Чәчмә әсәр
3 Июля 2023, 05:14

Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА. Бурыч. Повесть (1)

"Кешенең күзенә карап чирен әйтә торган врачлар була. Әнә безнең Каразиректә бар иде фельдшер. Бөтен чирне белә иде..."

Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА. Бурыч. Повесть (1)Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА. Бурыч. Повесть (1)
Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА. Бурыч. Повесть (1)

 – Әни! Миңа врач булып уйный торган уенчыклар алырсың әле яме...

Ала ул аның әнисе. Чөнки үзе дә уенчыклар ярата. Алар бәләкәй чакта уенчыклар булмаган диярлек. Булса да акчалары җитмәгән. Аңа бер генә курчак алганнар. Нишләптер, анысын да бик тиз югалткан. Шуңадыр хәзер балаларының уенчыкларына һич битараф түгел, вакыты булганда рәхәтләнеп аларның уйнаганнарын карап тора, хәтта үзе дә катнашып китә.

 – Берзаман күзгә чалынып калган иде шундый җыелмалар, врачка кирәкле бөтен нәрсәләре дә бар иде. Әйе, үзем күргән идем. Инде әле генә күземә чалынганы юк. Ул вакытта берегез дә сорамадыгыз бит. Ярар, озакламый ярминкә җитә, шуннан карарбыз, – диде әнкәсе, ашарга әзерләп йөргән җиреннән.

Сорамадыгыз дип, апасы андый нәрсә белән кызыксынмый. Бәләкәй чагында ул кызлар белән аралашмаган да, гел малайлар белән уйнарга яраткан. Бер кабатында ерактагы туганнары телефоннан:

 – Нинди уенчык алып кайтыйм? – дип сораган аңардан.

 – Танк, – дип кычкырган өч яшьлек кыз. Аннан тагын: – Комбайн, – дип тә өстәгән.

И аптыраган ерак апасы. Әле дә шуны исе китеп сөйли.

Ул вакытта авылда яшәгәннәр. Әлегесе дә авыл, бу зур авыл, район үзәге. Бәләкәй авылда урамнан комбайннар узганын күргән дә, шуларга кызыгып калгандыр. Бергә уйнаган малайлар исә танк иң көчлесе дип сөйләнгәндер. Соңынан танк, комбайннарны онытты, бик матур холыклы кыз, аңа әйбәт апа булды.

Ә менә Алсуга андый ук көчле машиналар беркайчан да кирәкмәде. Ул уеннарны да, уенчыкларны да үзе уйлап таба. Бер кабат тын гына, мыштым гына йөреп ята иде, ни арада булган бар уенчыкларны да тезеп, зоопарк эшләп куйган. Аюлары, куяннары, этләре, балыклары, хәтта крокодиллары да бар иде. Шуларны бер аулак почмакка тезеп урнаштырды да, асларына исемнәрен язып чыкты. Песиләрен дә утыртып куйды әле. Тик тегесе я урынын ташлап китә, я йомарланып йоклый. Апасы белән сеңелкәше, уеннарын ташлап, зоопаркка килделәр. Үзләренең ничә ел уйнап искертеп бетергән уенчыкларын чын, тере җәнлекләр итеп карадылар. Хәтта кырларындагы язуларны да укып чыктылар. Ә ул бик эшлекле кыяфәттә зоопаркы буйлап аларны сәяхәттә йөртте. Күршедәге балалар да тамаша кылды бу “хайваннар дөньясын”. Әнисе белән әтисе дә бик җитди төс белән уенда катнашты. Әнисе:

 – Алайса әнә булган әйберләрдән музей да эшләгез, – дип тәкъдим дә кертте әле. Экспонатларын табарга үзе булышты. Әйтә бит, әнисе дә уйнарга ярата.

Теге табиб булып уйный торган уенчыклар ярминкәдә дә булмады. Әтиләре эш белән барган җиреннән Уфа базарында күреп алып кайтты.

 Аның әнисе дә табиб, дөресрәге, фельдшер. Картанисе аны "бырач" дип йөртә. Тик бу сүз ниндидер тылсым белән ишетелгән кебек. Картәнисе авызыннан аеруча серле булып яңгырый. Кемне хәтәр зурлый икән дисәң...

 – Бырач бит ул, балам. Бырачлар ул алар...

Бу урында аның тавышларына кадәр икенчеләнеп китә. Шулай ул. Гаҗәп зур нәрсә турында сөйли башласа, картәнисенең сүзен әйтеп бетерми, йомып калдыра торган гадәте бар. Аннан аңла инде үзең. Бу юлы ул сүзгә гаҗәеп олы, тел белән генә аңлатып булмый торган мәгънә салынган кебек тоела иде. Димәк, табиблар да, алар башкарган эшләр дә шундый.

 – Кешенең күзенә карап чирен әйтә торган врачлар була. Әнә безнең Каразиректә бар иде фельдшер. Бөтен чирне белә иде. Моннан авыр чирлеләр Уфага баргач, зур врачлар: “Диагнозыңны кем куйды да, безгә кем җибәрде?” – дип, шак ката икән. Аны исә авыл фельдшеры Габдрахман: “Районда гына туктап калма, сручны башкалага”, дип ашыктырып җибәргән бит инде. Ул куйган диагнозны Уфа бырачлары да куәтли иде шул. Күпме кешене үлемнән алып калды ул.

Менә шуларны тыңлап торгач, ничек табиб булып уйнамыйсың инде. Шуңа уенчыклары аңа бик кирәкле. Ни галәмәт, ул дәваханә уенчыкларына ни апасы, ни сеңелкәше тотынып та карамады. Аның уйнаганын читтән карап торалар иде.

Боларны ни өчен искә ала дисезме? Чөнки ул хәзер үзе табиб. Бәләкәйдән үк башкалардан аерымрак холыклы бала иде, хәзер исә гайре табигый көчкә ия һөнәр кешесе итеп карыйлар. Көндәлек тормышта да аның урыны югарырак кебек. Өй эчендә, туган-тумача арасында да аны юк-бар мәшәкатьтән араларга тырышалар.

Гомумән, табиб халкының көндәлек эшкә генә түгел, хәтта дөньядагы катаклизмнарга да катнашы юк кебек. Аның бурычы – шуларда кайнасы кешеләрнең гомерен саклап калу. Җирдә, тәүбә, тәүбә, ник гарасатлар чыкмый, ут-давыллар купмый, ул анда буталырга тиеш түгел, аның урыны операция өстәле артында, авырулар янында. Ак халатын кигән, перчаткалы куллары микробларсыз, идеаль чисталык тудырылган өстәл артында. Утта янмый, суда пешми, җиңел эштә кебек. Тик тәүлек дежур торганнан соң өенә ару-талчыгудан күзләре сүнеп кайткан Алсу бу эшнең авырлыгын үзе генә белә.

Ак халатлы кеше. Беренче курста укыганда ак халатын, сумкасына очраклы гына эләгепме, әллә киеп күрсәтәсе килепме, өйләренә дә алып кайткан иде. Әнисе кидереп карады да, сокланудан бер мәл сүзсез торды.

 – Шулкадәрле килешә! Үзең дә искитмәле матур шул. Бәхетле генә бул, балам, – диде.

Һәркемнең дә баласы үзенә шулай күренә микән, әнкәсе аны илнең иң матур артисткасына охшатып аһ итә инде.

 Матур икәнлеген кыз хәзер үзе дә белә. Башкалар да бәләкәй чагыннан ук шулай дияләр иде. Бәләкәй чагында матур дигәнне бик аңлап бетермәсә дә, аерым бүләк, ниндидер өстенлек икәнен сизенеп, азрак очынып та киткәләде бугай. Аннан тагын сабыйлыгы белән оныта иде. Хәзер матурлыкның бәһасын яхшы аңлый. Кемдер нәрсәсе беләндер алга чыгарга тырыша бу көчлеләр дөньясында. Килешле булу үзенә күрә бер корал әле ул. Матурлыкны табакка салып булмый дисәләр дә, комачаулый торган нәрсә түгел бит.

Матурлык матурлык белән инде, ә менә акыллы, бик зиһенле, башлы икәнлеге турында бәхәсләшеп тә торасы юк. Аның бар нәрсәне белүенә гаҗәпләнмиләр, шулай да, бу гадәте исәнме икән дигәндәй, тикшереп торалар. Тиктомалдан берәр сорау бирәләр дә, тегесе уйлап та тормый җавап кайтара. Ышанмыйча, китаптан, соңрак Интернаттан карыйлар. Дөрес була шул. Хәтта аның күп белүчәнлеге бер кимчелек итеп тә карала иде. Өй тирәсендәге берәр эше барып чыкмаса, ирештерергә менә дигән сәбәп.

 – Бу сиңа математика белән физика түгел. Укуың беләнмени, хәреф танымагач. Башыңны эшләтергә кирәк. Күп беләм дигәч тә... Олимпиадаларда җиңәм дигәч тә...

Шундыйрак үртәүләр, туганнары тарафыннан ярату белән әйтелсә дә, ул, киресенчә, йорт эшләренә дә чат ябышып тотына иде. Аннан булмаганын да булдырырга тырышу, үҗәтләнеп эшләү, бар яклап та максимализмга омтылу холкына хас бер сыйфат булып әверелде.

Бүген табиблар җитешми дип чаң сукканда шуны киңәш кыласы килә. Медицинаны сайлаган баланы укырга кабул итәргә кирәк. Юкса, баллы җитми дип тинтерәтәләр. Теләге бар икән, укысын. Кемдер бит теләми генә, ата-анасы кушканга гына ак халат кия. Аңардан барыбер табиб чыкмый, гомумән, ул дәваханә тирәсенә якын да килмәячәк. Әнә аның апасын гына алыйк. Аттестат алгач, беркемгә дә мәшәкать тудырмады, үз дигәненчә эшләде. Әлбәттә, табиб түгел. Андый сүз чыкмады да, чөнки аныкы түгел иде бу һөнәр.

Унберенче тәмамлагач, республикадагы бар уку йортлары да Алсу өчен ачык, ул аларга, БДИ нәтиҗәләре буенча, аяк тибеп барып керә ала. Ә менә кайсына керергә? Ахырда иң текә дип исәпләнгән нефть университеты белән медицина калды. Кызык, икеләнүләргә соңгы ноктаны ике ел студент йөген тарткан апасының ахирәтләре куйды.

 – Сайлап та торасы юк, әлбәттә, медицина, – дигәннәр.

Документларының оригиналы шунда иде инде, башка урыннардан, хәтта Мәскәүдән килгән чакырулар да торып калды. Дөресен әйтик, Мәскәүгә кадәр барып укырга акчалары җитмәс иде.

Боларның искә алынуы тагын шуннан, чөнки акланыр өчен әнисе үзе искә төшереп тора.

 – Бәләкәй чагында ук табиб уенчыклары алдырды ул, – дип, әнкәсе кызының шушы юлдан китүенең балачак хыялына аваздаш икәнлеге белән ныгытып куйды. Аерымнар өчен генә югарыдан билгеләнгән юлны сайлавының үз күңеленә Ходайдан ишарә икәнлеген искәртүе иде.

Ана кеше гомер буе балалары язмышы белән яшәячәк. Аның күбәләктәй шушы баласына да язмыш ниләр язгандыр. Кеше гомере сагында күпме борчылу, икеләнүләрне йөрәк аша үткәрәчәк кызына бу йөкләрне үзе дә йөкләде шул. Кызының табиб булуын теләде.

(Дәвамы бар.)

***

Фәнзәлия Бәдертдинова 1960 елда  Борай районының Шабай авылында туган. Башкорт дәүләт университетын тәмамлап, озак еллар район гәзитендә эшли. Чәчмә әсәрләре “Күңел көзгеләре” (Уфа: Китап, 2008) күмәк җыентыгында дөнья күрде. Авыл хуҗалыгы министрлыгы Язучылар берлеге белән берлектә авыл тормышына багышлап игълан иткән конкурста “Кәсеп кадере” хикәясе 3нче урын алды. Ә инде “Казан утлары” журналының нефтьчеләргә багышланган “Хәзинә” конкурсында “Хәзрәт чишмәсе” әсәре дипломга лаек булды.

Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА. Бурыч. Повесть (1)
Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА. Бурыч. Повесть (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас