

* * *
... Карт бәк шатырдатып күзләрен кысты. Олпат морзаны еллар авырлыгы түгел, уйларының ерып чыккысыз тирәнлеге сыкты. Ярасыннан кан ургылган саен үкенече артты: «Аһ, нинди үкенеч! Нинди мөһим эшләрем калды!» дип уйлап куярга өлгерде ул... Һәм үзен очсыз-кырыйсыз тирән коега төшеп киткәндәй хис итте.
Коеның төбендә исә күз камаштыргыч аклык, үзенә чакырып җемелдәүче илаһи яктылык балкый иде. Аклыкка, күзне камаштыргыч яктылыкка таба озак очты ул. Очкан саен кое киңәйде, яктырганнан яктыра барды. Бу яктылыктан күзләр камаша иде. Бераздан исә ул иксез-чиксез бушлыкка, илаһи нур белән тулып балкыган киңлеккә килеп чыкты һәм үзен канатларын һава дулкыннары ирегенә куеп ирекле очышта тибрәлүче бөркет кебек хис итә башлады. Тәнендәге авырту, газап бетте, ул гына да түгел, ул хәтта гәүдә авырлыгын сизми, үзен шушы һава дулкынының, җилнең бер кисәге итеп тоя иде.
Болай очу рәхәт иде, гомердә татып карамаган татлы бөр мизгелнең озын-озак, мәңге-мәңге дәвам итүе кебек чиксез ләззәт китерә иде.
Ул әле генә җанында бәргәләнгән борчу-шөбһәлөрнең, кайгы-газапларның, үкенеч һәм әрнүләрнең дә җиңеләеп калганын тойды, әйтерсең, алар да җил иркене бирелделәр дә кайсы кая таралып очтылар.
Ул онытылды.
Бу халәт күпме дәвам иткәндер, ул белми. Әмма бер мәлне төнендәге җиңеллек кимегән кебек була башлады, гүяки аны кемдер аска сөйри, җирдәге мәшәкатьләренә кире кайтырга чакыра иде. Бу чакыру башта тавышсыз бер өн булса, соңга табарак якыннарының, дусларының, туганнарының елау-сыктавына әйләнде дә газап-әрнүлөрне яңартты, бераздан исә дуслык һәм мәхәббәтнең татлы мизгелләре булып бөтен тәнендә, гәүдәсенең һәр күзәнәгендә сулкылдарга кереште. Әмма ул моңа үзенең бөтен барлыгы белән каршы тормакчы булды, анын бу иркен һәм татлы киңлектән китәсе килми, теше-тырнагы белән ябышырга әзер иде. Алтын таулары вәгъдә итсәләр дә, ул үзен гомере буе озатып килгән мәшәкатьләргә кире кайтырга теләми иде инде. Җан газаплары өстенә тән газаплары кушылды. Һәм ул биреште. Өермәләнеп килгән һава чоңгылы аны яңадан уйнаклатып коега сөйрәп алып кереп тә китте. Күз аллары караңгыланды, алдында утлы боҗралар биешә башлады.
* * *
Акрын гына күз кабаклары хәрәкәткә килде. Дерелдәп торган керфекләре арасыннан түшәмдәге алты лампочканың сүрән яктылыгы саркылып керде. Бу сүрән ут әле күптәнме генә күргән илаһи яктылык белән чагыштырганда тычкан утын хәтерләтә кебек тоелып китте. Шушыларны уйлап өлгерде дә Ул тагын онытылды. Баш миендәге бу татлы хатирәләр, җилсез көндә тыныч су өстеннән узган кеймә эзедәй, бернинди дулкын да, эз дә калдырмыйча таралып юкка чыктылар, юылып беттеләр. Иреннәре кыймылдады, әмма ул үзенең ни әйткәнен хәтерләми дә, белми дә иде инде.
* * *
Алты лампочка... Шәмдәлсыман борынгы җиз люстра... Почмакларына лалә чәчәге рәвешендәге элмәк бизәкләр төшерелгән актүшем... Стенага эленгән тупас агач рамнарда мәшһүр математикларның сурәтләре... Иске имән шкафларда таушалган китаплар...
«Чынбарлык төштәгечә түгел, монда коточкыч ямьсезлек, шыксызлык хөкем сөрә – ул тереклек ияләренең котылгысыз яшәү рәвеше. Төш бетте. Хыяддагы тылсымлы дөньядан аерылыр чак җитте. Озакка сузылган татлы да, газаплы да, саташулы һәм шигъриятле дә бу йокыдан айнырга вакыт». Миенә килгән беренче уйлары шул булды.
Бу ни бу? Гаҗәпләнүдән Ул баштарак телсез калгандай булды. Ни әйтергә, ни уйларга белмичә стена буендагы урындыкка чүмәшкән сурәткә карап катты да калды. Чөнки анда аның икенче бер нөсхәсе, кем әйтмешли, копиясе, бергө-бер нисбәттә эшләнгән карачкы-сурәте утыра иде. Беркавым уйланып торгач кына ул аягына басты да кулына китап тоттырып сурәтләнгән карачкы янына килеп кулын сузды, шаяртып эндәште:
– Ни хәл, Марат туган? Хәл җыеп утырабызмы? Исән чакта ук үзеңә куелган һәйкәлне күрү шәп инде ул, ә...
Карачкы исә сикереп торып басты, кулындагы ки¬табы шапылдап идәнгә төште, нидер әйтергә дип ачылган авызын ябарга да онытып аңа текәлде.
* * *
– Син... син мине каян беләсең? Син кем? М-мон-мон-да ничек... кайчан... килеп эләктең? – диде, ниһаять, Марат ушын җыеп. Һәм алдында ниндидер бер ясалма курчак, пот торуын да онытып, акылга ия бер зат белән сөйләшкәндәй тезәргә кереште. – Лаборатория тәҗрибә тәмамланган көнне үк бикләп куелган булырга тиеш иде. Һәрхәлдә... миңа шулай диделәр...
Марат тагын нәрсәләрдер әйтмәкче иде дә, ләкин моның биокүчермәсе алдында аклануга охшаш мәгънәсез бер эш икәнлеген аңлап тукталып калды. Ул нәрсәләр белә? Хәтерендә нинди вакыйгалар язылып калган? Бәлки кайбер ятлап алган сүзләрне генә әйтә белүче, дебил копиядер. Биомассадан нәрсә сорап була!? Белсә дә, белмәсө дә, ни генә кыланса да, барыбер шул ук компьютер бит инде ул. Башыннан йөгереп узган уйлардан аңа җиңел булып китте. Тагын дусты Лотфи һәм аның үзенә еш кына «Әй, син, компьютер» дип эндәшергә яратуы исенә төште. «Әйтә белсәң теләк, әйтә белмәсөң – имгәк», дип юкка әйтмиләр, күрәсең. Менә аның шаяртканы чынга да ашты. Каршыгызда, өнә, чып-чын «компьютер Марат» басып тора, и-и бөек галим Марат әфәнде.
Шушындый сәер бер мизгелдә башына килгән мәгънәсез уйлардан, гомумән, буталчык һәм аңлаешсыз бу вакыйгадан бичарадан ни чара булып гаҗиз калган Марат нәүмиз генә үзалдына елмаеп та куйды.
Игезәге көтмәгәндә шаяртуга охшаш җавап кайтарды:
–- Кайчан? Ничек? – диде дә нәкъ Марат шикелле иттереп ирен читләре белән генә елмайды. – Кайчан-ничекләреңне Лотфига әйтерсең, апаем. Беләсең килсә, минем моннан чыкканым да юк. Ә менә син үзең монда ничек килеп кердең? Лаборатория, татарча әйтмешли, почти секретный. Кем сиңа рөхсәт бирде? Әлбәттә, әгәр син бер биоробот булмыйча адәми зат булсаң...
Маратның тәне эсселе-суыкпы булып китте. Игезәкнең, беренче карашка әрсезлек булып тоелган сүзләре, икенче яктан карасаң, мантыйк буенча аларның нәкъ шулай булырга тиешлеген аңлау аны тәмам гаҗиз итте. Каушау һәм аптыраудан иреннәре дерелдәп куйды. Ул гына да түгел. Ничек? Ул Маратның иң якын дустын да, икесе генә кулланабыз дип уйлаган шаярту сүзләрен дә белә булып чыга түгелме соң?! Хикмәт монда шактый ук тирәндә булса кирәк. Менә сиңа копия, менә сиңа игезәк! Бәлки әле аңа минем башка уй-фикерләрем дә, күңел төпкелләрендә генә сакланган, кемгә дә әйтергә базмаган яшерен «серләрем» дә таныштыр. Әгәр шулай булса, бу бит коточкыч!.. Юк, юк! Булырга мөмкин түгел!.. Марат үз-үзен тынычландырырга ашыкты. Робот металлдан яисә биомассадан ясалса да, барыбер робот инде ул. Кешенең асыл хисләре: дуслык, мәхәббәт, ярату, нәфрәт кебек көчле тойгылар аңа таныш түгел. Аңа бары тик уйлау, ягъни логик бер эзлеклелектәге мәгълүматларны математик ысуллар белән анализлау мөмкинлеге генә бирелгән.
Кинәт башына килгән шикләрдән зиһене чуалган Марат:
– Син үзең биоробот! Һәм мин биороботтан кеше белән кешечә сөйләшүне таләп итәм. Роботлар ияләренә зыян китерми, китерә алмый. Онытылма! Бу аларның төп кануны, – дип кычкындыруын сизми дә калды.
Көтмәгәндә игезәкнең кашлары күтәрелде. Күзләрендә исә ачулы очкыннар биеште.
– Сине дөрес программалаштырмаганнар, дустым. Үзеңне кем әвәләгәндер, анысы миңа мәгълүм түгел, белмим, әмма хуҗаңның артык дорфа кеше икәнлегендә шигем юк, – диде ул һәм нәкъ менә Маратча иттереп Маратның күзенә текәлеп карады. Аның яшел күзләрендәге саргылт чаткыларда бер тамчы ясалмалык яисә шаярту кебек нәрсә дә тоемланмый иде.
Марат сүзсез калды. Аңардан ул мондый да тәрбиясезлекне, хамлыкны, кем әйтмешли, нахаллыкны көтмәгән иде.
– Лабораториядә мин эшлим, дустым, – диде, ниһаять, Марат «дустым» сүзенә аерым басым ясарга тырышып. – Әле генә син утырган сулертранспьютердагы экспериментны да мин үткәрдем, беләсең килсә. Лаборатория ректорның махсус боерыгы белән турыдан-туры миңа беркетелгән. Кем бүлмәсендә утыруңны аңлабрак сөйләшергә киңәш итәр идем. Син, ялгышмасам, минем тәҗрибәләр аркасында барлыкка килгән бер затсың... минем тырышлык белән, мин тырышмасам... – Һәм ул артыграк әйтеп ташлаганлыгын сизеп тукталып кадды.
Фото: freepik.com
(Дәвамы бар).