Чәчмә әсәр
17 Июня 2023, 04:10

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Бөкре. (Ахыры)

Мусаның йөзенә җиләс җил килеп бәрелде. Җилне тоя бит ул! Тоя... Димәк, канатлары бар аның, бар! Канатлары булмаса, ничек очар иде ул?! Оча ул, оча! Бер дә бөкре, гарип түгел, канатлы ул, канатлы! Ка-нат-лы! Ы-ы-ы!..

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Бөкре. (Ахыры)Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Бөкре. (Ахыры)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Бөкре. (Ахыры)

* * *

Бүген Мусаның эше эш булмады. Тәрәзәдән карап торучы кызның чыкмыйм дип баш чайкап торуы күз алдыннан китмәде. Шулай үзалдына уйланып, кәефсезләнеп йөргәндә, ялгыш басып, әллә ничә мәртәбә аска егылып төшеп китә язды.

Аларның бригадасы хәзер өченче катны бетереп килә. Бу йортны аеруча тырышып салалар, чөнки аны үз трестларында эшләүчеләр өчен төзиләр. Өйләнгәннәргә фатир бирәләр, ди.

Зәрия апасы, әллә көлеп, әллә шаяртып, Мусага гел әйтеп тора:

— Әйдә, акыллым, бу йортны өеп бетергәнче өйләнеп куй, ичмасам, түбәле булып калырсың, — ди.

Каян килеп өйләнсен ул?! Бөкрегә кем чыксын?! Аның аркасына “канатлар” дип язылмаган бит. Ул канатларны әнә теге кыз да күрмәде әле. Аның янына төшеп, сөйләшеп торудан да кимсенде, түбәнсенде хәтта.

Их, ул канатларны як-якка җәеп җибәреп булсын иде! Менә шулай, менә шулай!..

Муса, сикереп торып, кулларын як-якка сузып җибәрде, аяк очларына күтәрелде, сынын турайтты һәм, менә хикмәт, бөкресенең бетә баруын тойды. Әллә шулай тоела гынамы? Хыяллар, уйлар шулай канат булып үсеп чыкканмы? Әгәр чынлап та канатлар үссә? Бәлки инде алар бардыр да? Шуларны җилпеп-җилпеп, менә хәзер аска очып төшеп китсәң иде!..

Бу уй бик татлы булып тоелды Мусага. Ымсындыргыч булып тоелды. Менә ул, ике кулын як-ягына сузып тоткан килеш, яңа гына салынган, измәсе дә катып өлгермәгән таш стена читенә килеп басты. Күзләрен йомды... Соңгы уен уйлады... Ул уй бик моңсу, хәтта шомлы иде: “Канатларым булса — очармын, булмаса да үкенечле түгел; ул кыз барыбер минем янга төшмәячәк... Мин бит бөкре, бөкре, бөкре!..”

Уйлап та бетерде, хәл итеп тә куйды.

Мусаның йөзенә җиләс җил килеп бәрелде. Җилне тоя бит ул! Тоя... Димәк, канатлары бар аның, бар! Канатлары булмаса, ничек очар иде ул?! Оча ул, оча! Бер дә бөкре, гарип түгел, канатлы ул, канатлы! Ка-нат-лы! Ы-ы-ы!..

 

* * *

Муса ике ай хастаханәдә ятып чыкты.

Аны үзе сала торган кирпеч стена буендагы ком өеме өстеннән табып алганнар. Аркасы белән төшеп, умырткасына зыян килгән. Шулай да, аягына басачак, кеше булачак, ди. Бу хакта Зәрия бөтен дөньяга әйтеп чыкты, үзе исә көн саен Муса янына килеп, хәлен белеп йөрде, аның тамагын тавык шулпасыннан, сөт-каймактан өзмәде...

Мусаның хәле шәптән түгел иде. Көннәр буе түшәмгә карап, сызланып, сыкрап ята. Килеп йөрүчеләргә дә әллә ни игътибар итми. Шулай да, Зәрия килеп керүгә, тырышып елмаеп куя, аннары тагын күзләрен йома. Шулай күзләрен йомып, хәтәр сызланулардан котылып калырга тели ул. Их, тән сызлауларына ничек тә түзәр иде әле, күңел сызлавына, җан әрнүенә ничек түзәргә соң? Әнә бит ничек килеп чыкты: канатлары да үсмәде, бөкрелегеннән дә котыла алмады. Түшәк иясе булып ята, шул булды...

Ләкин Мусаның газапланып борчылулары юкка булган икән. Тагын бер атнадан иртәнге обход ясаганда, врачлар үзара пышан-пышан сөйләшеп, йөгерешеп йөри башладылар. Сәгать саен кереп хәл белешеп торучы өлкән шәфкать туташы шундук серне ачып чыгып китте: имеш, Мусаның бөкресе кими башлаган. Моны врачлар үзләре дә аңлата алмыйлар, ди. Әгәр болай барса, ул, бөкре дигәннәре, имеш, бөтенләй дә бетәчәк икән...

Әлбәттә, Муса бу сүзгә ышанып җитмәде. Әнә бит ул, бар, бар! Аркасын телеп-телеп сызлый... Бетәргә дә, кимергә дә уйламый... Бу кадәр сызлауга ничек бетсен соң ул?!

Теге ай кашлы кыз турында уйламаска тырышты Муса. Бер уйны гына куып җибәрә алмады: “Хәзер дә шул урынында тәрәзәсеннән карап тора микән? Һаман көтә микән Мусаны? Юл очыннан күзләрен алмыйча үрелеп-үрелеп карый микән? Берәр бәндә белән бутап, аңа да елмая микән, артыннан кул болгап кала микән?.. Бу кешенең Муса түгеллеген белгәч, йөзләрен чытып борчыла микән? Аннары, исенә төшереп, теге вакытта урамга чыкмавы өчен үкенә микән?..”

Ул иртәдә Муса яткан палатада авыруларга караганда врачлар күбрәк булгандыр. Алар төркем-төркем дә, берәмләп тә Муса янына керәләр, аның хәлсез гәүдәсен әйләндереп-әйләндереп карыйлар, торып утырырга, басарга кушалар, тагын яткызалар...

— Нишләтәләр мине алар? — Муса бу галәмәт хакында үз янына хәл белергә килгән Зәрия апасыннан сорамый булдыра алмады.

— Бөкрең беткән, ахры, синең, балам. Шуңа чабышалар. Каяле, кая, кеше-кара күргәнче, үзем дә тотып карап калыйм. Сөбханалла-машалла!..

Аркасындагы җиңеллекне Муса тагын ике атнадан — аягына басып, таякка таянып йөри башлагач кына сизде. Җиңеллекне сизде, әмма иңбашындагы “йөк”тән арына алмады. Әллә шуңамы, ул сөенергә ашыкмады, бөкресе шул килеш калган кебек тоелды аңа. Башкалар нишләптер аны күрмиләр, әллә күрергә теләмиләрме? Сызлавы да басылмый... Әллә басылганмы? Бәлки, хәзер аның бөкресе сызламыйдыр да, күңеле, җаны сызлыйдыр... Канатлары сызлыйдыр...

Муса үзенең яңа тәненә озак күнекте. Врачлар, һаман бөкрәеп йөрүен күреп, тиргәп китәләр, хәтта үзләре үк аның сынын турайтып, башын күтәреп куялар. Ләкин Мусаның гәүдәсе элеккеге торышын “сагына”, врачлар күздән югалу белән алга бөгелеп үз иркендә яши башлый...

 

* * *

Хастаханәдән чыккан сәгатьтә үк Муса тукталыш каршындагы таныш йортка төбәп китте. Ул инде үзенең яңа халәтенә күнегеп килә; бу юлы да, менә күрегез, мин хәзер бөкре түгел, нәкъ сезнең кебек үк дигәндәй, башын югары тотып, очраган һәр кешенең күзенә туры карап, җилкенеп, очып диярлек барды. Гүя аның аркасындагы канатлары ниндидер тылсым белән, сихер белән юкка чыккан да кабаттан күңелендә яралган...

Кыз үз урынында иде. Бер тамчы үзгәрмәгән. Шул ук толымнар, шул ук кашлар, карашлар, күзләр... Юк, күзләре үзгәргән... Аларда сагыш, моң күбәйгән. Гадәти сагыш кына түгел бу, югалту сагышы, өметсезлек, чарасызлык сагышы...

Мусаны күреп алуга, бу сагыш тамчылары аның матур күзләреннән яшь булып атылып чыктылар. Чыктылар да ап-ак йөзен, алсу, сусыл иреннәрен чылатып бетерделәр.

Муса, кулын болгап, сәлам бирде. Елмаеп, баш какты. Кыз исә кайнар күз яшьләре булып аккан сагышын тиз генә басып куя алмады, шулай аптырап, тәэсирләнеп торган килеш, кулы белән ишарәләп, Мусаны үз янына менәргә чакырды.

Муса баштарак һич аңлый алмады, шулай да подъезд ягына төртеп күрсәтте. Кыз башын кагып җөпләгәч кенә, дәррәү кузгалып, ярым ачык ишеккә юнәлде, ике-өч сикерүдә икенче катка менеп җитте һәм сөйгәне, бәхете яшәгән ишеккә барып төртелде. Бермәлгә тын калып, ярсу йөрәгенең дәртле тибешен тыңлап торды, аннары нык адымнар белән эчкә кереп китте...

Ниндидер нурлы, әкияти бер дөньяда пәйда булды ул. Киң, иркен бүлмә түрендә олы, якты тәрәзә. Аның нәкъ урта турына куелган тимер кыршаулы биек урындыкта, йомгактай йомарланып, бала йөзле гарип кыз утыра. Куркынган күзләрендәге салкын карашы бәгырьләрне өтеп-өтеп ала: “Менә инде мин... Нигә кердең, нигә боздың безнең мәхәббәтле, бәхетле тормышыбызны?”

Мусаның күкрәк турында — нәкъ йөрәк янында нидер чәнчеп куйды. Әллә бу хәлләрнең барысын да күтәреп бетерә алмыйча йөрәге сызлады, әллә инде бу мәлдә аның иңбашында өр-яңа канатлар яралып килә иде...

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас