

Лаборатория караңгылыкка чумган иде. Тәрәзәләрдә тоташтан калын кара пәрдә. Атна-ун көн буе кеше аягы басмаган бүлмәдә гадәттә була торган тынчу ис юк, киресенчә, әле яңа гына узган яшенле яңгыр исе дулкынлана, һава саф һәм хәтта җиләс бер дулкын йөзә иде кебек.
Марат күнегелгән хәрәкәт белән ишек янындагы тоташтыргычка үрелде. Түшәмдә шәмдәлгә охшатып ясалган борынгы җиз люстра гөлт итеп кабынуга чак кына кычкырып җибәрмәде. Чәчләре үрә торды. Чыгып йөгерергә теләсә дә аяклары тыңламады, әйтерсең лә алар идәнгә ябышып калган иде. Күргәненә ышанырга теләмәгән Марат күзләрен ачып-йомып карады, вахтер агай шикелле, аларны авырттырып йодрыгы белән уды. Әмма миражга да, чын-чынлап кеше карачкысына да охшаган шәүлә юкка чыкмады. Киресенчә, йөзәр ваттлы алты лампочкадан сирпелгөн саргылт электр уты яктысында ул тере булып, ныклы беләкләрендә бүртеп чыккан тамырларында кан йөреше сизелерлек дәрәҗәдә җанлы булып күренә башлады. Юк! Бу мираж түгел. Чынбарлыктан да чынрак иде. Марат ышанырга да, ышанмаска да белмичә баскан урынында катты да калды.
Ни кылырга белмичә шактый озак басып торды әле ул. Әмма күз алдындагы мираж эреп югаласы урында хәтта селкенеп куйган кебек булды. Йокысыннан яңа гына уянып килгәндәй, киерелде, авызын ачып иснәп алды.
Маратның беренче теләге телефонга ташлану булды. Әмма үз-үзен тыеп калды һәм капсулага якынрак атлады. Һәм тагын бер мәртәбә чәчләре үрә торды. Башына супершлем кигән ир заты бер тамчы судай аның үзенә охшаган иде. Марат тагын күзләрен угалады. Әйе, охшаган гына түгел, ул коеп куйган Марат иде. Бераз селкенгәләгәннән соң яңадан тыныч кына йокыга талган затны Марат җентекләп карарга, охшаш чалымнарны барларга кереште. Аныкы шикелле итеп кыскартып китәрелгән куе чәчләре арасыннан ул бу затның чигәсендә, нәкъ үзенеке шикелле, борчак зурлыгындагы миңне дә абайлап алды. Бу кадәресен үк көтмәгән иде: егетнең сул беләгендә, терсәктән өстәрәк тагын бер кызгылт миңе бар икән. Анысы да нәкъ Маратныкыча иде.
Маратның егетне капсуладан тартып чыгарасы, алдына бастырып якасыннан дер селкетәсе: «Син кем? Монда ничек килеп эләктең?» – дип сорыйсы килеп китте. Кемнеңдер мәгънәсез шаяртуына, лаборатория егетләренең чик-чаманы онытуларына ачудан куллары йодрыкланды. Кемнең шулай кыланганын белсәмме!? һәм кинәт тукталып калды. Үзенең урынсыз кайнарлануыннан, миражга карап шаккатканлыгыннан, алай гына да тугел, үзе танырга теләмәсә дә, шүрләп калуыннан тыела алмыйча көлә башлады. «Әлбәттә, капсула эчендә мин үзем. Тьфү! Ялгышып әллә ниләр әйтерсең... Минем сурәт ич ул!» Марат кул селтәде һәм ирен читләре белән генә елмаеп куйды. Сурәтләрне экранда гына түгел, голография ысулы белән дә күрсәтә алучы супертранспьютер, табигый ки, аның образын хәтеренә сеңдереп калдырган! Хәзер исә өнә капсула эчендә кукраеп аның голограммары утыра...
Марат ике кулы белән башын кысты да көлүеннән туктый алмыйча сөйләнергә кереште, теленнән беренче эләккән сүзләр ычкындырды:
– Вөт тамаша! Адәм көлкесе! Билләһи, кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас...
Әле яңа гына сискәнүдән телсез кала язган, тәне¬дәге бөтен төкләренә хәтле кабаруын тойган Маратны алыштырып куйдылармыни!? Үэенә ышанычы кире кайтты. Ныклы адымнар белән супертранспьютер тоташтырылган трансформатор рубильнигын ычкындырып җибәрде, һәм пыяла капкачны ачуга эреп югалуын күз алдына китереп, үртәгәндәй миражга күз кысты, ул гына да җитәрлек тоелмагач, телен чыгарып күрсәтте. Янында Лотфи юклыкка уфтангандай, аның яратып әйтә торган сүзләрен исенә төшереп, миражга эндәште:
– Менә хәзер юк итебез сине, игезәк, апаем... Юкса, кеше куркытырга бик оста икәнсең. Анысын без үзебез дә булдырабыз аның... Ах шушында Лотфины чакырып кызык итәргә иде, ө...
Беләгендәге сәгатькә карап алды. Әле иртәнге биш тә тулмаган. Лотфи таң йокысыннан бүленүне авыр кичерә торган кеше. Дустын аяп Марат аңа шылтыратып тормаска карар бирде. Бу сөйләгәннәргә гомергә дә ышанмаячак инде ул... Хәер... Голограмманы машина хәтеренә сеңдереп калдырырга кирәк. Лотфины чакырып, голограмма янына кертеп җибәрәсең дә... Шкаф артыннан карап торасың... Шәп мәзәк ясап була лабаса! Аны ничек-ничек кызык итәчәген күз алдына китереп Марат рәхәтләнеп елмайды һәм капсуланың капкачындагы кнопкаларга үрелде.
Пыяла капкачны ачып җибәрде, игезәкнең (миражга ул эченнән генә шундый исем биреп өлгергән иде инде) башыннан ябышкаклы супершлемны салдырып алды. Менә хәзер ул аның күз алдында эреп югалачак!
Күнегелгән хәрәкәтләрне автомат шикелле онытылып башкарган егет шул мизгелдә чак кына кычкырып җибәрмәде. Игезәк авыр итеп ыңгырашып куйды һәм лапылдап аның аяк астына килеп тә төште. Әллә нинди аңлаешсыз чиркану хисеннән Маратның бөтен тәне куырылып килде. Супертранспьютер программасындагы ниндидер хата, өлегө билгесез ялгышы барлыкка китергән, Маратның төн төзелешен тулаем кабатласа да гәүдәсен тота алмаган бу сәлкәү биомасса анда ниндидер җирәнү хисе тудырып өлгергән иде. Хәер... Менә тагын берничә мизгелдән ул барыбер эреп юкка чыгачак! Марат яхшы белә: компьютер хәтерендәге кеше, дөресрәге, аның уй-тойгылары, фикри копиясе материальләшә, ягъни биокопиягә әйләнә алмый. Моның өчен супертранспьютер булмагае, әле кешелек дөньясы уйлап тапмаган суперсуперпьютер булсын, аңа мондый мөмкинлек салынмаган. Һәм, иншапла, салынмаячак та!..
Марат үз-үзен тынычландырырга тырышты. Әгәр мондый хәл мөмкин булса, ул бит үлгәннәрне терелтү белән бер булыр иде. Ләкин денья фәне әле мондый нәрсәне белми. Һәм якын гына арада белә дә алмаячак. Ул бөтен галәм күләмендә иң бөек бер казаныш, кешелек дөньясындагы кыйммәтләрне яңабаштан карап чыгарга мәҗбүр итәчәк бер ачыш булыр иде!
Аяк астында аунаган гәүдәдән чиркануын җиңеп, җентекләбрәк карау исәбе белән аңа таба иелгән Маратның шул мизгелдә тагын бала йоннары кабарды. Игезәк күз ачып йомганчы аның кулына ябышты, иреннәре арасыннан ыңгырашулы карлыккан тавыш чыкты:
– Бән яралымән. Ташлама бәне, углан! Тащла-а- ма-а!.. Морат бәк игелекне онытмый!
Марат сискәнеп китте. Телен авыз куышлыгында көч-хәл белен әйләндереп авырлык белән әйтелгән бу сүзләрдә ниндидер үтә таныш бер өн, үтә дә якын бер яңгыраш бар кебек иде.
Никадәр тырышса да чатырдатып ябышкан куллардан ычкына алмаган Марат, теләсә дә теләмәсө дә, авыр гәүдәне күтәреп торгызырга һәм янәшәдәге кәнәфигә утыртып куярга мәҗбүр булды. Шунда гына келәшчәдәй кыскан бармаклар йомшарды, тирән итеп сулыш алган тавыш ишетелде. Марат хәтта аның керфекләре дерелдәгәнен дә күргән кебек булды. Тагын берничә мизгелдән ул, күрәсең, һушына килер... Марат җиңел сулап каршыдагы урындыкка кунаклады һәм вакыйгаларның нинди агыш алуын сабыр гына көтәргә карар бирде. Монда инде хәзер бер нәрсә дә аның ихтыяры белән эшләнми. Биокопия генә булсада,күрөсең, игезәк билгеле бер дәрәҗәдәге аңнан, үз-үзен тоя, хис итә белүдән, аңлаша алу сәләтеннән дә мәхрүм түгел иде. Һәм тагын шуны бөтен кискенлеге белен аңлап алды Марат: кулыннан килсә дә ул аны инде кире капсулага тыгып яңадан юклыкка, бушлыкка җибәрә алмаячак. Галим кызыксынуына, тикшеренүче-экспериментатор азартына икенче бер аңлаешсыз хис тә өстәлде – бу хәлсез гәүдәгә Маратның үзеннән дә ниндидер бер өлеш кергән түгелмени, аңарда аның җанының да ниндидер бер кыйпылчыгы чагылмыймыни?!
Киеренке көтү мизгелләре озакка сузылды. Әйтерсең лә вакыт агышы туктап калды. Көтәргә, сабыр итәргә карар биргән Марат кулына беренче эләккән китапны алды да фәнни формулалар сибелгән битләрне актарырга кереште. Карашы хәрефләр өстеңнән йөгерде, башына исә бер фикер әсәре дә кермәде. Нәрсәдер уйларга, хәл итәргә әзер түгел иде әле ул. Бушка вакыт үткәрүнең шушы ысулыннан башкасын белмәгән Марат гаҗизләнеп китап тотып утыруын белде. Куе тынлыкны бары тик игезәкнең авыр итеп сулаганы гына боза иде.
Кинәт нәрсәдер шылт итте, аяк тавышлары ишетелде. Онытылып утырган Марат сискәнеп күтәрелеп карады һәм имәнеп китте. Каршында игезәк басып тора иде. Аның Маратныкы шикелле үк чаткылы яшел күзләрендә кызыксыну да, гаҗәпләнү дә һәм бераз гына шикләнү катыш курку да чагыла иде кебек. Хәер, үзен читтән торып күзәтә алмаган Марат игезәкнең күзләрендә уйнаган шаян очкыннарны аера алмый иде шул.
Игезәк, озак күрешми торган кешедәй, үз итеп исәнләшергә кулын сузды. Аның кулын учына алуга Маратның тәнен ниндидер яндыргыч авырту телеп узды. Мондый сәер һәм яшен тизлеге белән бөтен гәүдәсен – аяк бармакларыннан чәч тепләренәчә яндырып үтүче чиксез газапны һәм шул ук вакытта әллә нинди татлы да авыртуны аның тойганы юк иде әле. Һәм шул мизгелдә ул үзен ат өстендә итеп күрде.
Уйларына чумып атын җан-фәрман куган Марат кинәт чайкалып куйды, йөрәгендә утлы авырту тоеп җан ачысы белән ыңгырашканын сизми дә калды. Күкрәгенә килеп кадалган очлы укны тартып алды да чаптары өстене иелде. Өмма соңгы көчен җыеп тагын күтәрелде.
Күз ачып йомганчы булып узган һем сискәнүгә охшаш тойгылар уяткан бу халәттән айнырга да өлгермәде, игезәгенең дә нәкъ шундый ук газаплы кичерешләр тулы күзен күреп телсез калды. Ул да, күрәсең, нәкъ Марат шикелле үк үзе белән ни-нәрсә булганын аңлый алмый интегә иде.
(Дәвамы бар).
Фото: freepik.com