Чәчмә әсәр
20 Июня 2023, 05:55

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Күңелем җылы тели. Повесть (8)

...Моңа кадәр мин бар нәрсәгә күз йомып, эш аты булып кына яшәдем.

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Күңелем җылы тели. Повесть (8)Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Күңелем җылы тели. Повесть (8)
Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Күңелем җылы тели. Повесть (8)

(Ахыры.)

* * *

Рәҗәп Рамазанович очрашуга чакырып шалтыратты. Тавышы бик борчулы иде. Ринат хафага төште. Әтисе бит белдекле кеше, юкка гына аның эшен бүлеп килүен сорамас. Спорт мәктәбендәге дәресләрен икенче тренерга тапшырып, очрашу урынына ашыкты.

Чынлап та, әтисе борчулы иде. Төшке ашка дигән булып чакырса да, күренеп тора, үзе ашардан түгел.

Ринат әтисенең каршысындагы утыргычка утырды. Больницадагы очрашудан соң әтисен күргәне дә юк иде, ул вакыйгага да айдан артык вакыт үткән.

Ирләр кул биреште:

– Саумы, улым.

– Нихәл, әти. Ни булды?

Улыннан аермалы буларак, әти кеше, киресенчә, туры бәреп сөйләшеп өйрәнмәгән, ул һәр хәбәрне, һәр яңалыкны үлчәп, уйлап кына әйтә. Әле дә туры сораудан кинәт каушады:

– Ни булды дип, әллә ни булмады инде…

– Ярый, әти, калдыр… Мин бит сине үтәли күреп торам. Я, чыгарып сал: ни булды?

– Кыскасы, мин өйдән китәм, улым.

– Ераккамы, озаккамы, дигәндәй?

– Көлкегә әйләндермә әле, улым, мин бит сине киңәшкә чакырдым. Бөтенләйгә.

– М-мда-а. Теге авыруыңамы?

– Авыру түгел ул хәзер, сәламәт…

– Әнине нәрсә дип уйлыйсың, Регинаны?..

– Әниең… Әниеңә мин кирәк булдым микән берәр чак? Белмим… Китсәм дә, юклыгымны берәр айдан гына сизәр, дип уйлыйм. Аның бит үз дөньясы, беләсең инде, ә ул дөньяда миңа урын юк, булмады да һәм булмас та.

– Әни белән аңлашылды да, ди, ә Регина? Ул бит – бала әле, әйткәндәй, синең иркә кызың.

– Кызымны ташларга җыенмыйм. Бүген булмаса, үсә төшкәч, аңларына ышанам.

– Миннән нинди киңәш көтәсең соң, әти? Мин нинди акыл бирә алам сиңа? Инде хәл дә иткән кебексең…

– Аңлавыңа өмет итәм синең, улым. Әтиеңне картая бара арып, хатын алмаштыра дип уйлавыңны теләмим. Фәрзәнә апаңны… Фәрзәнәне очраткач кына үземнең нинди буш, салкын, котсыз тормышта яшәгәнемне аңладым. Мин бит... мин моңа кадәр эш хакын да әниеңнең йөзе сытылмасын өчен генә алдым кебек.

– Ә хәзер, хәзер нәрсә үзгәрде?

– Хәзер мин үземнең дә, эшләп тапкан акчамның да кирәк икәнлеген беләм, тоям. Мәсәлән, әле Фәрзәнәне дәвалыйсы бар, яшәр урын кайгыртасы, балаларны аякка бастырасы…

– Балаларны?!

– Әйе. Фәрзәнәнең ике бәләкәй кызы бар, яңа мәктәпкә бардылар.

– Ире дә бар, диген тагы…

– Ә, юк-юк, ире җиде ел элек авариядә һәлак булган. Балалар миңа тартыла… Сагынып, көтеп торалар, чыр-чу килеп каршы алалар, аңлыйсыңмы, барысы да гади, ихлас анда… нәкъ үземнең бала чагымдагы кебек.

Ринат йодрыгын яңагына терәп, әтисенә төбәлеп утыра бирде. Нәрсә әйтә ала ул? Нинди киңәш бирә ала? Бер яктан, әтисен аңлый да кебек. Ул әнисе янындагы салкынлыктан, битарафлыктан, бушлыктан качып китә. Ринат үзе дә шулай итмәдемени? Әтисе бит аның кебек икенче фатирга күчеп кенә котыла алмый. Аның да бәхетле буласы киләдер. Икенче яктан, күбенә түзгәнне, нигә азына түзмәскә? Шушы яшьтә “яратам” дип гаилә таркату ахмаклык түгелме?

Әтисе, улының уйларын сизгәндәй, үзенекен сөйләде:

– Һәр ир кешенең үз гомерендә йөрәге белән ачыктан-ачык сөйләшер чагы була. Соңмы-иртәме, ул көн җитә. Миңа ул мәл бераз соңлап килде, әмма килде. Моңа кадәр мин бар нәрсәгә күз йомып, эш аты булып кына яшәдем. Үземә күз салган икән, чибәр кызга игътибар итәргәдер, түшәк бүлешкәнбез икән, өйләнергәдер, өйләнгәч, балаларга, хатынга, гаиләгә бурычлымындыр, дип карадым. Һәм әниең дә бурычлы икәнемне көн саен, сәгать саен искә төшереп кенә торды. Яшьрәк чакта сезгә алдандым, яраттым. Ә хәзер үзегезне атнасына бер күреп каламмы-юкмы…

– Ә ул хатын… Фәрзәнә, дисеңме, чынлап яратамы икән?.. Алданырлык булмасын…

– Нәрсә сөйлисең син, улым?! Ул шундый ихлас, эчкерсез… Күз карашлары, көзгедәге кебек, күңеленең һәр торышын чагылдырып тора. Менә бер килерсең әле, ул сиңа ошаячак.

– Аптыраганнан әйтәм инде, әти, жәл син миңа… әни дә жәл…

– Жәлләмә син мине, улым, аңлаcаң – куан. Әтиеңнең, ниһаять, яшәү асылын табуына, бәхетле була алуына куан. Әниең… үзенчә бәхетле бит ул да. Ул үзенең акчалы, абруйлы булуы белән бәхетле, синең кебек данлы улы булуы белән, хәтта әлегәчә кызлар кебек яшь, матур кала алуы белән дә бәхетле ул. Димәк, тормышта һәркемнең үз бәхете була.

– Һе… кызык…

– Ә син, улым, инде хәзер бала түгел, синең күңелең ни тели? Дан-шөһрәт канәгатьләндерәме, әллә җылылык эзлисеңме?

Сөйләшүнең искәрмәстән үзенә ялганып китүенә егет аптырап калды:

– Мин, ни – нәрсә?.. Йөрим әле…

– Күңел салган кешең юкмыни һаман?

Ринат әтисенә ачылырга да ачылмаска да белмәде. Шулай да йөрәгенең иң төбенә кереп урнашкан тойгыларын яшерә алмады:

– Бар ул берәү… Тик, ничек әйтергә…

Рәҗәп Рамазанович улының күңелен бушаттырырга тышрыты:

– Нәрсәсе ошамый?

– Киресенсчә, барысы да ошый шул, менә бәла нәрсәдә.

Аның бу хакта бик авырсынып сөйләве әтисенә мәзәк булды, ахры, тавыш-тынсыз гына селкенеп көлеп алды:

– Шуңа йөзең болытлымы? Куанырга кирәк сиңа, ә моңаеп утырырга түгел.

– Кыргый бигрәк… Җитмәсә, үтә саф, чиста, бала гына әле… Минем дөньямны кабул итмәс кебек.

– Ә синең дөньяң нинди соң ул, юньле кызлар кабул итмәслек?

– Билгеле инде… мәгънәсез.

– Мәгънәсез?! Ничә ел шөгыльләнгән шөгылең, салган көчең, вакытың, уңышларың бүген килеп мәгънәсез, димәкчесеңме?

Ринат күңеленең бик тирәнге бер почмагында җиде йозакка бикләнеп мүкләнгән һәм үз-үзенә дә ачарга кыймаган ишекне әтисенең ягымлы, аңлаучан карашы астында шалтыр-шолтыр ачты да җибәрде һәм анда тоткынлыкта яткан табигыйлек, гадилек иреккә атылды. Шушы тәэсир астында ул соңгы айларда җанын изгән уйларын кычкырып әйтте:

– Әйе, әти, бөтен тормышым миңа бүген килеп мәгънәсезлек сымак. Кирәкми ул миңа, аңлайсыңмы, кирәкми. Нәрсәгә миңа бу бокс? Нәрсә өчен кеше тукмыйм? Нәрсә өчен, кем өчен бу дан, җиңүләр? Бетмәс чикләүләр, бетмәс күнекмәләр, йөзләре дә истә калмаган кызлар, калалар, илләр… мәгънәсез…

– Беләсең килсә, улым, Фәрзәнәне очратканга кадәр мин дә яшәешем, тормышым хакында уйлана торгач, шундый фикергә килгән идем. Әгәр сөюең чын булса, ул үз юлын табар, һичшиксез табар ул…

Шимбә көн әтисе эшенә кереп, ай-ваена карамый, Ринатны кичке ашка алып кайтып китте. Шәһәр читендәге җиргә сеңеп диярдәй утырган иске йортлар арасында башкаларга караганда да мескенрәк, бәләкәйрәк булып күренгән кечкенә генә өйдә яши икән хәзер атаклы хирург Рәҗәп Рамазанович. Моңа Ринат бөтенләй хәйран калды. Улының уйларын үтәли укып барган ата кеше аның аркасыннан кагып, күңелле итеп көлде генә:

– Аптырама, улым, монда да кешеләр яши һәм нинди кешеләр бит әле: чиста күңелле, матур йөрәкле! Аллаһы бирсә, тиздән миңа эш урыныннан вакытлыча яшәп торырга урын бирәләр.

Аларны хастаханәдә күргән таныш хатын юаш елмаеп каршы алды, Ринаттан уңайсызланып кына әтисенең битенә иреннәрен терәп алды да, чишенергә ярдәмләште. Ул арада түр бүлмәдән бер үк гәүдәле һәм бер үк төстәге ике кызчык очып чыгып, әтисенә ташланды:

– Ур-ра! Ур-ра! Әти кайтты!

– Катокка барабызмы, әти? Кая барабыз?!

Әтисе бу икәүне күтәреп алып диванга барып утыртты да:

– Катокка да барабыз, циркка да, кая телисез – шунда! – дип тыңлаусыз булып тузган бөдрә чәчле башларны сыйпады, алма булып тулып торган алсу битләрдән чәпелдәтеп үпте.

Күргәннәрен ничек кабул итәргә дә белми торган Ринатка да чират җитте, бугай.

– Я, улым, үт. Фәрзәнә апаң белән син танышсың, ә болары Динә белән Дилә.

Ул арада әтисе сикереп торып хатынга ярдәм итә башлады, гүя Ринатны оныттылар, үзара күңелле гәпләшеп, әледән-әле нәрсәләргәдер көлешеп, җылы, ягымлы карашлар белән алмашып, табын корырга керештеләр. Тар гына түр якта кысылышып йөреп, эш белән булган арада әтисе кагылган саен хатынны я иңбашыннан, я биленнән сөеп үтә, тегесе дә, язгы кояштай балкып, бар булмышыннан наз, иркәлек, җылылык бөркеп йөри.

Бик тәэсирләнеп, күңелендә ничә еллар дәвамында төзелгән боз кальгасы җимерелеп, ничектер хәтта эчендә аңлаешсыз бушлык тоеп чыкты ул бу бәләкәй генә начар йорттан. Ямьшәйгән йорт та, кыек-мыек коймалар да, эчтәге зәгыйфь кенә җиһаз да түгел, ә әтисе әйтмешли, шушы ямьсезлектә көн иткән якты җанлы кешеләр әсир итте аны. Үзен чикләмәде, тыймады, кыланмады, теләгәнчә шаярып-көлде, гади, алчак булды ул бу өйдәгеләр белән. Чөнки алар белән башкача булмый иде һәм егет көтмәгәндә үзенең дә шулай була алуына аптырады. Хәзер исә ясалмалылыктан баштанаяк котылган күңеленә нәрсәдер кирәк, нәрсәдер тели ул. Ә бит белә күңеленең нәрсә теләгәнен Ринат, хәзер, юк, нәкъ бүгеннән, шушы көннән ачык белә. Ул хәзер туп-туры теге Ленин урамындагы сигез катлы тулай торакка юнәләчәк. Барачак! Барачак та, “Күңелем җылы тели, Әмилә”, дип әйтәчәк.

 

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Күңелем җылы тели. Повесть (8)
Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Күңелем җылы тели. Повесть (8)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас