

Саимә башын кая куярга белмичә төнне уздырды. Тәрәзәдән таң манзарасын күргәч, ничектер аңа җиңел булып китте. Шушындый да озын төн була икән, әйтерсең мәңгелек. Таң нурларының алсу шәүләсе шәһәр өстенә сибелә. Әкрен генә шәһәр транспорты хәрәкәткә килә: кемнәрнедер озын юлга озата, кемнәрнедер эшенә илтә. Өй каршыннан берәм-сәрәм җәяүлеләр үтә башлады. Бәхетле кешеләрне аяк басуыннан белә Саимә, чөнки аларны ңгорур карашы, җиргә ышанычлы басып йөрүләре, өсбашларының бөтен булуы әйтеп тора. Ул – бәхетле кешеләрдән гомере буе көнләшмәде, ә аларга карап кызыкты. Бәхет дигән нәрсә Саимә тирәсендә озак тормады, аннан тизрәк сызу юлын карады.
...Кичә кич эштән нәрсәгәдер эче пошып, күңеле төшенкелеккә бирелеп кайтты. Өенә керсә, йөрәге купты: балкон аша, кереп кайбер әйберләрен, кием-салымнарын алып чыкканар. Саимәнең йөрәге урыныннан купты, хәле бетте. Өйнең стеналары гүя өстенә ишелеп төшкәндәй тоелды. Аның кычкырып-кычкырып елыйсы килде, тик күзләреннән бер тамчы да яшь чыкмады. Күңеле боз булып каткан иде. Менә ни өчен ул таңны аттыралмый йөдәп бетте. Ул бу бәхетсезлек турында иң башта улына әйтмәкче булды, сәгать сигезләр тирәсендә аның фатирына юнәлде. “Ни күрәм, нәрсә ишетәм?” дигән шөбһәле уйлар аның башын юл буена игәде, күңелендә мең сораулар җавап табалмыйча иза чикте.
Ул барып кергәндә өй эче үзәк өзгеч илерүләр, сүгенү-ыңгырашулар, бүтән мең вә мең төрле куркыныч авазлар белән тулы иде. Саимәнең күңелен йөрәкне жу иттерә торган шом басты, күңелне әрнеттереп-әрнеттереп өметсезлек сарды. Аның колаклары, чаң кебек, заң-зоң шаулый, башы әйләнә, күңеле болгана башлады. Өй эчендәге һава кара мунча ләүкәсендәге кебек бөркү, гүя сулыш юлына кызган тимер тыгып куйганнар инде. Багана-багана тәмәке төтене өй эчен томалаган. Түрдә әллә ничә ир-ат күңел ача. Өч яшьлек оныгы аш бүлмәсендә идәндә буш шешәләр, әллә нинди ялтыр-йолтыр сыра банкалары белән уйнап утыра. “Заман ахыры менә шулай буладыр инде ул”, – дип уйлады Саимә. Шул вакыт күзе утыргыч өстендә яткан мамык шәлгә төште. Аның бөтен тәне аша электр тогы үткәндәй булды, аяклары идәнгә ябышып каткандай тоелды. Бу вәхшәт оясыннан тизрәк чыгып качасы килде, тик кузгалмады. “Ул талаган әйберләремне, улым талаган дип, кисү алгандагы кебек тирән итеп ыңгырашты һәм елап җибәрде. Хатынның ыңгырашу тавышын ишетте ахры, аның янына ава-түнә улы чыкты. Саимәнең күз алдында гүя яшен камчылады, ниндидер шартлау, гөрселдәү тавышлары ишетелгәндәй тоелды. Иреннәре тартышып, сүз дәшмәс хәлгә килде. Ә алдында басып торган гыйфритне күргәч, ниндидер ят тавыш белән:
– Кабахәт, син таладыңмы өемне, ничек оялмадың, нишләп сине җир генә упмый икән? – дип: ыңгырашты.
– Че, мать, че, – диде гыйфрит. – Если к ментам обратишься, не жди добра. Больше здесь чтобы твоей ноги не было.
Рөстәм анасын ишектән төртеп чыгарды. Саимә икенче каттан тотына-тотына чак атлап төште, ишек төбендәге эскәмиягә лап итеп ауды да тынсыз калды. Ул шул хәлдә күпме яткандыр, тик ниндидер таныш түгел бер тавыш аны аңына китерде.
– Сез авырып киттегезмени, әллә тиз ярдәм чакыртыйммы? – диде хатын-кыз тавышы.
– Юк, юк, рәхмәт, үтте инде, – диде Саимә һәм әкренләп урыныннан кузгалды. Өенә кайтып кергәндә, кояш төшлеккә җитеп бара иде. Ул туйганчы утырып елады. Югалган әйберләр өчен түгел, ә бердәнбер улының түбән тәгәрәве җанын өтте. Димәк, тезгенне үзе тота белмәгән, малай шул аркада менә шундый хәлгә калган. Әтисе исән булса, бәлки мондый хәлләр булмас иде. Малай кешегә үскәндә ата җылысы кирәк бит.
Саимә күңеленнән үзенең тормыш юлын байкады да байкады. Медучилище тәмамлаган елны яраткан кешесенә кияүгә чыкты. Бер ел дигәндә, Рустикларны дөньяга килде. Расих очраган бер танышына горурлану хисе белән улы туу турында белдерде. Шатлыктан күкнең җиденче катында очты. Шул елларны сагынды Саимә. Тормышы түгәрәк булган чаклар хәзер менә шулай искә алырга гына калды. Эче пошуына түзә алмыйча, улына багышланып төзелгән фотоальбомны алды. Улының кечкенә чакларын сагындымы, әллә менә кемне үстергәнмен бит”, – дип, үзен битәрләү өченме фотоальбомны актара башлады. Менә беренче биттә Рөстәмгә бер яшь тулган көнне төшерелгән фото. Рәсемнең астына: “Рустигым, күз нурым, син бу дөньяда юк чакта, мин ничек түзеп яшәдем икән. Син минем тормышымның чәчәге. Мин сине үлеп яратам”, дип Саимә язып куйган. Икенче биттә матрос костюмы кигән Рөстәм әти-әнисе уртасында. “Улыбызга бүген өч яшь тулды. Без нинди бәхетле! Өчәү урамга чыксак, улымның сөйкемлелегенә горурланып атлыйм. Рәхмәт сиңа, тормыш!” Әниең. Алдагы биттә кулына матур-матур кашкарыйлар гөлләмәсе тоткан, аркасында ранец аскан Рөстәм. Ул мәктәп ишеге төбендә. Саумы, мәктәп! Зур өметләр баглап, сиңа баламны – йөрәк парәмне китердем. Шатлануымның чиге-чамасы юк. Рустигым, берүк тырышып укы, безнең йөзебезгә кызыллык китермә”. Аннан Рөстәмнең пионерга кабул ителгән көнне төшерелгән, кызыл галстук тагып, Ленин һәйкәле каршында тантаналы вәгъдә биргән минутлары.
“Рустик, урра! Котлыйм сине, күз нурым.
Взвейтесь кострами, синие ночи,
Клич пионера: “Всегда будь готов!” – әтиең.
Саимәнең күзләрен яшь томалады, йөрәге сулкылда әрни башлады. Чөнки алдагы рәсемдә, кара коелып, аның матур улы әтисенең табуты кырында басып тора. Бала кайгысы олы кешеләрнекеннән дә тирәнрәк, авыррак икән ул. Ата-ана тигез булса гына бала бәхетле, шат күңелле, һичнинди бозлы җилләр аның күңел түренә үтәлми, йөрәген өшетәлми. Менә шушы көнне, кара кайгылар кичергәндә, аларның бәхет сарае ишелеп төште дә инде. Иренең бик иртә бу дөньядан китүе Саимәнең рухын изде, саулыгын какшатты. Нәкъ шул елларны дилбегәне кулына тота белмәде. Рустикны бердәнбер шатлыгы итеп санады, артыграк иркәләп ташлады түгелме икән. Гаиләдә малайның сүзе өстән булды, ул җиңеп туктый торган иде. Расих үлеп, берничә ел үткәч, якын танышлары Саимәне тол калган бер очучыгы димләп карадылар. Әйбәт кешегә охшаган иде, Саимә, кешесе туры килгәндә, риза булырга да уйнап караган иде. Ләкин малай зур тавыш куптарды. “Әгәр сиң аңа: кияүгә чыксаң, мин сиңа әни дип дәшмим, ә иреңне атып үтерәм”, – дип, әллә ниләр кыйланып бетте. Тормышка чыгу турында Саимә башкача уйлап та карамады. Аның көннәре улына багышланып үтте.
Ул альбом битләрен ачты да ачты. Менә бу рәсемдә улы һөнәрчелек училищесында укыган вакытында төшкән. Нәкъ шул чорда ул канга батып сугышып кайткан иде. Битендәге җәрәхәт шуның нәтиҗәсе.
Улын кызганыпмы, дөньясына җаны өшепме, ул төнне дә йоклый алмый чыккан иде. Иртәнчәк улы белән сөйләшеп карады.
– Их, улым, улым, үтереп ыргытырлар бит, ник алай сугышып йөрисең, – диде әрнеп.
– А что, алардан изелеп йөрергәме, – дигән иде Рөстәм.
Менә алдагы фотода улы бер хатын-кыз белән төшкән, икесенең дә авызында сигарет. Саимәнең бөтен тәнен калтыравык алды. Бу бит теге сары чәчле марҗа. Менә шушы аның улын нинди генә көннәргә төшермәде. Егетне кайда тели, шунда борыныннан сөйрәп йөртте. Хәтта аның аркасында унбиш тәүлек утырып та чыкты егет, өйдәге әйберләргә дә кул суза башлады. Иң кызганганы иреннән калган китаплар булды, арада автографлылары да бар иде. Китап киштәләре бушый барды, бушый барды. Саимә альбомның алдагы битләрен карамаска булды, чөнки бер генә юньле фото да калмады. Я бер өер малай-шалай арасында төшкән Рөстәм, я табигать кочагында буш шешәләр арасында аунап ята. Малаемның түбән тәгәри баруын дәлилләүче документлары хәтерләтә фотоальбом. Альбомны ябыйм дигән иде, иң соңгы биттәге фотога күзе төште. Улы белән икәү Якутов паркында төшкәннәр. Малай кулындагы туңдырманы әнисенә каптырып тора.
Саимә озак кына итеп фотога карап торды, аның эче өзелеп ямансу булып китте. Ул йөрәгенең чәнчүенә чыдый алмыйча: “Менә нинди чакларның булган бит. Ә хәзер гүя миналанган юллардан абына-сөрлегә атлыйсың, шартлап куюың ихтимал. Йөрәгемә хәнҗәр кададың, кансыраудан ничек туктатыйм,! Дөньям да буш калды, җаным да бушлыкка әйләнде. Нишләдең син, балам?!” дип өзгәләнде.
Фото: freepik.com