

***
Алмагачлар чәчәк аткан мәл иде. Мәдинә урамдагы гүзәллеккә, хуш искә хозурланып йөргәннән соң, ял итәргә исәпләп, өй каршындагы артлы эскәмиягә килеп утырды. Җиһанның матурлыгына соклануын белдергәндәй, йөрәк түрендәге сабые да тибенеп куйды. Рәхәт итеп тагын, тагын тибенде. Мәдинә, ике учын эченә куеп, улының үкчәсен эзләп маташты, май кояшының исерткеч җылысы астында изрәп, күзләрен йомды. Янына ниндидер иләмсез затның килеп басуын искәрмәгән дә икән – шул мәлдә куркынып уянып китте. Эскәмиянең бер башында кап-кара, сөяксез, җонлач коточкыч нәрсә басып тора иде. Хатын чырыйлап кычкырырга теләде – авызыннан бер ым да чыкмады. Теге котсыз исә, ни якын килми, ни ерагаймый – үчекләгән шикелле башын кыңгыр салып, тик тора.
– Кем син? – Мәдинә бар көчен җыеп, бер читкәрәк шуышты.
– Әҗәл мин. Июнь аенда берегезне алып китәргә тиешмен. – Гөбедән чыккандай калын тавыш урамны яңгыратты.
Июнь аенда? Мәдинә, коты очып, янә эскәмия почмагына шуышты.
– Нигә, ни өчен, нигә дим? – Хатынның илерүле тавышыннан куркыпмы, карындагы бала селкенеп алды.
– Син кисәткәнне тыңламадың!
Шулай диде дә кара нәрсә тавышсыз адым белән артка чигенә башлады.
– Зинһар өчен, минем якыннарыма кагылма! Үземне алып китсәң кит, якыннарыма кагылма, ишетәсеңме? – Мәдинәнең үзәк өзгеч тавышы алмагачларга бәрелеп, кайтаваз булып яңгырады.
– Саташасың бугай, уян әле.
Мәдинә Шамил эндәшкәнгә дерт итеп күзен ачты. Башта үзенең кайдалыгын аңышмый торды, куркынган карашы белән алмагачларны, артлы эскәмияне эзләде. Йокы бүлмәсендә, киң караватта ире янәшәсендә ятканын төшенгәч кенә бераз җиңел сулап куйды. Карынындагы баласы гына һаман тибенеп тынгысызлана иде. Күзеннән йокы качканын аңлап, Мәдинә әкрен генә торып утырды, аяк очларына гына басып, тәрәзә буена килде. Юка пәрдәләр аша таң яктысы саркылып кергән иде, яшь хатын, җанын айкаган төшне онытырга, уйларыннан куарга теләп, пәрдәне читкәрәк этәрде дә урамга күз салды. Шул мәлдә үк коты очып, аһылдап, артка тайпылды. Аста, өй каршындагы тротуар янында рәт-рәт тезелгән алмагачлар шаулап чәчәк аткан, артлы эскәмиянең бер башында исә кап-кара нәрсә шәйләнә иде.
– Йокың йокы булмады, әй. – Шамил дә торып утырган икән. – Нәрсә булды дим, Мәдинә? Әллә авырыйсыңмы?
– Анда… анда… – Мәдинәнең җөмлә төзеп әйтерлек чамасы юк иде, ул кулы белән тәрәзәгә ымлады.
Мәче җитезлеге белән сикереп торган ире тәрәзәгә ташланды, ашыга-кабалана урамга күз салды. Аптырарлык, куркырлык нәрсә күрмәгәч, сораулы карашын хатынына төбәде. Әзме-күпме тынычлана төшсә дә, Мәдинә урыныннан кыймшанмады:
– Эскәмия буенда… – дип кенә әйтә алды.
Шамил, иңбашларын җыерып куйды да, аптыраттың инде дигән кыяфәт белән янә тәрәзәгә борылды. Аннан йөзен балкытып елмайды да:
– Машинаны алып киткәннәрме әллә дип торам… Чүп пакетыннан курыктыңмыни? – дип Мәдинәсен кочып алды.
– Чүп пакеты? – Мәдинә, батырлыгын җыеп, иренең иңбашы аша тәрәзәгә үрелде. Эскәмиянең бер почмагында, чыннан да, кап-кара чүп пакеты тора иде. Җыештыручылар әле алып китәргә өлгермәгән, күрәсең…
Шулай да күргән төше, аның өн белән буталуы Мәдинәнең җанына тынгы бирмәде. Көн буе исенә төшеп җәфалады, онытырга теләп тә онытылмый торган сурәт булып, сөяксез кара зат күзалдына килеп йөдәтте.
***
Июньнең соңгы көннәре иде.
Дөньядагы иң тәмле исләрне үзенә җыйган нарасый, иреннәрен чупылдатып имгән җиреннән, мамык кебек йомшак чәчен әнкәсенең күкрәгенә терәп, изрәп йокыга талды. Мәдинә аның почык борынын, күбәләк канат җилпегәндәй дерелдәп алган озын керфекләрен, маңгаена бәреп чыккан ике-өч бөртек тир тамчысын рәхәтләнеп, тәмләп күзәтеп ята торгач, үзенең дә йокымсырап китүен сизми дә калды. Татлы өн мизгел эчендә коточкыч төш белән алышынды. Сабыен имезеп яткан Мәдинә ишек буенда кап-кара сөяксез нәрсәне күреп, стена буена елышты. Таныды ул аны – беркөн генә төшендә куркыткан, «мин – әҗәл» дип котын алган нәмәрсә иде. Хатын кулындагы нәни йомгакны калтыранган гәүдәсенә ныграк кысып, һаман, һаман стенага сыенды; теге котсыз аның саен янына якынлашты. Мәдинә ничарадан бичара кыяфәттә арлы-бирле каранды, ишектән кереп килгән ак халатлы табибларны күргәч кенә җиңел сулап куйды. Тик алар әле балага, әле кара нәрсәгә карап, кулларын кушырдылар да, «без ярдәм итә алмыйбыз» дип, әкрен генә баш чайкадылар. Шул мизгелдә Мәдинәнең күзендәге өмет нәфрәт уты белән алмашынды, ул, үзендә ниндидер көч тоеп, сабыен күкрәгенә кысты. «Балам, мин сине үзем генә коткара алам икән», дип пышылдап, нарасыйның йөзенә иелде. Ул да булмады, теге карачкы балага килеп ябышты, сәер елмаеп, аны ике куллап үзенә тарта башлады. Шыбыр тиргә баткан Мәдинә, баланың ипләп кенә күкрәгеннән аерыла баруын сизеп, куркынып уянып китте. Имезү вакыты үткән, ак киемле шәфкать туташы кергән, баланы әкрен генә кулына алып маташа икән.
– Уятырга кызгандым үзегезне, тәмләп йоклый идегез, – диде ул Мәдинәнең сүзсез соравына җавап итеп. Әле дә булса төшеннән арынып бетә алмаган хатын кискен хәрәкәт белән баланы үзенә тартты.
– Юк! Юк!
– Тынычланыгыз, өч сәгатьтән соң алып килербез, тагын имезерсез. Ә хәзергә барыбызга да йокларга кирәк. Шулай бит, бәләкәч?
Шәфкать туташы, ягымлы итеп сөйләшә-сөйләшә, палатадагы сабыйларны арбага тезеп яткырды да, тыныч төн теләп, чыгып китте.
«Тәмләп йоклый идегез», дидеме?.. Бер-берсен кабатлаган нинди куркыныч төшләр булды соң бу? Ни бимазалый, нәрсә талкый соң әле җанны? Мәдинә, тынычланырга теләп, әкрен генә коридорга чыкты. Анда төнге утлар гына калган, посттагы шәфкать туташы да каядыр кереп югалган; больницаның сизрәп беткән төнге күлмәген кигән хатыннар берән-сәрән чыгып, әрле-бирле йөреп алалар да тәрәзә аша төнге урамга күз ташлап, бераз басып торгач, салмак кына атлап, янә палатага кереп китәләр. Мәдинә тәрәзә янында байтак басып торды, карашы билгесезлеккә төбәлгән, уйлары күргән төше тирәсендә генә бөтерелә иде…
Иртәнге ыгы-зыгыдан соң сабыйларны имезергә таратып чыктылар. Мәдинәгә генә баласын китерүче булмады. Шәфкать туташы:
– Табиб рөхсәт итмәде, үзе аңлатыр, – диде дә кызу-кызу атлап чыгып китте. Йөрәге табанына йөгергән Мәдинә аның артыннан ук ишеккә ташланды, каршы кереп килгән табибны күргәч, исәнләшергә дә онытып:
– Нишләп баламны бирмисез, ни булды? – дип өзгәләнеп сорарга ашыкты.
– Әйдәгез, тыныч булырга тырышыйк әле, Йосыпова. Аны сезгә имезергә дә бирергә тиеш түгелләр иде, нәрсә караганнардыр… Кан группагыз да туры килми. Турысын әйтәм – балагыз авыру. – Табиб таза гәүдәле, кара кысалы күзлек кигән олырак яшьтәге марҗа хатыны иде. Ул, ике кулын халат кесәсенә тыгып, түргәрәк үтте, Мәдинәгә караватка утырырга ымлады. – Күп дигәндә бер ай яшәячәк. Мондый очракта медицина көчсез… Сезнең өчен аннан отказ язып чыгып китү яхшырак булыр. Монда аны соңгы көненә кадәр тәрбияләрләр. Сез исә үзегезне тәртипкә китерегез, ике елсыз балага узмый торыгыз. Барысы да үтәр…
– Юк! Юк! – Мәдинә нәкъ кичәгечә үрсәләнеп кычкырып җибәрде. Йа Раббым, менә ул, менә ул төшләрнең чынбарлык белән үрелүе!.. «Син кисәткәнне тыңламадың!» Кем, кайчан, нәрсә дип кисәтте соң аны? Нәрсәне тыңламады, нәрсәне дөрес эшләмәде Мәдинә? Шулкадәр нәни, шулкадәр гөнаһсыз, шулкадәр көтеп алынган сабыйга ни өчен әҗәл кул сузмакчы була? Төштә күргән кара, җонлач, сөяксез затның «мин әҗәл» дип куркытуы янә колак төбендә яңгырагандай булды, Мәдинә, аңын җуеп, идәнгә шуышып төште.
– Син кисәткәнне тыңламадың! Тыңламадың… мадың… дың…
Гүя даң-доң килеп, чүкеч белән ике чигәгә ике яктан бәргәлиләр иде. Гәүдәнең бөтен күзәнәге сулкылдый, аяклар гына оеп, селкенмәслек булып каткан кебек. Мәдинә көч-хәлгә керфек тибрәндерергә маташкан иде, күз кабагының авырлыгыннан янә караңгылыкка чумды. Бераздан, сызык кына булып ачылган керфекләр арасыннан ниндидер яктылык үтеп керде. Хатын үзен чолган алган ак халатлы кешеләрне абайлады, карашына алардан читтәрәк басып торган, озын ак күлмәк кигән ниндидер бабай чалынып үтте. Аның йөзе, кызганулы да, шелтәле дә, сынаулы да карашы шулкадәр таныш иде, тик күпме генә тырышса да, Мәдинә аны кайда, кайчан күргәнлеген исенә төшерә алмады. Бабай нидер әйтергә теләп иреннәрен кыймылдата иде, хатын, аны яхшылабрак ишетергә теләп, башын калкытты, күзләрен киереп ачты.
– Уф, аңына килде! – Янында басып торган табиб кул аркасы белән маңгаен сөртеп алды, шәфкать туташына нәрсәдер эшләргә кушып, бүлмәдән чыгып китте.
– Куркыттыгыз бит! Йөрәгегез бигрәк нәзберек икән! Хәзер без әйткәнне генә тыңлагыз, зинһар…
Мәдинә йөзенә таба иелгән ак яулыклы кызның иңбашы аша үрелеп, баягы бабайны яхшылабрак күрергә теләде. Тик анда беркем дә юк иде. «Без әйткәнне генә тыңлагыз, зинһар»… Ягымлы елмайган кызның сүзенә каяндыр ерактан шул бабайның тавышы кушылгандай булды: «Кызым, әйткәнне тыңла, зинһар»…
Мәдинә үзалдына сискәнеп китте. Ул бит әлеге бабайны чынлап та күргән иде! Күптән, әле студент кыз булып, университетта укып йөргән чагында ук. Бүген исә күзенә күрендеме, нинди хикмәт булды соң бу? Әйе, әйе, ул вакытта Мәдинә – җилдән җитез, бөтерчек кызыкай, лекциягә соңга калгач, аның беткәнен көтеп, студентлар телендә «таба» дип йөртелгән урынга чыгып утырган иде. Вакыт үтсен өчен генә дәфтәрен дә кулына аласы итте. Көн эссе булгач, сумкасына шешә белән лимонад алып тыккан иде, шуны йота-йота укып, мавыгып утырганда, чигүле түбәтәй кигән, җыйнак ак сакаллы, озын ак күлмәкле картның үз янына килеп басканын да искәрмәгән икән.
– Балам, үзеңнән артса, миңа да берәр йотым бирмәссеңме? – Бабай, кыз аңлыймы, юкмы дип тормады, чип-чиста татарча эндәште. Мәдинә аңа сәерсенеп күтәрелеп карады, бабайның карашы белән очрашкач, бөтенләй аптырап китте. Дөньясын өтәрдәй булып кыздырган кояш астында әлсерәгән карт, «юк» дигән җавап ишетергә өлгергәндәй, бераз шелтәле һәм сынаулы караш белән кызга текәлгән иде.
– Әй, йотымлап торганчы, менә, калганын алыгыз. – Мәдинә яртылаш бушаган лимонадны бабайга сузды.
– Болай булгач, акчасын бирим инде.
Бабайның озын күлмәгендә кесә эзләп маташканын күргән Мәдинә чәчрәп сикереп торды.
– Китегез инде, шуның өчен…
Кул изәп китәргә ашыккан Мәдинәне картның карашы бораулап туктатты.
– Балам, сиңа сүзем бар, әйткәнне тыңла, зинһар… – Бабай бермәлгә сүзеннән бүленде. Мәдинәнең малайларча кыска калдырып кистергән коңгырт чәченә, кып-кызыл итеп буялган иреннәренә, ачык изүле заманча кофтасына, тезен дә капламаган кыска итәгенә күз йөгертеп алды. Аннан тамагын кырып, җөмләсен дәвам итте. – Йөзеңдә иман нуры бар, балам, әрәм булып йөрмә. Догалар өйрән, Аллаһка якынай. Шулай эшләмәсәң, авыр мәлләрең күп булыр, кисәтеп куясым килә. Бу дөньяда яманлык та, явызлык та җитәрлек. Догалар белән үзеңне дә, иреңне дә, туачак балаларыңны да сакларсың. Коръәнгә, Аллаһка таян. Кисәткәнне тыңла, балам…– Бабай шулай диде дә, кырт борылып, китеп тә барды.
Бу сүзләр ул чагында Мәдинәнең бер колагыннан керде, икенчесеннән чыгып китте. Яшь чагы, тирә-юньне аллы-гөлле төсләрдән генә күрә торган чагы иде шул аның. Картның сәерлеге турында иптәш кызларына сөйләп көлдерде дә шуның белән онытылды.
Менә бүген, больница палатасында ул әлеге картны күрде. Гаҗәп, ничәмә-ничә еллар үткән, ә бабайның йөз-кыяфәте дә, кигән киеме дә, күз карашы да үзгәрмәгән иде. Шул ук шелтәле, сынаулы караш. «… туачак балаларыңны да сакларсың… догалар өйрән… кисәткәнне тыңла…» «Син кисәткәнне тыңламадың!» Мәдинәнең башында әле тегеннән, әле моннан бәреп кергән очсыз-кырыйсыз уйлар өермәсе бөтерелде. Ул, беләгенә энә куярга маташкан шәфкать туташын читкә этәреп, әллә каян иңгән көч белән кинәт кенә торып утырды. Яшь ана үзен дә, нарасыен да кем һәм нәрсә ярдәме белән коткарачагын анык аңлаган иде.
***
– Миңа Коръән тәфсире алып кил әле, яме?
– ?
– Намазга өйрәнү китабы да алырсың, мәчеттә булмый калмас.
– Мәдинә, бәлки врачлар кушканча эшләрбез, ә?..
– Борчылма, безнең Камил сау-сәламәт булачак!
Хатынындагы тынычлык, үз-үзенә ышаныч Шамилне куркуга салды, күңелен тырнап алды, «артык борчылып, акылына зыян килә күрмәсен инде» дигән уй башыннан сызылып үтте. Табиб Мәдинәне дә, Шамилне дә кабинетка чакырып, улларының язмышы турында аермачык итеп аңлатты, могҗизага өметләнергә кирәкмәгәнлеген дә кат-кат әйтте ләбаса. «Мондый диагноз белән бер айдан да артык яшәмиләр», диде. Шамил инде язмышның бу явызлыгы белән тешен кысып булса да ризалашкан иде, тәрәзә аша гына күреп калган улын тиздән бөтенләйгә югалтачагын ирләрчә сабырлык белән күтәрергә әзер иде. «Бернинди акчага, таныш-белеш табибка өметләнмәгез!» – Табибның хөкем карары артык кырыс иде…
(Дәвамы бар)
Фото: киров.фомс.рф