

(Дәвамы.)
Таң тынлыгын ертып тырылдаган мотоцикл тавышына уянды Солтан йокысыннан. Үз җаена сызылып кына атасы таң шул тырылдыкның бар көченә улаган иләмсез тавышыннан кырыкка ярылды. И Ходаем, таңны шулай уяталармы инде? Нинди пырдымсызы булды соң бу? Ни хәере калды икән инде туасы көннең?
Уянды да, әллә алабарманга ыргылган шул тавышны нидер белән каплап тындырасы, әллә каядыр барып бәреләсен белми, упкынга олагасы шул бәндәне, артыннан җитеп, туктатасы килде. Кая ашкына адәм баласы күзгә төртсәң күренмәслек бу кара төндә? Күзләре юлны күрәме дә, шулкадәр кичектергесез максаты бармы? Галәм үзе, бар җан иясе ваемсыз, һәр күзәнәге таралып, изелеп йоклаган мәлдә яңгыраган тавыш, гафләткә оеган тып-тын дөньяны, һич аямый, кисәкләп телгәли һәм уянырга да өлгермәгән шул кисәкләрне рәхимсез рәвештә караңгы төннең төпсез бушлыгына ыргыта иде.
Ниһаять, тынды матай тавышы. Каядыр олакты теге башкисәр. Төпсез бушлыкта очып йөргән кисәкләрдә кешеләрнең өметләре, мәшәкатьләре, ваемлы, ваемсыз гамьнәр белән яшәлгән тормышының сыкранулы кайтавазы чыңлап киткәндәй булды.
Таң алдыннан була торган караңгылыкка чумган өйләр тарафында, бары тик кайтаваз яңгыравы гына калдырып, әлеге тавыш бөтенләй югалды. Кинәттән, ничек килеп чыккан, шул рәвешле югалды. Ул да гамьсезлек, гафләт дөньясына чумдымы? Тып-тын. Куркыныч тынлык бу. Әллә бөтенләй булмадымы соң теге тавыш? Колагына ишетелде генәме?
Шуның белән бар тынычлыгы югалды аның. Болай да җанының урыныннан купкан чагы. Хатыны соңгы елларда бер дә сәламәтлеккә туймый башлаган иде. Җитмәсә кызлары Кадрия кинәт кенә авырган сыман булды да, дәваханәгә салдылар үзен. Шуңа күңеле сыкрап тора. Иртән доктор белән сөйләшеп, барын да ачыкласын әле. Менә дигән йөреп яткан җиреннән кеше нишләп бер дә юктан чирләргә тиеш. Йомырка эчендәге сары кебек, җил-яңгыр тими үскән бала. Берәр нинди буталчык, ялгышлык кына түгел микән? Чирне ияртсәң иярергә генә тора. Туксанны узган картәнисе авырып киттем дигән кешеләргә бер генә дәва, бер генә киңәш бирә торган иде:
– Нинди чир була ди ул, аягыңны ныгытып басып куй.
Балачакта, аның шул сүзләрен ишеткәч, сынамак булып, малай да утырган җиреннән сикереп торып, идәнгә каты итеп баскалап-баскалап ала.
Тик картәнисе нигәдер аңа кисәтү ясый.
– Син, олан, нишләп анда дөбер-шатыр киләсең әле? Самавыр башындагы чәйнүкне төшереп ватарсың ласа. Бар, тышка чыгып сикергәлә.
Ышану да, шаяру да булып күңеленә кереп калган шул киңәш онытылмады. Үсеп зур кеше булгач, бигрәк тә власть башына утырып алгач, картәнисенең төшенә дә кереп карамаячак каршылыклар килеп чыкканда, дошманнарны, җиңеп, сытып үтәргә көч кирәктә, ул чынлап та шушы киңәшне тотты. Кеше күрмәгәндә баскан урынында аягын нык, каты итеп басып куя иде. Балачакта чикерткә сыман сикергәләгән түгел инде. Гәүдә нык – каты басыла, каяндыр җанга, тәнгә көч өстәлеп киткәндәй була.
Әле Кадриянең җиргә нык басып йөрер чагы гына. Тик балалары нишләптер йомшак булды. Улында да, кызында да аңардагы катылык юк.
Машинасы дәваханә алдына килеп туктау белән үк ыгы-зыгы башланды. Сәгать тугыз тулып җитмәгән иде әле. Эшкә җайлап кына килеп яткан персоналның карашында аптыраулы сорау ярылып ята:
– Ни булган? Кичтән андый-мондый нәрсә көтелүе турында сүз булмады ич.
Янәсе, ник әле аның киләсе турында кисәтмәгәннәр.
Һәммәсе дә ашыга-кабалана үз кабинетына уза торды. Солтан Сәләхович белеп тора “килде” дигән ике сүз һәммәсен урыныннан кузгата. Тегеләй-болай итәргә, җитешмәгәннәрне җитештерергә, итәк-җиңне җыярга тотыналар. Үз кодрәтен тою аңа канәгатьлек бирә, власть көчен тату рәхәте, җанны чемердәтеп, бөтен барлыгына тарала. Тик бүген моны тоймады ул. Әлеге мәлдә аңа берни кирәкми, бары кызының хәле яхшы дигәнне генә ишетәсе килә.
Аптыраулы карашларга игътибар итми алга атлады. Кадрия аерым палатада ята. Ишектә әтисе күренүгә аптырап та китте. Аннан боегып калган йөзенә сөенеч иңгән кебек булды. Балаларча җитезлек белән караватыннан торып утырды. Ата кешенең йөрәге сулкылдап куйды: бала гына, бөтенләй сабый гына икән әле аның Кадриясе.
– Әти, сезгә дә хәбәр иттеләрмени инде?
– Нәрсәне, кызым?
Солтан кызының кечерәеп, ябыгып сыман калган иңбашларыннан кочты. Сулышын, йөрәк тибешен буарга теләгәндәй, күкрәгенә каты төен утырды. Ул, кызы бәләкәй чагындагы кебек, үзенә канга сеңгән диярлек таныш исне татырга теләп, йөзен аның чәчләренә терәде. Тик бүген аңардан дару, дәваханә исе генә килә иде. Кадерле, аңлата алмаслык газиз бу бала аның өчен.
– Бүген үк җибәрәләрмени, әти?
Кадриянең ни турында сөйләгәнен аңламыйча ул башын күтәрде.
– Мине башкала дәваханәсенә озатырга тиешләр. Әйе, белмисездер әле. Кичтән әйтергә өлгермәдем.
Солтан сизенә: борчулы хәбәр бу, юньлегә түгел. Яхшы сүз булса, Кадрия аны төн уртасында ук әйтер иде. Әнисен дә, мине дә борчыйсы килмәгән.
Юк, юньлегә булса, баштан ук бу кадәр йөрәге өзелмәс иде. Күңеле белән тойды, коты урыныннан купты аның. Болай булганы юк иде әле. Авырлык күрми, көрәшми генә яшәгән кеше түгел ул. Үз юлын үзе салып атларга туры килде, тормышта ирешкәннәре бары тик үз тырышлыгы, хәләл көче белән яуланды. Дөньясын гына корды дими. Таштан, агачтан әллә нинди сарайлар корып куярга була. Анысы тышкы калып кына. Ул шушы биеклеккә абына-сөртенә, тырмаша-тырмаша үрмәләп үзе менде. Хаклы чагы да, бик үк дөрес эшләмәгән чагы да булгандыр. Анысын танмый. Бер ул гына түгел. Аның дәрәҗәсендәгеләрнең барысында да азмы-күпме хилафлык бар. Картәнисе әйтмешли, андый гына гөнаһ мулла кызында да була инде.
Нинди генә авырлыкларны җиңмәде, баш китәрлек нинди генә хәлләрдән дә сөттән ак, судан пакъ булып чыга белде. Тик монысы башкача. Төбе-тамыры белән йөрәгенә хәсрәт кереп кенә оялады – чыга торган түгел.
Ул арада дәвалаучы табиб белән баш табиб килеп керде. Ак халатлыларның гаепле сыман карашларыннан шикләнүләренең юктан гына түгеллеген тоеп, ата кешенең йөрәге янә сулкылдап куйды. Йомшак, ягымлы эндәшеп хәлен сорашканнан соң, табиб Кадриянең янына утырды. Карау, тикшерү, тыңлаудыр. Кызы үзеннән кыенсыныр, дип әтисе палатадан чыгарга юнәлде. Баш табиб та аңа иярде.
– Солтан Сәләхович, кабинетка үтик әле, сөйләшеп алырбыз. Дәвалаучы табиб та хәзер кереп җитәр.
Үзен хөрмәтләү, санлау, зурлау тоны белән әйтелгән бу сүзләр артында аны хәзер буынсыз итәчәк коточкыч хәбәр ятканын сизми мөмкин түгел иде. Бу дәваханәләр теге дөньяда Ходай вәгъдә иткән бәндәләр тигезлеген әшкәртү өчен микән әллә?
Табибның өстендәге ак халатыннан башка берни дә авырулар, дәвалаулар хакында искәртмәгән бүлмәгә керделәр. Дәваханә мохитендә мондый бүлмә сәер икән.
– Үзегез килгәнсез икән, Солтан Сәләхович. Чакырып сөйләшергә уйлаган идек. Кызыгызны республика дәваханәсенә җибәрергә кирәк булачак. Анализлары бер дә әйбәткә түгел. Алар да тикшерсеннәр, андагы дәвалау мөмкинлекләре күпкә яхшырак, анысын үзегез дә беләсез.
Карт табиб берничә секунд тын торды да, өстәп куйды.
– Ашыгырга иде, һәр көне исәптә. Соң булып китмәсен.
Әйе, белеп сизенгән шул. Өстенә ишелгән таш-тауны арчалап чыккан сыман бер өмет чаткысы күренде әле алай да. Үзе кабызды ул өмет утын. Теге аягыңны ныгытып басып куй дигән сыман.
– Яшь бит әле ул, бала гына. Нинди “соң” дигән сүз булырга мөмкин? Ятып авырганы да булмады бит ул баланың.
– Аңлыйм, Солтан Сәләхович. Бүген нинди чирнең каян киләсен кем әйтә ала? – Табибның бу бәла килеп чыгуга үзен гаепле сыман тоеп сөйләшүе генә хәлне җиңеләйтми шул. – Андагы бүлек белән килешенгән, чиратсыз кабул итәрләр. Мөмкин булса бер сәгатьтән юлда булыгыз.
Шәфкать туташы озата барды, тиешле тикшерүләрне бер тоткарлыксыз үттеләр, анализлар тапшырдылар. Бер кочак кәгазь, рентген төшерелмәләре тотып соңгы бүлмәгә керделәр. Ишек алдында хөкем карарын көткән сыман утырган халык аларны битараф караш белән озатып калды. Гаҗәп, “Нигә чиратсыз керәсез?” дип тавыш чыгаручы да булмады. Аларга барыбер, мөгаен. Хөкем карарын бераз алдан ишеттең ни, соңрак ни.
Табиб, һичнәрсәгә гаҗәпләнмәс кебек күренгән ир уртасы кеше, барысы белән дә җентекләп танышканнан соң, сорый калды:
– Сез кайларда яшәгән идегез? Казахстанда булмадыгызмы?
– Юк. Республикадан чыгып китмәдек.
Солтан уйлап куйды, мөгаен, Байконур тирәсен күздә тота. Шул төбәктә яшәүче җирле халыкның күпләп чирләве турында ишеткәне бар иде. Алай дисәң, аларның авылыннан шунда эшләгән берәү әле сиксән яшендә егетләр кебек йөреп ята. Узган ел гына кайтып кунак булып китте. Аптыраганнан әйтүедер, япь-яшь килеш шушы авыруга дучар булучылар күплектән.
– Дәваланабыз инде. Яшь кеше, организм нык булырга тиеш.
Тик гарантия бирә алмыйлар. Монысын табиб әйтми калдырды. Солтан табибларның уен, әйтми калдырган сүзләрен йөзләреннән, алларындагы кәгазьләренә төбәлгән булып, карашларын яшерүләреннән аңлый башлаган иде. Түбәсенә чебен кунса, таеп төшәрдәй пеләш түбәле бу табиб мондый сүзләрне яттан беләдер. Һәр пациентының нечкәлекләренә кереп торырга вакыты да, форсаты да юктыр инде. Әнә бит ишек тулы төбе тулы халык җыелып аның хөкемен көтә.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.