Чәчмә әсәр
29 июнь 2023, 18:29

Танир СҮЛФ. Шәүлә. Фантастик повесть (1)

Кеше рәнҗешенә битараф кала белмәгән Марат китабын бер якка куеп урыныннан сикереп торганын сизми дә калды. Гәүдәсен әйтерсең лә кемдер тамбурга алып ыргытты. Анда исә тук чырайлы әзмәвердәй ике егет унибиш-уналты яшьләр чамасындагы яшь кенә бер кызны почмакка китереп кысканнар иде.

Танир СҮЛФ. Шәүлә. Фантастик повесть (1)Танир СҮЛФ. Шәүлә. Фантастик повесть (1)
Танир СҮЛФ. Шәүлә. Фантастик повесть (1)

Канаш ягыннан кайтучы кичке электричка Казанга якынлашып килә. Шәһәр якынайган саен Маратның уйлары, авыл хатирәләре белән бәйләнешен өзеп, институт тирәсенә, андагы эшләргә күчә бара. Эксперимент шундый көтелмәгән нәтиҗәләр бирде ки, аларны ачыклап, бер җәягә салып, закончалыгын ачыклау өчен әле шактый баш ватарга туры килер. Әмма, ничек кенә булмасын, башланган эш — беткән эш, диләр, Марат аларны җиңеп чыгачагына ышана, аның нәкъ үзе фаразлаганча булачагына чын күңелдән инана иде. Шулай булмый мөмкин дә түгел... Ул чорлар бәйләнешенең кешеләр күзеннән яшеренгән серләренә юл сапты бит!

Поезд тәгәрмәчләре исә талгын гына бер көйне көйлиләр дә көйлиләр. Тыңлабрак барган саен Маратка бу күңелле тыкылдауда ниндидер бер мәгънә бардыр сыман тоела.

— Булки-чулки, пудра-мудра... Булки-чулки, пудра-мудра...

Вагонда күпме кеше булса шул кадере үк язмышлар, ялгышлар... Һәр кеше — кабатланмас бер дөнья. Әмма аларны — шушы поездда Казанга юл тотучыларны гомуми бер уртаклык берләштерә. Бу мәлдә алар язмышларын шушы электричкага, дөресрәге, аны йөртүче кешеләргә тапшырганнар. Әйе шул, адәм баласы никадәр генә үзбаш яшәргә, үзән башкалардан аерым бер мөстәкыйль җан иясе итеп күрергә тырышмасын, ул барыбер кемнәргәдер бәйле, ул язмышыннан, башкаларның аңа мөнәсәбәтеннән һем үткәннәрнең бүгенгегә ясаган котылгысыз йогынтысыннан азат була алмый. Бүген ясаган һәр адымы белән дә адәми зат иртәгә буласы ниндидер бер гамәленә нигез сала торгандыр.

Әнә бит, вагон тәгәрмәчләре дә шуны белеп үртәшә:

— Булки-чулки, пудра-мудра... Булки-чулки, пудра-мудра...

«Никадәр генә тырышсагыз да, барыбер, барыгыз да бер төрле, — ди сыман алар. — Авылга кайтканда һәммәгезнең дә букчасында: булки-чулки, пудра-мудра, булки-чулки, пудра-мудра...»

Авылдан килгәндә исә авыр йөк сөйрәп арган тәгәрмәчләр болай дип ухылдый имеш: түшкә-түшкә каз-үрдәк, түшкә-түшкә каз-үрдөк...

Марат кайчандыр көнбагыш чиртеп, дөньясының астын-өскә китереп гәп корып барган авыл хатыннарыннан ишеткәнне исенә төшереп рәхәтләнеп елмайды. Әйтсәләр әйтә беләләр. Аларның теленә керүдән аллам сакласын! «Минем хакта вагон тәгәрмәчләре нәрсә дип такылдый икән?» Ләкин шаян уйларыннан аны тамбурдан яңгырап кергән әрнүле тавыш бүлде:

— Зинһар, җибәрегез, дим, җибәре-е-ге-ез!

Соңгы көннәрдә бик күп кешеләрнең әрнүле җәрәхәт сулкылдап торган үкенечле язмышлары эчендә кайнарга туры килгән Марат ап-ачык тойды, бу тавышта ачыргалану да, ялвару да, чарасызлыктан өзгәләнү дә бар иде. Баш миенең хәтер күзәнәкләрендә кылт итеп бик иске бер сурәт калкып чыкты: борынгы Казан, барымтадан кайтып килүче җайдаклар, куллары артка каерып бәйләнгән кәнизәк кызлар...

Кеше рәнҗешенә битараф кала белмәгән Марат китабын бер якка куеп урыныннан сикереп торганын сизми дә калды. Гәүдәсен әйтерсең лә кемдер тамбурга алып ыргытты. Анда исә тук чырайлы әзмәвердәй ике егет унибиш-уналты яшьләр чамасындагы яшь кенә бер кызны почмакка китереп кысканнар иде. Берсенең җирән төк баскан кыска юан бармаклары оятсызланып аның күкрәге янында карматана, икенчесе исә колагына иелеп ниндидер сүзләр пышылдый иде. Кызның юка кофта изүе умырылып төшкән, калтыранган куллары ачык муенын, алсуланып күренүче күкрәген каплый алмый изалана. Мөлдерәмә тулы күзләре үзен газаплаучыларга инәлгән, иреннәре дер-дер килә иде. Шул ялварулы караш, вәхши тупаслык, кабахәтлек каршында югалып калган җанның тетрәндергеч халәтен аңлау барысын да хәл итте. Эш шаярудан узган. Марат алар янына ыргылды. Сикергән шәпкә йомарланган йодрык берсенең ияк астына бәрелде, аяклары икенчесенең билдән түбән өлешенә китереп типте. Теш арасыннан ачулы кисәтү сүзләре ычкынды:

— А ну ка, ычкыныгыз әле моннан... Юкса!..

Калган вакыйгалар маҗаралы Америка кинофильмнарындагы шикелле күз ачып йомганчы булды.

Шул ук мизгелдә колак төбендә генә янаулы тавыш ысылдады, борынын ярып аракы исе, сарымсак катыш колбаса исе килеп керде.

— Нәрсә... юкса? Әллә тормыштан туйдыңмы?

Ашыгудан тирә-ягына яхшылап карап та өлгермәгән Марат шунда гына тамбурда аларның аклы-кызыллы спорт чалбары кигән тагын ике иптәше дә барлыгын абайлап алды. Чыраен сыткы басканы иренен мыскыллы чалшайтты да ике бармагын аерып Маратның йөзенә таба сузылды. Боларның чыраенда иман юк иде. Боларның җүләр көче ташыган чак. Боларны шундый ук усаллык һәм көч белән генә җиңеп була! Барысын да тизлек, тәвәкәллек хәл итәчәк: йә Марат кызны йолып ала, йә алар аның үзен изеп китәләр. Чигенер урын юк! Ул чолганышта! Студент чагында каратэ секциясендә дә кайнашып алган Маратның башы котырып эшли башлады, бу котылгысыз хәвефтән чыгуның җиңелрәк юлын ничек табарга?

Ләкин уйланып торырыга вакыт калмаган иде инде! Марат күзләренә таба якынлашып килүче юан йонлач бармаклар арасына кирпеч ватып өйрәнгән уч кырые белән китереп тә бәрде. Сөякләр чытырдады. Сыткылы йөзнең авыртуга чыдый алмый акырып җибәргәне ишетелде, әзмәвердәй гәүдә кулын учлап урталай сыгылып та төште.

Бөтенләй көтмәгәндә икенче бер егет арттан һөҗүм итте, Марат корыч кыскычлар шикелле таза беләкләрнең култык астыннан үтеп муенына үрелгәнен сизми Дә калды. Башын аска идертеп аны ачык ишекләр янына сөйри дә башладылар. Тагын берничә секунд һем аның гәүдәсе чәнечкеле куаклар каплаган ташпы-таулы текә яр астына тәгәрәячәк.

Казанга якынлашып килүче поезд тизлеген арттырганнан арттыра, вагон тәгәрмәчләре үчекләгәндәй һаман бер көйне такылдый да такылдый:

— Булки-чулки, пудра-мудра... Булки-чулки, пудра- мудра...

Көчсезлегеннөн тешен кысып бәргәләнгән бер мизгелдә, иң мәгънәсез һәлакәткә очравына үкенү хисе йөрәген телгәләгәндә тәгәрмәчләрнең шундый көй көйләвенә гаҗәпләнеп куярга да өлгерде әле Марат. Үзе бөтен көчен җыеп, аякларын терәп егетләргә бирешмәскә тырышты, юлында беренче очраган нәрсәгә теше-тырнагы; белән ябышырга әзер иде. Стоп-кранга сузылган кулына кемдер каты иттереп китереп бәрде. Тагын борынына укшытып аракы катыш махмыр исә килеп бәрелде. «Стоп-кранга басасы иде бит! Яки ике кеше бул идең дә, берең шул кранга үрелсен иде!» — Яшен тизлеге белән миеннән шундый уй йөгереп үтте.

Тир исе, махмыр исе аңкыган гәүдәләр йомарламы Маратны да ияртеп ишек төбенә килеп җитте. Барысы да бетте! Инде каршы торырлык көч калмады! Шул киеренке мәлдә стоп-кранга күз ташларга өлгергән Марат күзләренө ышанмады: мышный-мышный кара җинаятьләрен майтарып яткан бу кабих җаннар артында бишёнче бер егетнең шәүләсе пөйда булды. Ул яшен тизлеге белән стоп-кранга үрелде, поезд тәгәрмәчләренең шаяртып көйләве ачы чинау белән алышынды. Боларны инде ул вагоннан очып чыгып барганда гына ишетте һәм әлеге егетнең бер тамчы судай үзенә охшаганлыгын да абайлап өлгерде.

 

(Дәвамы бар).

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас