

«Сак булыгыз, ишекләр ябыла!»
Тәмәке төпчеген аяк астына ыргыткан ир заты, әлеге сүзләрне генә көткәндәй, тукталыштагы халык яныннан бәрелә-сугыла эчкә узды. Трамвай кузгалып китүгә, берара чайкалып торды да тәрәзә янындагы буш урынга чүмәште. Үзе янына карчыга кебек очып килеп җиткән кондукторга калайланган күзен әйләндереп карады, үз телендә тозлап-борычлап, җиде буынын искә алып сүгенгәннән соң, киерелә төшеп, чалбарының ике кесәсен әйләндереп күрсәтте:
– Извини, мамаша, нет у меня ни копейки.
– Эчәргә тапкансың бит әле, билетка да табарсың. Юк икән – җәяү йөр! Давай, давай, я түлә, я чыгып ычкын! – Кондуктор хатын, синең ишеләр белән шулай гына сөйләшеп була дигәндәй, йөзен чөеп, ишеккә ымлады.
Ир заты шактый эчкән, шулай да ул урамда аунап ятучы исерекләр кавеменнән түгел – пөхтә итеп үтүкләнгән чалбары, кыска җиңле яшькелт күлмәге, чалбар каешына беркетелгән күн сумкасы шул хакта сөйли иде. Урта яшьләрдә генә булса да, чәче шактый чаларган; аракы сөременнән күзләренең төсе тәмам сыекланган, йөзенә тилемсә кыяфәт чыккан. Менә ул кашын җыерып, әле дә булса янында басып торган кондукторга күтәрелеп карады, аннан кинәт яралы аю кебек үкереп җибәрде:
– Күралмыйм! Берегезне дә күралмыйм! Ненавижу эту страну! Бу дәүләт мине эшсез калдырды, акчасыз калдырды, ненавижу! Ә бит башта ничек алдады, ә! Матур итеп сайрап, кредитка фатир бирде, машина бирде. Икенче кулы белән эшемне тартып алды. Нена-ви-жу, всех ненавижу! Рвачи, сволочи! Нинди зур илне талап бетердегез, чат саен кибет ачасыз, ә? Ташпулатлар төзисез, мәңге яшәр сыман кыланасыз… Ә мине аракы эчертеп миңгерәүләтмәкче буласыз, эндәшмәсен, тончыксын дисез. То-то, эчмим мин, бер тамчы да эчмим. Әйе, бүген эчтем, дуслар сыйлады. Чөнки минем бер тиен акчам да калмады – эштән кыскарттылар. Начар кадр булганга түгел, шефка коттедж салырга бармаган өчен. Бармадым, бармыйм да. Минем эштән соң үз өемдә, балаларым янында тәгәрәп ятасым килә. Ә ул мине таш өяргә чакыра, подонок. Лучше бауга менәм мин…
Кондуктор, кулын селтәп, яңа пассажирлар янына атлады.
Ир, ямьсез тавыш белән акыра-акыра, кулларын йодрыклап, тезен төяргә кереште. Менә аның күз карашы алда утырган яшь хатынның яулыгына берегеп калды. Ул да булмады, исерек ир күз ачып йомган арада урынынан сикереп торды һәм кыргый җанвар күк хатынга ташланды. Трамвайдагы халык ни дә булса аңлап өлгергәнче, аның башыннан яулыгын сыдырып төшерде һәм бар көченә җилтерәтә, типкәли башлады.
Хатынның чырыйлап кычкыруын ирнең карлыккан тавышы күмде:
– Синең кебек шахидкалар гына минем башка җитә алмас. Нәрсә, мин утырган трамвайны шартлатыргамы исәбең? Мә сиңа шуның өчен, мә, мә… Эшсез калдырып, агу ашатып, бәя күтәреп тә үтерә алмагач, шартлатып үтермәкче буласыңмы? Бетсәк, бөтенебез бергә бетәбез, безне беркем дә коткара алмый! Сине дә яулык та, Алла да, бог та коткармаячак! Безне күрүче, ишетүче юк! Мода күрсәтеп йөрисең, мусульманка, имеш… Ненавижу, всех ненавижу!
– Нәрсә карап торасыз, психбольной бит бу адәм!
– Кондуктор!
– Үтерәлә-әр, күрә торып кеше үтерәләр!
Трамвай эче колак тондыргыч чыр-чу, кычкырыш белән тулды. Кемдер ишеккә елышты, кемдер читкә тайпылды. Арттарак утырган яшь-җилкенчәк, аю биеткәнне карагандай кызык итеп тамаша кылды; олырак кына ир, кинәт исенә төшкәндәй, кулына бөгәрләп тоткан газетасын җәеп укырга кереште; кемдер, бик бирелеп, пыяла аша тышкы дөньяны күзәтте…
Көтелмәгән хәлдән югалып калган хатын чарасыздан битен каплаган иде. Көчле йодрыклар әле эченә, әле күкрәкләренә төшә башлагач, кинәт йөзен ачты да янындагы адәмгә текәлде. Кизәнергә күтәрелгән кул һавада асылынып калды. Зур булып ачылган күзләр, ул күзләрдә чагылган тетрәнү һәм курку, сизелер-сизелмәс дерелдәгән иреннәрдәге дога сүзе ирне мизгел эчендә айнытып җибәргәндәй булды. Ул шакшы идәнгә тезләнеп, хатынның озын итәгенә ябыша-ябыша, гафу үтенергә тотынды:
– Прости, ради бога, прости… О бог, прости грешного…
«Йа Раббым, синнән башка беркем ярдәмче түгел…» Ярылып канаган иреннәре дога урынына әлеге сүзләрне кабатлаган хатында үзалдына елмаерлык көч табылды: әле генә «беркем дә коткара алмый, безне ишетүче юк» дип лаф орган адәм үзе дә Ходайдан ярлыкау сорый иде.
***
«Безне күрүче, ишетүче юк». Үз тукталышына җиткәнче үк трамвайдан төшеп калган Мәдинә, җәяү атлаган шәйгә шул сүзләрне кабат-кабат искә алып, адымын кызулатты. Мөмкин кадәр тизрәк өйгә кайтып җитәсе, пычрак куллар кагылган яулыгын, күлмәген салып, чип-чиста суда чайкыйсы, гомумән, шау-шулы урам тормышыннан беразга булса да котыласы килде аның. Битарафлык, өметсезлек, акылсызлык чолгап алган бу тирәлектән дүрт стена арасына качып кына котылып булмасын бик яхшы аңласа да, хатын ниндидер үҗәтлек белән йөгерә үк башлады. Гаҗәп, ул тән авыртуын тоймый иде. «Безне күрүче һәм ишетүче бар». Күңелендәге шушы уй җанына да, тәненә дә беркадәр җиңеллек биргәндәй булды.
Дүртенче катка күтәрелеп, фатир ишеген атлап кергәч кенә аякларының хәле китте, көч-хәл белән йокы бүлмәсенә үтте. Зур көзгедә кыяфәтен күргәч, Мәдинә, селкенергә курыккандай, бертын үзенә карап торды. Хатынның кершәндәй ак яулыгында пычрак бармак эзләре ярылып ята, зәңгәрсу озын күлмәгенең изү төймәсе җебендә генә асылынып калган, җиң очының челтәре умырылып төшкән. Чигә буе күгәреп чыгарга да өлгергән, ирененең бер почмагына кан укмашып каткан, сул иңбашы үтереп сызлый… Ярый әле Шамил эштән кайтып өлгермәгән, хатынын бу кыяфәттә күрсә, йөрәге ярылыр иде. Мәдинә, гадәтенчә көлемсерәп, яулыгын сүтеп төшерде, баш артына җыеп куйган чәченнән бизәкле каптырманы ычкындырды. Коңгырт чәчләре дулкын-дулкын булып иңбашына таралды. Ул шкафны ачып, пар аккош тоткан зур сөлгесен, намаз укыганда кия торган киңчә күлмәген үрелеп алды, аннан ванна бүлмәсенә юнәлде. Камиле мәктәптән кайтып кергәнче, рәхәтләнеп юынырга, дөнья ваклыкларыннан арынып торырга, намаз укып алырга иде исәбе.
Әйдә, акны карадан аермаган бәндәләр аның кебекләрне мода күрсәтеп йөри дип уйласын. Безне ишетүче юк дип күз яшен түккәндә котылу чарасы итеп шешәгә үрелсен. Кемнәрдер шуны гына көтә дә инде. Мие сыекланган, өметен җуйганнар белән идарә итү күпкә кулай лабаса. «Сак булыгыз!» Аһ, шул сүзләрне һәркемнең колак пәрдәсенә берәм-берәм кабатлап чыгасыңмыни… Күңеленә иман нуры иңгән кеше генә акылдан шашкан бу дөнья каршында тез чүкмәячәк, үз акылын җуймаячак. Мәдинә моны коточкыч сынау алдында калгач аңлаган иде...
(Дәвамы бар)
Фото: chelny-izvest.ru