмма сөйкемле. Егет-җилән генә түгел, бөтен авыл яратты аны. Чөнки булдыклы шәфкать туташы бөтен авылның сәламәтлеге иде. Район табиблары кайда да, авыл кешесе кайда. Алар күзенә күренгәнче, чир сине кармап алырга мөмкин, сырхауны җылы мәлендә авызлыкларга кирәк. Монда бар ышаныч “белгән” фельдшерда гына. Моңа кадәр медучилище тәмамлап килгән кызларның берсе дә басылып кына эшли торган булмады. Кайсы вазыйфасын күңел салып башкармады, кайсын үз авылында калган егетләре кәләшлеккә алып китте.
Гөлзадәне аерым якын иттеләр, хәтта үз балалары сыман күреп кадерләделәр. Берәр авыруны район дәваханәсенә илтергә кирәкме – шунда ук хәстәрен күреп, ярдәм итәргә тырыштылар.
– Шушы бала кулы белән кагылса да, терелеп киткәндәй булабыз. Авылны яратсын, берүк кенә эшләсен, – дип сөенде өлкән яшьтәгеләр.
Кызның килеп эшкә тотынуына ни ара, бөтен авыл халкын кабул итеп өлгерде.
Юк, берсен дә чакырмады, өй борынча йөреп тикшерүләр дә үткәрмәде. Авырып сыман торган берничә кешене карап, кичекмәстән район дәваханәсенә барырга кушкан. Тегендә исә аларда җитди генә авырулар тапканнар. Һәм “ярый, вакытында килгәнсез”, дип дәваларга тотынганнар. Шуннан авылда кыз турында “белә икән” дигән сүз таралып өлгерде. Халыкның мондый бәясе гомер буе эшләгән табибларның да кайсысына гына эләгә әле ул.
Әкренләп һәркем үз сәламәтлеге белән ныклап кызыксына башлады.
Һөнәри медосмотрларны еллар буе кушылганга өстән-өстән үтеп йөргән тракторчы, комбайнчы абзыйлар, иртә таңнан караңгыга кадәр ферма эше, аннан өй мәшәкатьләреннән бушый алмаган, дәваханәне бәби тапканда гына күреп калган савучы апалар, кыяр-кыймас уңайсызланып кына:
– Күренеп чыгыйм әле, – дип, медпункт ишеген ачып керә башлады.
Беркем дә мәңгелеккә килмәгән, әҗәленә тисә, барысына да төп йортка барасы. Әйе, әнә патшаларны, ил башлыкларын алып калган булырлар иде. Тик бу кыз кебек “белә торган табиб” булганда яшәве ышанычлырак. Шуңа аның авылда калуын теләделәр. Үзенә тиң, аны бәхетле итәсе кешене дә табып куйдылар. Мәктәп директоры белән бигрәк пар киләселәр бит.
Мондый ярәшү Солтанга да шундук килеп иреште. Авыл кешесе яшерен-батырын эш итмәде, өлкәнрәк укытучы хатын-кыз моны турыдан диярлек әйтеп куйды. Ике пар килгәнне аерасылары килми иде. Кеше кызыклы бит ул, үз язмышы килеп чыкмаганмы, яшьлектәге хисләр тоныгайганмы, бәхетле парлар күрәсе килә. Үз үткәннәрен шулай яңартырга телиләрме?
Солтанның да күз саласы килә иде кызга. Кызык бит, кем икән аңа бөтен авыл сайлаган яр? Кызыксыну түгел, фельдшер кырына аны авыруы алып барды.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.