

(Дәвамы.)
Тренерның күк күкрәүгә тиң тавышы барысын да айнытып җибәрде. Егетләр матада ятучыга ярдәмгә ташланды. Ярый әле тегесе тиз генә һушына килде һәм башына, битенә бөркелгән суны сыпыра-сыпыра торып утырды. Ул арада Ринат та айнып киткәндәй булды һәм төркемдәге иптәштәрен ерып кереп, кыерсытылган иптәше янына чүгәләде, иңбашына кагылды:
– Гафу ит, брат, гафу ит… ычкындым…
Тегесе исә Бәйрәмовның кәефен тәүге “чукмар”дан ук сизгән, шуңа да тынычландырырга ашыкты:
– Ярый, ярый, үтте инде… Тайпылып өлгермәдем бит… ярый…
– Ярамый! Вот, менә болай ярамый! – Түгәрәккә килеп кергән Петрович чүмечтәй йодрыгыннан зур бармагын өскә чыгарып һавада селкеде. – Бу – тупас рәвештә кагыйдә бозу, аңлы рәвештә кеше саулыгына зыян китерү, дип атала. Бу – җинаять!
Тренерның әйткәннәре ярсуын басарга теләп тырмашкан Ринатның ачык ярасына чыбык белән төрткәндәй тәэсир итте, утырган җиреннән каш астыннан сөзеп өскә карады. Бу караш та таныш иде Петровичка. Ул бит мондый ир-егетләр белән тәүге ел эшләми. Бер генә сугышчыны зур рингларга чыгармаган да, аларның төрле катлаулы хәлләрен аз кичермәгән. Үзе дә озын спорт юлы үткән карт бүре бит әле ул. Шунлыктан, теле һәм кулы кычытып торса да, хәлне “бушатып” җибәрүне уңайрак күрде һәм, гадәттән тыш берни дә булмагандай, уңлы-суллы боерыкларын сипте:
– Тор, Савельев, кояшта кызынырга килмәгәнсең! Барыгыз да урыннарыгызга! Райкин, Горбатко – матага! Маратыч, син теренер урынына! – Аннан Ринатның аркасыннан какты: – Син, әйдә – миңа!
Үз гаебен белеп килгән бала шикелле башын иеп, каршысындагы утыргычка “гөрс” итеп утырган укучысына, дәшми озак кына текәлеп утырды да тренер, тыныч итеп:
– Башыңны күтәр, улым, күземә туры кара, – диде.
Тегесе шуны гына көткәндәй “ялт” итеп башын күтәрде һәм һаман ярсуы басылмаган карашын туп-туры укытучысының күзләренә кадады. Егетнең карашларында ачу, югалып калу, ачыргалану, курку, тагы да әллә нинди тойгылар чагыла иде.
– Бәйрәмов, син берәр нәрсә кабул итәсеңме әллә, яшермә, әйт, мин белергә тиеш… – Петрович үзен әллә ничә көн борчыган бу сорауны бирми булдыра алмый иде.
– Юк.
– Эчтеңме?
– Юк.
– Берәр җирең авыртамы?
– Юк.
– Психиатрда күптән булдыңмы?
– Псих, димәкчесезме мине, Петрович, – егет көчәнеп көлмәкче булды, әмма көлүе теш ыржайту кебек килеп чыкты.
– Бүгенге кылыгыңа караганда, үзеңне кем дип атарга боерасың? Сине бит бер мин генә күзәтмим. Башка вакыт булса, җилкәңә сугар да ялга җибәрер идем, әле бит вакыт – алтын, ә син безнең өчен алтыннан кыйммәт, Бәйрәмов, аңлыйсыңмы шуны?..
– Аңлыйм… аңлыйм, Петрович… Гафу итегез мине… Белмим, ничектер аңламастан килеп чыкты…
– Аңлмастан килеп чыкмады, Бәйрәмов, син инде дүрт-биш көн аңламаслык хәлдә, шушы торышың агрессиягә алып килде дә. Мин сине унөч-ундүрт ел буена эмоцияләреңне арканларга да өйрәтә алмадыммыни? Алай булса, мин – булдыксыз укытучы, хакым сукыр бер тиен…
Белә шул Петрович, белә егетләренең нечкә җирләрен дә, өзелмәстәй урыннарын да, юкка гына тәҗрибәле тренер, яхшы психологмы ул? Әле дә, сугышчысының “йомшак” урынын тапты, тапты да оста “удар” ясады. Егет тренерга омтыла биреп ук куйды:
– Сез нәрсә, Петрович? Мин бит болай гына… Вакытлыча бу хәл… Петрович… Ант итәм: мин үземне кулга алам!
Карт төлкегә шушы сүзләр кирәк тә инде. Җәһәт кенә кайгылы карт сурәтеннән элекке хәленә кайтты:
– Вот, шулай. Шулай кирәк тә. Менә хәзер мин үземне чын оста итеп хис итәм. Ә хәзер – врачка, тикшереләсең, анализлар бирәсең. – Аннан, чыгар алдыннан каерылып караган егеткә җылы итеп: – мин сиңа ышанам, улым, – дип өстәде.
* * *
Кызларны Рәмиләнең әтисе үз машинасында алып килде. Комендантның артыннан чабып йөреп, бүлмә алганчы, ул бүлмәгә тимер караватларны, тумбочкаларны, өстәлләрне ташып урнаштырып, матрас-юрганнарны юнәткәнче, төш ауды. Морат агай арып әлсерәшкән, шулай да күңелләре көр, йөзләре шат кызлар белән, хатыны салып җибәргән азык-төлекне уртага салып тамак ялгады да, балаларны урнаштырып өлгерүенә канәгать булып, кайтырга чыкты. Кызларга аны озаткач та эш күп иде әле.
Кичке чәйне исә инде, ике кыз, көлешә-көлешә, идән-тәрәзәләре ялтыратылган, аллы-гөлле пәрдәләр эленгән, җыйнак караватларга чагу япмалар түшәлгән, идән уртасына кечкенә келәм җәелгән, стеналарына китап киштәләре, картиналар беркетелгән, тумбаларга чәчкәләр куелган ямьле бүлмәдә утырып эчте. Әледән-әле курсташлары, дуслары керде. Үзләре дә аларга ияреп, башкаларның “өй”ләрен карап чыкты. Тулай торак, күптән төнгә авышканда да, шау-гөр, чыр-чу, дөбер-шатыр тавышлар белән гөрләп торды әле.
* * *
Тәүге уку ае тәмамланып барганда, көч-хәл көтеп алды аны Әмилә. Очрашуларын йөз төрле итеп күз алдына да китереп бетте. Әйтер сүзләрен дә мең төрлегә үзгәртеп кабатлады. Акылы: “Килмәс… Килү түгел, сине хәтерләмидер дә әле, юкка арыма, кызыкай, аның шикелле һавалы егет сине нишләп эзләсен…” дип өметен өзәргә маташса да, йөрәге урыныннан купкан иде инде. Ә йөрәкне урынына утырту өчен күп, бик күп кирәк…
Физкультура дәресендә студентлар төркемен паркка чыгарып йөгерттеләр. Шуннан төркем-төркем, шау-гөр килеп кайтып килгәндә, зиһененең ни җире беләндер үзенә игътибар тойды Әмилә һәм, ирекездән башын борып, юл читеннән яшьләр ягына җай гына хәрәкәтләнгән машинаның ачык тәрәзәсенә карады. Ул!.. Кыз капыл каерылып караш ташлагач, егет гаҗәпләнгән кашларын өскә чөйде, шулай да тануын белдереп, баш какты да юл читенә чыгып машинасын сүндерде. Үзе каршы чыкмады, эчтә калды. Әмиләнең җаны чыгып очкандай булды. “Туктаргамы, юкмы? Барыргамы янына, әллә танымамышка салышырга да…”
– Я, нигә торасың, бә-әй?! – Ару гына китеп өлгергән ахирәте әйләнеп чәрелдәп җибәрде.
Аһ, төркемдәшләре, кагыла-сугыла үтеп, ярыйсы гына китеп тә өлгергән икән. Инде аерылып калгач, күренгәч, йөгереп китә алмый бит инде. Бу бөтенләй кыргый икән, дияр…
– Кайта торыгыз, мин хәзер… – дип, тегеләргә кул селтәде дә, йомшарып киткән аякларын көчкә тыңлатып, машинага юнәлде. Тәрәзә белән тиңләшкәч, кара күзлекләрен киеп өлгергән егетнең күз өлгеләрендәге үзенең чагылышына карап, ваемсыз елмайган булды:
– Саумысыз! Таныгач, сәлам бирмәсәм, уңайсыз булыр, дидем. Сезнең кебек ярдәмчел кешегә…
– Сәлам…
Бәй, шул гынамы? Башка сүзе юкмы икән ташбашның? Кит, кайдан килде янына, кимсенеп…
– Хәлләрегез ничек?
Алдыңмы кирәгеңне?! Шул кирәк сиңа! “Хәлләрегез ничек?”, имеш… Син кем аңа хәлен сөйләп утырырга… Инде кит, нәрсә торасың?! Куып җибәргәнен көтәсеңме?!
– Ярый, сау булыгыз…
– Утыр… – Егет үрелеп аның ягындагы ишекне ачты.
– Юк… рәхмәт… мин ашыгам, дәресләрем ба…
– Әмилә, утыр әле, сүз бар! – Кискен генә әйтелгәнгә кыз нишләргә дә белмәде. Тавыш йомшара төште: – Күп вакытыңны да алмам… Әмилә…
Кыз утырып өлгерер-өлгермәстән машина кузгалып китте.
– Кая барабыз?
– Шушында, парк почмагындагы кафега кереп утырсак… ничек карыйсың?
– Бәй, кафеда утырырлык киемдәме соң мин?! Физкультурадан киләм бит, – Әмилә җаны көюен бөтен торышына чыгарып, водительгә борылып ук утырды.
Тегесе бер кулы белән күзлеген салып, кызга туры карады:
– Бу киемдә кафега кергәнең бар бит инде…
Бу караштан кыз йөрәгенә “гөлт” итеп ут капты. “Карашында сагыш бар әллә… тоела гынамы…” Ә теле бөтенләй икенчене тезде:
– Тәк, абый, Ринат бит әле исемегез, ялгышмасам, шулай бит?
– Ыһы.
– Болай сөйләшәбез, Ринат, кафемы, ресторанмы – хуп мәйле, тик – минсез. Миңа кайтып өстемне алмаштырып өлгереп, киләсе парга йөгерәсе бар. Сүзегез булса, әйтегез дә, булмаса – пока.
Җиңел генә әйтелгән кебек булган бу сүзләрдән соң Ринат машинасын юл читенә борып ук сүндерде дә, рульгә ике беләге белән таяна биреп, бераз сүзсез утырды, аннан капыл:
– Әмилә, синең телефоның бармы? – дип сорады.
– Ә нигә?
– Булса, номерын алыйм…
– Нигә ул?
– Ну, кичкә… синең эшләрең беткәч, очрашып сөйләшер идек… берәр җирдә… кайда телисең?
– Ә нигә… очрашырга?
– Нәрсәсен “нигә дә нигә”! – Егет кызып ук китте, – Ну, ошыйсың син миңа! Ну, эзләп килдем! Очрашуның очраклы түгеллеген аңлыйсыңдыр бит инде!
Сөйләшү темасының, тонының капыл мондый үзгәреш алырын көтмәгән кыз, ничек утырган булса, шул килеш катты.
– Шайтан… дөрес килеп чыкмады… гафу ит… – Маңгаен уалап, башлаганын ничек тә җайлырак итеп очлап куярга тырышты егет – Әмилә, мин сиңа үземнең нәрсә кичергәнемне аңлата алмам, үзем дә аңларга теләр идем… Миңа үз-үземне аңламавы авыр, аңлыйсыңмы?..
Нәрсә аңласын инде ул, аңларлыкмы?
– Бүген җидегә кил әле син шушында, яме, яныңда гына бит… Курыкма, зыян итмәм… Аңлашсак – башка борчымам… Әмилә?..
Кыз аптыраган карашын бер генә тутырып сирпеде дә, ашыгып машинаның ишегенә ябышты. Тотканы тарткалады, селкетте, ә анысы тиз генә ачылырга теләмәде. Егет кыз аша үрелеп ишекне ачты. Хуш та юк, пока да юк. Ләм-мим аерылыштылар. Берсе – артына борылып карамый гына туры атлап, икенчесе тавыш-тынсыз кузгалып китте.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.