

Игезәк исә берни дә булмагандай Маратка текәлеп баскан һәм аның ниндидер аңлаешсыз хисләр өермәсеннән чыгып җитә алмаганын сәерсенеп күзәтә иде кебек. Тавышы да ерактан ишетелгәндәй яңгырады:
– Өйгә кайтасыңмы соң? – ди иде бугай игезәк ниндидер нәүмизләнеп калган тавыш белән.
– Кайтам! Бераз соңрак, – дип кистереп җавап бирде Марат, һәм сәер кичерешләреннән ераграк качарга теләгәндәй, кичке сәгатьләрдә аеруча ишәйгән, казандай кайнап торган кешеләр төркеме арасына кереп тә югалды.
Маратның җан тынычлыгы югалды. Ничек кенә баш ватса да ул бу хикмәтле хәлләрнең берсенә дә җавап таба алырлык хәлдә түгел иде әле. Бауман урамыннан казанлылар кольцо дип йөри торган үзәк мәйданга таба узды, Тукай һәйкәле яныннан Кабан күле янына килде дә тагын уйларына чумды. Ничек булды соң әле бу? Программаның кай җирендә ялгышлык киткән дә, нинди хата аның биокопиясен тудыруга сәбәпче булган?
– Биомасса... Биокопия, – дип сөйләнгән җиреннән ул, кинәт башына күсәк белән органдай, туктап калды, әйтерсең, аяк табаннары кызган асфальтка ябышты. Миен үкенечле уй яндырып узды. «Туктапе! Тукта! Мин моны бөтенләе белән язмыш иркенә калдырып киттем түгелме соң? Япа-ялгыз кая барсын ул?!» Шул ук мизгелдә үкенү хисе шик белән, курку белән алышынды. Үз-үзен үртәп әйтеп куйды: «Кая барсын имеш?! Әлбәттә, өйгә кайта! Синең өеңә. Синең хатының янына. Синең балаларыңны сөяргә! Ул бит Марат! Әйе, Марат! Ә син үзең кем? Ул кайтыр да Марат булыр. Ә син кем булырсың? Син үзең дә аера алмаганны Рәхимә ничек аерсын, балалар ничек аера алсын, каян белсен?»
Шикләнү, борчылу, шөбһәле уйлар өермәсе Маратны адымнарын кызулатырга, кешеләрне аралап, этеп-төртеп троллейбус тукталышына ташланырга мәҗбүр итте. Ирексездән башланган сәер бу уендагы иң зур җиңү дә, иң зур югалту да шушы минутларда хәл ителергә мөмкин ләбаса!
* * *
Игезәгенең кызыл шакмаклы күлмәк, уңган джинсы кигән төз сынын Марат әле ерактан ук күреп алды. Әллә керергә базмаган, әллә йорт янындагы өянкеләр күләгәсендә ял итеп утырырга җыенамы – монысы Марат өчен караңгы иде. Хәер, бу хакта уйланып торырга аның вакыты да, теләге дә юк иде. Эче тулы шик өермәсе. Сулуы кабып килеп җитте дә күзләрен кыса төшеп, сынап карагандай сүзсез генә игезәгенә текәлде.
– Нишләптер бик иртә кайттың әле, – диде Морат каш астыннан гына елмаеп. Яшел күзләрендә исә шаян чаткылар биеште. – Юкса инде мин син кайтканчы әллә берәр җиргә кинога-фәләңгәме кереп чыгыйммы дип уйлана башлаган идем.
Аның кызларныкыдай озын керфекләре арасыннан үзенә төбәлгән күзләреннән Марат барысын да аңлады, урынсыз шикләнүеннән, шөбһәләнүеннән хәтта уңайсыз булып китте. Ирексездән битенә кызыллык йөгерде.
— Әйе, күрәсе кешемне туры китерә алмадым шул, — дигән булды Марат эчендә уйнаган борчу-шөбһәсен сиздермәскә тырышып.
— Аңлыйм... аңлыйм хәлеңне, дускай. Лотфи янына керәсе булгансыңдыр инде. Юкса, аны бер көн күрми торсаң чиргә сабышасың бит... — Морат хәйләкәр елмаеп куйды һәм Маратның битендәге кызыллыкны күрмичәме, әллә күрмәгәнгә сабышыпмы сөйләнүен белде. — Бәлки... Ләйлә янына сугыласы булгансыңдыр? Унбиш көнләп түгелме соң инде күрешмәгәнгә...
Маратның аркасы чымырдап китте. Морат янында ул үзен ярып микроскоп астына салынган бака хәлендә сизә башлаган иде инде. Моннан бер нәрсә дә яшереп булмый. Әйтерсең, ул аның уйларын гына түгел, яшерен хисләрен һәм ниятләрен дә белеп тора. Һәм тагын бер нәрсәне бик яхшы абайлады Марат: игезәге керсез бер җан иясе иде шикелле. Инде шушы бер көн эчендә генә дә берничә тапкыр ул үзенең Мараттан олы җанлырак икәнен сиздерде түгелме соң?!
— Ярар, иртәгә бергә кереп чыгарбыз, Лотфи белән дә таныштырырмын, — диде ул уңайсыз хәлдән чыгарга теләп.
— Мине алар белән таныштырасы юк. Лотфи белән без инде биш елдан артык аерылмас дуслар, — диде Морат сабыр гына. Һәм Маратны сынавын дәвам иттергәндәй каш астыннан гына карап тагын елмайды. — Ләйләгә килгәндә, ул очрашуларны гомеремдә он¬тасым юк. Минем син икәнне онытасың, апаем. Лотфи әйтмешли, ашыгуларың барысын да харап итә дә ташлый.
Ахири дустының сөйләү рәвешен, кул хәрәкәтләрен һәм йөз чалымнарын ул шулкадәр оста сурәтләп күрсәтте ки, Марат күңелендә кымырҗый башлаган шөбһәле хисләрен онытып, уңайсыз гына елмайганын сизми дә калды. Аның бу очракта көндәше шикеллерәк кыланучы игезәге белән Ләйлә хакында сөйләшәсе килми иде. Бу уңайсыз халәттән чыгу юлын эзли башлады һәм, чарасын тапканга җиңел сулап, кулын игезәгенең иңенә салды да өйгә таба этәрде:
— Керик! Рәхимә көтә торгандыр... Аш та пешкәндер...
— Мин дә нәкъ шулай димәкче идем... Юкса, эчтә бүреләр улый. Безнең авылда ничек диләр әле, «ашагым кели», диләрме?
Маратның күңеленнән Ләйләгә бәйле хатирәләр йөгереп узды. Бу аның беркем дә белергә тиеш түгел яшерен, иң татлы һәм газаплы кичерешләре иде. Ләйләгә бәйле һәр нәрсә аның өчен изге һәм ул аларга беркемнең дә, хәтта барысын да белүе мөмкин булган игезәкнең дә кагылуын теләми иде.
...Маратның аспирантура тәмамлап лекцияләр укый гына башлаган чагы иде әле. Һәр дәрес аның өчен яңалык, һәр дәрес бер сынау, һәр лекция үзенә күрә бер бәйрәм.
Баштарак аудиториядәге студентларны тоташ бер масса кебегрәк итеп кабул итә иде. Ияләшкән, осталыгы арткан саен ул инде һәр студентның йөзен, дәрестә ни эшләп утырганын да ап-ачык күрә, тоемлый башлады.
Язгы матур көн иде ул. Тәрәзәдән кояш елмая. Киереп ачылган форточкалардан машина тавышларын да күмеп сыерчыклар сайраганы ишетелә. Марат аудиториядә атлап йөри-йөри лекция сөйли. Әллә нинди көн иде шул ул! Сөйләгән сүзе аңлаешлы, кәефе әйбәт, студентлар тырышып-тырмашып аның әйткән һәр сүзен кәгазьгә төшереп бара.
Һәм шул чак күзен бер студенттан икенчесенә күчерә-күчерә йөренгән Марат, кинәт фикер җебен югалтып, бүлмә уртасында туктады да калды. Алгы рәтләрнең берсендә өстәл янында ялгызы гына утырган озын толымлы сылу кызга күзе төшкәнен, аның матурлыгына сокланудан телсез калганын ул үзе дә аңламый иде әле. Башында математик формулалар белән матурлык кануннары бәрелеште. Кызның толымнары астыннан ап-ак булып ефәктәй шома муены күренеп китте. «Булса да булыр икән бу кадәр нәфислек! Моны бит сакларга, якларга да кирәктер», дип уйлап куйганын сизми дә калды.
Ләкин үзен бик тиз кулга алды һәм югалган җеп очын табып яңадан лекцияне дәвам иттерде. Хәер... лекциянең рәте киткән иде инде. Маратның күзләре аның ихтыярына буйсынырга теләмәгәндәй һаман-һаман алгы рәттә тукталды. Башында фикерләре чуалды. Һәм кинәт ул эчке бер сискәнү белән кызның да үзенә караганын сизеп алды. Аның карашыннан оялгандай, кызый кинәт кенә кып-кызыл булды һәм башын аска иеп дәфтәренә капланды.
Бөтенесе дә әнә шул көннән башланды. Үзе танырга теләмәсә дә, Марат бу группага керәсе көнне көтеп ала торган булып китте. Ул көн йөрәк бәйрәме иде. Бу бернинди акыл кысасына сыймый торган әллә нинди сәер тартылу, шул күзләрне, толымнарны, ефәктәй ап-ак муенны күрмичә түзә алмау кебек шашкын бер хис иде. Марат сизенде, кызның да күңеле урынында түгел. Ул да аның кебек бу лекцияләргә бәйрәмгә килгән кебек килә. Күзенә чалынмаска теләп кенә Маратны көтеп ала. Ләкин Марат сизә, барысын да йөрәге белән тоемлый. Кызый алдагы рәттән иң артка күчеп утырды. Моңа карап кына алар арасындагы тартылу көче кимемәде. Ләкин ни Марат, ни кызый хисләрен бер-беренә сиздертергә теләмиләр иде.
Баштарак бу шашкын хисне авызлыкларга, үз-үзен тыярга, оялтырга тырышып карады. Син бит укытучы? Чибәр кызлар группа саен... Һәрберсенә гыйшык тота башласаң, дип үзен битәрләргә маташты. Әмма барысы да юкка. Тора-бара кыз оялудан, тартынудан узды, группадашларының күзенә артык чалынмаслык итеп кенә Марат янына килеп сөйләшү, аралашу җаен да тапты. Кызның фантазиясе чиксез иде.
Мәхәббәт, ярату хакында бер кәлимә сүз әйтмәгән көйгә аралашу озак дәвам итә алмый иде. Бәхеткәме, бәхетсезлеккәме — җәй җитте, укулар тәмамланды. Кулына диплом алган кызны кайсыдыр ерак бер шәһәргә эшкә җибәрделәр. Шушының белән барысы да бетәр дип уйлаган иде Марат. Әмма юкка гына өметләнгән икән! Бу хис Рәхимәгә булган тотрыклы яратудан, балаларны сөюдән дә көчлерәк, татлырак һем газаплырак икән! Шушыларны белгән, аңлаган хәлдә Марат аның китүенә сөенеп тә куйды әле. Тик сөенү озакка бармады. Икенче көнне үк инде ул ак муенга салынып төшкән калын толымнарны, кызның сихерләнеп үзенә караганын сагына башлады. Эшенең яме, тәме китте. Үзен кая куярга, кая барып бәрелергә белмичә изаланды. Соңарып килгән шушы шашкын хис, сүзсез мәхәббәт уты Маратның бөтөн барлыгын биләде дә алды. Әгәр, «Сине Ләйлә көтә», дисәләр, ул дөньясын онытып җир шарының төләсә кайсы почмагына чыгып китәргә әзер иде. Ләйлә белән хыялланып яши башлаганын ул үзе дә сизми иде инде.
Фото: freepik.com