

***
«Лә илаһи иллалаһи, Мөхәммәд рәсуллуллаһи… Йа Раббым, бөтен барлыгым, җаным-тәнем белән сорыйм үзеңнән: балама саулык бир, гомер бир. Аны син генә коткара аласың. Син генә безне ишетәсең, син генә безне күрәсең…» Көнне төнгә ялгап, бертуктаусыз китап укып утырган, больницаның тынчу палатасында намазлыкка иелгән яшь хатынны күреп, бичара дип кызганучылар да, чигә тирәсендә бармагын бораулап китүчеләр дә табылды. Табиблар куып та кайтара алмаган хатынга әлләни игътибар итмәделәр: «җаваплылыкны үз өстемә алам» дигән кәгазьгә кул куйгач, баланы да имезергә китерә башладылар. Шәфкать туташы иртә-кич кереп, балага укол ясый, кирәкле дарулар, мамык, шприц алырга дигән су буе исемлек язып калдыра, бер-ике көннән массаж курсы башланачагын хәбәр итә. Мәдинә «ә» дә дими, «җә» дә дими, аның күздән югалуын сабыр гына көтеп тора, ул чыгып китүгә, Шамил сатып алган, шәфкать туташы кертеп биргән таблеткаларны пакетка сала да кәгазьгә төреп куя. Термоска салынган кайнар аш күтәреп, Шамил килә, кайтып китешли кәгазь төргәкне чүп савытына ташлап калдыра…
Мәдинә, хәлсез иреннәре белән күкрәк сөте суырган сабыеның һәр сулышын үзенекенә кушып, пышылдап кына дога укый. Нарасый, «баланың авырлыгы көннән-көн кимиячәк» дигән табибның хаксызлыгын расларга теләгәндәй, үҗәтләнеп-үҗәтләнеп имә, шул мәлдә Мәдинә аның һәр күзәнәгенә шифа тулуын йөрәге белән тоеп, үзалдына ышанычлы елмая. Елаудан туктады инде ул, күз яшьләре кибеп беттеме… Әллә беркөн күргән төше ышанычын тагын да ныгыттымы… Төшендә ул озын ак күлмәкле карт белән тагын очрашты. Авылдагы өйләре, ямь-яшел чирәмле ишегаллары икән, имеш. Сабыен кочып, яланаяк бөтерелгән Мәдинә янында шул бабай пәйда булды. Ул да яланаяк, үзе таякка таянган. «Балам, мин бит сине күптән кисәткән идем. Ярый әле акылыңа килдең. Бу юлы сүземне тыңла: улыңны әллә нинди марҗалар кулындагы дарулар гына терелтмәс. Намазыңны укы, Ходайдан сора, ул сине ишетер, балам». Шулай диде дә бабай эреп югалгандай гаип булды. Мәдинә аңа эндәшергә теләп талпынган мизгелендә уянып китте. Алдагыларыннан аермалы буларак, әле генә күргән төше аның күңеленә тынычлык иңдерде, өмет өстәде.
***
– Йосыпова, мин сезгә сөенечле хәбәр алып килдем. Балагызның арка миеннән пункция алып тикшердек, анда бернинди авыру да юк. Ничек аңлатырга да белмим, дәвалау курсы шушындый нәтиҗә бирдеме… – Табиб кара кысалы күзлеге астыннан Мәдинәгә аптыраулы-сораулы карап куйды, Мәдинә исә, бу хәбәрне аягүрә күтәрә алмауданмы, мендәренә сыгылып төште һәм илереп-илереп елый башлады.
– Менә инде, мин бит сезгә барысы да яхшы дип торам, ә сез… Нинди авыр чакта сабыр булганны… – Табиб, тумбочка өстендә торган стаканга краннан су агызып, Мәдинәгә сузды. – Тынычланыгыз әле, зинһар. Бу могҗизага үзебез дә ышанып бетә алмыйбыз, медицинада мондый очракның булганы юк лабаса…
Мәдинә, чишмә кебек бәреп чыккан күз яшьләрен тыя алмыйча, байтак сулкылдады. «Йа Раббым, син генә безне ишетүче, син генә безне күрүче… Колың булырмын, синең барлыгыңны, берлегеңне бүтәннәргә дә төшендерергә тырышырмын. Моннан соң да рәхмәтеңнән ташлама!» Ургылып аккан күз яшьләренә ялыну-ялвару белән бергә рәхмәт һәм шатлык хисләре дә сыйган иде. Яшькә чыланган мендәренә баш терәгән халәттә Мәдинә бер мизгелгә фани дөньядан аерылып торды кебек. Табибның:
– Вы такая странная, – дигәнен, ниндидер сорау биргәнен әллә каян, ерактан гына ишетте, җавап бирерлек көче булмады – ниндидер бушлыкка очты. Очып барышлый үзенең: «Бер Аллам, син генә безне күрүче… Гөнаһ икәнен белсәм дә, сорыйм үзеңнән: җир-күкләрнең бер читеннән булсаң да күренсәң иде» дип ялваруын гына ишетте. Шул мизгелдә каршысына көмеш нур агыла башлады. Ул нур шулкадәр якты, шулкадәр ак иде – Мәдинә, күзләренең чагылуын, әлеге яктылыкка түзә алмавын аңлап, керфекләрен чытырдатып йомды. Көмеш нур ничек көтмәгәндә пәйда булса, көтмәгәндә юкка да чыкты. Мәдинә аптырап күзен ачканда, табиб хатын аның кулын тотып, пульсын барлый, үзе әле дә булса авыз эченнән сөйләнә иде:
– Вы такая странная женщина…
Сәер хатын… Бу сүзләрне шактый еш ишетергә туры килде Мәдинәгә. Аның намазлыкка басканын, башына яулык бәйләгәнен күреп, таныш-белешләренең берише үзенә үк шулай диде. Кайберәүләр арттан сөйләнеп калды. Янәсе, кичә генә кыска итәк киеп, чәчен-башын туздырып йөргән иде… Трамвайдагы адәм кебек, мода артыннан куасың диючеләр дә юк түгел иде. Нигәдер тоталар да шул яулыкка бәйләнәләр. Җан түрендә ни ятканы турында уйланучы, кызыксынучы юк… Яшәү мәгънәсенә төшләр аша төшендем дип кеше саен сөйләп йөрсенмени Мәдинә? Сәер дип атап кына калмаслар… Нәрсә генә димәсеннәр, ул бернәрсәне ачык белә: безне күрүче, безне ишетүче бар. Дөнья гаме белән басылганнар гына әлеге хакыйкатьне аңлап бетерми. Белергә теләмиләрме? Әкрен генә акылдан язып барган кешелекне коткарыр көчнең кемдә, нәрсәдә икәнен аңламыйча, аңларга теләмичә, малга табынып яшәү күпкә җиңелрәктер шул…
Мәдинә юынып чыкты да алсу җирлеккә ап-ак чәчәкләр төшкән озын җиңле күлмәген киеп, көзге каршына килеп басты. Юеш чәчләрен бераз җилпеп киптергәндәй итте, күзләре төсендәге зәңгәр яулыгын алып, башына япты. Улының һәм иренең намазлыкларын пөхтәләп диван аркасына элеп куйды, сәгатькә күз ташлады – намаз вакыты кермәгән икән әле. Йөзендәге кызарып, күгәреп торган урыннарга бармагы белән баскалап карагач, үзен түгел, теге исерек ирне кызганып куйды. Бар дөньясына нәфрәт белән төбәлгән ир кызганыч та, шул ук вакытта куркыныч та иде. Ул һәм аның кебек меңнәр, миллионнар, үз көчсезлекләреннән сыгылып төшеп, ишекнең бу ягына – хәмер сазлыгы һәм элмәк авызы әзерләнгән дөньяга аяк баса. Арттан шапылдап ябылган ишекне бик көчлеләр генә ача ала шул…
Мәдинә, уйларыннан бүленеп, тәрәзәгә күз төшерде. Фани дөньяның тышкы бизәге булган алмагачлар, ак яулык бәйләгән сылу кыздай, һәр яздагыча шау чәчәккә күмелгән; уйнак җил исә, гомерләренең мәңгелек түгеллеген искәртергә теләгәндәй, ап-ак таҗларны тузгытып, аяк астына түшәргә дә өлгергән. Шул аклык эченнән җитәкләшеп кайтып килгән ирен һәм улын күргәч, Мәдинә, иңнәренә канат үскәндәй, йөгерә-йөгерә ишек ачарга ашыкты…
Фото: in.pinterest.com