Чәчмә әсәр
3 Июля 2023, 17:40

Танир СҮЛФ. Шәүлә. Фантастик повесть (5)

Үзен оригинал дип, игезәкне исә ялгышлык белән барлыкка килгән икенче нөсхә дип санаган, үзең беркадәр өстенлек белән һәм бәйсезрәк тотарга тырышкан Марат тагын бер кат гаҗәпләнмичә булдыра алмады. Игезәкнең фикер сөреше аңа үтә дә аңлаешлы һәм таныш иде. Аны берничек тә мантыйксызлыкта гаепләп булмый. Шуның өстенә, аны игезәкнең үзен оригинал санавы шаккатырды.

Танир СҮЛФ. Шәүлә. Фантастик повесть (5)Танир СҮЛФ. Шәүлә. Фантастик повесть (5)
Танир СҮЛФ. Шәүлә. Фантастик повесть (5)

Игезәк чак кына кычкырып көлеп җибәрмәде.

– Аңлыйм... Аңлыйм сине... Димәк, мин сиңа әти дип әйтергә тиеш булам инде?.. Шулаймы? – Маратның сүзсез калуын күреп, тавышына җитдилек, сабыйлар белән сөйләшкәндәгечә бер өстенлек төсмере чыгарып тагын тезә башлады. – Әйе, миңа синең фикер сөрешең аңлашыла. Болар барысы да миңа яхшы таныш. Мин дә нәкъ шундый ук сүзләрне әйтә алыр идем. Ләкин, уйлап кара, бу минутта әгәр дә супертранспьютерда мин утырганмын икән, димәк, тәҗрибәне мин үткәргән булып чыгам түгелме соң? Мин монда синеңчә кайдан кереп утырган? Күктән тешмәгәнмендер бит инде!

Үзен оригинал дип, игезәкне исә ялгышлык белән барлыкка килгән икенче нөсхә дип санаган, үзең беркадәр өстенлек белән һәм бәйсезрәк тотарга тырышкан Марат тагын бер кат гаҗәпләнмичә булдыра алмады. Игезәкнең фикер сөреше аңа үтә дә аңлаешлы һәм таныш иде. Аны берничек тә мантыйксызлыкта гаепләп булмый. Шуның өстенә, аны игезәкнең үзен оригинал санавы шаккатырды.

Инде мәгънәсезгә әйләнә башлаган бу бәхәсне чиксез дәвам итәргә мөмкин булыр иде. «Кем алданрак барлыкка килгән? Йомыркамы, тавыкмы?» Сүз көрәштерү дөньяда әле беркем дә җавап таба алмаган шушы шаян сорауга охшый башлаган иде инде.

Бөтен сабырлыгын җыеп сөйләшкән, фикерен нигезләрлек дәлилләр китергән саең аңа игезәк нәкъ үзе төсле үк иттереп кире какксыз җаваплар бирә торды.

– Әйдә, вакытлыча булса да килешү ясыйк, – дияргә мәҗбүр булды, ниһаять, Марат. – Без икебез дә үзебезне оригиналга, ягъни чын Маратка саныйбыз. Ләкин болай була алмый. Телибезме-юкмы, безнең беребез, чыннан да, икенчебезнең копиясе. Моны танымыйча мөмкин түгел. Ачыклаганга кадәр булса да, шулай килешеп торыйк. Син дә Марат, мин дә Марат дип фараз итик. Әмма, «Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала» дигәндәй, без икебез дә бер исем астында йөри алмыйбыз. Беребез Марат булып калсын, икенчебез, ягъни син, Морат булырсың. Килештекме?

– Килешергә була, – диде игезәк бераз уйланып торганнан соң. – Сүзләреңдә мәгънә бар. Ләкин, нишләп мин Морат булыйм ди әле. Монысына кул куя алмыйм. Миңа калса, шобага тартабыз. Кемгә Марат, кемгә Морат чыга, анысын галиҗәнаб язмыш үзе күрсәтсен.

Марат эчендә кайнаган ачуыннан тешләрен шатырдатып кысты, әмма игезәк белән килешми булдыра алмады. Вакытлыча булса да аның бу шартларына күнәргә туры киләчәк. Аннан соң ни булыр? Аларын вакыт үзе күрсәтер. Әле, бәлкем, биокопия, вакыт сынавына түзә алмыйча, кем әйтмешли таралып та төшәр. Шулай гына була күрсен иде. Моның янында бер сәгать кенә янәшә утыруга да инде түземем төкәнде, һаман бергә булудан Аллам сакласын!

Чыннан да, үзенә бер тамчы судай охшаш копиясенең әрсезлеге, бернинди оят әсәрен белмичә, гүяки, Аллаһы тәгалә биргән киемнән генә икәнен дә сизмәгәндәй, алдында йөренеп торуы, кулларын болгый-болгый туктаусыз сөйләнүе аны тәмам чыгырыннан чыгарды. Һәм шул мизгелдә Марат чак кына үзенең маңгаена китереп сукмады. Ирексездән бите кып-кызыл булды. Йа, Хода, йә, Аллаһ! Чыннан да, бу бит мин үзем! Үземнең кыланмышларымны миңа күрсәтә бит бу... Күңелендә кайнаган ачуны кул белән алып ташладылармыни! Аны исә шунда ук игезәгенең, дөресрәге, үзенең кезгедәгедәй чагылышының кыланмышына үртәлү һәм оялу хисе алыштырды.

Почмактагы борынгы имән шкафны ачып җибәрде дә өмәләр вакытында, яисә эштән генә бакчага китәргә туры килсә кияргә дип китереп куйган иске киемнәре арасында актарынырга тотынды. Кыршылып беткән, тез башлары бүлтәйгән джинсы табып алды, арадан әле шактый ук яңа шакмаклы күлмәктә килеп чыкты. Аларны игезәккә ыргытты. Алмашка кия торган туфлиләрен бүлмә уртасына тибеп җибәрде.

– Әйдә, киен, ичмасам, нудистлар пляжында түгелсең, – диде ул сүзләрен ачу белән теш арасыннан гына чыгарып. – Юньле кеше супертранспьютерга анадан тума кереп утырмый!

Кулларын баглап, горур кыяфәткә кереп аның һәр хәрәкәтен көлемсерәп күзәтеп торган игезәкне алыштырып куйдылармыни, бите генә түгел, колак очларына хәтле кып-кызыл булды, ашыгып джинсыга үрелде, кабаланудан аякларын балакка тыга алмый интексә дә бирешергә теләмәгәндәй шаяртуын белде:

– Үзеңнең гәүдәңнән үзең оялмыйсыңдыр ич! Үзең уйлаганча, мин бит – син! Мин әле үземне фигурам белән горурланырлык кеше дип беләм.

Шулчак Маратның күңелендә әллә нинди бер кыл авырттырып чыңлап куйды, бернинди ярдәмчесез, таянычсыз, каяндыр килеп чыккан һәм якты дөньяда үзенә урын дәгъвалап маташучы ялгыз бу егетне жәлләү хисе бугазына төер булып утырды. Эчтән генә: «Бу да Аллаһ бәндәсе бит! – дип куйганын сизми дә калды. – Моңа да бит кемнеңдер күңел җылысы, яратуы һәм дуслыгы кирәктер. Бу да кешеләрнең җылы сүзенә, җылы карашына мохтаҗдыр». Шушы кызару барысын да хәл итте. Егетнең кинәт югалып калуы, ояла белүе Маратның күңелендәге каршылыклы хисләрне актарды да ташлады. «Юк, мин моңа ничек тә ярдәм итәргә тиеш. Телимме-теләмимме, ул минем ихтыяр белән дөньяга килгән. Аның өчен хәзер мин җаваплы!»

Марат кесәсеннән куен дәфтәрен чыгарды да ике битне ертып алды, өстәлдәге каләмгә үрелгән кулы исә кинәт һавада асылынып калды. Тукта! Нишләп мин язарга тиеш ди. Ул язып карасын. Бәлки әле бөтенләй яза да белми торгандыр! Башына килгән беренче уе шундый иде. Шиген белдермәскә тырышып игезәккә эндәште:

– Әйдә, дускай, инде чират синдә. Кәгазьләргә тамгаңны төшер! Кайсыбызның нинди исем йөртәсен хәл итәбез...

Игезәк исә гомер буе шушы каләм белән шушы өстәл янында язып утырган кеше шикелле ышанычлы хәрәкәтләр ясап бер дә авырыксынмыйча кәгазь кисәкләренә «Марат» һәм «Морат» дип язып та куйды.

Керфек тө какмый күзәтеп торган Марат кәгазьләрне кулына алгач күзләренә ышанмады. Кысып, имән бармакны беренче буыныннан бөгеп каләмне тоту рәвеше дә, язу эслүбе дә нәкъ аныңча, үзенчә иде. Хәтта «р» хәрефен куйганда аска элмәк ясап төшерүе дә аныкы иде. Дөньядагы бер генә криминалист та аларның язу рәвешен, кулъязмаларын аера алмаячак. Бу шиксез иде. Гаҗәпләнүеннән хәтта башын чайкап куйды.

Кәгазь кисәкләрен яхшылап бөтәрләп, ниндидер компьютер деталеннан бушаган катыргы тартмага салып, озаклап селкетеп тордылар. Шуннан соң гына Марат игезәккә тәкъдим итте:

– Өйдә, син беренче булып ал!

– Мин дә сиңа шулай дип әйтмәкче идем... Хәер, ни булса да Аллаһ язганча булыр. Тәвәкәллим.

Ул кулын тартмага тыккач та кайсын алырга белмичә шактый кармаланды, әле берсен, әле икенчесен тотып карады булса кирәк, һәм кинәт кенә тәвәккәлләде, тартып чыгарды да ашыгып кәгазьне сүтеп тә җибәрде. Шул ук мизгелдә йөзеннән кара күләгә йөгереп узды.

– Ә мин барыбер Марат, – диде ул кинәт карлыгып киткән тавыш белән. – Бу уен аркасында гына мин Марат булудан туктамыйм.

– Уговор дороже денег, – дип куйды Марат урысчалатып. – Берни эшли алмыйсың. Шушы минуттан мин – Марат булып капам, ә син Морат булып яши башлыйсың. – Һәм шобага салу нәтиҗәләрен ныгытып кую өчен аны тынычландырырга, юатырга ашыкты. – Барыбер бер үк исем инде ул. Берсе искечәрәк әйтелеше, икенчесе – заманчарак. Шул гына! Миңа чыгарга да мөмкин иде бит ул. Хәзер берни дә эшләп булмый!

– Ярый, хет чүлмәк дип атасыннар, тик мичкә генә тыкмасыннар дигәндәй, мин риза. – диде Морат иңсәләрен җыерып. – Ләкин, әйтеп куям, миңа синең кайдан килеп чыгуың нәмәгълүм. Ничек кенә булса да барыбер мин Марат. Ә бу очракта бары тик син тәкъдим иткән уенга кушылам. Алга таба күз күрер. Син ни кылырсың икән?.. – Һәм елмаеп Маратның җилкәсеннән кагып куйды. – Шәп егеткә охшагансың! Ничек кенә булмасын, һәрхәлдә, дуслар була алырбыз дип беләм,

 

(Дәвамы бар).

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас