

* * *
Мусаның тормышы үзгәрде. Ул бүтән дөньяда, бүтән үлчәмдә яши башлады. Аның тормышы гына түгел, уйлары, максатлары, яшәвенең мәгънәсе үзгәрде. Күпне күргән Зәрия апасы белеп әйтте: мәхәббәт ул — җанның иң югары үлчәнеше… Аның бу сүзләре яңа, моңа кадәр беркем дә искәрмәгән мәгънә белән әйтелде: изгелек матурлыктан матуррак!
Муса иң элек кеше буйлык көзге алып кайтып куйды. Үзен баштанаяк карап, өйрәнеп чыкты. Өр-яңадан киенде, төзәтенде, тәрбияләнде.
Ләкин иң элек күңелен тәртипкә китерәсе бар иде аңа. Ничек яши ул? Ни өчен, нинди уйлар, максатлар белән яши? Әти-әнисен хәтерләми. Алар аның балачагында ук торып калганнар. Кайсыдыр бабасында үскән ул. Бабасы үлгәч, балалар йортына тапшырганнар. Баштарак бөкресе дә булмаган. Әллә егылганнан соң, әллә кыйналганнан соң кинәт үсә башлаган. Ишеткәне дә бар — андый бөкре, ничек чыккан булса, шулай кинәт кенә бетәргә дә мөмкин, ди… Әллә аның бөкресе хәзер дә юкка чыгып тора микән? Әнә бит ничек карый ул кыз! Елмаеп, балкып карый. Бөкре, гарип кешегә болай карамыйлар… Әллә, өстән караганда, аның бөкресе күренмиме?
Муса гомерендә меңенче мәртәбә үзенең гариплеге хакында уйланды. Әмма бу уйларында бер бөртек курку, шом да юк иде. Чөнки аның күңелендә яралган олы, якты, кешелекле хис бу шомнан зуррак, көчлерәк иде. Һәм ул яшәргә булды, яратырга, яратып, үз өлешенә тигән бәхетенә ирешергә булды…
Беренче мәртәбә аның күңел кешесе, тормыш пары барлыкка килде. Алар хәзер көн дә очрашалар, баш кагып, елмаеп исәнләшәләр, озаклап карашып торалар, аннары кулларын болгап аерылышалар. Кичке якта тагын күрешәләр, бераз карашып торганнан соң, иртәнгә кадәр саубуллашалар…
Икенче каттагы тәрәзәдән карап торган ул таныш йөзнең һәр чалымын, һәр нур бөртеген, яшәү күзәнәген белә, таный хәзер Муса. Татар кызыдыр ул… Алар гына толымнарын калын итеп үрәләр. Алар гына кашларын шулай “айлатып” сызалар; күзләрендәге сафлыкны, ихласлыкны да түкми-чәчми бердәнбер кешеләре өчен саклыйлар…
Читтән карашып, яратышып торуларга гына риза булмыйча, беркөнне Мусаның йөрәге үзенең пары белән күрешүне таләп итә башлады. Ләкин йөрәге дәртенә тулышып ярсыган саен, аның күңеле тынгысызлана гына барды; үз янына чакыра калса, кызның баш чайкап кире кагуыннан курыкты ул.
* * *
Күңелендәге шик-шөбһәләр хакында ул Зәрия апасына сөйләде.
Анысы бер сөенде, бер көенде, ләкин тынычландыра алмады, Муса күңелендәге шөбһәләргә яңаларын гына өстәде:
— Бәй, ничек була инде бу? Берәр нәрсә эшләргә кирәк алайса… Әйдә, әзерлән, мин сине Зәмзәмбану карчыкка алып барам. Өшкертеп карарга кирәк бу бөкреңне. Гомер буе аркаңа капчык асып йөрмәссең бит инде… Белеп калсалар, кызлар да аһ итеп тормас…
Икенче көнне үк Муса филле чәй белән исле сабын кисәге юнәтте дә, Зәриягә ияреп, тирә-якта даны чыккан имче карчыкны эзләп китте.
Ләкин Зәмзәмбану карчыкның им-томы Мусага ошамады. Нәрсә инде бу? Учларын алдына җәеп, бер-ике тапкыр Мусаның баш түбәсеннән сыпыргандай итте дә, кесәсеннән кырык бер ногыт борчагы санап алып, аркасына сипте. Аннары, иреннәрен медер-медер китереп, идәнгә чәчелгән борчакларны берәмтекләп җыя башлады. Монысына да түзәргә булыр иде, карчыкның әйткән сүзләре сискәндерде аны.
— Балам, синең өркәчегең сихердән түгел, Ходайдан, — диде ул, төкеренә-төкеренә, соңгы борчакны кесәсенә салып куйгач. — Аңа минем көчем генә җитми. Ходай Тәгалә өлеше бу. Аның ихтыяры. Мин кысылмыйм… Шуны гына әйтәм: бөкре дә түгел ул. Синең канатларың алар. Фәрештәләрдә генә була андый канатлар, бик сирәк кенә адәм балаларында да ярала… Юк-юк, бөкре түгел, җыеп, төреп куелган канатлар синдә…
— Хәзер нәрсә эшләргә инде безгә? — Зәрия, “безгә” дип, бу хәлнең бөтен кеше өчен дә олы борчу булуын искәртеп әйтте.
— Нишләргә икәнен бер Ходай Тәгалә үзе белә. Әйттем бит: Аның ихтыяры бу. Ләкин шул да мәгълүм булсын: мондый канатларның иясе очарга яратылган. Очып карарга тиеш ул. Ә моның өчен иң элек күңелдә, җан түрендә канатлар яралырга тиеш…Тагын шуны да онытмагыз: канатлар очканда гына ачыла… Бүтән берни дә әйтә алмыйм…
Зәмзәмбану карчыктан яңа җан тынгысызлыгы, күңел борчулары алып чыктылар. Шул булды.
Зәрия дә, хәлнең никадәр катлауланып киткәнлеген аңлап, Мусаны тынычландырырга ашыкты:
— Нәрсә белә соң ул сихер карчыгы?! Канатлар дигән була бит… Хәлләреннән килмәсә, шулай юк-бар сөйләнеп котылалар алар…
* * *
Муса төнен тәмам миңгерәүләнгәнче уйлап чыкты. Иртә белән генә йокыга китте. Эшенә соңга кала язды. Ләкин, ничек кенә ашыкса да, үзенең юл буендагы мөлаем танышын күрмичә китә алмады.
Әнә ул көлеп-елмаеп көтеп тора. Гүя кичә кич аерылышканнан бирле шунда торган...
Беренче мәртәбә Мусаның күңелендә көчле тойгы уянды. Җанында тулып чайпалган кайнар дулкыннар йөрәген иркәләде... Кызны күрәсе килү, аның кулларына, йөз-битенә кагылып, сыйпап назлыйсы килү теләге иде бу. Назлап кына калмыйча, бу кызны кысып кочаклап, шашып-тилереп үбәсе килде Мусаның...
Учлары белән тәрәзә өлгесенә таянып, сузылып-сузылып Мусага карап торучы кызны куллары белән үрелеп, тын-сулышы белән суырып алыр иде ул. Яисә аның янына үзе очып менәр иде. Әнә бит имче карчык нәрсә ди: канатларың бар, ди. Димәк, ул оча ала?
Үзе дә сизмәстән, Муса, аяклары белән этенеп, басып торган урынында сикергәләп куйды. Кулларын кыз ягына сузып, тагын бер өскә омтылды. Тагын, тагын... Ләкин канатларын як-якка ничек кенә җәяргә, шул канатларын җилпеп очып китәргә тырышса да, җирдән аерыла алмады...
Егетнең сәер гамәлләре кызга мәзәк тоелды, ахры. Ул, учлары белән авызын каплап, пырхылдап көлеп җибәрде. Муса сизеп, белеп тора: мыскыллап түгел, яратып, үз итеп көлә ул…
Очып менә алмагач, Муса кызның үзен аска, урамга чакыра башлады. Кыз, аңламаган кебек, елмаеп торуында булды. “Әйдә, төш монда, хәзер үк төш!” — дип кычкырып та карады Муса...
Ниһаять, кыз аның ишарәсен аңлады. Аңлады да, шундук көлүеннән туктап калды, йөзенә элеккеге моңсулык йөгерде. Менә ул, елап җибәрергә җыенган сабый кебек, чыкмыйм дип баш чайкады да нәни учлары белән йөзен каплады...
(Ахыры бар.)
Фото: freepik.com