

«Бер казанга ике тәкә башы сыймый», димәкче булды Марат. Ләкин әйтмәде. Игезәгенең нәкъ аныңча уйлавы, фикерләрен нәкъ аның үзе шикелле нигезләве, дәлилләве аны шаккатырган иде. Чөнки ул үзе дә нәкъ шушы ук сүзләрне әйтергә теләгән иде бит. Аның да башына шушы ук уйлар килүенә йөз процент гарантия биреп булыр иде. Шунлыктан, ниләр уйлаганын йөзенә чыгармаска тырышты:
– Инде нишлибез? – дип кенә куя алды.
Морат исә шаян елмайды да аңа үз сүзләре белән җавап кайтарды:
– Бастырыклаган, бәйләгән, нәрсә эшләсе билгеле...
Бер-берсенең күзләренә карашып тордылар да тыела алмыйча шаркылдап көлеп җибәрделәр. Күрәсең, һәр икесе бу сүзләрне китереп чыгарган мәзәккә тартым хәлне исенә төшергәндер.
Бераздан Марат тагын телен тешләргә мәҗбүр булды. Авылларындагы җор телле бер агайның ни эшләргә белмичә аптыраганда әйтә торган сүзләрен дә белүе аны эсселе-суыклы итте. Башындагы уйдан чәчләре үрә тора язды. Чыннан да, бу минем копиямме, әллә мин үзем аның копиясеме?
Эчен шик корты кимерә башлады. Барысын да ахырына хәтле ачыкламый торып күңелгә тынычлык керерлек түгел иде шул!
* * *
Лаборатория бер, Маратлар икәү... Эш тә, уй-фи-керлер дә, планнар да бертөрле. Янәшәдәге ике өстәл янына утырдылар да, эшләгән кыяфәт чыгарып, уйларына чумдылар. Хәлбуки, икесенең берсе нәрсәдер эшләргә әзер түгел иде. Кайсысына тотынсаң да дүрт кулга бер эш! Берсе дә аны бүлешергә атлыгып тормый. Һәм бу хакта уйлыйсы да, сөйләшәсе дә килми. Чөнки ул яңа бәхәскә, яңадан сүз көрәштерүгә генә сәбәп булачак. Монысын икесе дә бик ачык аңлыйлар иде бугай.
Марат авыр сулап куйды да чәй кайнатып алырга ниятләп урыныннан кузгалды.
– Тьфү, кайда гына тыккан идем соң? – дип сөйләнде ул үзалдына һәм үртәлгәнен сиздермәскә тырышып өстәл тартмаларын актарырга кереште. Анысын ачты, монысын ачты... Читтән караган кешегә тәртипсез рәвештә таралып яткан булып күренүче, үзенә исә мәгълүм бер тәртибе булган, һәркайсысы тиешле урында ята дип исәпләнелгөн кәгазьләрен күтәреп карады. Электр кайнаткычны кая куйганын ул тәмам оныткан иде.
Аның һәр хәрәкәтен елмаеп күзәтеп торган Морат ниһаять, түзмәде, сабыр гына эндәште:
– Шкаф башыннан кара әле! Мин аны шунда куеп калдырган идем бугай...
Марат тагын дерт итеп китте, фикере чуалды. Моның хәтере минекеннән яхшырак микәнни соң, дигән уй белән бергә күңелендә йокымсырый башлаган шик корты тагын кымырҗып куйды. Шунда ук кылт итеп исенә төште, нәрсәдер язганда комачаулаганга ачуы килеп, кайнаткычны ул янәшәдәге шкаф өстенә үзе томырган иде ич!
Кайнаткыч, чыннан да, шкаф өстендә иде. Аны алды да каш астыннан гына сынап Моратка текәлде. Янәшә өстәл янында утырган игезәк исә су кайната торган калай банканы тотып ишек янына ук барып җиткән иде.
Ул да борылып карады һәм елмаюын яшереп тә тоймастан:
– Икебезнең дә тамак кипкән ахрысы... Сәйлүн чәе белән хушланып алу беребезгә дә зыян итмәс, – дип сөйләнә-сөйләнә ишектән чыгып та китте.
... Аның һәр хәрәкәтен, һәр кыланмышын каш астыннан гына күзәтеп утырган Маратның, ахырда, теше сызлаган кешедәй йөзе чытылды. Ул башын кашыса, игезәк тә шул ук хәрәкәтне кабатлый, торып бүлмә буйлап йөренергә керешсә, ул да утырган урынында кымырҗый башлый иде. Ниһаять, түзмәде:
– Син нәрсә, мине үртисеңме соң? Һәр хәрәкәтемне кабатламасаң да буладыр, – дияргә мәҗбүр булды.
Мондый ук кискенлекне көтмәгән идеме, Морат беренче мәлгә югалып калгандай булды, әмма ризалашкан, гафу үтенгәндәй тавыш белән җавап бирде:
– Бәлки шулай килеп чыгадыр... Үземдә аңламыйм, нәкъ шул чакта гына минем дө нәкъ шуны эшлисем димме... нәкъ шул ук хәрәкәтләрне ясыйсым килә. Әй-терсең, кемдер кытыклап тора. Нишлик соң? Әгәр дөрес булса, без бит бер үк эксперимент корбаннары. Минекеме? Әллә синекеме? Мин дә шуларны уйлап газапланам лабаса!
Марат тагын авыр сулап куйды. Моңа каршы төшеп суз әйтер урын юк иде. Игезәк дөрес сөйли. Әллә әле Маратның үзеннән түземрәк, сабыррак тамы? Шул ук хисләрне тоеп, борчылып, үрсәләнеп утырса да кисәтү үртәлү сүзләрен беренче булып ул әйтмәде...
– Үзеңне читтән күзәтү артык кызык нәрсә түгел икән, – диде ул ахырда аның белән килешкәндәй. – Һәрхәлдә, минем өчен...
– Шулай да сабак алырдай нәрсәләр байтак булырга тиеш. Күз алдымда яхшы якка үзгәрәсең... гафу ялгышрак ычкынды... ягъни үзгәрәбез, – диде Морат күзләрен кысып. – Мин инде, мәсәлән, һәр хәрәкәттә, һәр адымда сине кабатламаска тырыша башладым.
– Артык уңышка ирешкәнеңне күргәнем юк әле, – дип төрттерде Марат.
– Теләк булса, анысын гына күрерсең, Аллаһ боерса, – дип җавап кайтарды игезәк бер дә исе китмәгәндәй. – Безгә бер-беребезгә охшамаска тырышырга кирәк. Юкса, икебезгә берьюлы бер җирдә урын җитми. Сыймыйбыз бит! Әмма сыярга туры киләчәк. Бу якты дөньяда тәгаенләнгән урыныбыз берәүгенәдер.
* * *
Лабораторияне бикләп чыккач та Марат өйгә кайтырга ашыкмады. Аңа ничек тә ялгызы гына калырга, бу артык фантастик тоелган вакыйганымы, маҗаранымы анализларга, үзе әйтмешли, җиз иләктән үткәреп карарга кирәк иде әле.
Ул нинди дә булса аулаграк берәр җиргә кереп утырырга ниятләп Моратка кул сузды:
– Мине көтме! Минем бүгенге планнарым бар...
Морат теләр-теләмәс кенә хушлашкандай аның кулына сугып алды һәм... шул мизгелдә икесе дә электр тогы суккандай сискәнеп киттеләр.
Маратның гәүдәсеннән яндыргыч авырту йөгереп үтте, үзе дә сизмәстән күзләрен чатырдатып йомды.
Әйтерсең, әйләнә-тирәдәге һәммә нәрсә берьюлы эреп томанга әйләнде. Гаҗәпләнүдән телсез кала язды: ул имеш Бауман урамында түгел, ә ниндидер үтә таныш борынгы кирмән диварлары янында басып тора. Якында гына сәүдәгәрләр кайнаша, ук-җәя, түтәләре сырлап бизәкләнгән мылтыклар белән коралланган сугышчан адәмнәр күренеп китә. Кала өстендә биниһая зур барабаннарның дәһшәтле тавышы бәргәләнә. Аларны дум-думбак дип йөртәләр бугай.
Марат хәтта шуларны уйлап куярга өлгерде.
Күзләрен ачканда исә инде боларның берсе де калмаган иде. Мондый көтелмәгән сәер халәтнең иңде икенче тапкыр кабатлануына Маратның эче пошып куйды. Супертранспцютердагы эксперимент, күрәсең, сәламәтлек өчен эзсез генә узмаган, дип уйлап алды ул.
(Дәвамы бар).
Фото: freepik.com